130856
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 6.900 руб.;
- курсы повышения квалификации от 1.500 руб.
Престижные документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ 50%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО сейчас!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности № 5201 выдана ООО "Инфоурок")

ИнфоурокКлассному руководителюКонспектыВнеклассное мероприятие "День Земли"

Внеклассное мероприятие "День Земли"

библиотека
материалов
Скачать материал целиком можно бесплатно по ссылке внизу страницы.


Гыймранова Гөлнара Вәли кызы

Мөслим муниципаль районы

Метрәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче квалификацион категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы


Җирем – туган йортым

Класстан тыш чара.

Максат:

1. Туган якка, аның табигатенә мәхәббәт, ярату, соклану, горурлану хисе, сакчыл караш булдыру.

2. Балалар күңелендә мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, игелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.

3.Сәнгатьле сөйләмне үстерү, сәхнә культурасын формалаштыру.


Зал бәйрәмчә бизәлгән. Балалар түгәрәктә җырлы – биюле уен башкаралар. Шул вакыт “карга” булып киенгән укучы керә. Кошлар тавышы язылган көй яңгырый.

Карга”:

Кар, кар,кар,кар

Миндә сөенечле хәбәр бар.

Туган көнен бәйрәм итә Җир – ана

Бу хәбәргә шатланадыр һәр бала.

Әйдә, дуслар, зурлап каршы алыйк без аны

Хөрмәтлик һәм данга күмик Җир –ананы.

Залга “Җир –ана “ керә, аның кулында кәрзин, кәрзинендә шифалы үләннәр, “күчтәнәч - уеннар”.

Җир ана:

Бер кисәге мин зур галәмнең

Алып килдем йолдызлар сәламен.

Гасырлар кичергән – җир – анадыр

Миннән кешеләр яшәү көче аладыр.

Чәчкәйләрем – калын урман,

Йөзләремне басу – кырлар сырлап узган.

Тулып ташый елгалардай күз яшьләрем

Биек таулар - минем якын сердәшләрем.

Киләчәк буыннар өчен дә

Саклыйм саф һава, суларым.

Калырмы, саф сулы чишмәләр,

Яшәрме хәтфәдәй урманым?

Һәр җисемнең билгелиләр туган көнен.

Ә син балам, һәр бәхетле көнгә сөен.

Җир көне дип атадылар бүгенгесен

Сез дә миңа дан җырлыйсыз түгелме соң? ( С. Яббарова)

Кадерле, балалар, 22 нче апрель - бөтендөнья Җир көне дип билгеләп үтелә.

1 нче укучы:

Без һәммәбез табигатьнең

Бер бөртеге, бер гөле.

Туып гомер итәбез дә,

Җиргә китәбез кире.

2 нче укучы:

Син Иделле, елга-күлле,

Киң синең болыннарың.

Кырларың- иген диңгезе,

Җыр суза тургайларың.

Син – үзәннәр ерып аккан

Җырлы чишмәләр иле.

Агачлары күккә ашкан

Урманнар бизи сине.

3 нче укучы:

Бар синең көртләргә чумган

Кар – буранлы кышларың.

Без түгел, сагынып кайта

Хәтта киек кошларың!

Бар синең җырлап яшәүче

Эш сөйгән тырыш халкың.

Син әнкәм кебек, туган як,

Йөрәккә шундый якын! (Рафис Корбан)

Җыр: ”Җирдә миңа ни кирәк?” (Шәүкәт Галиев сүзләре, Э. Гыймадиева көе)

4 нче укучы: Туган авылыбыз, изге йортыбыз – Метрәй. Мөслим районында иң матур төбәкләрнең берсе. Авылыбызны әйләндереп алган Йөрәкле, Әгъбәз, Имәнәй таулары җил – давыллардан сакласа, таң атканда исә чишмәләре челтери, таллыкта бертуктаусыз кошлар сайрый, Имәнәй тау артыннан тирә-якка нурларын сибеп кояш күтәрелә. Искиткеч гүзәл бит син, туган авылым!

5 нче укучы:

Имәнәйнең имәннәре

Шаулый җилләр искәндә

Салкын чишмәнең сулары

Шифа ятып эчкәндә.

Солтанайның талларында

Сандугачлар көй суза

Әгъбәз тавы итәгендә

Балачагыбыз уза.

Кукайларыңда могҗиза

Җырлап печән чапканда

Туган авылым, син бизәк тә,

Таянырдай калкан да. ( С. Яббарова)

Җыр: ”Мөслим иртәләре.” (Л. Садриева сүзләре, Ф. Абдуллин көе)

Җир – ана: Балалар, мин сезнең янга буш кул белән килмәдем. Сезгә күчтәнәчкә уеннар алып килдем. Метрәй авылының көньяк – көнбатышында киң болын җәелеп ята. Халык телендә аны “атау” дип йөртәләр. Ул болынга бик күп еллар элек халык печән чабарга,

җиләк – җимешкә йөргән. Болынның бер өлеше зур – зур түмгәкләр белән капланган булган, хәзерге көндә ул түмгәкләр җир белән тигезләнеп баралар. Әйдәгез әле, без сезнең белән “түмгәкләр буйлап йөрү“ уенын уйнап алыйк.

(Түмгәк макетларына басып билгеле бер араны үтәләр.)

6 нчы укучы: Безнең татар халкы борын-борыннан чишмә-күлләрне, урман-болыннарны күз карасы кебек саклаган.

7 нче укучы:

Чишмәләр иледер,

Авылымның йөзедер.

Санасаң дистәдер,

Һәммәсе истәдер:

Салкыны - салкындыр,

Назыйкул - бик назлы,

Үзәкәй сулары тәмледер,

Йотсаң да тамчысын, бик азны.

Кукаең - шифалы,

Хәйдәрең - бик татлы.

Кушкаен төбендә ял иткән,

Узмаган тукталмый һәр атлы. ( С. Яббарова)

Татар халкының лирик биюе “Чишмә буенда”

8 нче укучы:

Әкияттәге күлләр күк,

Бар бик матур зәңгәр күл.

Әйтерсең лә күк шәүләсе

Төшеп зәңгәрләнгән күл.

9 нчы укучы:

Ерак та түгел аннан

Шаулап тора урманнар.

Комбайннар, тракторлар

Гөрләп торган кырлар бар.

Җир – ана: Балалар, сезгә икенче уенымны тәкъдим итәм. Безнең кырларда шаулап игеннәр үсә. Сезгә “Күгәрченнәр” уены тәкъдим итәм. Сез арыш һәм бодайларны танып, аерым савытларга салырга тиеш.

11 нче укучы: Безнең авылыбызга якын гына урнашкан Кукай, Бояр, Тирән, Назыйкул чокырларыннан Метрәйлеләр генә түгел, ә якын-тирә авыл кешеләре дә җиләген, шифалы үләннәрне дә җыярга, хуш исле печәнен чабарга, яшь каеннардан шифалы себерке әзерләргә киләләр.

12 нче укучы:

Чәчәкләрне өзмәгез сез,

Рәнҗетмәгез, җанлы алар.

Йолкымагыз тамырларын

Мәтрүшкәләр елап калыр.

Каеннарны каермагыз,

Бер-берсеннән аермагыз.

Агачлар да елый, көлә

Табигатьнең кадерләрен кемнәр белә?! ( С. Яббарова)

Залга “Убырлы карчык” булып киенгән укучы керә.

Убырлы карчык”: Ой, башым авырта, башым сызлый. Ой, ниләр эшлим икән, башым сызлый. (Ул сәхнә кырына килеп утыра.) Мин кая килеп чыктым соң?

Җир – ана: Убырлыкай, син Метрәй мәктәбенә килеп кердең, монда минем туган көн бәйрәме бара. Бәйрәмгә рәхим ит.

Убырлы Карчык”: Нинди бәйрәм ди ул, минем башым авырта диләр бит сиңа.

Укучы: Әбекәй, ничек ярдәм итик соң

Убырлы карчык”: Алай бик ярдәм итәсең килгәч бар, Бүләк чокырында зур юкә агачы үсә. Шуның чәчәкләрен җыеп алып кил. Ә син Бүләк чокырының кайдалыгын беләсеңме соң?

Укучы: Әбекәй, бүген бит 22 нче апрель. Апрельдә юкә чәчәк атмый.

Җир – ана: Мин сиңа бит, Убырлыкай, әйттем, юкә чәчәгенең шифасы күп, җый дидем, тыңламадың.

Убырлы Карчык”: Ой, башым авырта, ярдәм итегез зинһар.

Җир – ана: Менә сиңа мәтрүшкә, юкә чәчәкләре. Убырлыкай, син кайт та шуларның төнәтмәсен эч, башларың җиңеләеп китәр.

Убырлы карчык”: Рәхмәт сезгә, мин китим әле. Сау булыгыз, балалар.

Балалар: Сау бул, әбекәй. Сәламәт бул. Башың авыртмасын.

4 нче укучы: Кешене туендырган, киендергән, сусаганда су һәм сулар өчен һава биргән табигать бүген ни хәлдә?

7 нче укучы: Кеше үз бурычына һәрчак җаваплы карамый. Зур кыйммәткә ия булган урманнарыбыз тыштан караганда гына урман, чынлыкта исә аларның күп өлеше киселгән. Мәрхәмәтсез җаннар ямьле болыннарыбызны, чишмә буйларын пычратырга да тайчынмыйлар.

8 нче укучы:

Җир ярасы тән ярасы кебек

Төзәлсә дә кала җөйләре,

Уентылар, чокыр-чакыр калган

Юл салынган җирдә элгәре.

Чирәм ертып тау битләрен бозу

Егетлек түгел бит, җәмәгать

Мондый кырын эшләребез өчен

Кичерерме безне табигать?

9 нчы укучы:

Бозылган юлларны төзәтергә кирәк

Тирә - юньгә зыян салмыйча

Хаталарны бетерергә кирәк

Кичекмичә, соңга калмыйча.

Сакланмаган безнең көнгә кадәр

Табигатьнең бик күп ядкаре.

Югалтмаска иде булганнарын

Көчебездән килгән кадәре. (Мәдинә Хәертдинова)

10 нчы укучы:

Без йөрергә яратабыз

Табигать кочагында.

Менә шуны истә тоту

Кирәктер шул чагында.

(1 - 5 укучыларның кулларында плакатлар)

1 нче укучы:

Эссе чакта, коры чакта

Урманда ут якмагыз!

2 нче укучы: Агачларны сындырмагыз!

3 нче укучы: Кош оясын ватмагыз!

4 нче укучы:

Суларны да пычратмагыз,

Пыяла, чүп атмагыз!

5 нче укучы:

Табигать ул безнең әни,

Табигатьне саклагыз!

6 нчы укучы:

Туган як күгендә йолдызлар

Тоныкланса бер көн, нишләрмен?

Мин үскәч корыса соңгы тал,

Серемне кемнәргә сөйләрмен?

Сандугачлар бизсә бакчамнан,

Ят күрсә җиремне торналар,

Нишләрмен кипсәләр күлләрем,

Корыса күкеле урманнар.

7 нче укучы:

Тургайлар очмаса биектә,

Тозланса саф сулы чишмәләр,

Саекса илемдә елгалар,

Киләчәк буыннар нишләрләр?

Саф җилләр сыйпасын чәчемнән,

Саф һава аллатсын битемне,

Юлымда чирәмнәр үссеннәр,

Кешеләр, саклагыз җиремне!

Җыр : “Йөрибез җир шары өстендә” (Г. Гәрәева сүзләре һәм көе)


Сценарийда шагыйрьләр Рафис Корбан, Бари Рәхмәт, шулай ук Метрәй авылы шагыйрәләре Мәдинә Хәертдинова, Синара Яббарова шигырьләре файдаланылды.


Краткое описание документа:

22 апреля— не просто большой, а поистине глобальный праздник —  день нашего общего уютного дома

 

День Земли— это праздник, который отмечают люди всех национальностей и вероисповеданий. День Земли — это гражданская инициатива, которая призвана объединять всё население планеты в деле защиты окружающей среды. Она открыта для присоединения любых людей, групп и организаций.

В России День Матери‑Земли считается днем общественных организаций, которые проводят различные просветительские акции, сажают деревья, призывают решать проблемы, связанные с ядерной энергией и радиоактивными отходами. Проводятся различные экологические акции и мероприятия, направленные на экологическое просвещение и заботу об экологии.

 

Общая информация

Номер материала: 169206

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Организация работы с одаренными детьми в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Организация образовательного процесса для обучающихся с ограниченными возможностями здоровья»
Курс повышения квалификации «Использование мини-проектов в школьном: начальном, основном и среднем общем и среднем профессиональном естественнонаучном образовании в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Воспитание и социализация учащихся в условиях реализации ФГОС»
Курс «Сопровождение детского отдыха. Школа вожатых»
Курс повышения квалификации «Сопровождение детского отдыха: от вожатого до руководителя детского лагеря»
Курс профессиональной переподготовки «Организационно-педагогическая деятельность в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогические аспекты профессиональной компетентности педагогических работников в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Скрайбинг и веб-квест как инновационные образовательные технологии в условиях реализации ФГОС СПО»
Курс повышения квалификации «Система работы специалистов ОО по подготовке учащихся старших классов к сдаче экзаменов»
Курс повышения квалификации «Основы музейной педагогики в работе учителя как одно из условий реализации Федерального государственного образовательного стандарта (ФГОС)»
Курс повышения квалификации «Организация и проведение культурно-досуговых мероприятий в соответствии с ФГОС ДО»
Курс повышения квалификации «Организация и проведение культурно-досуговых мероприятий в соответствии с ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Разработка адаптированных образовательных программ в условиях ФГОС СПО»
Курс повышения квалификации «Экзаменационный стресс как частая проблема педагогов и учащихся и пути ее решения»
Оставьте свой комментарий
Для того чтобы задавать вопросы нужно авторизироватся.
Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.