Инфоурок Классному руководителю Другие методич. материалыВнеклассное мероприятия "Һәрвакыт булсын әни"

Внеклассное мероприятия "Һәрвакыт булсын әни"

Скачать материал

 

ҺӘРВАКЫТ БУЛСЫН ӘНИ !

Аналар көненә  карата  сценарий

 

 
Буа районы Әлки төп гомуми белем мәктәбе

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                  Әзерләде ; 6 нчы сыйныф җитәкчесе

                                                                 Шарипова З.М

 

 2016 нчы ел

 

1.абХәерле көн кадерле, газиз әниләребез! Сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән  котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез.

 

2.а.б Кадерле әниләребез!

Балагызның берәве сез,

Гаиләнең йөрәге сез,

 Иминлекнең терәге сез,

һәркемнең дә кирәге сез.

Сез чаялар, сез батырлар,

Сез дөньяда иң матурлар.

 Сез булганга тормыш ямьле,

 Сез булганга яшәү гамьле.

 

1.аб.Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгалары кояш кебек кайнар.

Эретерлек гранит кыяны.

2. а.б

 - Әни.... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул! - Әни... Аның күзләре шундый ягымлы һәм мөлаем. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр , мөгаен.  Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала, Ә балам дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя канатлар үсә. Ә сүзләре... Сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы.  Ә авырсаң төннәр буе яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле! 

1 нче укучы:

Әни! Дөньяда иң кадерле, иң якын кеше ул.

-Кечкенә чагыңда татлы йокыларын калдырып сине кем караган?

 -Әнием! (бергә)

2 нче укучы:

 -Елаганда кочагына алып сине кем юаткан?

-Әнием!  (бергә)

3 нче укучы:

 - Тәүге тапкыр тәпи атлап киткәндә сине кем җитәкләгән?

 -Әнием! (бергә)

4 нче укучы:

 - Беренче тапкыр мәктәпкә сине кем алып килгән?

  - Әнием! (бергә)

 

 Укучы:

Ак чәчләрең җем-җем килә,

Әнкәй, ул шатлыктандыр.

 

Гомереңнең бакчасында

Былбыллар өзмәсен җыр.

Кадерлеләребез! Бу жырыбыз сезгә багышлана.

 

Номер: җыр “Рәхмәт әнием”(башлангыч сыйныфлар)

Укучы:

       Юллар кебек озын булсын,

 

Әнкәем, гомерләрең.

Ай нурыннан да нурлырак

Әнкәемнең йөзләре.

Моңлы көйдәй күңелемдә

Әнкәемнең сүзләре.

 

Укучы:

 Ана – бөек исем!

 Нәрсә җитә ана булуга!

Шуңа күрә зур горурлык белән

Без сөйлибез ана турында. 

Укучы:

Ана күңеле кебек җылы,нурлы

Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.

Ана сөюе кебек чиксез тирән

Җир йөзендә һичбер диңгез юк.

Укучы:

Тик син генә, әнкәй, тик син генә,

Сабый чакта мине баккансың.

Төн йокыңны бүлеп уянгансың,

 Юрганымны килеп япкансың.

 Син әйтәсең, әни, күз нурым дип,

Хәтеремдә калыр бу сүзең.

Гомер буе якты маяк булып,

Нурсибәрменсиңа мин үзем!

Укучы:

Елмайса йөзеннән аңлыйм

Әбиемнең теләген.

Дөнья киңлегенә тиңлим

Әбиемнең йөрәген,

Әбикәем, сиңабүләкитәм

Бөтен донья гөлләрен.

Укучы:

Әнкәй диләр, әнкәй генә диләр,

Йомшак искән җылы җилләрне,

Әни сулышыдай иркә диләр,

Хәтта туып-үскән җирләрне.

Туган илне Ватан-ана диләр.

Ул әнкәйдә кыйммәт булганга.

“Әни” дән дә гүзәл бармы бер сүз?

Әйтегезче, дуслар, туганнар!

Номер: җыр Әбием – әбекәем (башлангыч сыйныфлар)

1.     - Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, җитмәс төсле,  сезнең хөрмәткә.

Безне назлап үстергәнгә,

әниләр, рәхмәт сезгә! (бергә)

2.  - Һәрвакыт эшчән булганга,  

Әниләр, рәхмәт сезгә! (бергә)

3.   - Һәрвакыт тырыш булганга,    Әниләр, рәхмәт сезгә! (бергә)

(башлангыч сыйныфлар чыга)

 

(7-9 сыйныфлар керә)

Укучы:

 Ана – бәхет, шатлык өләшүче, ана безнең сүнмәс маяк ул.

Кайгыда да ,һәрчак шатлыкта да балаларым диеп яна ул.

Бу дөньяда иң кадерле, иң яхшы кеше – әни!

Бел кадерен әниләрнең, хөрмәтлә һәм бел зурлый.

Укучы:

Һәркемгә дә газиз әни, әни сүзе изге сүз.

Күпме наз һәм нур сибелә, бу гади сүз – үлемсез!

Әни, әнкәй, син бит минем берәү, йөрәгемнең иң-иң түрендә.

Күңел җылың,якты йөзең белән маягым бул гомер- гомергә.

Укучы:

Әниләрнең назы белән без керәбез һәр көнгә.

Кояш кирәк җир йөзенә, әни кирәк һәркемгә.

Дөньяда иң газиз кеше – әниләр,һәркем белә.

Аларның җылы сүзләре җанга рәхәтлек бирә.

Укучы:

Әни бит ул – изге кеше,изгеләрнең изгесе.

Аннан башка тормыш бармый, әни тормыш көзгесе

Кадерле әниләребез бу җыр сезгә кызларыгыздан бүләк булсын.

 

Номер : җыр “Әнием  җаным син” (7 нче сыйныф кызлары)

 

 

 

Укучы:

Әнкәемнең бүген чырае шат,гөлләр алып килгән яз кебек,

Нәрсә генә бүләк итсәм дә мин аның хөрмәтенә аз кебек.

Мөмкин булса,җыеп учларыма бирер идем кояш нурларын,

Әни кеше генә җылы кочагында назлый белә кызын, улларын.

Укучы:

Мөмкин булса, менеп зәңгәр күккә йолдыз сузар идем кулына.

Әни кеше генә җан сулышын өрә синең гомер юлыңа.

Олыгайгач та мин аңа табынып чал чәченә башны иярмен.

Олы бүләгемне сузган чакта:-Озын гомерле бул!- диярмен.

Укучы:

“Әни” диеп ,җылы итеп, эндәшә һәрбер бала.

Һәрбер кеше шатланадыр әни барга дөньяда.

Бүген олы бәйрәм – әниләр бәйрәме,

Китерегез аларга ак гөлләр бәйләме.

Сөекле әниләребез! улларыгызның җыры сезгә бүләк булсын.

Номер : җыр “ Әти кеше иткән егет без” (7 - 9 нчы сыйныф малайлары)

Укучы:

Чәчәк букетлары бүләк итсәк,

Чәчәк букетлары корыр ул.

Йөрәк җылыбызны бүләк иттек,

Югалтмассыз, мәңге торыр ул.

(Балалар үзләре ясаган бүләкәрен тапшыралар) укучылар чыга

 

1 а.б.Статистикага күз салыйк әле: беләсезме, уртача алганда, әниләр авыру балалары янында якынча 3 меңнән артык йокысыз төн үткәрәләр; әниләр, пешекче һөнәренә ия булмасалар да,  үз гомерләрендә 500 төрле ризык әзерлиләр; әниләр тау хәтле кер юалар. Аларның гомер буена юган керләрен өеп барсаң, Эльбрус  тавы биеклеге булыр иде; әниләр тарафыннан үтүкләгән сөлгеләрне җыйсаң, Җир шарын уратып алырга җитәр иде; әниләр балалары өчен борчылып күпме күз яшьләре түгә икән?

2 а.б Әйе шул. Әни булу зур җаваплылык, сабырлык, тырышлык сорый .

 1 а.б. Кадерле әниләребез! Әгәр дә сезнең бишек җырларыгызны тыңламасалар, җырчылар, шагыйрьләр каян килер иде безгә? Әгәр улларыгызны корыч ихтиярлы, ватандар итеп үстермәсәгез, каян булыр иде бездә батырлар? Әгәр кызларыгызны инсафлы, сабыр, тыйнак итеп тәрбияләмәсәгез, сезнең кебек аналар булыр идеме икән татарда? Әгәр дә сез тырышмасагыз, булыр идеме икән безнең мәктәптә “4” һәм “5” легә укучылар?

 Номер : Татар халык биюе (Хайбуллина Раилә, Хайбуллина Наилә)

(Барлык укучылар төзелеп баса).

 

2 а.б. Иң авыр вакытларда без кемгә сыенабыз? Анага! Безнең  өчен ут йотып яшәүче кем? Ана! Ярдәм сорап кемгә киләбез? Анага! Иң дөрес юлны да Ана күрсәтер! Аналарның барысына да фидакарьлек хас. Балаларына җан биреп кенә калмыйча, аларның һәркайсын илебезгә, халкыбызга кирәкле кеше итеп тәрбияләү, сау-сәламәт үстерү, аларның рухи байлыгын кайгырту – аналарның иң зур батырлыгы. Кешелеклелек, тырышлык, гаделлек, олыларга ихтирам, кешеләргә мәхәббәт кебек изге хисләр дә балалар күңеленә ана назы аша салына. Сезнең мәрхәмәтлелек чиксез!

Укучы:

 Иртән чыгып киткән чакта

Иртән мәктәпкә диеп,

Кем ул: - Исән йөр, балам, -дип,

Озатып кала сөеп?

Йә кем булсын, кемнең шулай

Сүзләре татлы тагы?

Шулай ярата белә бит

Минем Әбием генә.

 

Укучы:

 Мәктәптән арып кайтканда

Кемул каршыма килеп,

Кочагына ала сөеп:

-         Кайттыңмы, балам? – диеп

Кем булсын соң, кемнең шулай

Ямьләнә дөнья тагы?

Күңелемнең сүнмәс нуры

Минем Әнием генә .

Укучы:

-Ана сиңа гел яхшылык тели,

Гаепләрең булса – кичерә,

Турылыклы калыйк гомер буе ,

Ана дигән күркәм кешегә.

Укучы:

 Ана күңеле мәңге күләгәсез,

Ана күңеле мәңге бозланмый.

 Кирәк икән, ул баласы өчен

яшьлеген дә, саулыгын да, гомерен дә хәтта кызганмый.

Укучы:

. Газиз әнкәй!

Иң сөйкемле  күзләр - әниемнеке.

Йомшак, җылы куллар - әниемнеке.

Иң-иң татлы сүзләр - әниемнеке,

Җан изрәткән җырлар - әниемнеке.

 

Синсез дөнья күрмәс идек,

Синсез берни белмәс идек,

Синсез берни кылмас идек,

Синсез кеше булмас идек!

 

1 нче укучы:-АНА- ул бөек зат ,ул изге зат, (плакат күтәрә)

2 нче укучы: -ул күркәм, гүзәл, уңган-булган, (плакат күтәрә)

3 нче укучы:-тырыш, оста, җитез, түземле, (плакат күтәрә)

4 нче укучы:- ул-тормыш бизәге, тормыш чәчәге, (плакат күтәрә)

5 нче укучы.: йомшак табигатьле, гаилә җылысын саклаучы. (плакат күтәрә)

 6 нчы укучы: Әниләр, рәхмәт сезгә! (плакат күтәрә)

 

Укучы:

« И хатын-кыз!»

Сүнәр иде тормыш,

Син булмасаң, әгәр дөньяда.

Искерсә дә җирдә дәвер-гасыр,

Нәфислегең синең өр-яңа.

Адәм генә түгел, галәм бүген

Уйлый кебек синең турында

Кеше заты династиясенең

Киләчәге синең кулыңда.

Йөзләреңне керсез хисләр белән

Изгелегең белән балкытып.

Укучы:

Әнием минем, кадерлем,

Миңа тормыш бүләк иткән.

Сөеп, иркәләп үстергән,

Ул кочаклап мине үпкән.

 

Дөньяда иң яхшы кеше

Һәркемнең дә үз әнисе.

Сабыйларын үстергәнче

Әле аңа күп “биисе”.

 

Тәмле аш та, назлы сүздә

Көтәбез без әниләрдән.

Әни түзә, сабыр итә

Яшь чыкмасын тик күзләрдән!

 

Нәни генә уңышка да

Чын күңелдән сөенүче.

Авырганда безнең өчен

Чын күңелдән көенүче.

 

Бары әни, әни генә

Сабыр итеп көн күрүче.

Балалары хакларына

Көне-төне тир түгүче!

 

Укучы:

  Рәхмәт, Аллам, әниемә

Сабырлыклар биргән өчен

Төн йокламый безнең өчен

Янып-көеп йөргән өчен!

 

Зур сынаулар сиңа тормыш

Җибәрсәдә, кызганмыйча,

Түзем булдың, сабыр иттең

Кала белдең югалмыйча.

 

Апа белән мине

Гел яхшыга өйрәтәсең.

Әби-бабаема да син

Гел ягымлы эндәшәсең.

 

Рәхмәт, әни, рәхмәт сиңа!

Бик бик яхшы булганыңа

Киң күңелле, мәрхәмәтле

Итагатьле булуыңа!

Укучы:

 

Әниләрне саклыйк!

Әниемнең эше – иң изге эш,

Әниемнең сүзе – иң назлысы.

Әнием кулы – иң йомшагы,

Әниемнең йөзе – иң-иң яктысы!

 

Авыр сүзне әйтмик әниләргә

Аларга без итик гел ярдәм.

Әниләрне  саклыйк , яратыйк

Калсын әле алар гел күркәм!

 

Әниләргә назлы сүзләр җитми,

Җитми әле мактау, котлау да!

Ә бит әниләрне гел яратып,

Зурлау кирәк барыбызга да!

 

2 а.б: -Кадерле әниләребез! Сезне тагын бер кабат бәйрәм белән котлыйбыз! Хәзерге заманда барыбызга да кирәк булган, Сабырлык ташламасын сезне! Барлык кешеләр сезгә карап соклансын! Сез дөньядагы бар нәрсәдән дә кадерлерәк, матуррак! Бәхетле булыгыз! Сез аңа лаек! Гомер юлларыгыз озын булсын, тигез тормыш аны бизәсен. Яшәү дәвере якты көннәр бирсен, авырлыклар мәңге килмәсен.

 Номер хор җыр :“ Әнием кочагы”

Бәйрәм аналар һәм балалар уеннары белән дәвам итә.

Ахырдан барлык аналарны чәй табына янына чакыру.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Внеклассное мероприятия "Һәрвакыт булсын әни""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Шеф-повар

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 264 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 03.12.2016 453
    • DOCX 56.3 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шарипова Зульфия Масгутовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Шарипова Зульфия Масгутовна
    Шарипова Зульфия Масгутовна
    • На сайте: 9 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 1535
    • Всего материалов: 2

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 23 человека из 16 регионов

Курс повышения квалификации

Особенности реализации Федеральной рабочей программы воспитания в школе

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 93 человека из 32 регионов
  • Этот курс уже прошли 250 человек

Курс повышения квалификации

Разговоры о важном: организация и обеспечение внеурочной деятельности

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 782 человека из 73 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 991 человек

Курс повышения квалификации

Организация профориентационной работы в школе

36/72/108 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 218 человек из 51 региона
  • Этот курс уже прошли 551 человек

Мини-курс

Психология личности

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 36 человек из 23 регионов

Мини-курс

Институциональные основы современного инвестирования

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Взаимоотношения в семье и успех детей

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 26 человек из 19 регионов
  • Этот курс уже прошли 17 человек