Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Биология / Конспекты / Внеклассное мероприятие по биологии "Җәнлекләр дә табигать баласы..."
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Биология

Внеклассное мероприятие по биологии "Җәнлекләр дә табигать баласы..."

библиотека
материалов

Җәнлекләр дә - табигать баласы.

Кичәнең максаты: укучыларда зоология фәне белән кызыксыну уяту, имезүчеләр классына керүче җәнлекләрнең әһәмиятен, аларны саклау зарурлыгын төшендерү, интеллектуаль үсеш тәрбияләү.


Алып баручы. Бүген без сезнең белән бик тә серле һәм кызыклы дөнья – “Имезүче хайваннар иле”нә юл тотачакбыз. “Җәнлекләр дә - табигать баласы” дигән интеллектуаль уенда мәктәбебез укучылары арасында имезүче хайваннар турында иң күп белүче, иң зирәк һәм иң җитез команда ачыкланачак.

Уенда “Мыраубикә”, “Алмачуар” командалары катнаша.


1. Тәбрикләү. 2. Девиз. 3. Җыр-бию.

1. Разминка. Түбәндәге шигырьне кем язган? Әлеге сәер җәнлекләр арасыннан кайсыгыз ничә һәм нинди имезүче хайваннарны тапты?


Белмим, ышанырсыз микән?

Уйламыйм һич алдарга:

Очрадым серле урманда

Әкәмәт җанварларга...

Яши анда болантилопа –

Бу урманның ул күрке.

Яши тагын шимпанзебра,

Юлбарыслан, төлкерпе,

Күркәҗәләр, кәлтәкәләр

Чабып йөри аланда.

Мәчелән дә чучкабан да –

Бар да, бар да бар анда.

Үзләре ят та, таныш та

Таба алмыйм әйтер сүз.

Нинди җанвар алар? Бәлки,

Сез үзегез әйтерсез?!

(Р. Миңнуллин “Әкәмәт җанварлар”. Болан, антилопа, шимпанзе, зебра, юлбарыс, арыслан, төлке, керпе, кәҗә, тәкә, мәче, чучка, кабан – барысы 13 җәнлек исеме атала.)


2. “Җәнлекләрнең серле дөньясы”.

10 сорау, кайсы команда тизрәк һәм дөрес тавап бирә?

1. Кайсы җәнлекнең эзе кеше эзенә охшаган? (Аю эзе).

2. Нинди хайваннар бер дә су эчмичә яши ала? (Коала аюы. Ул эвкалипт яфрагы су исәбенә туенып тора)

3. Имезүчеләрдән кайсысы бөтенләй сикерә белми? (Фил).

4. Имезүчеләр арасында “сөйләшергә” яратмаучы иң зур хайван кайсысы?(жираф).

5. Гиннесның рекордлар китабы буенча нәкъ менә әлеге кимерүче иң шәп төзүче булып санала? Бу нинди җәнлек? (Кондыз).

6. Ни өчен дикобраз суда батмый? (Дикобразның энәләре эчендә һава бар).

7. Бөтендөнья мохитен саклау оешмасы символы булып нинди хайван санала? (Кытай – бамбук аюы).

8. Ярканатларның ничә пар очлыгы бар? (2).

9. Австралиядә арысланнар яшиме? (Юк).

10. Үрдәкборынның тешләре нинди? (Юк).


3. “Иң – иңнәр бәйгесе. Һәр командага берәр сорау.”

1. Дөньяда кайсы җәнлек иң күп үрчемле? (Кыр тычканы. 25 көндә җенси өлгерә, 6-8 бала китерә, елга 17 тапкыр балалый).

2. Дөньядагы иң кечкенә имезүче хайван? (Эрфурт тычканы, 1,5 г.).


4. “Тапкырларга – табышмак.”

Бу табышмаклар кайсы җәнлекләр хакында? Кайсыгыз тизрәк?

  • Ияре дә, дугасы да үзендә (дөя).

  • Сакалы бар, акылы юк (кәҗә).

  • Һәр хәрефе бер иҗек (аю).

  • Сәке астында туй уза; сөңгеле дә мылтыклы (тычкан, күсе).

  • Агач түгел, әмма ботаклы (болан).



  1. Сынамышларны кем күбрәк белә?

Хайванның үз-үзен тотуына карап, алдагы һава торышын фаразларга мөмкин. Сынамышны командалар төгәлли.

  • Ат аягын тибенсә... (яңгыр булыр).

  • Эт үлән ашаса... (кышын – буран).

  • Мәче табанын яласа... (аяз булыр, койрыгын яласа – көн бозылыр).

  • Сыер арт аягын калтыратса...(салкын булыр).

  1. Сорау – табышмаклар.

  • Кәҗәнең башында нәрсә бар? (“К” хәрефе)

  • Башы – “т”, койрыгы – “н”, дошманы – “м”. Ул нәрсә? (тычкан).

  • Сыер ни өчен ята? (утырып тора алмаганга).


  1. Йомгаклау.

Жюрига сүз бирелә. Җиңүче команда игълан ителә. Бүләкләр тапшырыла.



Краткое описание документа:

Имезүчеләр классы вәкилләренең төзелеше, тереклеге белән бәйле сораулар, табышмаклар, сынамышлар, сорау-табышмаклар укучыларның игътибарын җәлеп итеп, биология фәненә булган кызыксынуларын арттырырга ярдәм итә.

Чараның ике команда арасында үткәрелүе белем һәм күнекмәләрне тиз куллана белүне дә, иптәшләреңне хөрмәт итү сыйфатын үстерергә дә ярдәм итә. Әлеге интеллектуаль уен укучылар арасында имезүче хайваннар турында иң күп белүче, иң зирәк һәм иң җитез команданы ачыкларга мөмкинлек бирә. 

Кичәнең максаты: укучыларда зоология фәне белән кызыксыну уяту, имезүчеләр классына керүче җәнлекләрнең әһәмиятен, аларны саклау зарурлыгын төшендерү, интеллектуаль үсеш тәрбияләү.

 

Автор
Дата добавления 10.07.2015
Раздел Биология
Подраздел Конспекты
Просмотров185
Номер материала 583404
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх