Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Музыка / Другие методич. материалы / Внеклассное мероприятие "Укучыга багышлау кичәсе"

Внеклассное мероприятие "Укучыга багышлау кичәсе"

  • Музыка

Поделитесь материалом с коллегами:

Укучыга багышлау кичәсе.

Сөрән салучылар:

- Бүген бәйрәм! Бүген бәйрәм!

- Тыңлагыз, тыңлагыз! Белем патшалыгында бүген бәйрәм!

- Килми калмагыз!

- Күрми калмагыз!

Музыка астында 1нчеләр чыга. Г.Тукай сүзләре “Бәйрәм бүген”.

Укытучы: Дөрес килеп чыктык бугай. Балалар, Белем патшалыгына барырга сез әзерме? Әйдәгез поезд кузгалып киткәнче утырып калыйк. ( “Зәңгәр вагон” җыры астында “поезд”га утырып юлга чыгалар.)

1нче тукталыш “Тапкыр бабай”

Дәү әти каршы ала.

  • Исәнмесез, балалар! Мине таныдыгызмы? Әйе,әйе , мин Күчтәнәчтән Дәү әтиегез булам. Ягез әле, ягез, кая болай матур итеп юл тоттыгыз?

Укытучы: Дәү әти, без Белем патшалыгына барырга дип чыккан идек.

Дәү әти:

  • Шулайдыр дип уйлаган идем аны. Ләкин белем патшалыгына бик тапкыр, бик зирәк балаларны гына кабул итәләр бит. Менә мин сезне сынап карыйм әле. (табышмаклар әйтә)

  1. Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың. (Мәктәп)

  2. Агач түгел – яфраклы,

Тун түгел - тегелгән. (Китап)

  1. Үзе укый белмәсә дә гомере буе язына. (Ручка)

  2. Песинең 1 ак, 2 кара көчек балалары туды. Песинең ничә көчек баласы туды? (Берәү дә тумады. Чөнки песинең көчек баласы тумый.)

  3. Алмагачта 5 груша өлгерде. Шуның 2се өзелеп төште. Алмагачта ничә груша калды? (Алмагачта груша үсми)

  4. Көн белән төн арасында нәрсә бар? (“Ө” хәрефе бар.)

  • Һай, рәхмәт яугырлары! Булдырдыгыз бит! Менә сезгә кечкенә генә күчтәнәчем. (Китап бүләк итә.)



2 нче тукталыш “Халык әйтсә, хак әйтә” (Дәү әни каршы ала.)

Дәү әни: Һи-һи-һи-һи! Балакайларым килгән бит! Әйдәгез, әйдә! Рәхим итегез! Юл талчыктыра ул. Ял итеп китәрсез. Дәү әтиегез шалтыратты. Балакайларны каршы ал, - диде. Менә бит, килеп тә җиткәннәр. Балакайларым, би-и-ик олы юлга чыккансыз. Андый юлга чыкканда борынгылар әйткәнне истә тотарга кирәк. Мин дә сезне сынап карарга булдым әле. Мәкальне мин башлыйм, ә сез дәвам итәрсез. (Түгәрәккә басып, туп белән уйнау)

  • Болай булгач була. Юлларыгыз уң булыр. Балакайларым, тылсымлы сүзләр дә беләсезме соң? Юл йөрүчегә тылсым бик кирәк ул. Менә миндә серле кулъяулыклар бар. Теләсәң ул келәм-самолетка да, тәм-том тулы ашъяулыкка да әйләнә ала. Тылсымлы сүзләр әйтеп, менә шул төеннәрне чишсәгез кулъяулык үзегезгә була. (Балалар тылсымлы сүзләр әйтеп кулъяулыкларны чишеп алалар)



3 нче тукталыш “Ял аланы” (Тылсымчы каршы ала.)

Тылсымчы: Исәнмесез, балалар! Мин – тылсымчы. Сезнең киләсегезне ишетеп, белеп тордым. Аланымда ял итеп китәрсез. Сез уйнарга яратасызмы? Нинди уеннар уйныйсыз? (Балалар белгән уеннарын атыйлар.) Мине дә үзегез белгән берәр уенга өйрәтсәгез иде. Аланыма килгәннәрне уйнатыр идем.

Укытучы: Балалар, әйдәгез “Кәрия Зәкәрия” уенын уйнап алыйк. Тылсымчы да безнең белән уйнасын. (Уен.)

Тылсымчы: Рәхмәт сезгә, балалар! Минем дә сезгә бүләгем бар. Менә бу тылсымлы таякчыкларны сезгә бүләк итәсем килә. (Ручкалар бүләк итә.)



4 нче тукталыш “Шәвәли” (Шәвәли каршы ала.)

Шәвәли: Мин - Шәвәли,

Шук малай,

Үткен малай, ут малай!

Мин – бик уңган, өлгер мин.

Юк-бар белән көлдермим!

Бик тапкыр мин, җыйнак мин.

Мин, мин. Мин бик тыйнак мин! (Ш.Галиев)

  • Дусларым, ни эш бетереп йөрисез? Кая киттегез болай? (Балалар җавап бирә.)

  • М-м да-а-а! Мин дә булдым анда. Беләсезме нәрсә? Сер итеп кенә әйтәм. Мин бер биремне үти алмадым бит, укучы сумкасын дөрес итеп тутыра белмәдем. Ә, сез, сумка тутыра беләсезме? Белсәгез мине дә өйрәтегез әле, зинһар өчен!

(Ике бала ярышып сумка тутыра)

  • Рәхмәт,балалар! Ә менә монысы миннән сезгә бүләк. (Дәфтәрләр бүләк итә.)

5 нче тукталыш “Серле урман” (Убырлы каршы ала.)

Убырлы: Әх-хә-хә-хә! Килеп җиттегезме?! Сезне күзәтеп йөреп себеркемнең бензины бетте. Ташлап калдырырга туры килде. Беләм, беләм, кая барганыгызны да беләм. Әйтеп тә тормагыз. (Еламсырап) Бөтенесе бәйрәм итә. Минем бер бәйрәм кәргәнем юк. Менә минем бүген туган көнем. 300 ел яшәп ник бер бүләк бирсеннәр. (Ачуланып) Аннары Убырлы усал, убырлы явыз, - диләр.

Укытучы: Һай, әбекәй, алай димә әле. Нишләп алай дип әйтик. Безнең сиңа дигән бер бүләгебез бар иде, яратырсыңмы икән? Әйдәгез әле, балалар, “Ак калач” уенын бүләк итик әле. (Уенда әти- әниләр дә катнаша).

Убырлы: Һай рәхмәт! Мин кортканың күңелен күрдегез. Моннан да зур бүләк була алмый. Минем дә сезгә дигән бүләгем бар. Белем патшалыгының серләрен ача торган ачкычым бар. Ул сезгә кирәк булачак. Мә, алыгыз. Сау булыгыз, балалар!

6 нчы тукталыш “Белем патшалыгы” (Белем алиһәсе (директор) каршы ала. Балаларны бәйрәм белән котлый. Беренчеләргә укучылыкны раслаган таныклык тапшыра.)

Укытучы: Балалар, әйдәгез әти-әниләр, укытучылар каршында чын укучы булырбыз дип ант итик.

Мин- (укучылар исем фамилияләрен әйтәләр):

  • Белем нигезләрен тирәнтен үзләштерермен!

  • Олыларны һәм кечеләрне ихтирам итәрмен!

  • Мәктәпнең эчке тәртип кагыйдәләрен үтәрмен!

  • Татар халкының үткәнен һәм бүгенгесен хөрмәт итәрмен!

  • Туган илебезне чын күңелдән яратырмын!

  • Ант итәмен! Ант итәмен! Ант итәмен!.

Беренчеләргә сүз бирелә.

Җыр:”Укучы турында җыр”

  1. Бүген иртә уяндык,

Көнгә карап куандык.

Их сикердек, шатландык,

Кош кебек канатландык.

  1. Сентябрь дә җитте бит,

Бүген уку көне бит!

Сикерешеп тордык без,

Бит кулларны юдык без.

  1. Ашап-эчеп киендек,

Шау-гөр килдек, сөендек.

Матур сумканы алдык,

Китап-дәфтәрне салдык.

  1. Бик күңелле сөйләшеп,

Шаулашып та, гөрләшеп,

Иң беренче мәртәбә

Җыйналдык без мәктәпкә.

  1. Без мәктәпкә җыелдык

Хәерле сәгатьләрдә.

Укытучым, өйрәт мине

Иң матур гадәтләргә.

  1. Бишкә генә уку өчен

Көтеп алдык без көзне.

Белем патшалыгына

Кабул итеп ал безне.

  1. Өйрәтерләр безне монда

Бер-беребезне якларга.

Өйрәтерләр үз телемдә

Матур итеп сөйләргә.

  1. Күктә йолдыз якты янар

Төннәр аяз булганда.

Безнең тормыш матур булыр

Тырышып белем алганда.

  1. Белем иле кайчак миңа

Никтер серле урман кебек.

Ә юллары кызыктырып,

Гел чакырып торган кебек.

  1. Сукмакларын әйткән дә юк

Мең тармаклы имән кебек.

Тик нигәдер бу илдә мин

Һич адашып йөрмәм кебек.

  1. Атлыйм белем сукмагыннан

Тормышка юл салган кебек.

Әллә шуңа дөнья миңа

Гел яктыра барган кебек.

  1. Каз канатлары ак булыр,

Ир канатлары ат булыр.

Сабыйларның канатланыр вакыты

Мәктәпләрдә укыр чак булыр.

Җыр: “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

2 нче өлеш чәй табыны артында үтә.























1нче тукталыш “Тапкыр бабай” (Дәү әти каршы ала.)

Дәү әти: Исәнмесез, балалар! Мине таныдыгызмы? Әйе,әйе , мин Күчтәнәчтән Дәү әтиегез булам. Ягез әле, ягез, кая болай матур итеп юл тоттыгыз?

Укытучы: Дәү әти, без Белем патшалыгына барырга дип чыккан идек.

Дәү әти: Шулайдыр дип уйлаган идем аны. Ләкин белем патшалыгына бик тапкыр, бик зирәк балаларны гына кабул итәләр бит. Менә мин сезне сынап карыйм әле. (табышмаклар әйтә)

  1. Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың. (Мәктәп)

  2. Агач түгел – яфраклы,

Тун түгел - тегелгән. (Китап)

  1. Үзе укый белмәсә дә гомере буе язына. (Ручка)

  2. Песинең 1 ак, 2 кара көчек балалары туды. Песинең ничә көчек баласы туды? (Берәү дә тумады. Чөнки песинең көчек баласы тумый.)

  3. Алмагачта 5 груша өлгерде. Шуның 2се өзелеп төште. Алмагачта ничә груша калды? (Алмагачта груша үсми)

  4. Көн белән төн арасында нәрсә бар? (“Ө” хәрефе бар.)

  • Һай, рәхмәт яугырлары! Булдырдыгыз бит! Менә сезгә кечкенә генә күчтәнәчем. (Китап бүләк итә.)









2 нче тукталыш “Халык әйтсә, хак әйтә” (Дәү әни каршы ала.)

Дәү әни: Һи-һи-һи-һи! Балакайларым килгән бит! Әйдәгез, әйдә! Рәхим итегез! Юл талчыктыра ул. Ял итеп китәрсез. Дәү әтиегез шалтыратты. Балакайларны каршы ал, - диде. Менә бит, килеп тә җиткәннәр. Балакайларым, би-и-ик олы юлга чыккансыз. Андый юлга чыкканда борынгылар әйткәнне истә тотарга кирәк. Мин дә сезне сынап карарга булдым әле. Мәкальне мин башлыйм, ә сез дәвам итәрсез. (Түгәрәккә басып, туп белән уйнау)

  • Болай булгач була. Юлларыгыз уң булыр. Балакайларым, тылсымлы сүзләр дә беләсезме соң? Юл йөрүчегә тылсым бик кирәк ул. Менә миндә серле кулъяулыклар бар. Теләсәң ул келәм-самолетка да, тәм-том тулы ашъяулыкка да әйләнә ала. Тылсымлы сүзләр әйтеп, менә шул төеннәрне чишсәгез кулъяулык үзегезгә була. (Балалар тылсымлы сүзләр әйтеп кулъяулыкларны чишеп алалар)













3 нче тукталыш “Ял аланы” (Тылсымчы каршы ала.)

Тылсымчы: Исәнмесез, балалар! Мин – тылсымчы. Сезнең киләсегезне ишетеп, белеп тордым. Аланымда ял итеп китәрсез. Сез уйнарга яратасызмы? Нинди уеннар уйныйсыз? (Балалар белгән уеннарын атыйлар.) Мине дә үзегез белгән берәр уенга өйрәтсәгез иде. Аланыма килгәннәрне уйнатыр идем.

Укытучы: Балалар, әйдәгез “Кәрия Зәкәрия” уенын уйнап алыйк. Тылсымчы да безнең белән уйнасын. (Уен.)

Тылсымчы: Рәхмәт сезгә, балалар! Минем дә сезгә бүләгем бар. Менә бу тылсымлы таякчыкларны сезгә бүләк итәсем килә. (Ручкалар бүләк итә.)









4 нче тукталыш “Шәвәли” (Шәвәли каршы ала.)

Шәвәли: Мин - Шәвәли,

Шук малай,

Үткен малай, ут малай!

Мин – бик уңган, өлгер мин.

Юк-бар белән көлдермим!

Бик тапкыр мин, җыйнак мин.

Мин, мин. Мин бик тыйнак мин! (Ш.Галиев)

  • Дусларым, ни эш бетереп йөрисез? Кая киттегез болай? (Балалар җавап бирә.)

  • М-м да-а-а! Мин дә булдым анда. Беләсезме нәрсә? Сер итеп кенә әйтәм. Мин бер биремне үти алмадым бит, укучы сумкасын дөрес итеп тутыра белмәдем. Ә, сез, сумка тутыра беләсезме? Белсәгез мине дә өйрәтегез әле, зинһар өчен!

(Ике бала ярышып сумка тутыра)

  • Рәхмәт,балалар! Ә менә монысы миннән сезгә бүләк. (Дәфтәрләр бүләк итә.)





5 нче тукталыш “Серле урман” (Убырлы каршы ала.)

Убырлы: Әх-хә-хә-хә! Килеп җиттегезме?! Сезне күзәтеп йөреп себеркемнең бензины бетте. Ташлап калдырырга туры килде. Беләм, беләм, кая барганыгызны да беләм. Әйтеп тә тормагыз. (Еламсырап) Бөтенесе бәйрәм итә. Минем бер бәйрәм кәргәнем юк. Менә минем бүген туган көнем. 300 ел яшәп ник бер бүләк бирсеннәр. (Ачуланып) Аннары Убырлы усал, убырлы явыз, - диләр.

Укытучы: Һай, әбекәй, алай димә әле. Нишләп алай дип әйтик. Безнең сиңа дигән бер бүләгебез бар иде, яратырсыңмы икән? Әйдәгез әле, балалар, “Ак калач” уенын бүләк итик әле. (Уенда әти- әниләр дә катнаша).

Убырлы: Һай рәхмәт! Мин кортканың күңелен күрдегез. Моннан да зур бүләк була алмый. Минем дә сезгә дигән бүләгем бар. Белем патшалыгының серләрен ача торган ачкычым бар. Ул сезгә кирәк булачак. Мә, алыгыз. Сау булыгыз, балалар!























Тапкыр бабай















Халык әйтсә, хак әйтә





















Ял аланы













Шәвәли







Серле урман











Белем патшалыгы



Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 04.02.2016
Раздел Музыка
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров115
Номер материала ДВ-415264
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх