Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / Внеклассное мероприятие "Праздник семьи"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Классному руководителю

Внеклассное мероприятие "Праздник семьи"

библиотека
материалов

Гаилә бәйрәме

Башлангыч сыйныф укытучысы

Асеинова Сириня Зиатдиновна

Профессор Э.З.Феизов исемендәге Шыгырдан урта мәктәбе

Батыр районы Чувашстан республикасы

Максат: Гаиләгә хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү; өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтү; укучыларда үз гаиләләренә карата мәхәббәт, горурлану хисләре уяту.

1 алып баручы: Исәнмесез кадерле әниләр һәм әтиләр, хөрмәтле әбиләр һәм бабайлар!

Рөхсәт итегез кичәбезне ачып җибәрергә.

1 нче укучы.

Шатлыклар- күңелебездә,

Ал кояш- күгебездә.

Рәхәтләнеп бәйрәм итик-

"Гаилә бәйрәме" бездә.

Бу кичәбез гөрләп үтсен,

Истә калсын гомергә.

Бәйрәмнәрсез яшәп булмый

Җирнең якты йөзендә...

2 нче укучы.

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә.

Кирәк һәммәбезгә дә.

3 нче укучы.

Бәйрәмнәр кирәк әтигә!

Бәйрәмнәр кирәк әнигә!

Бабай белән әбигә!

Бәйрәмнәр бик күп болай да

Ә шулай да, ә шулай да

Иң шәп бәйрәм- балачак!

Җыр "Күңелле балачак"

1алып баучы: Гаилә- ул тормышның нигезе. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар - гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәргә кирәк.

2 алып баручы: Гаилә ул- җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була.

4 нче укучы.

Әти-әни! Сездән башка тагын

Кем бар шундый бала бәгырьле!

Кояш җиргә берәү булган кебек.

Сез дә безгә шулай кадерле.

5 нче укучы.

Бүгенге көн иртәсендә

Әнкәемә бәхет телим!

Гаилә бәйрәме белән котлап,

Менә бу шигырьне сөйлим:

Кояш кебек торсын дисәк

Бар дөнья балкып-көлеп,

Эндәшик без әниләргә:

"Әнием- кадерлем!"- дип.

Күчсен дисәк күңелләргә

Саваплы мең игелек,

Эндәшик без сеңелләргә:

"Сөекле сеңелем!"- дип.

Әйтсәк әгәр тик изгелек

Изгелеккә тарта дип,

Эндәшик без апаларга:

"И кадерле апа!"-дип.

Иңсен дисәк йөрәкләргә

Миһербанлы галилек.

Эндәшик без әбиләргә:

"И хөрмәтле әби!"- дип.

6 нчы укучы.

Күңелем күгендә балкыйдыр һаман да

Балкыйдыр бүген дә бер исем,

Тормышка юл биргән, җаныма нур өргән

Иң якын, газиз бер кешем- әтием.

7 нче укучы.

Уеннарымны онытып,

Кулларыма чәчәк тотып,

Киләм, бабам, яннарыңа.

Сөйләвеңнән кем дә туймый.

Мин дә сине тыңлый-тыңлый

Утырыйм әле алларыңа.

1 алып баручы: Гаилә ул- бик олы сүз. Әти-әни, әби-бабай- гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре. Чөнки алар һәрвакыт безнең турыда уйлап, борчылып яшиләр.Тату гаиләдә һәр кеше бер-берсен ихтирам итә, кайгырта. Шуңа күрә андый гаиләдә яшәве дә күңелле.

2 алып баручы: Әйе, бергәләп, күмәкләшеп эшләгәндә, һәрвакыт күңелле була. Кичке вакыт ул-бик күңелле вакыт, гаиләнең өйдә бергә җыелган вакыты. Кичен бергәләшеп төрле уеннар уйнап була.

8 нче укучы.

Кая барсаң, күз алдымда,

һәрчак күңелдә яши.

Ул- безнең иң якын кеше,

Ул, белегез,- кем? (әни)

9 нчы укучы.

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

10 нчы укучы.

Тыңлап бишек моңнарыңны

Елавым басылган бит.

Телем дә минем иң әүвәл

Әннә" дип ачылган бит.

Укытучы: Әйдәгез әниләр, бергәләп, уйнап алыйк әле. Уен "Могҗизалар кыры". (Уенда катнашу өчен өч төркем туплау)

1 бирем. Хатын-кыз бөек зат, ул күркәм, гүзәл, уңган,булган, тырыш, оста, җитез, тыйнак, түземле. Кыскасы, гүзәл затларның сыйфатларын санап бетергесез. Хатын-кызларның кайсы сыйфатын каенана ярата, халык олылый, язучылар бөек итеп күрсәтә, хәтта алтынга тиңли? (сабырлык)

Музыкаль пауза. Җыр "Әнкәмнең догалары".

2 бирем. Әдәби әсәрдән китерелгән өзекнең авторын әйтергә кирәк.

"Мәхәббәттә һичбер киртәләрне белми торган, күкрәк сөте белән бөтен дөньяга хәят биргән хатын кешене- ананы олылыйк. Кешедә булган бөтен гүзәллек кояш нурыннан һәм ана сөтеннән килә. Менә шулар йөрәкләребезне мәхәббәт белән сугара. Кояшсыз гөлләр чәчәк атмый, мәхәббәттән башка бәхет юк, хатын-кыздан башка мәхәббәт юк. Анадан башка шагыйрь дә, герой да юк.(Горький)

Музыкаль пауза. Җыр " Мәңге яшә, әнкәй".

3 бирем. Безнең әниләрне юкка гына туган йорт, туган туфрак, Ватан белән тиңләмиләр. Әниләребез нинди генә эштә эшләмиләр, нинди генә һөнәр ияләре булмаганнар, алар- алдынгы сыер савучы, укытучы, табиб, шәфкать туташы, җыештыручы, пешекче...

Сорау- Барлык хатын-кызларыбызга хас булган нинди һөнәр бар? (хуҗабикә)

Музыкаль пауза. Җыр " Баланы читкә очыру"'.

Йомгаклау уены. Туган- тумачаны, кан-кардәшне үзенә җәлеп итеп тартып торучы, гаилә шәҗәрәсен сакларга ярдәм итүче... Сүз нәрсә турында? (нигез)

Укытучы: Ә хәзер сүзне кечкенә дусларыбызга бирәбез. "Ромашка" уены.

-Әниеңнең сиңа әйтә торган иң матур, иң ягымлы сүзләре.

-Синең әти-әниеңә, туганнарыңа әйтә торган матур сүзләрең.

-Исәнләшкәндә нинди сүзләр әйтергә кирәк?

-Берәрсеннән гафу үтенгәндә нинди сүзләр әйтәбез?

-Берәрсенә үтенечең булганда нинди сүзләр әйтерсең?

-Хушлашканда нинди сүзләр әйтәбез?

-Әти-әнигә, гаиләгә багышланган нинди мәкальләр беләсез?

-Әтиеңнең туган көне кайчан?

-Әниеңнең туган көне кайчан?

-Әниеңнең яраткан җыры?

-Әниеңнең өйдә яраткан эше нинди?

-Дәресләреңне әзерләгәндә сиңа кем ярдәм итә?

-Әти-әниеңә нинди эшләрдә булышасың?

-Әти-әниеңә, туганнарыңа нинди теләкләр теләр идең?

- Сезнең гаилә нинди?

11 нче укучы.

Дәү әни караган мине

Әнием эштә чакта.

Ашаткан ул, сөт эчерткән,

Бергә уйнаган хәтта.

12 нче укучы.

Минем әби уңган бик,

Минем әби кулай бик,

Әйткәнемне дә көтми,

Чалбарны да үтүкли.

1 алып баручы. Дөрес безнең балалар белән күбрәк вакытны әбиләр, дәү әниләр үткәрә. Алар тәмле телле, йомшак куллы, назлы карашлы. Безгә бар нәрсәдә, һәркайда һәм һәркайчан яхшылык кына телиләр. Ә хәзер сүзне кадерле әбиләребезгә бирәбез.

(Баланы тынычландырганда, мунчада чабындырганда яки йоклатканда әйтелә торган берәр такмак, я булмаса бишек җыры башкарсагыз иде.)

Җыр “Әбекәй- алтыным”

13 нче укучы.

Ул- җирдә иң шәп кеше!

Шәп кеше, гаҗәп кеше!

Ул иң-иң көчле кеше!

Ул зирәк тә, шаян да.

Акыллы да, әйбәт тә!

Кем дисезме? Ул кеше-

Минем әти, әлбәттә.

2 алып баручы. Гаиләдә иң зур, баш кеше- әтидер, дип уйлыйм мин. Чөнки ул гаиләдәге барлык кешеләр турында кайгырта. Өйдәге иң авыр эшләрне дә әти эшли. Ул- өйнең терәге, таянычы. Әниегез сезне ягымлы сүзләре, мөлаемлыгы белән шатландырса, әтиегез үзенең акыллылыгы, дөньядагы бар нәрсәне белүе белән сөендерә.

Укытучы: Ә хәзер, кадерле әтиләребез, сезнең татар халык ашларын белүегезне тикшереп карыйк.

1.Эченә берәр нәрсә салып пешергән ашамлык? (кыстыбый)

2.Милли татар халык ашамлыгы? (өчпочмак)

3.Күркәм ризык, туй мәҗлесенең бизәге? (чәк-чәк)

4.Иң борынгылардан саналган эчемлек? (әйрән)

Укытучы: менә нинди зирәк, тапкыр безнең әтиләребез. Алар- безнең горурлыгыбыз. Ә хәзер балалар игътибарына берничә сорау (блиц -турнир):

-Әтиеңнең яраткан ашы (ризыгы)?

-Әтиеңнең яраткан киеме?

-Әтиеңнең аяк киеме размере?

-Әтиеңнең яраткан газетасы?

-Әтиеңнең өйдә яраткан почмагы (урыны)?

-Әтиеңнең гаиләдәге яраткан эше...

-Әтиеңнең еш әйтә торган сүзе...

-Әтиеңнең күзләре...

-Әтиеңнең чәче...

-Әтиеңнең авырлыгы...

-Әтиеңнең буе...

-Әтиеңнең холкы (характеры)...

-Әтиеңне ни өчен яратасың?

-Әтиеңнең яраткан телевизион тапшыруы...

-Аның яраткан җырчысы...

14 нче укучы.

Бабакайга кем җитә,

Яратып эшли бик тә,

Ботинкамны чистартып

Китерә ялтыратып.

15 нче укучы.

Әби-бабайларга бүген

Хөрмәт күрсәтү кирәк.

Никтер шушы кагыйдәне

Истә тотучы сирәк.

1 нче укучы.

Без күрсәткән игелекне

Тоеп яши бирсеннәр,

һәммәбезгә картлык килә

Белмәгәннәр -белсеннәр!

2 нче укучы.

Яклар кешем бар минем

Бер ягымда- әтием,

Бер ягымда- әнием.

Уңымда да, сулымда да

Таяныяым бар минем.

3 нче укучы.

Канатлар кирәк түгел,

Пар атлар кирәк түгел.

Аякларым җиргә тими -

Очар кош минем күңел.

4 нче укучы.

Нәни әле димегез,

Сүзләремнән көлмәгез,

Күз яшенә, кайгыларга,

Берүк мине бирмәгез.

5 нче укучы.

Бер ягымда - әтием,

Бер ягымда - әнием.

Уңымда да, сулымда да

Яклар кешем бар минем.

6 нчы укучы.

Бу дөньяга күпме кеше килгән,

Бардыр тагын күпме туасы.

Мин әнкәмнең ходай сөеп биргән

Газизләрдән- газиз баласы.

Җил - яңгырлар тими үстем шул мин,

Давылларга ничек чыдармын?!

Ялгышып та, зинһар, рәнҗетмәгез,

Иркә гөлдәй юкса сулырмын.

Сөю-назга сусап туйганым юк,

Нәкъ нарасый сабый инде мин.

Бу дөньяга елар өчен түгел

Көлеп яшәр өчен килдем мин.

7 нче укучы.

Көннәр буе йөгерсәм дә,

Мин армыймын.

Уку авыр булса булсын -

Зарланмыймын.

Орышсаң да кайвакытта

Еламыйм ич.

Син шат булсаң, тора алмыйм

Елмаймый һич.

Исәнлек-саулыгың сорап,

Дога кылам:

Әниемнән аермасын

Берүк, ходам.

8 нче укучы.

Алмазга Азат кирәк,

Азатка Алмаз кирәк.

Җәен кунакка барганда

Әби-бабайлар кирәк.

9 нчы укучы.

Рәхәтләнеп уйнарга

Күрше малайлар кирәк.

Муенга атландырганда

Әти дә аз-маз кирәк.

10 нчы укучы.

Иң кирәкләренең кирәге

Әниебез бигрәк.

Нигә икәнен санарга

Бармаклар бик күп кирәк.

11 нче укучы.

Йоклатканда да кирәк,

Юатканда да кирәк.

Иртәләрен иркәләп

Уятканда да кирәк.

12 нче укучы.

Арттан бераз пәпләп кенә

Орышучы да кирәк.

Бушый барган шөрепләрне

Борып куярга кирәк.

13 нче укучы.

Һәммәсенә әни кирәк.

Ә әнигә кем кирәк?

Әниләргә без кирәк.

Якты, аяз көн кирәк.

14 нче укучы.

Кинога барган чакта,

Әтиемне яратам.

Тәмләп-тәмләп ашаганда,

Әниемне яратам.

Ә абыем ачуланса,

Мин апамны яратам.

Дәрес хәзерләгән чакта,

Абыемны яратам.

Күрше малае кыйнаса.

Әбиемне яратам.

Әкият сөйләгән чагында,

Мин бабамны яратам.

Җыр "Бәхеттә, шатлыкта..."

15 нче укучы.

Рәхмәт сезгә, әти-әни,

Иркәлисез, сөясез.

Рәхмәт сезгә, туганнарым,

Безгә ярдәм итәсез.

Җыр "Балаларга фатиха"

1 алып баручы: Шушышың белән гаиләгә багышланган кичәбез тәмам. Исән- сау булыгыз! Эшегездә уңышлар, тормышыгызда ак юллар телибез сезгә.


Автор
Дата добавления 11.10.2016
Раздел Классному руководителю
Подраздел Конспекты
Просмотров49
Номер материала ДБ-254522
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх