Инфоурок Биология КонспектыВнеклассное мероприятие на тему экология

внеклассное мероприятие на тему экология

Скачать материал

ЭКОЛОГИК  МАРАФОН

Максат: Укучыларның экологик  белемнәрен арттырырга.

                 Әйләнә- тирәнең пычрану, зарарлану сәбәпләрен ачыкларга.

                 Туган якка мәхәббәт, табигатькә сакчыл  караш тәрбияләргә

Җиһазлау: компьютер презентациясе

Кичәнең барышы.

1 нче алып баручы: Исәнмесез, кадерле укучылар, укытучылар, килгән кунаклар! Бу кичәгә килүче һәркемгә үзебезнең кайнар сәламнәребезне юллыйбыз. Без бүген экологик марафон үткәрергә дип җыелдык . Бүгенге экологик марафон үзенчәлекле – без  иң актуаль темаларның берсе – Җир планетасының пычрануы, аны саклау, Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы, кыскасы, табигать турында сөйләшербез.

2 нче алып баручы: Экологик марафонны башлыйбыз! Залга ярышта катнашучы укучыларны чакырабыз. Рәхим итегез! Үзегез белән таныштырып китегез әле.

5 укучы экологик марафонда катнаша. Алар һәркайсы үзе белән таныштырып үтә.

Һәркайсыгызга бүгенге марафонда уңышлар телибез һәм ярышны башлап җибәрәбез. Марафонда җиңүчене хөрмәтле жюри билгеләячәк.

 

1 нче ярыш . Син кошларны таныйсыңмы?

1 нче алып баручы: Сүзебезне канатлы дусларыбыз – кошлардан башлыйбыз. Мәгълүм булганча, кошлар – Җир йөзендә иң күп таралган тереклек ияләре. Кошлар һавада очарга җайлашкан, шуңа күрә аларны кырыс Антарктидада да, биек тау поясларында да, диңгез өсләрендә дә очратырга мөмкин. Ләкин аларга куркыныч яный. Хәзерге көндә Кызыл китапта 287 төр кош теркәлгән. XVII гасырдан безнең көннәргә 76 төр кош кырылган.         Сез кошларны таныйсызмы?

Компьютер аша 5 кош рәсеме күрсәтелә:

 

2 нче ярыш. Бу кайсы кош тавышы?

2 нче алып баручы: Кошлар турында сөйләшүне дәвам итеп, кош тавышларын тыңлап китик һәм кайсы кош тавышы ишетелгәнне билгелик.

Кош тавышлары  тыңлатыла.

3 нче ярыш. Кроссворд.

1 нче алып баручы: Ярышта катнашучыларга кроссворд тәкъдим итәбез. “Уткойрык” сүзе килеп чыгарлык итеп, горизонталь шакмакларга кош исемнәре язабыз.

 

 

 

 

 

 

 

 


4 нче ярыш. “Балалар сүзе”

 2 нче алып баручы: Табигатьтә  кирәкмәгән көнкүреш калдыклары бик күп, ләкин аларны    кабат кулланырга мөмкин. Калдыклар турында кечкенә балалар сөйләшкәнне тыңлап карагыз әле. Сүз нәрсә турында бара?

1 нче укучы:

-         Аны сыер барлыкка китерә.

-         Аз гына булганда, ул бик файдалы.

-         Артык күп булса, начар.

-         Сулыкларга эләксә ул балыкларны, су хайваннарын үтерә.

-         Аны ашлама итеп бакчаларга кертәләр.

                                                    (Тирес)

2 нче укучы:

-         Минем бик күп уенчыкларым аннан ясалган.

-         Ул төрле төстә була, һәм аны сындырып булмый.

-         Ул җиңел.

-         Әгәр аны яндырсаң, кара төтен чыга, аның исе бик начар.

-         Аны ташларга ярамый, чөнки ул табигатьтә үзеннән-үзе эреп юкка чыкмый.

(пластмасса)

3 нче укучы:

-         Аны кытайлылар уйлап тапкан.

-         Бездә аны агачтан алалар.

-         Ул тиз яна.

-         Бик күп чүп хасил итә.

-         Аңа язалар һәм ясыйлар.

(кәгазъ)

4 нче укучы:

-         Аны комнан ясыйлар.

-         Ул үтә күренмәле.

-         Җиргә төшсә ватыла.

-         Җылытканда камыр төсле матдәгә әйләнә.

-         Урманда ташлап калдырсаң, пожар чыгарга мөмкин.

(пыяла)

5 нче укучы:

-         Һәрвакыт кара төстә.

-         Завод-фабрикалар булган шәһәрдә ул бик күп.

-         Ул бик зыянлы.

-         Кешеләрдә авыру барлыкка китерә, киемнәрне пычрата.

-         Янганда барлыкка килә.

(корым)

 

5 нче ярыш. Дәвам ит.

1 нче алып баручы:  Чираттагы ярышыбыз “Дәвам ит” дип атала. Әйтә башлаган җөмләне сез тәмамлап бетерергә тиеш.

1.      Пыяла банкадагы эчемлекләрне сатып алырга тырышыгыз, чөнки ул банкаларны (кабат кулланырга, кибеткә тапшырырга мөмкин).

2.     Иске уенчыкларны, китапларны ташлама, алар (кемгәдер кирәк булырга мөмкин).

3.     Якын-тирәдә макулатура кабул итә торган пунктның кайда урнашканын бел һәм (тотылган кәгазьләрне тапшыр).

4.     Пенопласттан файдаланмаска тырыш, чөнки алар (табигатьтә таркалмыйлар).

5.     Калай банкаларны ташлаганчы, аларны (ю һәм бөк).

 

6 нчы ярыш. “Йөзгә бер”

2 нче алып баручы:  “Йөзгә бер “ дигән ярышта сезгә экологик темага сораулар бирелә.  Алдыгыздагы кәгазьгә сорауга җавап язасыз һәм барыгыз бергә җавапларны күрсәтәсез.  Җаваплар баллар белән бәяләнә.

1.     Кем ул эколог?

·        Галим          11                                     

·        Укытучы          7

·        Яшел патруль          4

·        Натуралист          1

·        Табигатьне саклаучы          15

2.     Инфекцияне иң күп таратучы хайван.

·        Күсе          10

·        Озынборын         9

·        Талпан          8

·        Тычкан          6

·        Чебен          4

3.     Автомобильләр һаваны нинди матдә белән пычрата?

·        Угар газ          21

·        Күкерт оксиды         19

·        Азот оксиды          14

·        Альдегид          7

·        Углеводород          5

·        Аэрозоль          2

4.     Сез өегезнең нинди материалдан булуын телисез?

·        Агач          23

·        Кызыл кирпеч           16

·        Блок          9

·        Силикат кирпеч          6

·        Тимер бетон          4

7       нче ярыш. “Кем тизрәк?”

2 нче алып баручы:  Чираттагы ярыш “Кем тизрәк” дип атала. Сорауларга тиз генә җавап бирәбез.  Беренче сорау-беренче уенчыга.

1.     Дөньядагы иң зур кош нинди? (Африка тәвә кошы)

2.     Бездән җылы якка иң соңыннан нинди кошлар очып китә? (Казлар)

3.     Иң күп ашаучы кошның исемен әйтегез. (Песнәк)

4.     Кайсы кош каты тешли? ( Кошларның теше юк.)

 

5.     Нинди кош тавышсыз оча? ( Ябалак)

6.     Ярканатның йомыркасы нинди төстә?(Ярканат йомырка салмый)

7.     Җир шарында ничә төр кош билгеле? ( 9000гә якын)

8.     Нинди кош ялтыравык әйберләргә "кызыга" ? (саескан)

 

9.     Нинди кош су төбендә йөри ала? ( Су  чыпчыгы - оляпка)

10. Иң матур койрыклы кош нинди? (Тавис)

11. Кайсы кошлар суны очып барышлый гына эчә? (Карлыгач, керәшә)

12. Кайсы кошның ике бармагы алга, ике бармагы артка карый, берсе корыйга да карый ала? (Тукранның)

 

13. Күгәрчен гадәттә ничә бала чыгара ала? ( Ике.)

14. Нәрсә корабльдә дә, самолетта да , кошта да була? (Киль)

15. Кайсы   кошлар   җәен -соры,   кышын -ак?   (Поляр ябалак, боҗыр.)

16. Нинди кошлар җиргә бик сирәк утыралар? ( Карлыгач,чомга.)

 

17. Кайсы кошлар кар астында төн куна? (Көртлек.)

18. Кайсы кошның башында йон-каурыйлар аз була? (Гриф, кондор.)

19. Дөньяда иң күп таралган кошлар нинди? (Чыпчыклар.)

20. Кайсы кош баласын бер тапкыр да ашатмый? (Күке.)

 

1 нче алып баручы:  Экологик марафон тәмам. Кичәбезне Ф.Яруллинның “Терәүсез дә тора биеклек” дигән шигыре белән тәмамлыйсыбыз килә.

Урманнарга керсәң, никадәрле

Корыган агачларның кәүсәсе.

Үрә катып басып тора алар,

Сукмакларга сузып шәүләсен.

Шул шәүләләр, кара күләгәләр-

Алардан  тик калган шул гына,

Яфрак ярмый, хәтта чыпчыклар да

Кунып сайрамыйлар очына.

 

2 нче алып баручы

Элек “кагылгысыз” булгангамы,

Утынга да кисми бер кеше.

Пеләш түбәләрен әкрен-әкрен

Ашап килә кояш эссесе.

Без күкләрнең баганасы, диеп

Санамый алар һәман үзләрен.

Күрми алар җиргә сузылып яткан

Үзләренең кара эзләрен.

Ә күккә бит терәү кирәк түгел,

Терәүсез дә тора биеклек.

Яши бу агачлар бер-берсенең

Авып төшеүнә сөенеп.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Внеклассное мероприятие на тему экология"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Бренд-менеджер

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Хәзерге заман укытучысы алдында балаларда экологик җаваплылык күнекмәләре булдыру, сәламәт яшәүгә ихтыяҗ тәрбияләү кебек мөһим бурычлар тора. Аларны хәл итү өчен тәрбияче балаларның иҗади эшчәнлеген оештыра алырдай мохит булдырырга тиеш. Балаларны дөньяны танып белергә өйрәтү, толерантлык, хезмәттәшлек һәм партнерлык итүгә омтылыш тәрбияләү аеруча мөһим. Балаларны ничек экологик яктан культуралы итеп тәрбияләргә соң? Фәнни эзләнүләр шуны күрсәтә: баланың фмкерләвен, аның аңын үзгәртергә яңадан- яңа эзләнүләр, күрсәтмәлекләр ярдәм итә ала. Экологик культура ул бер-берсе белән бәйле элементлардан тора: белем, фикерләү, практик күнекмәләрдән - баланың практик эшчәнлеге, хисләре белән бәйле.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 661 168 материалов в базе

Скачать материал

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 25.11.2014 616
    • DOCX 62 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Маннанова Лилия Равилевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Маннанова Лилия Равилевна
    Маннанова Лилия Равилевна
    • На сайте: 9 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 92065
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Особенности подготовки к сдаче ЕГЭ по биологии в условиях реализации ФГОС СОО

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 92 человека из 42 регионов
  • Этот курс уже прошли 556 человек

Курс повышения квалификации

Составление и использование педагогических тестов при обучении биологии

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 14 регионов
  • Этот курс уже прошли 95 человек

Курс повышения квалификации

Государственная итоговая аттестация как средство проверки и оценки компетенций учащихся по биологии

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 29 человек из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 273 человека

Мини-курс

Методы сохранения баланса в жизни

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 39 человек из 23 регионов
  • Этот курс уже прошли 29 человек

Мини-курс

Профессиональное развитие бизнеса: стратегии и инструменты

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психоаналитический подход: изучение определенных аспектов психологии личности

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе