90617
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 6.900 руб.;
- курсы повышения квалификации от 1.500 руб.
Престижные документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ 50%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО сейчас!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности № 5201 выдана ООО "Инфоурок")

ИнфоурокБиологияДругие методич. материалыВнеклассное мероприятие по биологии на тему

Внеклассное мероприятие по биологии на тему

библиотека
материалов
Скачать материал целиком можно бесплатно по ссылке внизу страницы.

Исәнмесез, кошкайлар!

Максат: кошларның кеше тормышында һәм табигатьтәге әһәмиятен; кошларның моңлы тавышларының жырда чагылышын күрсәтү;

укучыларның шигьри осталыкларын , кыюлыкларын үстерү.

Укытучы.

Исәнмесез укучылар, укытучылар. Жир йөзеннән кыш китәргә ашыкмаса да тиздән жылы кояшы, дәртле, моңлы тавышлы кошлары, матур чәчәкле айлары белән Яз килер. Меңәрләгән километрга сузылган юллар узып туган якларга кошлар кайтырлар. Кошларның көньяктан әйләнеп кайтуы- безнең барыбыз өчен дә язның иң шатлыклы мизгелләрең берсе.Элекке заманнарда ук кошларны оялар ясап каршылаганнар. Кошлар көне беренче мәртәбә1894 елда АКШта, ә безнең илдә Кошлар көне 1924 елда уздырыла. Кошлар көненең төп максаты- оя элү генә түгел, ә бәлки ояларга кошларны күбрәк жәлеп итү, аларның санын арттырырга булышу. Моның өчен кошларның табигый яшәү киңлекләрен сакларга, агач һәм куаклар утыртырга, кошлар оя корганда аларның тынычлыгын тәэмин итәргә кирәк. Ә хәзер Сезгә Кошлар көненә багышланган музыкаль чыгыш тәкъдим итәбез.


1нче укучы: Бөре чуклары белән, сыерчыклары белән,

Яз килә, яз килә.

Яз ишекләрдән керә, кар суында йөгерә

Яшеллеккә төренә.

Яз күкри- тетри һава, яз кошлар белән кайта

Язны һәркем ярата.


2нче укучы: Бозларны кузгатты, яз жите, яз жите!

Киң жәелеп су акты. Су ерып боз үтте.

Көн ямьле, көн аяз. Сайрый яз кошлары

Кадерле бит безгә. Без бит Яз дуслары.


Яз: Исәмесез кадерле укытучылар, укучылар, кунаклар. Мин Яз булам. Карлы-буранлы салкын кыштан соң, туган ягыбызга әйләнеп кайттым. Бүген мин сезгә үземнең гөрләвекле, кояшлы, чәчәкле айларым-Март, Апрель, Май айларым белән килдем. Яз айлары бик матур. Минем яз айларына багышланган шигырьләр тыңлыйсым килә. Сүзне Март аена бирәбез.

hello_html_19de8c76.jpg

Март ае: Кара каргалар килде, түбәдән тамчы тама.

Көндез көн жылы булла, суына кичкә таба

Тамчылар бии тып та тып, тамчылар сикерәләр,

Аларны булмый туктатып, алар яз китерәләр.


Яз: Сүзне Апрель аена бирәбез.


Апрель: Гөрләвекләр агалар, күктә кояш елмая

Каңгылдашып торналар тезелеп үтте бая.

Инешләрдә коена, каңгылдаша каз- үрдәк

Жирне яшәртеп безгә гөлләр алып килә яз.


Яз: Май ае, әйдәле син сөйләп жибәр.


Май ае: Язгы ташкын башлануын хәбәр итеп дөньяга

Зәңгәр бозлар агып ките, зәңгәр сулы дәрьяга.

Шаулап акты гөрләвекләр, яуды ләйсән яңгыры

Шәһәрдә дә, авылда да яңгырады яз жыры.


4 нче укучы: Тиздән жылы якка киткән кошлар килерләр. Шатланып сайрарлар, сызгырырлар, күңелле жырлар жырларлар. Оя ясап бала чыгарырлар. Иң элек кара каргалар, алардан соң сыерчыкларкайтыр. Болар язның беренче хәбәрчеләре. Рәхим итегез, кошкайлар.Исәнмесез, хуш киләсез.

Жыр: « Кошларым»

5 нче укучы: Ни өчен соң кошлар яз көне меңәрләгән километр юллар узып туган якларга кайталар. Бу хакта Нури Арсланов үзенең « Киек казлар кайтканда» дигән шигырендә болай дип яза.

Сөнге кебек сузып муеннарын

Казлар кайта салмак кагынып

Алар канатында быел тагын

Язлар кайта мине сагынып.

Кыйгаклашып казлар кайткан чакта

Каурыйлары коела торгандыр

Аларга да донья туган якта

Матур булып тоела торгандыр.

Чәчәк ата бугай муелларым

Иртыш ярларына сарылып

Канат жәеп, сузып муеннарын

Казлар кайта илен сагынып.


Яз: Хөрмәтле укучылар, бу кошны таныйсызмы? (Сыерчык рәсемен күтәрә. Залдан укучылар тавышы ишетелә.)



hello_html_m1fd134d.jpg

Сыерчык: Ерак-ераклардан канат кагып,

Диңгезләрне кичеп, арып-талып.

Туган жиребезне сагынып кайттым.

Жылы яктан сәлам алып кайттым.


6нчы укучы: Сыерчык сәгатенә 40 км. тизлек белә оча. 5 йомырка салып бала чыгара. Бер сыерчык гаиләсе 1 көн эчендә 2000 әкәм-төкәм, зарарлы бөжәкләр ашый. Жәй буена аларның гаиләсе 100000 корткычны юк итә.

Зарарлы бөжәкләрне юк итү бергә гади сыерчыкларга репертуары ягыннан бер генә кош та тиңләшә алмый. Тик, дөресен генә әйткәндә, сыерчык үз жырын жырламый, ә башка кошлардан отып алган көйләрне генә кабатлый. Аның сайравында кайвакыт бака тавышы, чыбыркы шартлаткан, эт өргән авазлар ишетелеп куя. Сыерчык кеше сөйләмен үзләштерүдә бик зиңенле, читлектә асраганда ул хәтта попугайлардан остарак итеп сөйләшергә өйрәнә.

Жыр: «Тибрәлә жыр дулкыннары».


Яз: Бу нинди кош? (кара карга рәсеме күтәрелә)




hello_html_m7b405a1e.jpg


Кара карга: Килдек-килдек очып ерак жирдән,

Курыкмыйча ачы салкын жилдән.

Яз хәбәрен сезгә китердек без,

Гафу, дуслар озак көттердек без.

Хәзер менә оя ясап тизрәк

Бала-чага чыгарырга кирәк.




7 нче укучы:

Чү! Туктагыз, тыныгыз бу бит таныш моңыбыз

Кем ул анда моң суза, кем ул анда сызгыра?

Өздереп ме өздерә, ерак түгел якында

Әнә теге чокырда? Бу бит таныш сандугач

Сандугачым очып чык


Сандугач:

Төс- бит беләм мактанмыйм,

Гап- гади кош мин үзем.

Тавышымны тыңлап кара

Шуннан әйтерсең үзең

Сандугач майның беренче яртысыннан җырлый башлый, июльдә җырлаудан туктый. Оясын җир өстендә яки чокырда ясый. Август урталарында очып та китәләр. Алар кышларга Үзәк Африкага кадәр бара. Кышлау урыннарында алар сайрамыйлар.


8 нче укучы:

Карлыгачлар килсә- яз җитте дигән сүз. Димәк, тиздән кырларда , бакчаларда кызу эш башланачак. Безнең якларда карлыгачның 3 төре киң таралган: авыл карлыгачы, шәһәр һәм яр карлыгачы. Карлыгач сәгатенә 100 км. тизлек белән оча. Бер карлыгач Бер тәүлек эчендә 10000 чебен черки ашый. Алар балчыкны йомышартып, түгәрәк оя ясыйлар. Ул оя берничә ел буена саклана. Карлыгачлар июнь башында 4-6 йомырка салалар.


Яз:

Бу нинди кош ( күке рәсеме күтәрелә)


hello_html_m634eb60b.jpg


Күке:

Бала чыгамый дип гаеплибез без анны,

Йонлач кортларны аулый ул мактаулы шуның белән

Калын урманда. Гел кичкә каршы

Ишетел моңлы бер кошның тавышы.

Ул ялгыз яши , чыгармый бала

Менә шунлыктан ямансу аңа

Кәккүк, кәккүк, кәккүк, кәккүк


8 нче укучы: Күке сәгатенә 100 бөҗәк ашый. Әгәр урманда зарарлы бөҗәкләр күбәйсә ул алрны берничә көн эчендә ашап бетерә.

Песнәк: Ә мин песнәк булам җәй көне мине очратуы кыен, ә кышкы суыкларда йорт тирәсендә чуалам. Баш кошлар кебек үсеп җитүен көтеп тормыйм, йомырка эчендәт вакытта ук юк итәм. Мин сары күлмәк, кара җилет, кара галстук тагып йөрим.

Анна песнәк 10- 15 йомырка сала һәм ике атна утырып бала чыгара. Балаларны бергәләп 20 көн үстерәләр. Кайбер песнәкләр Бер җәй эчендә 2 мәртәбә бала чыгара.


9нчы укучы: Сандугачның дәртле, күкенең ямансу, тәкәрлекнең моңлы тавышлары кайбер жырларда чагылыш таба. Кайбер кешеләр үзләренең язмышларын тәкәрлекнең үзәк өзгеч тавышына тиңлиләр. Хайруллинның «Син минем бердәнбер» дигән жырында кошларның иркенлек сөюләре, үзенчәлекле тавышлары нигез итеп алына.

Жыр: «Син минем бердәнбер»



Тукран:

Тукран агач тукылдата, тук-тук-тук.

Минем томшыктан нык томшык юк-юк-юк.

Сер сынатмыйм бер дә, томшык тукмагым

Чукып алам мин агач кортларын.

Тукылдатмый мөмкин түгел торырга

Яшәр өчен кирәк хезмәт кылырга.

Балаларым азык сорый шулай ук

Тукылдатсам гына минем тамак тук.

И тырыша нәни тукран, шык та шык

Ай- һай ничек чыдый икән томшык


10 нчы укучы: Табигатьтә кошлар төрлечә туклана. Туклану ысулы буенча кошлар бик үзенчәлекле урын алып тора. Алар исән сау таза җәнлекләрне түгел, авыру җәнлекләрне генә аулыйлар. Ерткычлар авыру кошларны һәм кимерүчеләрне юк итеп, безне газаплы авырулардан, эпидемияләрдән коткаралар. Ерткыч кошлардан,мәсәлән ябалак. Ябалак елына 1000 кимерүчене юк итә. Әгәр һәр тычкан елына 1 кг. бөртек ашый дип исәпләсәк, ул вакытта ябалак бер елда 1 тонна ипине саклап кала, дигән сүз.


11 нчы укучы: Ләкин хәзерге вакытта кошларның саны нык кимеде, күбесе бетү стадиясендә. Элеккеге совет хөкүмәтенең беренче декретлары белән кызыл каз, ак челән, торналар саклауга алынган иде. Кошларнвң 29 төрен аулау тыела. Сирәк очрый торган һәм бетеп баручы кошларны саклап калуда тыюлыкларның әһәмияте зур.

Башка илләрдәге кебек безнең илебездә һәм Татарстанда " Кызыл китап" булдырылды. Татарстанның "Кызыл китабы"1978 елда дөнья күрә. Бу китапка имезүчеләрнең- 62, кошларның-63, сөйрәлүчеләрнең- 21, җир- су хайваннарының 8 төре кертелгән.


hello_html_5e0f6d80.jpg


Татарстанда бер дәүләт тыюлыгы Идел- Кама тыюлыгы бар. Аннан башка 1991 елда Түбән Кама милли паркы оештырылды. Аның мәйданы 26 112 гектар.Аның төп максаты Түбән-Кама буенда әлегә кадәр сакланып калган уникаль табигать комплексларын һәм бу жирдәге гажәеп матурлыкны бозылудан саклау, аларны кешеләргә күрсәтү, бу урыннарда оешкан төстә ял итү мөмкинлекләрен булдырудан гыйбарәт.

Идел-Кама дәүләт тыюлыгы табигать истәлекләре аеруча саклана торган территорияләргә керә. Тыюлыклар кыргый хайваннарның һәм үсемлекләрнең төрлесен, бигрәк тә аз калган, сирәк очрый, бетеп бара торганнарын саклап калу өчен оештырыла. Идел-Кама тыюлыгы ике өлештән – Раифа һәм Саралан өлешләреннән тора. Раифа Зеленодол районында, ә Саралан өлеше Лаеш районында урнашкан. Раифа урманы үз зонасы өчен хас булган урман төрләренә бай. Хайваннар дөньясы бик бай һәм төрле.Биредә 50 төр имезүче, 6 төр сөйрәлүче һәм 11 төр жир-су хайваны, кошларның 150 төре яши. Шуларга- кызылтүш, сандугач, солы чыпчыгы, Сары сандугач, уткойрык, чебен чыпчыгы керә Тыюлыкның Саралан Цлеше Куйбышев сусаклагычының сул ягында- Идел, Кама,Мишә елгаларының бергә тоташкан жирендә урнашкан. Мәйданы-4,2 мең гектар. Тыюлыкта 3 полоса бар: коры жир, утраулар һәм су полосасы. Коры жирендә юкәлекләр, каен һәм юкә катнаш наоатлы урманнар өстенлек итә.


Яз: Кадерле балалар, күргәнегезчә Сезгә ямьле, жылы көннәр генә түгел, файдалы, кадерле дуслар да алып киләм икән. Чәчәкле Язны яраткан кебек канатлы дусларыгызны-кошларны да яратыгыз.


Жыр: «Кайталар кыр казлары»


hello_html_3622ea9b.jpg


Укытучы: Укучылар, кошлар табигатьтә дә һәм Кеше тормышындада гаять зур әһәмияткә ия икән. Шуңа күрә кошларга оялар ясыйк, йомырка салып утыру чорында тынычлыкларын бозмыйк. Чыгышыбыз шушының белән тәмам, игътибарыгыз өчен рәхмәт.




Краткое описание документа:

Исәнмесез, кошкайлар!

Максат:      кошларның кеше тормышында һәм табигатьтәге әһәмиятен; кошларның моңлы тавышларының жырда чагылышын күрсәтү;

укучыларның шигьри осталыкларын , кыюлыкларын үстерү.

Укытучы.

 

Исәнмесез укучылар, укытучылар. Жир йөзеннән кыш китәргә ашыкмаса да тиздән жылы кояшы, дәртле, моңлы тавышлы кошлары, матур чәчәкле айлары белән Яз килер. Меңәрләгән километрга сузылган юллар узып туган якларга кошлар кайтырлар. Кошларның көньяктан әйләнеп кайтуы- безнең барыбыз өчен дә язның иң шатлыклы мизгелләрең берсе.Элекке заманнарда ук кошларны оялар ясап каршылаганнар. Кошлар көне беренче мәртәбә1894 елда АКШта, ә безнең илдә Кошлар көне 1924 елда уздырыла. Кошлар көненең төп максаты- оя элү генә түгел, ә бәлки ояларга кошларны күбрәк жәлеп итү, аларның санын арттырырга булышу. Моның өчен кошларның табигый яшәү киңлекләрен сакларга, агач һәм куаклар утыртырга, кошлар оя корганда аларның тынычлыгын тәэмин итәргә кирәк. Ә хәзер Сезгә Кошлар көненә багышланган музыкаль чыгыш тәкъдим итәбез.

 

Общая информация

Номер материала: 162710

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Организация и руководство учебно-исследовательскими проектами учащихся по предмету «Биология» в рамках реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «ФГОС общего образования: формирование универсальных учебных действий на уроке биологии»
Курс профессиональной переподготовки «Биология: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Медико-биологические основы безопасности жизнедеятельности»
Курс повышения квалификации «Государственная итоговая аттестация как средство проверки и оценки компетенций учащихся по биологии»
Курс повышения квалификации «Нанотехнологии и наноматериалы в биологии. Нанобиотехнологическая продукция»
Курс «Общее садоводство: Стилистика садов. Создание различных стилей с использованием местных и интродуцированных растений»
Курс повышения квалификации «Основы биоэтических знаний и их место в структуре компетенций ФГОС»
Курс «Общее садоводство: Древесные растения для садов средней полосы»
Курс «Общее садоводство:Травянистые растения для садов средней полосы»
Курс повышения квалификации «Гендерные особенности воспитания мальчиков и девочек в рамках образовательных организаций и семейного воспитания»
Курс профессиональной переподготовки «Биология и химия: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Составление и использование педагогических тестов при обучении биологии»
Курс повышения квалификации «Инновационные технологии обучения биологии как основа реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Организация и выполнение работ по производству продукции растениеводства»
Оставьте свой комментарий
Для того чтобы задавать вопросы нужно авторизироватся.
Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.