Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Внеклассное мероприятие "Яңа ел кичәсе" ("Новогодний вечер")
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Внеклассное мероприятие "Яңа ел кичәсе" ("Новогодний вечер")

библиотека
материалов

ЯҢА ЕЛ КИЧӘСЕ


Алып баручы: Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр алып Яңа ел аяк баса. Яңа ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде. Яңа ел белән , Сезне!

Әйдә, килегез, балалар,

Чыршы янына чыгыйк.

Бергәләшеп уйнап-көлеп,

Яңа елны каршылыйк.

Музыка астында балалар чыгалар.

Алып баручы. Балалар, игътибар белән тыңлагыз әле, мин сезгә бер табышмак әйтәм:

Төсен үзгәртми бер дә,

Гел яшел күлмәк кия.

Матур бизәнеп, һәр елны

Безгә кунакка килә.

Нәрсә ул?

Балалар. Чыршы, чыршыкай.

Алып баручы. Әйе, бик дөрес. Менә ул безнең чыршыбыз.


Алып баручы: Балалар карагыз әле, бүген безнең бәйрәмебезгә нинди матур итеп киенеп, ясанып, бизәнеп ямь-яшел мәһабәт чыршы килгән. Без яңа ел бәйрәмен яратабыз һәм чыршының безгә кунакка килүенә бик сөенәбез.

Нишләптер чыршының утлары кабынмаган, әйдәгез без аңа ярдәм итик.

(Балалар чыршыга карап өрәләр, чыршыда утлар кабына.)

Алып баручы: Менә ничек күңелле булып китте. (Балалар кул чабалар). Әйдәгез, хәзер чыршы тирәли әйләнеп чыгыйк. Андагы матур уенчыкларны карыйк.

(Балалар, кулга-кул тотынып, чыршы тирәсендә йөриләр. )

Алып баручы:

Без бүген чыршы янында

Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз

Матур җырлар җырларбыз.

Нинди матур безнең чыршы,

Җем-җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен

Бергә: Котлы булсын Яңа ел!


Җыр: Чыршы,чыршы без сине ....


1 нче бала: Исәнме, чыршы, исәнме!
Яңа ел килеп җитте
Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

Нинди матур бүген чыршы

Энҗеләрдән бизәлгән

Яшел ефәк күлмәк кигән

Урманнан безгә килгән


2 нче бала:

Ап-ак мамык карлар ява

Акка төреп дөньяны.

Бүген безне үз янына

Яшел чыршы җыйнады.


3 нче бала: Бар табигать ап-ак кардан

Калын юрган ябына.

Ә без килдек бергәләшеп

Яшел чыршы янына.


4 нче бала: Җыйналдык бүген бирегә

Яңа ел бәйрәменә

Яшел чыршы тирәсендә

Җыр җырлап әйләнергә


Җыр: Төрле-төрле утлар яна ....

5 нче бала: Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына,

Җитәкләгән күркәм бәйрәмне.

Нинди бәйрәм диеп сорасагыз?

Бездә бүген чыршы бәйрәме.

6 нчы бала :

Исәнме, чыршы, исәнме!
Тагын да бер ел үтте
Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.
7 нче бала:

Ян яктырак, чыршыкай
Балкысын утларың
Бүген синең тирәңә
Җыелган дусларың.

8 нче бала :

Күрегез безнең чыршыны
Ничек матур киенгән
Безгә бәйрәм ясар өчен
Урманнан безгә килгән

Җыр: В лесу родилась елочка .....


9 нчы бала:

Үсте чыршыбыз урманда

Шаулап торды ул анда

Җәен дә,кышын да зифа

Яшел тора һаманда.

10 нчы бала:

Хәзер чыршыбыз бизәлгән

Муенсалар да элгән

Безгә шундый матур бәйрәм

Зур шатлык алып килгән.


11 нче бала:

Бүген бездә зур бәйрәм

Бүген яңа ел килә.

Бүген күңелләр җырга

Һәм биергә омтыла


12 нче бала

Тышта буран бөтен җиргә

Карлар тутыра

Безнең бүлмәдә ям-яшел

Чыршы утыра.

13 нче бала:

Яшел чыршы басып торчы

Өйнең түрендә.

Килдек бергә без биергә

Синең тирәңдә.

14 нче бала

Җыйналдык бүген бирегә

Яңа ел бәйрәменә

Яшел чыршы тирәсенә

Җыр җырлап әйләнергә

Җыр: Биек-биек тау битендә ....

15 нче бала:

Йомшак  кына  кар яуды, 

Бөтен  җирне  каплады.

Ап-ак булды болыннар,

 Ап-ак булды кырлар.

Бу бәйрәмгә алдан әзерләнәм,

Шигырьләр яттан өйрәнәм,

Матур итеп киенәм,

Кыш бабайга хат язып та җибәрәм.


Җыр “Маленькой елочке холодно зимой.....



Ишек артында бәхәсләшкән тавышлар.

Алып баручы. Балалар, мин ниндидер тавыш ишетәм. Сез дә ишетәсезме?

Ике куян килеп керә (һаман бәхәсләшүләрен дәвам итәләр):

1 нче куян. Мин бирәм, мин бирәм. Минем бирәсем килә!

2 нче куян. Юк,үзем,үзем тапшырам!

Алып баручы. Исәнмесез, куянкайлар?! Нишләп тавышланышасыз? Ни булды?

1 нче куян. Без сезгә хат китердек. Хатны балаларга үзем бирәсем килә.

2 нче куян. Минем дә бирәсем килә.


Алып баручы. Туктагыз әле, дуслар, тынычланыгыз. Кайсыгыз җитез, шул тапшырыр хатны. Ә моны белү өчен мин сезгә бер уен тәкъдим итәм. Тыңлагыз. Менә бу урындыкны күрәсезме? Музыка уйнаганда сез урындык тирәли йөрерсез. Музыка туктауга урындыкка кайсыгыз тизрәк утыра, шул безгә хатны тапшырыр. Аңладыгызмы? Килешәсезме?

1 нче куян. Мин беренче утырам. Мин хатны тапшырам.

2 нче куян. Юк, син түгел, мин, мин беренче утырам.

Алып баручы. Менә хәзер кем беренче икәнен күрербез. Башладык.

Уен «Кем беренче?»

Алып баручы. Ай, нинди җитез икәнсез. Афәрин! Шулай да менә бу дускай урындыкка беренче булып утырды. Я тапшыр инде хатыңны тизрәк.

Хатны алып баручыга бирәләр.

Алып баручы (Конвертны ача. Укый). «Кадерле балалар, тиздән сезнең Яңа ел бәйрәменә килеп җитәм. Күчтәнәчләр, бүләкләр алып киләм. Көтегез. Кыш бабагыз.»

Рәхмәт сезгә, куянкайлар. Рәхмәт яхшы хәбәрегезгә, безне сөендерүегезгә! Безнең бәйрәмебезгә рәхим итегез. Кунак булырсыз. (Куяннар шатланышалар, сикөргәләп алалар.) Сезнең шикелле матур куяннар бездә дә бар. Әйдәгез, алар белән бергә биеп алыгыз әле.

Куяннар биюе.

Алып баручы. Рәхмәт яусын үзегезгә, бик матур биедегез. Ә хәзер күмәкләшеп җырлап алыйк. (бу вакытта Алсу чыгып китә)


Җыр: Яшел чыршы, тезелешеп .....


1 алып баручы(залга карап) Балалар! Димәк, без бүген нинди бәйрәмгә җыелдык?

Балалар: Яңа ел бәйрәменә, чыршы бәйрәменә!

2 алып баручы: Дөрес әйтәсез. Ә сез беләсезме бу бәйрәмдә иң зур кунак кем?

Балалар: Кыш бабай!

1 алып баручы: Кыш бабайны чакырыйкмы бирегә?

Балалар: Чакырыйк!

2 алып баручы: Алайса болай эшлик: Мин сезгә сораулар бирәм, сез дөрес итеп җавап бирергә тырышыгыз, җавабыгызны “Әйе” яки “юк” сүзе белән генә әйтегез.

Сораулар:

-Кыш бабайны бөтен кеше белә, әйеме?

-Ул нәкъ 7дә килә, әйеме?

-Кыш бабай - әйбәт бабай, әйеме?

-Ул эшләпә һәм галош кия, әйеме?

-Тиздән кыш бабай килер, әйеме?

-Ул бүләкләр алып килә, әйеме?

-Чыршыбыз бик матур, әйеме?

-Аны мылтыктан атып алып кайтканнар, әйеме?

-Чыршыда күркәләр үсә, әйеме?

-Помидорлар да үсә, әйеме?

-Чыршының энәләре кызыл, әйеме?

-Кыш бабай суыктан курка, әйеме?

-Ул Кар кызы белән дус, әйеме?

1 алып баручы: Сез җавапларны дөрес бирдегез. Хәзер Кыш бабайны һәм Кар кызын чакырырга да була. Алар ни өчендер күренми бит әле? Әйдәгез әле, кычкырып карыйк. Бәлки безнең тавышны ишетеп килеп җитәрләр?


Кыш бабай ! Кар кызы! “

Балалар (2 тапкыр кычкыралар):

(Кыш бабай ! Кар кызы! керә

Кыш бабай.

Исәнмесез, балалар!

Килдем ерак-ерактан.

Салкын, карлы төньяктан.

Көтүгезне белдем,

Кар-буран алып килдем.

Хәзер мин сезгә кар-бураннарымны җибәрәм, кулларыгызны өшетәм. Саклап кала алырсыз микән кулларыгызны суыктан. Яле, кулларыгызны сузыгыз әле, ә мин килгәндә, яшерегез! Ыыз-ыыз итәм.

Уен: «Өшетәм»)

( Балалар түгәрәккә басалар да кулларын алга сузалар. Кыш бабай таягы белән аларның кулларына тимәкче була, ә балалар кулларын артка качыралар. Кемгә тия, шул кеше уеннан чыга)


Кыш бабай. Ай-һай, сез бик җитез, батыр, матур балалар икәнсез. Минем дә оныгым бик уңган, җитез. Таныш булыгыз, аның исеме – Карчәчәк. Карчәчәк, кызым, мин күпме генә тырышсам да, берсенең дә кулларын туңдыра алмадым. Ә хәзер син сынап кара әле үзләрен, таныш балалар белән.

Карчәчәк. Балалар, минем кулымда серле сандык. Ә сандыгым буш түгел. (Сандыкны ачып кар бөртекләре алып сибә.) Карагыз әле, нинди матур кар бөртекләре! Күзләрне камаштырып җемелдиләр. Ә бит алар гади генә түгел, серле кар бөртекләре. Һәрберсендә табышмаклар яшеренгән. Тыңлагыз игътибар белән. (Кар бөртекләренә язылган табышмакларны укый.)

Ак ашъяулык таптым,

Җир өстенә яптым.

(Кар.)

Килделәр агайлар балтасыз,

Салдылар күперне тактасыз.

(Боз.)

Кемнең кигән киемнәре –

Энҗе кар бөртекләре,

Кемнең көмештәй сакалы,

Чәчләре, керфекләре?

(Кыш бабай.)

Алгы тәпиләре кыска,

Чабарга ул бик оста.

Соры тунын сала да

Ак тунын кия кышка.

(Куян.)


Карчәчәк. Бу юлы да сынатмадыгыз, балалар.

Алып баручы. Әйдәгез, бәйрәмебезне дәвам итик. Безнең балалар бик матур итеп шигырь сөйли беләләр. Кыш бабай, Карчәчәк, тыңлап карагыз әле, сезгә ошар микән?

Балалар кыш, Яңа ел, Кыш бабай һәм Кар кызы турында шигырьләр сөйлиләр.

10 нчы бала.

Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,

Безгә якын дус бабай!

Көтеп алдык без сине,

Күңелләргә хуш бабай.

Ак туныңны кигәнсең,

Безне котлап килгәнсең.

Сине көтеп торганны,

Әллә каян белгәнсең.

11 нче бала.

Кыш бабай син дә

Нәни булдыңмы?

Безнең шикелле

Чанада шудыңмы?

Кар тәгәрәтеп

Шар ясадыңмы?

Сиздерми генә

Кар ашадыңмы?

12 нче бала.

Кыш бабайның куллары

Салкын диеп уйладым.

Башымнан сөйгән иде,

Чак-чак “эреп” куймадым.

Җылы икән, бик җылы

Кыш бабайның куллары.

Шуңа күрә гел актыр,

Аның йөргән юллары.


(Кыш бабай” шигыре Асия сөйли, Алинә, Алсу Кыш бабай килгән,дигән шигыр,Гөлинә,һәм башкалар сөйли)

Алып баручы. Кыш бабай, сезгә безнең шигырьләребез ошадымы?

Кыш бабай. Ошады, бик ошады. Бик зур рәхмәт сезгә!

Алып баручы. Кыш бабай, ә син үзең шигырьләр беләсеңме?

Кыш бабай. Беләм,беләм. Ничек белмәскә! Хәзер сөйләп тә күрсәтәм. Балалар, мин бик карт инде, хәтерем дә начарланды. Әгәр онытып җибәрсәм, миңа ярдәм итәрсез микән?

Балалар. Итәрбез, итәрбез.

Кыш бабай (шигырь сөйли).

Салкын саф һава

Йомшак кар ... (ява).

Урамга чыксаң

Битләр ... (кызара).

Кар бөртекләре

Битеңә куна.

Үзләре ... (матур)

Һәм ... (салкын) була.

Алып баручы. Булдырдың бит, Кыш бабай! Ә уйнарга яратасыңмы соң? (Бу вакытта кыш бабайның бияләен аласы була уен өчен)

Кыш бабай. Яратам. Бик яратам. Хәзер уйныйбыз, балакайларым. (Урыныннан тора. Эзләнә.) Бияләемне салып торган идем, кая китте соң? Хәзер, хәзер, сабыр итегез, бияләемне генә эзләп табыйм.

Алып баручы. Тырышыбрак эзлә, бабай, бияләеңне. Менә шулай. Менә шулай уйнарга яратабыз без.


Уен: «Бияләеңне тап».

 (Көйгә балалар бияләйне бер-берсенә бирәләр. Кыш бабай тотмакчы була)


Кыш бабай. Арыдым,балалар.

Алып баручы. Ярый алайса, бабакай, утырып тор, ял итеп ал. Ә без, Карчәчәк белән бергәләшеп, әйлән-бәйлән уйнап алыйк.


Җыр “Безнең чыршыбызны бизәп,балкып кабына утлар.....



Җыр тәмамлангач, балалар урыннарына утыралар.

Кыш бабай. Бик күп һөнәрләр беләсез икән, нәни дусларым. Минем оныгым да һөнәрсез түгел бит. Кызым, Карчәчәк, әйдә, бер биеп тә күрсәт инде.

Карчәчәк. Бабакай, мин үземнең дусларым Кар бөртекләре белән биим. Әйдәгез, Кар бөртекләре, биик бергә.

Кар бөртекләре биюе.

Кыш бабай.

Күңелле булды бәйрәм,

Уйнадык әйлән-бәйлән.

Матур җырлар җырладык,

Кунак булып туймадык.

Тик китәр вакыт җитте.

Көтә безне янә юл.

Рәхмәт сезгә, балакайлар,

Котлы булсын Яңа ел!

Бер бала.

Рәхмәт, бабай, сүзләреңә,

Бик матур теләкләрең.

Алып килдем, дигән идең,

Кайда соң бүләкләрең?

Кыш бабай. Ай,кызым,оятлы була яздык бит. Әйдәле, кызым, алып чыгыйк бүләкләрне өйдән.

Өйгә кереп китәләр. Өйнең икенче ягыннан, капчык өстерәп, Убырлы карчык килеп чыга.

Убырлы карчык.

Менә хәзер күрерсез,

Кем икәнем белерсез.

Әбиегездән башка гына

Бәйрәм итеп йөрисез.

Озын колак-кылыйларны

Бәйрәмгә алып килгән,

Шушы куркак куяннарның

Кай җире артык миннән!

Кыш бабайның бу кылмышын

Гафу итмим беркайчан.

Бәйрәмгә чакырмаганга

Капчыгын урлап качам.

Убырлы карчык капчыкны алып чыгып китә. Өйдән, күңелсезләнеп, Кыш бабай белән Карчәчәк чыгалар.

Карчәчәк елый.

Бабакай, хәзер нишлик,

Бүләкне кайдан эзлик?

Шулвакыт ашыгып тиен килеп керә.

Тиен.

Әй, Карчәчәк, елама.

Мин булганда урманда.

Берни эзсез югалмас,

Бүләк табылмый калмас.

Агачлардан-агачларга

Сикергәләп йөрдем мин.

Яңа ел бүләкләрен

Кем алганын күрдем мин.

Ул – Убырлы.

Карчәчәк (күз яшьләрен сөртеп). Рәхмәт, тиен.

Кыш бабай. Куянкайларым, җитез тәпиләрем, тиен акыллым, зинһар ярдәм итегез, Убырлыны куып җитегез!

Куяннар, тиен, Кыш бабай, Карчәчәк ашыгып чыгып китәләр. Убырлы карчык йөгереп керә.

Убырлы карчык.

Кая барыйм, кая качыйм?!

Мин бит сезнең әбиегез,

Зинһар, мине яшерегез.

Каршысына, мылтык тотып, 1 нче куян килеп чыга. Икенче якка китмәкче була, 2 нче куян юлына төшә.

Куяннар. Тоттык, тоттык каракны. Китер капчыкны тизрәк!

Убырлы карчык. Мин бит бу капчыкны урламадым. Таптым мин аны. Менә бүләкләрне балаларга китердем. Яңа ел бүләкләре.

Куяннар. Дөрес сөйлиме ул, балалар? Сез ышанасызмы аңа?

Балалар. Юк, дөрес сөйләми. Урлады ул капчыкны.

1 нче куян. Бир тизрәк бүләкләрне!

2 нче куян. Бир тизрәк, юкса атам. Саныйм бер, ике, өч...

Убырлы карчык. Мәгез, мәгез, үземә генә тимәгез.

Капчыкны калдырып чыгып чаба. Шулвакыт Кыш бабай белән Карчәчәк кайтып керә. Бүләкләрне күреп шатланалар.

Кыш бабай белән Карчәчәк бергә.

Рәхмәт сезгә, куянкайлар.

Рәхмәт, тиен дус!

Әйдәгез, балаларны шатландырыйк,

Бүләкләрне өләшик.

Музыка астында бүләкләрне өләшәләр.


Җыр: Яңа ел таңы.....













Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 26.01.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров146
Номер материала ДВ-381710
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх