“Абдулла
Алиш “Сертотмас үрдәк”
Бурычлар:
1. А.Алишның тормышы һәм иҗат юлын өйрәнүне
дәвам итү. Әкият аша балаларда әхлакый сыйфатлар (серне саклый белү,
иптәшләреңне авыр хәлдә калдырмау сыйфатларын) тәрбияләү.
2. Балаларда әкиятнең төп идеясен аңларга,
әкия геройларының кылган эшләренә дөрес бәя бирә белергә һәм диалогларны эмоциональ
җиткерүгә ирешү, интонация, гәүдә позициясенә игътибар итү.
3. Әкият геройларының эчке кичерешләрен,
үз-үзләрен тотышларын тасвирлап уйнау, башка персонажлар белән рольгә керә белү
күнекмәләре бирү.
4Балаларда театр сәнгате аша эстетик зәвык
тәрбияләү, иҗади мөмкинлекләрен, сәләтләрен ачу.
Җиһазлар:
-Авыл өе, урман күренеше.
-Йорт кошлары битлекләре.
-Иллюстрацияләр.
Әби: Бик борын заманнарда, башы бүрекле,
аягытөкле бер үрдәк булган. Ул үзе, сайрый белмәсә дә, күргән бер кошына,
хайванына, ерткычына озак-озак итеп яңа хәбәрләр сөйләргә ярата икән. Тегеләр аның
сүзләрен тыңлый-тыңлый арып бетәләр, я бөтенләй тыңламый ташлапкитәләр икән. Ә
менә бердәнбер көнне йорт хуҗасы үзенең этен ияртеп, корыч балтасын биленә кыстырып
урманга утын кисәргә дип китәргә
җыена икән. Хуҗа йорт-җирдәге бар кош-кортларны , хайваннарны җыйган да сузен башлаган.
Хуҗа: Мин урманга барам, карагыз аны, өйдә
юклыгымны берәүгә дә белдермәгез!
Озак тормам, кайтырмын.
(Чыгып китә. Кош-кортлар, хайваннар башларын
салындырып каралтыларына таралалар, шул вакыт бик аптыраган кыяфәттә …)
Үрдәк: Һич аңламыйм, нигә берәүгә дә белдермәскә
кушты икән?(Каралтыга кереп китә)
Әби: Кош-кортлар хуҗаларыннан башка бер кич
кунганнар, берни булмаган. Икенче көндә җиткән, болар инде хәзер борчыла башлаганнар.
Күркә: Бүген дә кайтмас бу, әллә хуҗаны чакырып
кайтырга берәрсен җибәрикме урманга.
Тавык: Арабыздан кайсыбызны сайлыйк икән?
Әтәч: (үрдәккә карап) Син очасың да, син йөзәсең
дә, син йөгерәсең дә, гел бакылдап кына торасың, син бар!
Тавык: (үрдәккә карап) Ләкин бер үк нишләп
йөрүеңне берәүгә дә белгертәсе булма!
Үрдәк: Ярар, сезнең хакыгыз өчен генә
барсам барырмын инде.(Каралтыларына кереп китәләр)
Әби: Иртә торгач та үрдәк, уйлап-нитеп тормаган,
тамагын туйдырган да, юлга чыккан. Башта ул канатларын кагып очкан, оча-оча бер
елгага барып төшкән. Ишкәкләре — тәпиләре үзендә булганга аптырамаган, йөзеп тә
киткән. Елга буйлап озак йөзгәч, корыга чыгып, тәпи-тәпи дә йөгергән…Бара-бара
куе бер урманга барып җиткән. Төрле тәмле җиләкләр, симез бөҗәкләр ашый-ашый,
урманга кереп тә киткән. Үрдәк күбәләк куып йөргәндә, аның каршысына бер керпе
килеп чыккан һәм аңа сүздә кушкан.
Керпе: Исәнме, үрдәк, кая барасың болай ашыгып?
Үрдәк: Ярар, сезнең хакыгыз өчен генә
барсам барырмын инде. Керпе: Синең өең еракмы соң? Анда симезт ычканнар, усал
еланнар юкмы?
Үрдәк: И, безнең өйдә еланнарның бөтенләй булганы
да юк, сарай тирәсендә шулхәтле күп тычкан, хәтта куселәрдә бар. Мырауҗан исемле
песиебез гел ауда йөри, кайчак җәлләп тә куям инде үзен. Менә шушы сукмак безнең
өйгә туп-туры алып бара, беркемгә дә әйтмә, кара!
Керпе: Мин инде андый усалларның берсе дә түгел,
синең серләреңне белсәм дә, каян килүеңне күрсәм дә, сиңа зарарлы эш эшләмәм.
Шулай да син саграк бул. Очраган берәүгә серләреңне сөйләмә. Серең эчендә торса,
йортың тыныч булыр, җимерелмәслек нык булыр.
Әби: Керпенең бу акыллы киңәшенә үрдәк һич
колак салмаган, ашыга-ашыга урман эченәрәк атлаган.Бара-бара үрдәккә озын колаклы
бер куян очраган һәм ул да аңардан сораган.
Куян: Әй, бүрекле үрдәк, көзге төсле матур,
кыр төсле зур күл булганда, ни эшләп урманда буталып йөрисең?
Үрдәк: Хуҗабыз белән этебез урманга утын кисәргә
киткәннәр иде, өебез ялгыз калды, хәзер йорт-җирне саклаучы берәүдә юк. Аларны
чакырыпкайтырга иптәшләрем мине җибәрделәр. (Горурланып)
Куян: (читкәрәк китеп) Алай булгач,
хуҗаның алмагачларын кимерергә барырга бик җайлы вакыт икән. (Үрдәккә карап)
Синең өең еракмы соң?
Үрдәк: Менә шушы сукмак безнең өйгә
туп-туры алып бара, беркемгә дә әйтмә, кара!
Куян: Хуҗаңны күргәнем юк. (Куаклар арасына
кереп китә)
Үрдәк: Кайдан гына табарга инде хуҗаны.
(Сукмак буйлап китә)
Әби: Үрдәк тагын алга киткән. Бара-бара
бер аланлыкка барып җиткән. Анда бер зур ссоры аю мышный-мышный йоклап ята икән.
Үрдәк аны да уяткан.
Үрдәк: Әй, аю, нишләп көпә-көндез йоклап ятасың?
Тор, сиңа әйтәсе сүзем бар.
Аю: Ни булды, нигә болай тарткалыйсың?
Үрдәк: Хуҗабыз белән этебез урманга утын кисәргә
киткәннәр иде, өебез ялгыз калды, хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк.
Күрмәдеңме аларны?
Аю: Күрмәдем, (үрдәкнең кайгысын уртаклашкандай
булып кыланып)— Урман эченәрәк керсәң, һичшиксез табарсың, (юл күрсәтә, үзе эченнән
генә) Хуҗаның умартасын ватып, бал ашап кайтырга бик җайлы вакыт икән.
(Ашыга-ашыга китеп тә бара)
Әби: Үрдәк һаман хуҗаны эзләвен дәвам иткән.
Аның саен урманның эченәрәк керә барган. Бара торгач, аның каршына бүре килеп чыккан
һәм аңа сүз кушкан:
Бүре: Әй, бүрекле баш, шушындый куе урманда
япа-ялгызың гына курыкмыйча батырланып ничек йөрисең?
Үрдәк: Хуҗабыз белән этебез урманга утын
кисәргә киткәннәр иде, өебез ялгыз калды, хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк.
Аларны эзләп йөрим. Күрмәдеңме?
Бүре: (бүре тешләрен шыгырдаткан,
үз-үзенә) Боларның сарыкларын барып ашап кайтырга бик җайлы чак икән. (Үрдәккә карап)
Андый кешене күргәнем юк! (Куаклар арасына кереп китә)
Әби: Үрдәк һаман туктамаган. Хуҗасын эзләүне
һаман дәвам иткән. Күргән бер коштан, төрле ерткычтан, хәтта нәни бөҗәкләрдән дә
бу турыда сорашып бара икән.Бара-бара аның каршысына
көлтәдәй койрыклы бер төлке килеп чыккан. Теге дә ахмак бит, моңа да сүз
кушкан:
Үрдәк: Багалмакай, матур апакай, минем
хуҗамны күрмәдеңме? Янында эте, кулында балтасы бар иде. Хуҗабыз белән этебез урманга
утын кисәргә киткәннәр иде, өебез ялгыз калды, хәзер йорт-җирне саклаучы берәү
дә юк.
Төлке: Чибәрләрнең чибәре, гәүһәрләрнең гәүһәре,
күрдем мин аны! Янында кәкре койрыклы эте дә, билендә корыч балтасы да бар
иде. Әйдә минем белән.
Әби: Үрдәкне үзе белән ияртеп киткән. Алар
бик озак барганнар һәм куак белән капланган елга буена килеп туктаганнар. Шунда
төлкенең оясы буенда балалары уйнап йөриләр икән. Төлке үрдәкне балаларына биреп
үзе авылга киткән.
Бер Сертотмас үрдәк аркасында бу хуҗалык тәмам
туздырылган булыр иде, ләкин хуҗа уяу кеше булган, дошманнарына каршы һәр җирдә
киртә куйган. Куян рәшәткә арасыннан үтә алмаган, кире борылган. Аю бәрәңге базына
төшкән. Бүрегә дә сарыклар эләкмәгән, хуҗалык абзарына ул бөтенләй керә алмаган.
Төлке хәйләкәр булса да, сыза алмый калган, үрдәк ите ашыйм дигәндә генә,
капкынга эләккән. Хайваннар эшнең нидәлеген хуҗага сөйләп биргәннәр,
Сертотмасны шундый зур эшкә кушуларына алар да бик нык үкенгәннәр. Шуның белән әкият
тә тәмам.(Серле китапны ябып серле сандыкка салып куя)
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.