Инфоурок / История / Другие методич. материалы / Внеклассное мероприятие "Хәтер бизәге"
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

ПРИЁМ ЗАЯВОК ТОЛЬКО ДО 21 ОКТЯБРЯ!

Конкурс "Законы экологии"

Внеклассное мероприятие "Хәтер бизәге"

Такого ещё не было!
Скидка 70% на курсы повышения квалификации

Количество мест со скидкой ограничено!
Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок"

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности № 5201 выдана ООО "Инфоурок" 20 мая 2016 г. бессрочно).


Список курсов, на которые распространяется скидка 70%:

Курсы повышения квалификации (144 часа, 1800 рублей):

Курсы повышения квалификации (108 часов, 1500 рублей):

Курсы повышения квалификации (72 часа, 1200 рублей):
библиотека
материалов

Хәтер бизәге

Фольклор кичәсе

А.б. Хәерле көн, кадерле дуслар! Әйдәгез әле без дә хәтер сандыгын актарып алыйк. Әби-бабаларыбызның, әти-әниләребезнең, үзебезнең яшьлегебезгә кайтып әйләник. Бу кичәбезне без матур йола бәйрәмнәребезгә багышладык һәм “Хәтер бизәге” дип атадык.

Бөртекләп вә берәмтекләп җыйган,

Җәүһәрләрне барлар чак җиткән,

Гореф-гадәт, һөнәр югалмаган,

Күпме еллар, гасырлар үткән.

Каба белән җеп эрләгән әби,

Палас суккан безнең җиңгиләр.

Күреп баксаң, бездә искитмәле

Милли табын, милли киемнәр.

А.б.Бездә татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калу максатыннан, татар халык авыз иҗаты кулланып, төрле чаралар үтә. Халык авыз иҗатының барлык жанрлары да педагогик кыйммәткә ия. Бик борынгы заманнарда, әле уку язу сәнгате булмаган чакта ук,кешеләр җырлар, әкиятләр, табышмаклар, мөнәҗәт,бәетләр уйлап чыгарганнар. Ул әсәрләр, телдән - телгә сөйләнеп, буыннан - буынга күчеп безнең көннәргә килеп җиткәннәр.

А.б. Халык иҗатын белми торып, хезмәт халкының тарихын белеп булмый, дигән рус язучысы Максим Горький. Халык иҗаты халыкның үткән тормышын аңларга, хәзерге тормышыбызның матурлыгын танып белергә өйрәтә.

А.б. Бүгенге кичәбезне хезмәт халкының бай күңел хәзинәсе булган халык җырларыннан башлыйбыз.

Татар халык җырлары үзләренең моңлы булулары белән аерылып торалар.

Җыр-ике сәнгать чишмәсе: шигърият һәм моң кушылудан туа.

Җыр: Татар халык җыры.

А.б. Үз вакытында яшьләр арасында таралган уен-бию, җырларның һәм җырсыз уеннарның бер өлешен “кичке уеннар”, “аулак өйләр”, “утырмалар”, үткәрү гадәтенә бәйләп карарга кирәк.

А.б. Кичке уеннар элек-электән татар халкының иң матур, иң күркәм йолаларыннан саналган. Җәйге матур кичләрдә, кояш баткач, картлар яткач, су буйлары, урман аланнары, ямь-яшел болыннары яшьләрнең шат авазларына күмелгән. Кичке уеннарда җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка да тынып тормаган. Анда җыр-биюле түгәрәк уеннары, ике урам арасында җыр ярышлары, шаян такмаклар әйтешү, күмәк һәм ялгыз биюләр һәм башка кызыклы уеннар уйналган.

А.б.Кичке уеннарда егетләр һәм кызлар бер-берсе белән танышкан-кавышканнар, күрешкән-сөйләшкәннәр. Шуңа күрә дә кичке уеннар яшьләрнең иң яраткан урыны булып саналган.

Кадерле дуслар! Шулай итеп, Сезне дә су буена , кичке уенга чакырабыз. Рәхим итегез!

Уйныйбызда, җырлыйбыз да (Музыкаль композиция) 9 кл.

А.б. Бер генә булса да җыр белмәгән һәм бер тапкыр да җырлап карамаган кеше бар микән бу дөньяда! Минемчә, юктыр. Чөнки җыр-сәнгатьнең киң таралган һәм һәркайчан башкарыла торган төре. Ул кеше гомере буена озата, кайгы-хәсрәттә дә шатлык-куанычта да.

Җыр. Зәринә, Лилия.

А.б. Җырларның туу тарихы ерак үткәнгә барып тоташа. Бик күп гасырлар элек, әле дөньяда беренче китаплар гына түгел, беренче язу ысуллары барлыкка кигәнче үк җырлаганнар, шул ук җыр ритмына башкарыла торган биюләр дә белгәннәр.

А.б. Җыр- эшнең камчысы. Җыр халыкның хәзинәсе. Халкыбыз җыр белән яши. Җыр бер төрле сихри көзгедер.

А.б. Кичәбезне үзенең моңлы җырлары белән Ильяс Гарипов дәвам итә.

Җыр: Ильяс . Киек казлар

А.б. Татар фольклорында шактый зур кыйммәткә ия булган бер жанр яшәп килә. Ул бәет-мөнәҗәтләр. Бу икесе бер-берсенә көйләү рәвешендә якын торсалар да, аерым әсәрләр.

А.б.Бәетләр(гарәп теленнән кергән сүз)-ике юллык шигырь. Бәетләр халык иҗатының башка төрләреннән язма әдәбиятка якын торулары белән аерылып торалар. Аның нигезендә күпчелек очракларда кайгылы вакыйга ята. Бәетләр борынгы Болгар чырында, 13-14 гасырларда барлыкка киләләр.

Кешеләрнең бәгыреннән, күңел түреннән сызылып чыккан, зар-моңны аңларга, күп гасырларның тарихын белергә, тормыш сабаклары алырга, уй-фикерне чистартырга, күңелне сафландырырга нәкъ менә бәетләр ярдәмгә килә.

Бәет:Гөлфия апа.

А.б. Әлеге генә сөйләнеп киткән бәетне Гөлфия апа үзенең бертуган сеңлесенә багышлап иҗат иткән.

А.б. Мөнәҗәт гарәп-фарсы теленнән “Ходайга ялвару”, Дога”, “Ходай белән яшерен әңгәмә” дип тәрҗемә ителә. 20 гасыр ахырында мөнәҗәт жанрының яңадан күтәрелеш чоры башлана. Мөнәҗәтләргә концертлар багышлана, махсус кичәләр үткәрелә. Мөнәҗәт тыңлау күңелләрне нечкәртә.

Ә хәзер хәвәскәр башкаручы Хөсәенова Кәүсәрия апа башкаруында мөнәҗәт тыңлап китәрбез.

Мөнәҗәт: Кәүсәрия

А.б. Якташыбыз, Шекә авылында туып үскән Гөлзада апа Сафиуллина башкаруында мөнәҗәт тыңлап үтик.

Мөнәҗәт тыңлау.

А.б. Безнең укучыларыбызның теле-телгә йокмый. Алар тизәйткечләр күп белә. Тизәйткечләр дә авыз иҗатының бер төре.

Тизәйткечләр-2кл.

Кара карга кунган

Каркылдыйдыр Кар да ,Кар

Кайчан эреп бетәр кар.

Мич башында биш мәче,

Биш мәченең биш башы,

Биш мәченең биш башына

Ишелмәсен мич ташы.


Аттым карга,

Төште карга,

Карга төште ак карга,

Шул карганы

Карар өчен

Карга җыелган карга.


А.б. Фольклор (инглизчәдән –халык хикмәте, акылы)-теге яки бу халыкның сүз сәнгате, авыз,тел иҗаты. Фольклор-халыкның тормышын, карашын, идеалларын чагылдыра. Термин 19 гасырда барлыкка килә, татар дөньясында 20 гасырда куллана башлыйлар. Халык иҗаты әсәрләре нәкъ сөйләгәндә һәм башкарганда гына җанлы булып , чын үз тормышы белән яши.

Инструменталь ансамбль:

А.б. Борынгылардан калган җан рәхәте дигән сүз бар. Матур озын көйләрне һәркем башкараалмый. Билгеле борынгы әбиләребезнең, шәм яки чыра яктысында өйләре дә караңгы, эшләре дә ялыктыргыч булгандыр, әмма күңел бизәкләре җырларга үрелеп , шул моңнар белән безнең көннәргә тиклем килеп җиткән. Ә җырлары күңелләрне юатучы, озын кичләрне яктыртучы булган. Хөрмәтле дусларыбыз, сезгә иң матур җырларыбыз.

Җырлый Фирдүс Хамматов.

А.б. Дөньяда бер нәрсә дә ялгыз булмаган кебек, җыр да бер үзе генә яши алмый. Аңа һәрчак бию юлдаш.

Атам-анам биегән,

Ямь тапкан ул биюдән.

Җилкендереп биик әле,

Курыкмыйбыз биюдән!

Татар халык биюе. Айрат 6 кл.

А.б. Халкыбызның чал гасырлардан килгән тарихы чиксез күп югалтулар кичерде. Шуларның берсе “Җыен”. Җыен атамасы нәсел сүзенә туры килә. Бер нәселдән үрчеп киткән авыл бер җыен тәшкил иткән.Ә бит бер нәсел кешеләре никахлаша алмаганнар. Нишләргә, каян кәләш алырга? Эштән буш вакытта бәйрәмнәр уздырырга , танышырга, кунаклашырга, кодалашырга. Менә “Җыен” бәйрәме. Бер җыенга(нәселгә) караган авыллар бәйрәм иткәндә, башка җыенга караган авыл кешеләре(яшьләре дә) катнаша. Шулай итеп 5 атна дәвамында җыеннар үтеп 30 дан артык авыл халкы бергә аралашып бәйрәм иткән. Ә халыкның җыенга әзерләнүе үзе бер зур вакыйга булган.

А.б. Җыенның үз кагыйдәсе дә бар. Беренчедән, җыеннарда бию-җыр, төрле уеннар, күңел ачуларга күп вакыт бирелгән. Төп музыка кораллары гармун, курай, скрипка булган. Икенчедән, җыеннар кунаклар һәм читтән кайткан туган-тумачалар күп булу белән аерылып торган. Өченчедән, Сабан туен мөселман хатын-кызлары ерактан гына күзәтергә хокуклы булса, җыенда исә кызлар бәйрәмнең үзәгендә, алар егетләр белән бергәләп күңел ачканнар. Шуңа күрә бөтен халык, бигерәк тә яшьләр, җыеннарны көтеп ала торган булганнар. Һәм “акылы булган егетләргә матур кызлар табылган”. Ә хәзер хатын-кызлар җыр ансамле башкаруында җыр тыңлап алыйк.

Җыр: Әпипә. 9 кл

А.б. Халкыбыз телгә оста, юморга бай. Кечкенә генә бер җөмлә белән ул олы, зур фикер әйтә ала. Мәкаль, әйтемнәр шундыйлар. Әйтем сүзнең бизәге. Мәкаль –сүзнең җиләге. Без әйтем, мәкальләрнең сәерлегенә дә, чиксез күп мәгънәгә ия була алуына да күнегеп бетәбез. Кирәге чыккан саен, хәтердә калган әйтем- мәкальләрне сибәбез генә. Ә бит матур алар. Әнә шундый гаҗәеп сыйфатларга ия булганга, акыл нәтиҗәсе булганга матур алар. Мәсәлән: Дөньяда өч нәрсә юк: диңгезгә капкач, күккә баскыч, мәхәббәткә дару; Ат алсаң арба кирәк, хатын алсаң бар да кирәк;

Бай кисә котлы булсын, хәерче кисә кайдан алдың?

Табылмаган мал тау тиклем;

Әтәч кычкырмаса да кояш чыга;

Җил тегермәне икәнен беләм, суы каян килә икән дип әйтәм;

Мыектан олы сакал бар, сүз төбендә мәкаль бар.

Әйдәгез әле бездә уеннар уйнап, табышмаклар әйтешеп алыйк.

Сез белмәгән нәрсә юктыр

Шулай буласын беләм!

Сорау бирәм, җавап көтәм

Бүләкләр үзем белән.

Тыңлагыз табышмак әйтәм:

Мин түгәрәк, җип-җиңел,

Тотсаң койрыктан минем

Мәңге күтәрә алмыйсың,

Һич тә арттан калмыйсың. (Йомгак)

Яраткан да ябышкан. (Исем)

Сыерның ятканда иң башта кай җире җиргә тия? (Йоны)

Аш пешергәндә иң беренче нәрсә салалар? (Күз)

Дөньяда иң тиз нәрсә йөри? (Уй)

Ыж-ыж,аҗдаһа, йөрәгендә уты бар, корсагында суы бар, түбәсендә күзе бар,

Ярый әле үзе бар. (Самовар)

Дүрт татар читән үрә, берсе арада йөри. (Бәйләү)

Зыр-зыр әйләнә, үзе килеп бәйләнә. (Орчык)

Үзе кечкенә, үзе ялангач, алай да бөтен дөньяны киендерә. (Энә)

А.б. Бүгенге кичәбезне Хәсәншәех авылына багышланган бик матур җырыбыз белән тәмамлыйбыз.

Җыр:

А.б. Шушының белән кичәбез тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.


Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 25 октября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Краткое описание документа:

ФОЛЬКЛОРхудожественное творчество широких народных масс, преимущественно устно-поэтическое творчество. Термин впервые был введен в научный обиход в 1846 английским ученым Вильямом Томсом.
       В буквальном переводе Folk-lore означает: народная мудрость, народное знание. Этим термином сначала обозначали только самый предмет науки, но иногда стали им называть и научную дисциплину, этот материал изучающую; однако последнюю правильнее называть фольклористикой.

Помимо термина «фольклор» в научном обиходе разных стран встречаются и другие термины: немецкийVolkskunde, в более узком значении словаVolksdichtung; французскийTraditions populaires. В XIX в. у нас господствовал несколько расширительно толковавшийся термин «народная словесность» или «народная поэзия».

 

Общая информация

Номер материала: 297549

Похожие материалы