Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / Внеклассное мероприятие "Замана гаиләсе"

Внеклассное мероприятие "Замана гаиләсе"

Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 22 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>

библиотека
материалов

Дәрестән тыш чара: “Замана гаиләсе” бәйгесе.

Оештыручы: Татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы Алембикова Люция Габдрахман кызы.

Максат: мәктәп һәм гаилә арасындагы элемтәләрне ныгыту; үз гаиләң белән горурлану хисе тәрбияләү.


Бәйге барышы


Музыка яңгырый (“Минем кадерлеләрем” җыры)

  • Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр, балалар, укытучылар һәм килгән кунаклар.Гаилә бәйрәмен башлап җибәрәбез.


Бу кичәбез үтсен әле

Истә калсын гомергә

Бәйрәмсез бит яшәп булмый

Җирнең якты йөзендә.


  • Гаилә ул –җылы учак, гаилә никадәр нык икән, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Без бәйрәмебез түренә учак җылысы бөркелеп торган гаиләләрне чакырдык. Әйдәгез, гаиләләребезне сәламләп “Минем кадерлеләрем” җырын тыңлап үтик.

  • Әйе, әти-әни гаиләнең тоткасы, ә балалар аның көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәк, бер-береңне саклап , рәнҗетми, хөрмәт белән яшәргә кирәк. Хәзер шундый гаиләләр белән якыннанрак танышып китик. Бәйгебезне башлыйбыз!


1.Танышу (гаилә альбомын тәкъдир итү)



2. “Җисеменә тиң исем” бәйгесе

Гаиләнең уртак җимеше – ул бала.Бала туа. Дөньяга яңа кеше килә. Өйгә , гаиләгә яңа ямь, юаныч, куаныч, бәхет өстәлә. Шуның белән бергә яңа туган сабый ата-анасына өстәмә мәшәкатьләр дә китерә. Аларның беренчесе балага исем кушу. Татар халкы элек-электән яңа туган сабыйга исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Исемнең җисеменә туры килүен теләгән. Димәк, сабыйга исем эзләгәндә, ул исемнең җыйнак, җиңел әйтелешле, яхшы мәгънәле булырга тиешлеген истә тоту мөһим. Ә хәзер, хөрмәтле әти-әниләр , сез дә үз балагызның исеме нинди мәгънә аңлатуын әйтеп карагыз әле.

(Исемнәрнең мәгънәләре әйтелә)



3. “Безнең гаилә- безнең шәҗәрә” бәйгесе

Һәр гаиләнең үзенә бирелгән фамилиясе була. Ә фамилияләр каян килеп чыга соң? Безнең фамилияләребез үзебезнең бабаларыбызның исемнәреннән ясалган.

Илен белмәгән- игелексез, халкын белмәгән-холыксыз, нәселен белмәгән –

нәсәпсез,”- дип халык юкка гына әйтмәгән.

Адәм баласына үзенең 7 буын бабасын белү фарыз”, дигәннәр борынгылар. Шуның өчен дә без гаиләләргә “Безнең гаилә- безнең шәҗәрә” дигән өй эше биргән идек. Чөнки нәсел шәҗәрәсен алып бару, аны саклау урыны – гаилә. Әйдәгез, гаилә шәҗәрәләре белән танышып үтик. Безнең үрнәк гаиләләр борынгы бабаларының ничә буынын беләләр икән.



4. “Бишек җырлары” бәйгесе

Гаиләдә ана – иң изге, хөрмәтле кеше. “Ана хакын уч төбендә тәбә кыздырып ашатсаң да, кайтара алмассың,” ди халкыбыз. Ана газаплар белән баласын тудыра, аны аякка бастыру өчен сәламәтлеген дә, вакытын да кызганмый. Халкыбызның иң әһәмиятле беренсе педагогик әсәре – ул бишек җырлары. Аналарның йөрәк түреннән чыккан ягымлы сүзләре, моңнары белән сугарылган бишек җырлары тәрбия эшендә нәтиҗәле чара булып тора. Хәзер гаилә хуҗабикәләре башкаруында бишек җырлары тыңлап алыйк.

  1. Бала төрү бәйгесе

Халык гаиләдә атаның да урынын югары бәяли. Ата кеше гаиләне яклаучы, туендыручы, яшәү шартларын булдыручы һәм гаилә намусын саклаучы булырга тиеш. Хәзер, әтиләр өчен бәйге игълан итәбез.

Әни кеше өйдә юк. Бишектәге балагызның асты юешләнде. Аны алыштырырга кирәк.




  1. Гаиләм – җылы учагым” дигән иншалар бәйгесе

Әти-әниләр ял итеп алган арада балаларга бирелгән өй эшләрен тикшереп алыйк әле. (Балалар иншаларын укыйлар)


  1. Мин башын әйтәм, ә сез дәвам итегез” бәйгесе


Җор телле кеше үз сөйләмендә мәкальләрне еш куллана. Мәкальләр, гадәттә, әхлак, әдәп тәрбиясе бирә һәм баланы тәрбияләүдә көчле рухи чишмә булып тора. Безнең бәйгедә катнашучы гаиләләр мәкальләрне белә микән? Хәзер белемле гаиләләрне ачыклау максатыннан “Мин башын әйтәм, ә сез дәвам итегез” бәйгесе оештырыла.




1.Агачны яфрак бизәсә, кешене (хезмәт бизи).

Аз сөйлә, күп (эшлә).

Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез (көн күрмәс).

Адәмне адәм иткән – (әдәп).

Оясында ни күрсә , (очканында шул булыр)

Кеше холкын күзәт , ( үзеңнекен төзәт).


2.Кеше булу кыен түгел, ( кешелекле булу кыен).

Оят юкта ( иман юк).

Кояшның матурлыгы төсенә карап , кешенең матурлыгы ( эшенә карап).

Эшләгән ашый, эшләмәгән ( башын кашый).

Аталар сүзе- ( акылның үзе).

Ата- ана теләге утка- суга ( батырмас).


3.Җәннәт – аналарның ( аяк астында).

Ата – беләк, ана – ( йөрәк)

Яхшы сүз – ( җан азыгы)

Эше барның, (ашы бар).

Тырышкан табар (ташка кадак кагар).

Хезмәтнең тире- ачы, (җимеше – татлы).


8. “ Ягымлы сүз” уены.

Укучылар әти - әниләренә карата әйтелә торган ягымлы сүзләрен язалар.



9. “Үз балагызны таныйсызмы?”

Ә хәзер сүз әниләргә. Кадерле әниләр ! Сезгә хәзер “ Үз балагызны таныйсызмы” дигән уен тәкъдим итәбез. Балаларның бармакларыннан гына тотып үз балагызны танырга тырышыгыз.



  1. Рәсем ясау” бәйгесе.

Безнең әти- әниләребез һәр эшкә дә оста. Аларның осталыкларын күзләрен каплап рәсем ясауда күрик әле. Әти -әниләр икесе бергә күзләрен каплап “Гаилә елы” эмблемасын ясый.

Бу вакытта балалар гаилә турында ятлап килгән шигырьләрен сөйлиләр.


  1. Башланган фикерне үстерергә”

Бәйгебез дәвам итә. Хәзер “башланган фикерне үстерү” дигән конкурс игълан итәбез. Фикернең башы язылган , ә калганын сез язасыз. Кемнең фикере уңышлырак килеп чыга.



Әтиләргә: Балам тәрбияле булсын дисәң..............


Әниләргә: Бәхетле булып яшәү өчен..................


Балаларга: Бүген минем өчен иң мөһиме.................



  1. Тапкыр гаилә” бәйгесе

Әйдәгез, гаиләләрнең тапкырлыкларын сынап алыйк әле. Бирелгән сорауларга тиз генә җавап бирергә кирәк.


Әтиләргә: 1.Жирафның кайсы аяклары озынрак – алгысымы, арткысымы?

2.Диңгездә нинди ташлар булмый?

3.Җир шарының кайсы урынында иң озын тәүлек?


Әниләргә: 1. Халыкара Балаларны яклау көне кайчан билгеләп үтелә?

2. Халыкара Гаилә көне кайчан билгеләп үтелә?

3. Әниләр көне кайчан билгеләп үтелә?


Балаларга: 1. 7 атта ничә күз бар?

2. Бер гаиләдә - алты ир бала булган, аларның һәрберсенең берәр сеңлесе булган, бу гаиләдә ничә бала булган?

3. Артык хайванны атагыз:

Песи, тавык, эт, төлке, каз.


13. “Педагогик ситуацияләр” бәйгесе

Бәйгебез дәвам итә. Педагогика дәресе үткәреп алыйк әле. Бала үтстргән әти- әниләрнең тәрбия өлкәсендә үз ысуллары була. Чөнки тәрбия гаиләдә башлана. Сезгә педагогик ситуацияләр тәкъдим итәм. (үзләре сайлап ала һәм телдән җавап бирә)

  • Балагыз өегезгә урамда адашкан эт ияртеп кайткан. Аңа нәрсә дип әйтер идегез?

  • Кызыгыз яки улыгыз туган көнендә кунаклар чакырырга җыена. Ә ул көнне сезнең эшегездә зур киңәшмә үткәрелә. Өйгә соңга калып кайтуыгыз мөмкин. Балагыз белән ничек аңлашыр идегез?

  • Сезнең кызыгыз толымнарын кистереп чәчен модалы итеп кыркыткан. Сез моңа нинди мөнәсәбәт белдерер идегез?

  • Балагыз, базарда сез сайлаган киемне алдыртмыйча, кыйммәтлесен сорый.Бу очракта нишләр идегез?




14.“Балалар җырлары аукционы” бәйгесе

Чираттагы бәйге “Балалар җырлары аукционы” дип атала. Һәр гаилә балалар җырларыннан 1 әр куплет җырларга тиеш. Кем дә кем җырны вакытында башламый шул гаилә төшеп кала.

Бу вакытта балаларга сорауларга җавап яздырыла.


1.Син нинди төс яратасың?

2.Яраткан бәйрәмең нинди?

3.Сиңа ничә яшь?

4.Нинди кием киергә яратасың?

5.Синең дусларың күпме?

6.Яраткан җырчың кем?

7.Синең шигырь язганың бармы?

8.Син кем булырга хыялланасың?

9.Яраткан ризыгың нәрсә?




15. “Үз балагызны беләсезме” бәйгесе

(Әти-әниләр өчен)


1.Балагыз нинди төс ярата?

2.Балагызның яраткан бәйрәме нинди?

3.Балагызга ничә яшь?

4.Балагыз нинди кием киергә ярата?

5.Балагызның дуслары күпме?

6.Яраткан җырчысы кем?

7.Балагызның шигырь язганы бармы?

8.Балагыз кем булырга хыяллана?

9.Балагызның яраткан ризыгы ?


16. “Аш-су” бәйгесе (өй эше иде)

Ә хәзер һәр гаилә яраткан ризыгын тәкъдир итә. Яраткан ризыкларының серен ачырлар.


17. “Музыкаль тукталыш”


Һәр гаилә үзенең сәнгать номерын тәкъдим итә.


Бәйгебез ахырына якынлашты. Бәйгедә катнашучы гаиләләргә осталыклары өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез. Ә инде бәйгегә йомгак ясау өчен сүзне хөрмәтле жюри әгъзаларына бирәбез.

(Бәйгегә нәтиҗә ясала, бүләкләр тапшырыла)



Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә

Шатлык , куанычлар, зур бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә гомергә.




Гомер юлларыгыз озын булсын,

Тигез тормыш аны бизәсен,

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен

Авырлыклар мәңге килмәсен.


Узып китте бәйрәмебез

Сизмичә дә калдык без.

Күңел тулган минутларда

Сагынып искә алырбыз!































Әтиләргә: Балам тәрбияле булсын дисәң..............






Әниләргә: Бәхетле булып яшәү өчен..................






Балаларга: Бүген минем өчен иң мөһиме.................





Әтиләргә: Балам тәрбияле булсын дисәң..............





Әниләргә: Бәхетле булып яшәү өчен..................





Балаларга: Бүген минем өчен иң мөһиме.................





Әтиләргә: Балам тәрбияле булсын дисәң..............





Әниләргә: Бәхетле булып яшәү өчен..................





Балаларга: Бүген минем өчен иң мөһиме.................



  • Балагыз өегезгә урамда адашкан эт ияртеп кайткан. Аңа нәрсә дип әйтер идегез?

  • Кызыгыз яки улыгыз туган көнендә кунаклар чакырырга җыена. Ә ул көнне сезнең эшегездә зур киңәшмә үткәрелә. Өйгә соңга калып кайтуыгыз мөмкин. Балагыз белән ничек аңлашыр идегез?

  • Сезнең кызыгыз толымнарын кистереп чәчен модалы итеп кыркыткан. Сез моңа нинди мөнәсәбәт белдерер идегез?

  • Балагыз, базарда сез сайлаган киемне алдыртмыйча, кыйммәтлесен сорый.Бу очракта нишләр идегез?
























1.Син нинди төс яратасың?


_________________________________________________________________



2.Яраткан бәйрәмең нинди?


__________________________________________________________________



3.Сиңа ничә яшь?


__________________________________________________________________



4.Нинди кием киергә яратасың?


_________________________________________________________________


5.Синең дусларың күпме?


__________________________________________________________________


6.Яраткан җырчың кем?


__________________________________________________________________



7.Синең шигырь язганың бармы?


__________________________________________________________________


8.Син кем булырга хыялланасың?


__________________________________________________________________



9.Яраткан ризыгың нәрсә?


_________________________________________________________________








Үз балагызны беләсезме” бәйгесе

(Әти-әниләр өчен)


1.Балагыз нинди төс ярата?


__________________________________________________________________


2.Балагызның яраткан бәйрәме нинди?




3.Балагызга ничә яшь?




4.Балагыз нинди кием киергә ярата?




5.Балагызның дуслары күпме?




6.Яраткан җырчысы кем?


___________________________________________________________________

7.Балагызның шигырь язганы бармы?


____________________________________________________________________

8.Балагыз кем булырга хыяллана?


_____________________________________________________________________

9.Балагызның яраткан ризыгы ?


__________________________________________________________________



Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 22 ноября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru


Краткое описание документа:

Дом, каким бы он ни был скромным, маленьким, для любого члена семьи должна стать самым дорогим местом на земле. Он должен быть наполнен такой любовью, таким счастьем, что, в каких бы краях человек потом не странствовал, сердце его должно все равно тянуться к родному дому. Во всех испытаниях и бедах родной дом – убежище для души».    Воспитание у учащихся чувства любви и гордости за свою семью - одна из задач воспитательной работы классного руководителя. "Мы счастливы, потому что мы вместе" - таким высказыванием можно охарактеризовать внеклассное мероприятие "Замана гаиләсе".  На семейном празднике родители окунулись в атмосферу любви, доброжелательности и сплоченности, выполняя конкурсные задания. Участники и гости познакомились с традициями и реликвией каждой семьи. А наши дети осознают ценность семьи и постараются украсить жизнь своих близких.

 Цель: установление дружественных отношений сотрудничества через совместную деятельность классного руководителя, обучающихся и родителей.

 

Задачи:

  • выявить интеллектуальные и творческие способности детей и их родителей;
  • развить чувство солидарности и здорового соперничества;
  • способствовать развитию семейного творчества и сотрудничества семьи и школы;
  • привить обучающимся чувство любви и уважения к родителям, гордости за свою семью;
  • вызвать и укрепить интерес детей и взрослых к совместному проведению досуга.

Общая информация

Номер материала: 365792
Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 22 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>