Инфоурок Начальные классы КонспектыВнеклассное мероприятие в 4 классе

Внеклассное мероприятие в 4 классе

Скачать материал

Внеклассное мероприятие на татарском языке для учащихся 4 класса

«Икмәк булса табында».

 

Класста төрле плакатлар эленгән. “Икмәк – ил көче!” , “Ашлык – кыйммәтенә тиңе юк хәзинә”, “Икмәк тормыш тоткасы”, "Икмәк булса - җыр да була".

“Әссәламегаләйкем!” җыры.

(музыка тавышына ипи күтәргән бала керә)

 

Укучы: Күрегезче, күрегез

Өстәлгә ипи килгән

Нинди матур күпергән

Беләсезме үз юлында

Ул күпме хезмәт күргән.

         Әй, ипекәй, ипекәй

         Шундый да тәмле булып

         Хуш исләр белән тулып

         Каян килдең син безгә?

 

Ипи:  Ярый, мин сөйлим сезгә,

           Үзем хезмәт җимеше

           Үстерде мине кеше

           Исеме аның игенче

           Игенче, игенче

           Үзегезне күрикче.

Игенче:

Әйе, мин ул-игенче

Мин аны үстерүче

Тик түгел үзем генә

Ипекәйне үстерүдә

Ярдәм иттеләр миңа

 

 

 

 

Кояш:

Әйе, мин-кояш, җәй буе

Игеннәргә нур сиптем,

Алтынсу төс йөгерттем

Ярдәм итте яңгыр да

Шифасын бирде кырга.

 

(Яңгыр киемендәге бала зал буйлап йөгереп яңгыр яудырып үтә һәм уртага баса)

 

Яңгыр:

Мин-яңгыр,үз вакытында,

Кичекми килеп җиттем.

Игенчегә дым эчерттем

Дөрес, нык ярдәм иттем,

Җил дә миңа булышты.

 

Игенче:

Аннан комбайн килде

Бөртекләрне түкми, чәчми

Урып, җилгәреп бирде

 

Укучы

Аннан игенче аны

Тегермәнгә төшерде.

 

 

Ипи пешерүче (ак калфак, ак алъяпкыч белән)

 

Ә мин ипи пешердем,

Миннән  кибетче алды

Киштәгә тезеп салды.

 

Һәркемгә ипи кирәк

Һәм көн дә ипи кирәк

Ипи космонавтка да

Очучыга да кирәк

Ипи яңа йолдызлар

 Ачучыга да кирәк.

 

Укучы  Ипи басуда үсә

Аннан амбарга күчә

Аннары мичтә пешә

Кызарып мичтән төшә

Шуннан килә өстәлгә

Безгә куәт өстәргә

Ипи булса табында

Булдырам мин барсын да.

 

Укучы Әти ипи үстерә

Әни ипи пешерә

Ә мин... мин ипи ашыйм

Ә аннары ипине

Үзем үстерә башлыйм.

 

“Чайкала иген кырлары”  җыр

 

   

  Укучы:

           Икмәк! Никадәр бөек ул! Җир йөзендәге тау чаклы алтыннар да, мәрмәр сарайлар да – берсе дә аңа тиңләшә алмый. Юк, тиңләшә алмый. Әллә күп хезмәт куеп үстергәнгә шулаймы соң? Әллә авыр, кыен көннәр шулай кадерле иттеме соң сине?

 

 

Алып баручы: Икмәктән да бөек нәрсә юк кеше өчен. Тир түкмичә икмәк үсми диләр. Бу бик дөрес. Күпме хезмәт куелган аңа. Шуңа бик кадерле ул.

 

“Ипекәй белән сөйләшү

-         Нигә алтын төсендә

Ашлыкның һәр бөртеге?

-         Алтын куллы кешеләр

Үстергәнгә тир түгеп.

 

-         Оны ап-ак! Бу аклык

Каян килгән соң аңа?

-         Ак булган ул игенче

Күңеле ак булганга.

 

-         Ничек шулай, Ипекәй,

Тәмле булып пешәсең?

-         Тәмсез булмам беркайчан,

Тирләп- пешеп эшләсәң.

 

-         Кайдан алып, безгә син

Шулкадәр көч бирәсең?

-Миңа күпме кешенең

Көче кергән, беләмсең?

 

 

 Алып баручы:

          Кыргый икмәкне моннан 15 мең еллар элек табигатьтән иң элек хатыннар табып алалар.  Иген игү борын-борыннан иң изге, иң дәрәҗәле эш саналган. Алтын бөртекләре җир куенына чәчәргә чыгар алдыннан бабаларыбыз әйбәтләп мунча кергән, иң чиста күлмәкләрен кигән. Уракка төшәр алдыннан да шулай булган.

                                          

 

 Укучы:

    Мичтән чыккан җылы икмәк белән

Сыйлый әнкәм, сыйлый барысын.

Аннан искә ала басуларда

Үскән чагын бодай-арышның.

 

 Алып баручы: Әмма кайбер балалар ипинең кадерен белми, аны әрәм-шәрәм итә. Ашханәдә бик күп булып ипи сыныклары кала, ипи валчыкларын идәнгә ташлау очракларын да күрергә туры килә.

 

Укучы  Алдыбызда ята кара икмәк,

        Телем-телем итеп киселгән.

        Өй эчләре шундый аңкып тора,

        Яңа пешкән икмәк исеннән!

            

          Укучы  Игенчеләр күпме тир түкмәгән

              Һәр бөртеге өчен аларның?

              Ашауларын онытып, буразнада

              Үткәргәннәр күпме таңнарын!

      

       Укучы Рәхмәт сезгә, тырыш игенчеләр

                     Көнне- төнне белми эшлисез

                    Шуның өчен мактау сүзе белән

                    Бервакытта телдән төшмисез.

 

     

Җыр:

 

 

Алып баручы Укучылар, сез ипи икмәк турында шигырьләр сөйләдегез, җырлар җырладыгыз, ә икмәк, игенче, хезмәт турында мәкальләр бар икән. Әйдәгез алар белән танышыйк әле.

 

1.     Кешене эше матурлый.

2.     Эше юкның көче юк.

3.     Хезмәт иясе - хөрмәт иясе.

4.     Тирләп эшләсәң, тәмләп ашарсың.

5.     Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы.

6.     Эшләмәгән ашамый.

7.     Аз сөйлә, күп эшлә.

 

БИЮ

 

 Укучы Эш беткәч уйнарга ярый,

              Дип әйтә безнең халык

              Әйдәгез, дуслар, басыгыз

              Бер уйнап- көлеп калыйк

 

 

     Уен Барыбыз да "Ак калач" уенын уйныйбыз.

      Без бу бәйрәм хөрмәтенә

      Пешердек бер зур калач-

     Менә  болай кабарган,

     Менә болай тәбәнәк,

     Менә кысылган,

     Менә болай җәелгән.

      ­­­Ак калач, зур калач,

     Теләгәнеңне ал да  кач.

 

Алып баручы      Балалар, камыр басып, оннан икмәк кенә пешермиләр,ә төрле тәмле- тәмле ризыклар пешерәләр. Сез нинди татар халык ашлары беләсез? (чәк-чәк, бавырсак, тәбикмәк, кош теле, кыстыбый, өчпочмак һ.б)

 

                     

 

Укучы:  Яшәү чыганагы - кояш нурын,

Җир җылысын саклап үзендә,

Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк

Һәр табынның тора түрендә.

  

Укучы Икмәк - игенченең җан җылысы.

   Җир ананың кадер хөрмәте.

  Яшәү тамыры ул Һәр йөрәкнең,

  Шуңа кадерлибез икмәкне.

 

Укучы Әтини , Ватан һәм дә икмәк!

  Бу сүзләрдә - тормыш мәгънәсе.

  Бәхет, хезмәт, ирек, яшәү яме-

Шул сүзләргә бәйле Һәммәсе!

 

    Кичә "Яратыгыз" җыры белән тәмамлана.

      

 

 

   

 

 

 

 

Кешене эше

матурлый.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Эше юкның көче юк.

 

 

Хезмәт иясе - хөрмәт иясе.

 

Тирләп эшләсәң, тәмләп ашарсың.

Хезмәтнең ти-ре ачы булса да, җимеше татлы.

 

Эшләмәгән ашамый.

 

 

Аз сөйлә,

күп эшлә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Башы алтын чук.

                   

Яз көне җәйгән   

                       җәймәмне

 Көзгә җыеп алдылар;

Бер келәткә салдылар.

 Караңгыга яптылар.

  

Диңгез түгел - дулкынлана.

 

Үзе ура,үзе суга,

Үзе капчыкка сала.

 Шаулап гөрләп

                     эшләгәндә, Кыр матурланып

                              кала. 

  Ай башлы,

  Яшел кашлы,

 Сары ефәк

                    калфаклы,-

 Борыла да кояшка

                            карый.  

   

    Озак, озак,

  Юлга тозак.

 

 

“Икмәк – ил көче!”

 

“Ашлык – кыйммәтенә тиңе юк хәзинә

“Икмәк тормыш тоткасы”

 

 

"Икмәк булса - җыр да була”

 

Икмэк

табында

булса

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Внеклассное мероприятие в 4 классе"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Специалист по безопасности

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 277 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 05.01.2016 555
    • DOCX 176.4 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Маслова Эльвира Ринатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Маслова Эльвира Ринатовна
    Маслова Эльвира Ринатовна
    • На сайте: 8 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 2
    • Всего просмотров: 23063
    • Всего материалов: 23

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 14 регионов

Курс повышения квалификации

Гендерный подход в обучении и развитии учащихся младшего школьного возраста

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 38 человек

Курс повышения квалификации

Организация и проведение культурно-досуговых мероприятий в соответствии с ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 172 человека

Курс профессиональной переподготовки

Математика: теория и методика преподавания в сфере начального общего образования

Учитель математики в начальной школе

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 127 человек из 45 регионов
  • Этот курс уже прошли 178 человек

Мини-курс

Этапы развития речи: от первых звуков до полноценной коммуникации

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 166 человек из 51 региона
  • Этот курс уже прошли 128 человек

Мини-курс

Рациональность и творчество в педагогике

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Современные информационные технологии и информационная безопасность

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 23 человека