Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Биология / Конспекты / Внеклассное мероприятие: "Я сегодня бросаю курить!"

Внеклассное мероприятие: "Я сегодня бросаю курить!"



Внимание! Сегодня последний день приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Биология

Поделитесь материалом с коллегами:

Балык бистәсе муниципальрайоны Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбенең I квалификация категорияле биология һәм химия укытучысы Бәдретдинов Габдулла Әхәт улының эш тәҗрибәсеннән.


Сыйныфтан тыш чара: “Мин бүгеннән тартуны ташлыйм!”

(Тәрбия сәгатендә югары сыйныф укучылары катнаша. Залга тәмәкенең организмга йогынтысы турында стена газетасы эленә. Укучылар тәмәкегә каршы реклама плакатлары әзерләп киләләр. Чара барышында мультимедиа кулланыла.)


  1. Укучылар чыгышы

1 – укучы. 1492 елның 12 октябрендә адмирал Х.Колумб флотилиясенең “Пинта” корабле сәяхәте вакытында матрос Родриго Трион коры җир күреп ала. Х. Колумб моны Һиндстанның көнчыгыш яры дип уйлый. Бу җирле халык телендә “Гуана-хани” утравы була. Колумб аңа “Сан-Сальвадор” дигән исем бирә.

Җирле халык Колумбка “петум” дигән үсемлекнең кипкән яфракларын бүләк итә. Колумб һәм матрослар аны тартып карыйлар, аларга ошый.

2 - укучы. Бу үсемлекне Гаити утравының Табаго провинциясе хөрмәтенә “табак – тәмәке” дип атыйлар. Колумбның икенче сәяхәте вакытында тәмәкенең орлыкларын Испаниягә алып кайталар. Аннан соң ул башка илләргә тарала. Ләкин бу каршылыкларсыз гына бармый. Италиядә тәмәкене “шайтан шөгыле” дип атыйлар. Рим папасы тәмәке тартучыларны чиркәүдән куа, 5 монахны тере килеш монастырь стенасына кирпич арасына өеп калдыра. Англиядэ Елизавета I указы буенча тәмәке тартучыларны угрыларга тиңлиләр һәм муеннарына бау тагып урам буйлап йөртәләр.


3– укучы. Россиягә тәмәкене Архангельск аша узучы инглиз купецлары алып керә.

Михаил Федорович патшалык иткән заманда тәмәке тартучыларны беренче очракта табан астына 60 тапкыр суктыру белән җәзалаганнар, ә икенче тапкырында борын яки колакларын кисеп алганнар. 1634 елда тарту аркасында Мәскәүдә бик зур янгын була. Шуннан соң тартучылар өчен үлем җәзасын кертәләр. 1697 елдан башлап Петр I патшалык иткән чорда тәмәке тарту рәсми рәвештә рөхсәт ителә. Чөнки ул казнага шактый керем биргән.


4 – укучы. Никотин – нерв агуы дип санала. Аз гына күләмдә ул нерв күзәнәкләрен ярсыта, сулыш алу һәм йөрәк тибеше ешая, күңел болгана, косасы килә башлый. Күбрәк булганда нерв системасының эшчәнлеген тоткарлый һәм боза, куллар кылтырый, хәтер начарая. Никотин җенес бизләренә дә тискәре йогынты ясый, җенси көчсезлек – импотенциягә китерә.

Кеше өчен никотинның үтерү дозасы 50-100 мг. яки 2-3 тамчы. 20-25 сигарет тартсаң нәкъ шуның кадәр никотин канга сеңә. Бер сигаретта 6-8 мг. никотин була, шуның 3-4 мг. канга сеңә. Бу никотин берьюлы түгел, ә әз-әзләп кенә организмга эләгә, шуның өчен кешегә үтергеч тәэсир ясамый. 30 ел буе тартучы якынча 20000 сигарет яки 160 кг. тәмәке куллана.

5 - укучы. Франциянең Ницца шәһәрендә иң күп тартучыга конкурс уздыралар. Ике кеше 60 сигарет тартып җиңүче булалар. Ләкин кызганычка каршы, ярыш төгәлләнүгә үлеп китәләр, ә калган катнашучылар көчле агуланып сырхауханәгә эләгәләр.

Англиядә 40 яшьлек тартучы авыр эш вакытында 14 сигара һәм 40 сигарет тартып бетерә. Икенче көнне иртән ул үзен начар хис итә һәм ашыгыч ярдәм чакырта. Медицина ярдәме күрсәтүгә карамастан, ул үлеп китә.


6 – укучы. Статистик мәгълүматлардан:

Тартмаучы кеше белән чагыштырганда озак тартучылар

  • стенокардия белән 13 тапкыр ешрак,

  • миокарда инфаркты белән 12 тапкыр,

  • ашказаны җәрәһәте белән 10 тапкыр ешрак авырый.

Үпкә яман шеше белән авыручылаарның 96-100% тартучылар. Тартучыларның һәр җидесе эндартериит – кан тамырлары авыруы белән интегә. Туберкулез белән авыручы 100 кешенең 95 тартучылар. Тәмәке тарту никотинлы амблиопия авыруын китереп чыгара. Мондый авырулар өлешчә яки бөтенләй сукыраялар.


  1. Сәхнәләштерелгән күренеш-пантомима: “Кызыл Калфак турында әкият яки сәламәтлегеңне яшьтән сакла!”

(Кызыл Калфак – зур тапочки, кәрзин, кимона, бандана кигән. Бүре – гитара, сигарет пачкасы тоткан)

Алып баручы: Кызыл Калфак матур киенеп,

Кулына кәрҗин тотып

Әбисенә юнәлә,

Дарулар алып бара.

(Кызыл Калфак чәчәкләр җыя, кинәт кенә гитара тоткан һәм сигарет капкан Бүре килеп чыга)

Көтмәгәндә каршыга

Куркыныч бүре чыга,

Ә кызый куркып китә,

Читкә тайпылып кала.

Ә карт бүре үз эшендә,

Тәмәкесен пыскыта.

Гитарасы куенында,

Кызыл Калфакка бәйләнә.

(Бүре тупас тавыш белән җырлап)

Бүре: Әйт син миңа, Кызыл Калфак,

Теләсә-ни ялганлама!

Кайда яши әбекәең?

Дөресен әйт, алдалама!

Алып баручы: Бүре мәкерле юл сайлый

Кызның калфагын йолкый.

Газапланып сулый-сулый,

Сукмак буйлап титаклый.

(Бүре Кызның башыннан калфакны салдыра һәм китеп бара)

Шул вакытта Кызыл Калфак

Аяк киемен тотып,

Әбисенә элдерә.

Тар сукмаклар буйлап

Ул бик озак йөгерә.

( Кызыл Калфак рәт араларыннан йөгерә һәм өйгә кереп китә)

Кыз.Калфак бик җитез кыз,

Үпкәләре дә чиста,

Никотин белән агуланмаган,

Шуңа Бүредән алдан өлгерә.

(Сәхнәгә Бүре чыга,бик әкерен генә кыймылдый)

Ә Бүре яшьтән тарткан,

Саулыгын да югалткан.

(Бүре сигарет ала,кабызып җибәрә)

Үпкәләр дә сау түгел, (Бүре каты йөткерә)

Бөерләр дә эшләми, (бөерен тота)

Күзләр дә яхшы түгел, (кулын каш өстенә куеп карый)

Эндартериит жәлләми. (аякларын сөйрәп кенә атлый)

Менә бүре әбигә килеп җитте,

ӘКызыл Калфак аны күптән көтте.

(Кимоно һәм бандана кигән Кызыл Калфак йөгереп чыга һәм Бүрене каратэ алымнары

белән аягыннан ега)

Алыш-биреш озакка бармады,

Ату тавышлары да ишетелмәде.

Милициянең кирәге чыкмады,

Ә каратэ алымнары коткарды.

(Кызыл Калфак тамашачыларга баш ия)

Хөрмәтле тамашачылар!

Моннан сезгә бер нәтиҗә-

Эчмәгез,тартмагыз,

Сәламәтлегегезне саклагыз!


  1. Сәхнәләштерелгән реклама


(Сәхнәдә 2 үсмер малай (брюнет һәм блондин) һәм бер кыз эскәмиядә утыралар .Малайлар

тәмәке тарта)

Блондин. Алсу!Сиңа нинди егетләр ошый: брюнетмы,блондинмы?

Брюнет.Аңа күбрәк минем кебекләр ошый(чәчен сыпырып куя).

Блондин. Юк,минем кебекләр!

Брюнет.Алсу ! Я,әйт инде,ниндиләр ошый?

Кыз.Миңа тартмаучы егетләр ошый,ләкин бу бәхет сезгә янамый.

(Кыз урыныннан кузгала, каршысына килүче спортсмен егетне култыклап, китеп баралар)

Брюнет һәм Блондин: Бүгеннән тартуны ташлыйбыз,йөгерә башлыйбыз!


  1. Укучылар әзерләгән презентация күрсәтелә.



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 25.11.2015
Раздел Биология
Подраздел Конспекты
Просмотров100
Номер материала ДВ-191605
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх