Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Биология / Конспекты / Внеклассное мероприятие по биологии на тему "Яшәү һәм үлемсезлек"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Биология

Внеклассное мероприятие по биологии на тему "Яшәү һәм үлемсезлек"

библиотека
материалов

Яшәү һәм үлемсезлек...

Максат:

- укучыларны наркомания, алкоголизм кебек куркыныч чирләрдән кисәтү һәм аларда сәламәт яшәү рәвеше булдыру;

- кешеләрдәге асыл сыйфатлар: әти-әнигә хөрмәт, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, хезмәт сөючәнлек һ.б.ның актуальлеге югалмавын укучыларга күрсәтү;

- гомернең асылын аңлату.

Җиһазлар:рәсем (Җир шары, аның эчендә бәхетле гаилә, кулларында “шәфкатьлелек”, “тынычлык”, “матурлык”, “сәламәтлек” дигән сүзләр), плакатлар: “Матурлык дөньяны коткара”, “Җирдәге барлык гүзәллек-Кояштан, һәм барлык матурлык-кешедән”, “Мәрхәмәтле кеше-яхшылык эшли белүче кеше түгел, ә начарлык эшли белмәүче кеше”.


Укытучы. Бер гомер бирелгән

Сиңа да, миңа да.

Бер гомер, бер яшәү-

Һәркемгә дөньяда.

Җир йөзенә кәгазь битедәй чиста, бер гөнаһсыз сабый аваз сала. Шул минуттан башлап ул яңа дөньяга җайлаша, аны танып-белергә омтыла.

Изрәп йоклый сабый. Бит очлары

Кояш кебек балкып яналар.

Көйләр көйләп бишек тирбәткәндә

Нәрсә уйлый икән аналар?

Р.Миңнуллин

Якты дөньяга аваз салган көннән башлап безнең яныбызда иң якын кешеләребез- әниләребез була. Алар безгә җан җылысы, ана мәхәббәте бирә, беренче адымнарыбызны без алар ярдәмендә ясыйбыз.

Әниләребез безне зур өметләр баглап, киләчәктә ышанычлы терәгем булыр дип дөньяга китерә. Ә

без,кешеләр, бирелгән гомерне ничек итеп үткәрәбез? Ничек аны файдалырак итеп үткәрергә була? Кеше үзеннән соң якты эз калдырсын өчен ниләр эшләргә тиеш? дигән күпкырлы һәм катлаулы сорауларга бүгенге сыйныф сәгатендә җавап табарга тырышып карарбыз. Бүгенге катлаулы тормышта әлеге сорауларга җавапны төрле катлау вәкилләре төрлечә бирер, мөгаен. Яшәүнең асылы, мәгънәсе нидән гыйбарәт? Минем әлеге сорау белән, укучылар, сезгә мөрәҗәгать итәсем килә.

( Укучыларның фикере тыңлана.)

Укытучы. Әйе, гомер кешегә бер генә бирелә. Шул гомерне нәтиҗәле, мәгънәле итеп, Ф.Яруллин әйткәнчә, “Чигенми яшисе бар, ялгышмый яшисе бар”. Укучылар, безнең Илмирның бабасы авылыбызда алтын куллы балта остасы булуы белән дан тота. Сүзне Илмирга бирик әле.

Укытучы. Ә хәзер сүзне Хәмәтгаян абыйның үзенә бирик әле.Аның безгә әйтер сүзе бар.

Укытучы. Әти-әни исән чакта безгә гомер биргән кадерлеләребезгә булган бурычыбызны түләүне, кадер-хөрмәт күрсәтүне онытмасак иде. Бөек рус язучысы М.Горький сүзләренә мөрәҗәгать итик:

Дөньяның бөтен матурлыгы-Аналардан!

Кояшсыз гөлләр чәчәк атмый,

Хатын-кызларсыз мәхәббәт булмый,

Мәхәббәтсез бәхет булалмый,

аналардан башка шагыйрь дә,

батыр да юк!

Әйдәгез, уйлап карыйк әле: әниләрнең бәхете нәрсәдә?

(Укчыларның фикерләре тыңлана. Баласының иң акыллы, иң матур, иң көчле, кече күңелле, тәртипле, шәфкатьле, сау-сәламәт булып үсеп, җәмгыятьтә үз урынын табуы.)

Укытучы. Иң изге кешең-әни икән,

Ул синең өчен генә яши икән.

Тик шуны син аңлап җитмисең икән,

Шул гамьсезлек өчен инде үкенәм.

(С.Кудаш)

Менә шундый үкенечле хәлдә калмаслык итеп, әниләрне кадерләп, хөрмәтләп яшәргә кирәк. Соңгы сулышын алганда да аналар балалары турында уйлый.

Укучы. Ана турында баллада

Түшәктә ята Шулвакыт үлем

Авыру ана Әйтә анага:

Бик авыр аңа, -Сиңа 10 елны

Бик авыр аңа, Өстим яңадан

Күзләре хәлсез, Ләкин шартым бар:

Йөзләре сулган, Бүләк гомернең

Гомер савыты Яшә һәр көнен

Мөлдерәп тулган. Тик үзең өчен.

Ялгыш кагылсаң, Авыру ана

Түгелер төсле Уйлый да улын,

Җиргә чык булып Әйтә пышылдап:

Сибелер төсле. -Юк китмә, үлем.

Сәгатькә карый, Минем сулышны

Минутлар саный. Хәзер үк кис тә

Ә үлем якын, 10 ел гомерне

Ә үлем яный. Балама өстә.


Әниләр безгә кояшлы иртәләр матур гөлләр, мәхәббәт, батырлык, яшәүче көч бирүче изге җаннар. “ Җәннәт аналарның аяк астында “-, диләр. Шуны онытмасак иде.

Бер малай әнисе белән генә яшәгән. Улы бер начарлык эшләгәннән саен ана коймага бер кадак кагып барган. Беркөнне малай килгән дә әнисеннән сораган: “Әни, син бу кадакларны ник кактың?”-дигән.Әнисенең җавабыннан соң ул уйга кала һәм гел яхшылык кына эшләргә карар кыла.Малай ир уртасы булып җитә һәм әнисенә әйтә: “Әни, мин яхшылык эшләгән саен бер кадакны алып бардым.Кылган начарлыкларымны яхшылык белән капладым”,-дигән.

Бирем:Әнисе ни дип җавап кайтарды икән? (Укучылар фикере тыңлана.)

- Әйе, кылган начарлыкларның “эзе” йөрәктә кала. “Тән ярасы төзәлә, җан ярасы төзәлми”, ди халкыбыз.

Укытучы. – Кош-очар өчен, кеше бәхет өчен яратылган, дигән М. Горький. Безнең һәркайсыбызның бәхетле буласы килә. Без кешеләр арасында яшибез. Шуңа күрә тормышыбызда үзара мөнәсәбәтләрнең нинди булуы зур әһәмияткә ия. “ Үзең яхшы булсаң, кеше дә яхшы, үзең начар – кеше дә начар “ диелә татар халык мәкалендә. “ Кеше кешегә көзге булып хезмәт итә “ дигән әйтем дә бар. Димәк, башкаларның сиңа уңай мөнәсәбәттә булуын теләсәң, үзең дә яхшы булырга тиешсең. Ә моның өчен үзең дә хезмәтне ярату, намуслылык, батырлык, тугрылык, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар тәрбияләргә кирәк.

Шәфкатьле булу – барлык күркәм гадәтләрнең башы, әдәплелекнең нигезе. Бары шәфкатьле бала гына бәхетле, тәүфыйклы, мәрхәмәтле, игътибрлы, кешелекле була ала.


Укучы. Ашыгыйк

Актыккы сулышны алганда

Уфтанмас өчен җан ачынып –

Кулларда егәрлек барында

Яхшылык эшләргә ашыгыйк.

Күтәрик егылган гөлләрне,

Матурлык калмасын басылып.

Холкыбыз бик сабыр булса да,

Яхшылык эшләргә ашыгыйк.

Булмасын нәфсебез безгә баш,

Без аңа үзебез баш булыйк.

Яманлык җиңелсен дисәк без,

Яхшылык эшләргә ашыгыйк.

Ходаның бер бирмеш көнендә

Бер матур як белән ачылыйк:

Һәркемнең гомере бер генә,

Яхшылык эшләргә ашыгыйк.

( Ф. Яруллин.)

-“ Әгәр яхшылыктан сиңа бер шатлык ирешсә, ул шатлык Аллаһудан, әгәр казадан бер кайгы ирешсә, бу кайгы үзеңнең кимчелегеңнәндер .“

( Коръән, 4 нче сүрә, 79 нчы аят ). Явызлык кылма, ул каһәр булып, үзеңә әйләнеп кайтыр. Яхшылык эшләргә тырыш, син – үзеңә-үзең булышучы, тырышлыгың йөзе белән кире кайтыр.

Сез гомерегезнең иң матур чорын кичерәсез. Ул – яшьлек. Яшьлек-гомер диңгезенең чишмәсе. Яшьлек-кеше яшәешенең иң гүзәл, җаваплы һәм четерекле чоры. Зәңгәр күк гөмбәзе астында урыныңны табып, үзеңне раслаганчы, син тормыш сынавын үтәргә, үз юлыңны тынгы белми эзләргә тиеш. Кайберәүләр сыната ... һәм төзәтә алмаслык хаталар кылына.


Укучы. Язмышлар

Туганда ук язылып куя диләр,

Язмышларның агы – карасы.

Нәрсә язылганын алдан белми

Яши диләр, адәм баласы.

Моның белән бер дә килешә алмйм,

Һичьюгында бераз карышам.

Кичерсеннәр мине

Фикеремдә әгәр ялгышсам.

Әйтик, белә торып эләгәсен,

Хәмит ил байлыгын урлады.

Килеп капкач, язмыш шундый, диеп

Башын бәрә - бәрә елады.

Алдан уйлап, оста план корып,

Фатир басып йөрде Бикәмәт.

Рәшәткә артыннан аваз салды:

“Бу- язмышымдагы кыямәт.”

Тумыштан ук язылып куелса да,

Язмышына

Үзенекен өсти кешеләр.

Ерткычлыкның вәхшилеген таный,

Ләкин
Каннар коя ерткыч ишеләр.

Безгә бәлки чиста инәдер ул
Тормыш итү өчен язмышлар...

...Күпләр елый. Иңнәренә баскан

Үзе тапкан ачы каргышлар.

Укытучы. Яшь кеше мәктәпне тәмамлап, мөстәкыйль рәвештә тормыш диңгезенә чума. Җиңел уйлаучы, бар нәрсәгә бармак аша караучы яшьләрне, хәтта яшүсмерләрне дә наркомания, алкоголизм дигән афәт сагалап тора. Үз сәламәтлегенә салкын караучы яшь кеше әлеге капкынга эләккәнен сизми дә кала. Әлеге чирнең яшәрүе, ягъни малайларның 12-14 яшьтә, кызларның 14-16 яшьтә наркотиклар куллана башлавы бик аянычлы күренеш. Исерткеч, кешенең аңын томалаучы матдәләр куллануга һәвәслек- дәвалауга кыен бирелә торган авыру ул. Аның нәтиҗәләре кеше, җәмгыять, милләтнең физик, әхлакый һәм рухи сәламәтлегенә зур куркыныч тудыра.

Наркоманнарны дәвалау сизелерлек файда бирми һәм бу кыйммәткә төшә. Икътисадый яктан нык үсеш алган илләрдә бер наркоманны ике ел дәвамында дәвалау 10-20 мең долларга төшә.

Кайчак тәмәке тарту һәм аракы эчү бик үк зарарлы түгел, моның чамасын гына белергә кирәк, дигән фикерләр очрый. Әмма махсус тикшеренүләр күрсәткәнчә, сыра яки шәраб; аракы һәм сигаретлар, марихуана; башка тыелган наркотиклар куллану наркоманлыкка юл ача. Тәмәке тарту һәм аракы эчү нәтиҗәсендә организм наркотик матдәләргә күнегә. Чөнки тәмәке тарту һәм исерткеч эчемлекләр куллану наркотик матдәләр куллануның беренче этабы.

Төркемнәрдә эш

  1. Ни өчен кешеләр наркотиклар кулланалар?

  2. Наркотиклар сату кемгә табыш китерә?

Көтелгән җаваплар:

  1. Наркотикны табу кыен түгел.

  2. Чөнки яшьләр проблемалардан чыгу ысулын наркотикларда күрә. Моның тагын да күңелсезрәк хәлләргә китерүен аңламыйлар.

  3. Чөнки наркотиклар тәэсире аз-азлап башлана һәм кеше үзенең корбанга әйләнгәнен сизми дә кала. 1-2 кулланудан берни булмас әле дип уйлый һәм соңыннан әлеге бәйләнештән котыла алмый.

  4. Дус-ишләре наркоманнар булса, алар этәргеч ясавы мөмкин.

  5. Наркотиклар җитештерү һәм сатудан кергән акча миллиард долларлар белән исәпләнә һәм күп илләрнең дәүләт бюджетына тиң дияргә була. Бу акчалар гади сатучыларга түгел, ә наркомафия кулына эләгә.


2 нче бирем

Наркоман булмас өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк ?

Җаваплар:

  1. Ихтыяр көче, тәвәкәллек, намуслылык, хезмәт сөючәнлек, җаваплылык хисләре тоеп үсәргә, белемгә тартылырга.

  2. Кечкенәдән үк дару, алкоголь, тәмәке, көнкүрештә куллана торган матдәләрнең агулы, кеше өчен зыянлы булуын белергә кирәк.

  3. Таныш түгел кешеләргә, яңа дусларга сагаеп карарга.

  4. Рекламаларга тәнкыйть күзлегеннән карарга: һәр макталган әйбер файдалы булмый.

  5. Наркотик матдәләр куллануның нәтиҗәсен белергә.

  6. Кечкенәдән яраткан шөгылеңне булдырырга.

  7. Гаиләдә дуслык булсын. Өй, гаилә балалар өчен терәк.

  8. Наркотикләр бөтен дөньяда да террористларның акча чыганагы. Мәскәүдә, АКШта, Испания, Лондондагы террактлар шул акчага оештырылды.

Укучы. “Наркомания – гасыр афәте” – дип

Халык әйтмәгән юкка

Наркотикның зыяны күп,

Кулланма аны юкка.

Кирәкми ул эчкечелек,

Тәмәкене тартулар.

Шуның нәтиҗәсе бит

Наркоманнар артулар.

Кеше яшәү өчен туа,

Ә гомеркәй бер генә.

Наркоман булырга бит

Җитә бары бер энә.

Шулай булгач, наркоманнар

Кирәкми бу дөньяга.

Кеше наркотик кулланып

Үз- үзенә кул сала.

Укытучы. Безнең укучыларыбыз 2 төркемгә бүленгән.Кызлар төркеме алкогольнең “файдасы” турында сөйләр, ә егетләребез аларга җавап биреп карасын әле.

Беренче команда. Кайберәүләр фикеренчә алкоголь аппетитны яхшырта.

Икенче команда. Бу-дөрес түгел. Хәмер куллану ашказаны эшчәнлеген боза, исерткеч эчемлек хлорид кислотасының күләмен арттыра, бу исә майлы ризыкларны эшкәртүгә комачаулык тудыра.

Беренче команда. Арыганлыкны бетерү өчен шәраб эчү файдалы, диләр.

Икенче команда. Бу-дөреслеккә туры килми. Алкоголь эчеп ял итү мөмкин түгел. Эчкеченең ялы ял түгел. Исерткеч эчемлек тәэсирендә баш мие эшчәнлеге бозыла.

Беренче команда. Сыра-кояш бүләге, кәефне күтәрә торган исерткеч эчемлек, диләр.

Икенче команда. Бу да дөреслеккә туры килми. Сыра составында кобальт, мышьяк, бакыр бар. Алар йөрәк эшчәнлегенә тискәре тәэсир итә.

Укучылар:

-Һәр сигарет кеше гомерен 8-15 минутка кыскарта.

  • Исерткеч эчемлек кешенең иң мөһим әгъзаларында – баш миендә, бавырда, йөрәктә, ашказанында 28 сәгатьтән 15 көнгә кадәр саклана.

  • Сыра – исерткеч эчемлек.

  • Наркоманнар уртача 30 – 35 яшькә кадәр яши.

  • Сыра күбекләнсен өчен аңа кобальт кушылмасы өстиләр. Әлеге авыр металл күзәнәкләрдән кальцийны юдырып чыгара. Нәтиҗәдә йөрәк мускулларының кыскару сәләте кими.

  • Сыра куллану сидек юлларында яман шеш китереп чыгарырга мөмкин.

  • Сыра эчүченең веналары киңәя, баш миендәге кан тамырларының, күзәнәкләрнең эшчәнлеге сүлпәнләнә; кеше миңгерәүләнә.

  • Ярты литр сыра эчү 40 – 50 г аракы кабул итүгә тиң.

Укытучы: Начар гадәтләрне юлдаш итү сәламәтлекнең какшавына, төрле җинаятьләр кылуга, гаиләләрнең таркалуына, балаларның ятим калуына китерә.

Америка язучысы Э. Хемингуэй: “ Бу тормышта беркайчан да югалмый торган нәрсәгә табарга кирәк “ – дигән.Югалмый торган нәрсә - олы тормышта үз юлыңны табу һәм кешеләргә файдалы булу ул.

Ни диярләр икән?

Ни мәңгелек икән җир йөзендә?-

Бар да бетә, бар да югала...

Кеше килә яши. Китеп бара.

Ни кала соң аннан, ни кала?

Дан, дәрәҗә, байлык, югары пост –

Вакытлылар бар да дөньяда.

Мәңге китмәскә күк килгәннәрдән

Ни кала соң Җирдә, ни кала?

Йолдыз кебек атылып үтә гомер.

Җир өстенә түгелеп моң кала.

Әйткән сүзләр, кылган эшләр кала,

Яхшы, яман дигән ат кала.

Тормыш күкләрендә эз калдырып,

Йолдыз кебек атылып бер үткәч,

Нәрсә калыр бездән кешеләргә?

Ни диярләр икән без киткәч?!

- Әйе, җир йөзендә бер нәрсә дә мәңгелек түгел. Гомер дә һәркемгә бер генә бирелә. Без һәммәбез табигатьнең бер бөртеге, бер гөле. Гомер итәбез дә, кире җиргә китәбез. Әгәр кеше яхшы эзләр, яхшы гамәлләр кыла икән, аны һичшиксез онытмаячаклар, ул үлемсез булачак. Шулай булгач, без “ Яшәү “ һәм “ Үлемсезлек “ төшенчәләрен янәшә куллана алабыз. Гомерен файдалы үткәреп, үлемсез булып калганнар да күп җир йөзендә.

Ә сез, укучылар, кешеләрне һәрвакыт матур эшләрегез, игелекле гомерләрегез белән сөендерсәгез иде.

Кайсы әйтә безнең планетабыз

Яшәвеннән берчак тукталыр?

Буш сүз! Галактика үзәгендә

Яшәү, матурлыкта кече Кояш-

Һәрвакытта Кеше,Җир калыр.

Р.Шиһап


Җыр: Юкка түгел, юкка түгелдер...

13


Краткое описание документа:

Бүгенге көндә наркомания, эчкечелек, тәмәке тарту кебек яман гадәтләр таралу безнең җәмгыятьнең иң зур проблемасы. Шул максаттан чыгып, укучылар белән түбән сыйныфлардан ук дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда тәрбияви эш алып бару зарур. Әлеге дәрестән тыш чара конспекты-бу эшнең бер үрнәге.

Максат:

    - укучыларны наркомания, алкоголизм кебек куркыныч чирләрдән     кисәтү һәм аларда сәламәт яшәү рәвеше булдыру;

    - кешеләрдәге асыл сыйфатлар: әти-әнигә хөрмәт, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, хезмәт сөючәнлек һ.б.ның актуальлеге югалмавын укучыларга күрсәтү;

    - гомернең асылын аңлату.

Автор
Дата добавления 31.01.2015
Раздел Биология
Подраздел Конспекты
Просмотров209
Номер материала 352855
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх