Инфоурок Другое КонспектыВнеклассное мероприятие "Вечерние посиделки"

Внеклассное мероприятие "Вечерние посиделки"

Скачать материал

Аулак өй.

 

Илина: Әнием, әнием! Әлфия апа миңа чигелгән тастымалын бирде, кияүгә чыкканчы үзең дә

чигеп әзерләп куй диде. Кара әле ,нинди матур!

Әби: Әйе шул кызым, бигрәк матур! Бик дөрес әйткән ул . Татар кызлары  кияүгә чыкканда тастымал, алъяпкыч  чигеп,  оекбаш бияләй бәйләп килен булып төшкәннәр. Килен буласы кеше оста итеп тукмач кисеп тәмле бәлеш сала белергә тиеш.

Илина: Әнием, ә мин нечкә итеп тукмач кисә белмим бит, хәзер мине кияүгә алмыйлармы?

Әби: И-и-и, кызым, юкны сөйләмә. Хәзер өйрәнәсең аны.

Бабай: Әй, сиңа әйтәм, анасы, әйдә инде тизрәк!

Әби: Бәрәкат, әллә вакыт җиттедә мени, онытылып киткәнмен бит.

Илина: Кая җыендыгыз ,әтием?

Бабай: Кызым, без күрше авылдагы абзыйларга кунакка барабыз. Берүк өйне сакла, син карт кыз бит сеңлең  Дианага да күз- колак булырсың. Егетләр, кызлар җыеп аулак өйләр ясап ятмагыз!

Илина: Юк, юк! Тыныч кына йөреп кайтыгыз! Мичтәге бәлешне дә үзем карармын.

Диана  керә. Илина апа , мин барысын да ишетеп тордым. Әйдә апа аулак өй ясыйбыз.

Илина: Абау! Әти белән әни мине карт кыз диеп, күз- колак булырга кушып калдырдылар бит. Ачуланмаслармы икән?

Диана: Әйдә инде, Илина апа, Ясыйк инде, үзеңдә безнең белән бераз куңел ачырсың!

Илина: Чакыр инде иптәш кызларыңны!

Диана: Кызлар, әйдәгез тизрәк, бездә аулак өй, әниләр кунакка киттеләр!

(Кызлар керәләр кул эшләре , күчтәнәчләр белән исәнләшәләр)

Диана: Кызлар, күңелләрне күтәреп җибәрик әле, әйдәгез бер җырлап алабыз.

 

Шәл бәйләдем.

 Шәл бәйләдем ( 4 тапкыр)                                 Очып барып сөйләшергә (2 тапкыр)

Шәлем түгәрәк түгел дә                                 Җаным күбәләк түгел лә,

Шәлем түгәрәк түгел.                                      Җаным күбәләк түгел.

Әннәгидер – геннәгидер геннәем лә,        Әннәгидер – геннәгидер геннәем лә,

Әннәгидер – геннәгидер геннәем               Әннәгидер – геннәгидер геннәем

 

Ильвина: Мин бүген түбән оч Ринатны күргән идем, сездә аулак өй икәнен ишеткән . Егетләр белән килеп җитәрбез дип калды.

Диана: өйләрне җыештырыйк алай булгач.                                

Егетләр килә җырлап:

Агыйделнең аръягында чатыр- чатыр ут яна (2 раза)

Песи китте сүндерергә салам төяп бер чана. (2 раза)

Г. Ринат: Әй, кызлар, ачыгыз ишекне, безнең дә уйныйсыбыз килә.

Лира: Бусага ялын түләмичә кертмибез!

Данис: Түлибез, түлибез, кертегез инде!

Диана: Ялыгыз нинди?

Егетләр берәм- берәм: мин биим, мин җырлыйм, мин такмак әйтәм!

(Егетләр кереп исәнләшәләр)

Кызлар: Әйдәгез такмаклар җырлашабыз (Әйдәгез).           

Такмаклар:

Исәнмесез- саумысыз, нигә кәҗә саумыйсыз?

Әтәчегез күкәй салган, нигә чыгып алмыйсыз?

 

Безнең песи бигрәк уңган, ләгәнгә су тутыра.

Бозавыбыз мич башында оек бәйләп утыра.

 

Ике сарык юлга чыккан, кулларында чемодан,

Иреннәрен буяганнар, ә битләрен юмаган.

 

Ике чеби алып киткән, безнең  чишмә улагын

Берсен әтәч тотып алып, борган диләр колагын.

 

Илина: Кызлар, әйдәгез бергәләп биеп алабыз

(Парлы бию)

Султан: Бигрәк матур биисез икән. Булдырдыгыз.  Ә хәзер әйдәгез уйнап алабыз.  “Йөзек салыш“уенын беләсезме?

Бергә: беләбез.

Султан: Әйдәгез бергәләп уйнап алыйк әле.

Бергә: Әйдәгез.

Ильвира:  үзем чутлыйм : Әлчи- бәлчи, әни күлмәк үлчи.

 

Чэүкэ чыпчык, син кал, бу чык. (2 тапкыр).

(Кем чыга шул йөзек сала башлый. )

Җазалар:

 1. Лира фортепиано

2.Диана---  җыр(Ай, җаный, вай җаный.)

 

Ай, җаный, вай җаный.

Җырла,  җырла дип әйтәсез,                          Уфа – Казан юлларының

Сезгә нинди җыр кирәк                                  Баганалары чыршы,                                        

Әй, сезгә нинди җыр кирәк?                          Их, баганалары чыршы;

Сезнең өчен җыр җырларга                           Башыгызга моңнар төшсә,

Сандугач теле кирәк                                         Сез дә булырсыз җырчы.                                       

Ай ,җаный ,вай ,җаный,                                   Ай, җаный,вай,җаный,                                  

Сандугач теле кирек.                                            Сез дә булырсыз җырчы.

Сезнең өчен җыр җырларга                           Башыгызга моңнар төшсә,

Сандугач теле кирәк                                         Сез дә булырсыз җырчы.

 

3 Г. Ринат, Эльвира --- шигырь

Ш. Галиев.                                                               Шундый җылы, шундый йомшак,

Тәмле күмәч.                                                           Эзләп – эзләп чеметәм.

Түп- түгәрәк күмәч алып                                      Эзләп – эзләп чеметәм дә,

Кайтып киләм кибеттән.                                       Шактый гына киметәм.

Шулкадәрле хуш исле һәм                                   Тукта әле, нишләп әле

Тәмле икән нилектән?                                          Беләгемне чеметәм?

                                                                                    Сизми дә калганмын икән-

                                                                                    Куенда күмәч беткән.

4 У.Ринат. Малайлар, әйдәгез бергәләп биеп алабыз! --- бию малайлар

5.Элина,Данис---- курай

Илина: Диана , иптәш кызларың белән бер биеп тә алыйк әле(Бию кызлар)

Әйдәгез.

Егетләр: Үәт,  кызлар булдырасыз. Әфәрин!

Илина:Тагын нинди һөнәрләрегез бар?

Султан: Мәкалләр беләбез

Илина: Әйдәгез әле әйтеп күрсәтегез

Диана. Әйдә ярышыйк, кем күбрәк белә икән? (Бер-бер артлы мәкаль әйтәләр)

 Агач җимеше белән, кеше эше белән татлы. Илина

 Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.   Данис

 Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.        Карина

 Тырышкан табар, ташка кадак кагар.         Тимур

 Эш сөйгәнне ил сөяр.                                   Ильвира

 Бүгенге эшне иртәгәгә  калдырма.                   Глеб

 Калган эшкә кар ява. һ.б.                               Виктория

Тыйнаклык кешене бизи.                              Ринат

Ипи, тоз- якты йөз.                                 Ильвина

Дусың булмаса- эзлә,                        Г.    Ринат

Тапсаң- югалтма!

Тирләп эшләсәң,

Тәмләп ашарсың.                                          Диана

 

Әби белән бабай кайтып керәләр.

Әби. И-и-и. Карале карт боларны! Карт кызың  Илинаң нишләгән бит. Аулак өй ясап яталар!

Бабай: Ачуланмасана, анасы, әллә үзебезнең яшь чакларны оныттыңмени?

Әби: И-и-и. Онытыламы соң ул яшь чаклар.

Җырлый: Ак  тавыгым бар иде, йомыркасы пар иде.

                   Безнең дә бит сезнең кебек, яшь вакытлар бар иде.

Диана: Ягез инде, яшьлегегезне искә төшергәч, бер биеп тә алыгыз инде.

Әби белән бабай бииләр.

Диана: Берәр мөнәҗәт яки бәет әйтеп үт әле.

 

 Әби. Я, ярый соң. Менә бер мөнәҗәт тыңлап карагыз.

 Килеп кердем өйегезгә, Мәҗлесегез күркәм булсын,

Дога кылдым түрегезгә. Өегезгә фәрештә тулсын.

 И Ходаем, иман нуры Догаларым кабул булсын,

 Балкып торсын өегездә. Гомерегез озын булсын.

Илина: Әтием, син кисәтүләр  күп беләсең бит, әйт әле берничәне.

 

 Бабай.Элек-электән үк иң олы нигъмәт ипи, икмәк булган.(Ипи ала). Беркайчан да икмәк

 өстенә әйбер куймагыз. Ипидән өстен нәрсә юк. Ипекәйнең валчыгы да бездән олы,

 коеп ашамагыз. Менә шулай олылагыз ипине, балакайларым. Ярыймы?

 

 Балалар. Олылыйбыз, бабай.

Бабай: Өстәлне кәгазь белән сөртмәгез, тавыш чыгар. Олы кешегә үзең башлап сәлам бир.

Балалар: Ярый.

 Әби. И, онытып та торам бит. Кунактан күп итеп күчтәнәчләр алып кайткан идек бит, сез дә алып килгәнсез. Әйдәгез, алдагы өйгә чыгып чәй эчеп алабыз. Кызым, бәлешең дә пешкәндер.

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Внеклассное мероприятие "Вечерние посиделки""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Менеджер по платежным услугам

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 661 168 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 11.02.2016 653
    • DOCX 18 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Мухаметова Зиля Ягфаровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Мухаметова Зиля Ягфаровна
    Мухаметова Зиля Ягфаровна
    • На сайте: 8 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 4
    • Всего просмотров: 16828
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой