Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Внеклассное мероприятие "Әти,әни, мин- спорт гаиләсе"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Внеклассное мероприятие "Әти,әни, мин- спорт гаиләсе"

библиотека
материалов

Әти,әни һәм мин-спорт

гаиләсе







































Үткәрде:Яңа Чүте урта мәктәбенең

башлангыч сыйныф укытучысы

Мухатдисова Зәримә Махасим кызы





Максат: укучыларны сәламәт яшәү рәвеше белән таныштыру. Таза-сәламәт яшәү өчен тормыш рәвешенең зур әһәмияткә ия икәнен төшендерү. Мәктәптә һәм гаиләдә балалар арасында дуслыкны, татулыкны артыру. Спортка мәхәббәт тәрбияләү.

Хәзерлек эше:

-Ярышта катнашучы гаиләләрне сайлау.

-Бүләкләр алу,медальләр әзерләү.

-Гаиләләргә чакыру билетлары җибәрү.

-Ярышны кирәкле спорт җиһазлары һәм ярдәмчеләр белән тулыландыру.

Ярыш барышы:

-Исәнмесез,хөрмәтле тамашачылар,килгән кунаклар!

-Хәерле кич,дуслар!

-Бүген бездә зур бәйрәм!

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Бәйрәмнәр кирәк безгә ,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә!

-Бүген безнең гадәти булмаган очрашу,ягъни конкурс булачак.Күргәнебезчә,елдан-ел сәламәт гаиләләр кими бара.

Ә бит гаилә исәнлеге нинди зур байлык.Еш кына без,эштән арып кайтабыз дип,балаларның уңышларына шатланырга, кайгысын уртаклашырга вакытыбызны кызганабыз,гаиләгә вакытыбыз аз кала.

Менә шуларны исәптә тотып,без бүген кечкенә генә гаилә бәйрәме үткәрергә уйладык. Нинди кыен чорда яшәсәк тә,күрәсез,күңел ачарлык сәбәпләр дә аз түгел.Менә шулай очрашып,уртаклашырлык шатлыкларыбыз бар.

-Кадерле,дуслар! Тыныч күк астында исән-сау яшик,тир түгеп эшлик,тырышып укыйк һәм игелеген күрик.

-Хөрмәтле әниләр,әбиләр,апалар! Сезне Аналар көне белән тәбрик

итәбез! Иң яхшы теләкләребезне җыр аша җиткерәбез.

(Җыр: башкара Лутфуллина Исламия).

Ярышыбызны башлаганчы,жюри сайларбыз.(Жюри сайлау).

Ә хәзер әйдәгез бергәләп ярышта катнашучы гаиләләр белән танышып китик.

1.Сафиуллиннар гаиләсе:

Капитан:Сафиуллина Таңсылу-4нче сыйныф укучысы.

Әти:Сафиуллин Азамат-фермер.

Әни:Сафиуллина Гөлназ-аш пешерүче.

2.Лутфуллиннар гаиләсе:

Капитан:Лутфуллина Исламия-4нче сыйныф укучысы.

Әти:Лутфуллин Илнур-каравылчы.

Әни:Лутфуллина Сония-декрет ялында.

3.Тухватуллиннар гаиләсе:

Капитан:Тухватуллин Алмаз-4нче сыйныф укучысы.

Әти:Тухватуллин Равил-янгын сүндерүче.

Әни:Тухватуллина Инзилә-китапханәче.

4.Фаттаховлар гаиләсе:

Капитан:Фаттахова Әдилә-4нче сыйныф укучысы.

Әти:Фаттахов Ринат-фермер.

Әни:Фаттахова Айгөл-сатучы.

5.Фахриевлар гаиләсе:

Капитан:Фахриева Энҗе-4нче сыйныф укучысы.

Әти:Фахриев Рамис-янгын сүндерүче.

Әни:Фахриева Светлана-эшсез.

6.Гиззатуллиннар гаиләсе:

Капитан:Гиззатуллин Рөстәм-5нче сыйныф укучысы.

Әти:Гиззатуллин Илгиз-янгын сүндерүче.

Әни:Гиззатуллина Гүзәл-балалар бакчасы мөдире.

Ә хәзер 1-турны башлыйбыз.Беренче командалар рәхим итегез!

1.”КӨЙМӘ”.

Капитан обручны киеп,урап килә дә әтисе белән икәү урап килә,аннан соң өчәү урап киләләр.

2.”ГЕР КҮТӘРҮ”.

Әтиләр 20 секунд эчендә герне ничә тапкыр күтәрерләр икән?

3.”СКАКАЛКАДА СИКЕРҮ”.

Әниләр өчен.(15 секунд).

4.”ОБРУЧ АША”.

Әти обручны тәгәрәтә,капитаннар обруч аша чыга.

5.”ҖИТЕЗ АЯКЛАР”.

Калош киеп, чиратлашып урап килү.

6.”ЛАБИРИНТ”.

Өч обруч аша башта берәрләп,аннан өчәү бергә тотынып чыгалар.

7.”ҖИТЕЗ КУЛЛАР”.

Күз йомып,чиратлашып яшелчәләр җыялар.

8.”БАРЬЕР»

Обруч аша чыгалар һәм барьердан сикерәләр.

Ә хәзер финал уеннарын башлыйбыз.

1.”БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ”.

Йөгереп килеп баланы бинт белән урау.

2.”КЕГЛИ АТУ”.

(30секунд бирелә).

3.”ПИНГВИН”.

Тез арасына туп куеп йөгереп килү.

4.”Кое”.

Таяк белән чиләккә шар салу.

5.”КЕМ ЕРАГРАК?”

Капитан сикерә,шул җирдән әтисе, аннан әнисе сикерә.

6.”БАЛАНЫ КИЕНДЕРҮ”.


-Жюрига сүз бирелә.

-Җиңүчеләрне котлау,бүләкләү.

-Елларның көне күп-шуларның барсы да

Куанып яшисе көн булсын.

Ә көннәр баскыч ул,

Тормышта безне дә

Һәр басма биеккә күтәрсен.

Бергәләп теләкләр теләдек без менә.

Безнең шул теләкләр үтәлсен.

Бүгенге кичәбез тәмам,

Хушыгыз,сау-сәламәт яшәгез!










Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 06.02.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров120
Номер материала ДВ-423579
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх