Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / Внеклассное мероприятие "Сугыш урлаган балачак"

Внеклассное мероприятие "Сугыш урлаган балачак"


  • Классному руководителю

Поделитесь материалом с коллегами:

Балык бистәсе муниципаль районы Зур Мәшләк урта гомуми белем бирү мәктәбе

1категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вафина Валентина Ивановна

Тема: Сугыш урлаган балачак

( “Алтын каләм” түгәрәгенең Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан үткәрелгән чарасы)

Максат: Бөек Ватан сугышының кырыс чынбарлыгы һәм сугыш чоры балаларының каһарманлыклары белән таныштыру . Укучыларны фикер йөртүгә өйрәтү аша сугыш чоры балаларына хөрмәт – ихтирам хисләре, кешелеклелек сыйфатлары, җаваплылык хисе тәрбияләү. Сөйләм әдәбен камилләштерү буенча эшләү.

Җиһазлау: “Сугыш чоры балалары” дигән стенд, компьютер, анкета “Сугыш чоры балалары 1928-1945”, папка “Тыл ветераннары”, стенд “ Бөек Җиңүгә 70ел”

Сыйныфтан тыш чара барышы

Солдатлар” җыры астында кунаклар бүлмәгә керә.

Исәнмесез, хәерле тыныч көннәр сезгә укучылар, килгән кунаклар. Тиздән бик тиздән илебез халкы зурлап , 2015нче елның 9маенда Бөек Җиңүнең 70еллыгын билгеләп үтәргә җыена. Шушы уңайдан илебезнең һәр төбәгендә төрле чаралар үткәрелә. “Сугыш чоры балалары искә ала” проктының эшен дәвам итеп “Алтын каләм” түгәрәгенең чираттагы эшен башлап җибәрәбез.

Бүгенге эзләнү эшебез сугыш китергән хәсрәт михнәт дәрьясын соңгы тамчысына хәтле эчеп ,өсләренә ишелгән бөтен авырлыкларга чыдап-тузеп,ил -көн өчен сәламәтлекләрен,яшьлекләрен,бәхетләрен корбан итеп,ул еллар

ның авыр йөген җигелеп

 тарткан сугыш чоры кешеләренә, сугыш чоры балаларына  багышлана. Эш өч төркемдә оештырыла. 1т-интернет челтәре буенча эш. “Подвиг народа” сайты белән эш

2т- анкеталар белән эш


3т-биография белән эш


Җыр

Еллар үтә, һәр ел тарихта үзенең эзен калдыра. Еллар көннәрдән тора, ә һәр көн таң белән башлана. Табигатьнең иң матур җирдә урнашкан авылыбыз үз гомерендә күпме таңнар каршылаган!.. Һәр таң я шатлыклы, бәхетле көннең башлангычы була, я күңелләрне тетрәтерлек кайгы-хәсрәт алып килә. Ләкин таңга гына карап көннең нинди буласын алдан чамалап булмый. Кайвакыт, бигрәк тә җәйге аяз көннәрдә таңнар шундый матур булып ата ки, әйтерсең лә офыктан күтәрелеп килгән кояш нурлары бөтен дөньяга бәхет китерә, әйтерсең лә бу таң матурлыгы мәңгелек... Менә шундый таңнарның берсе -1941 нче ел 22нче июнь. Якшәмбе көн. Кояш чыгарга иртәрәк әле. Кешеләр тыныч йокыда. Бөтен табигать сихри тынлыкка чумган. Кайдадыр еракта чут-чут итеп сандугач сайравы гына ишетелә. Шушы тынлыкны бозып, кинәт көнбатыштан самолетлар гөрелтесе ишетелә. Шомлы үкерү тавышы көчәйгәннән-көчәя бара, кешеләр ни булганын аңлап бетергәнче йөзләгән, меңләгән хәрби самолетлар тыныч шәһәрләр һәм авыллар өстенә бомбаларяудыра башлый. Күпкатлы йортлар гөрселдәп авалар, күккә тузан болыты күтәрелә, коточкыч янгын башлана. Дөньяның асты өскә килгәндәй була. Урамнарда, юлда очраган бөтен нәрсәне вата- сыта килүче свастикалы танклар, бала-чаганың, аналарның ачынып елаган тавышлары, кан, үлем... Тиздән радио туган илебезгә фашистлар Германиясенең хыянәтчел һөҗүме турында куркыныч хәбәр тарата. (Левитан тавышы)

Бөек Ватан сугышы менә шулай башлана. Һәркем өчен дә авыр сынау еллары башланып китә.  Сугыш ким дигәндә 27 миллионнан артык ватандашыбызның газиз гомерен алып китте. Татарстанның 560 меңнән артык улы һәм кызы илне сакларга китте, аларнын 250меңнән артыгы  кире әйләнеп кайта алмады. Авылыбызга сугыш башлану хәбәре шул ук көнне килеп ирешә. Зур Мәшләк авылы җирлегеннән Ватанны сакларга 250кеше алына , шуларның 145 се яу кырында мәңгегә ятып кала, 105е туган якларына әйләнеп кайту бәхетенә ирешә.

1төркем укучылары сугыш кырында ятып калган авылдашларны барлауны төп максат итеп куйды.

Сайт”Подвиг народа”

(Вафина Ландыш үзенең бабасы турында “подвиг народа” сайтыннан мәгълүмат табып безне таныштырган иде. Бүгенге көндә 1төркем сайт белән эшләү ничек бара, яңа мәгълүматлар табылдымы.)

Давыдов Денис, Кашапов Вильдан,Елисеев Денис, Гайнуллина Зөхрә, Салахиева Тансылу

2Сугыш чоры балалары

Алар сабый чакта ук ятим калган, “әти” сүзен әйтергә тилмереп яшәгән, бәхетле балачакларын сугыш урлаган . Без аларны сугыш чоры балалары дип йөртәбез. Бик яшь килеш коточкыч сугышның ачы хәсрәтен үз җилкәләрендә татыган сабыр йөрәкләр шул алар. Аларның кайберләре әтиләрен бер күргәндер. Кайберләре, кечкенә булу сәбәпле, атасының йөзен дә хәтерләмидер, ә кайберләре әтиләре һәлак булганда хәтта тумаган да булгандыр... Алар ана назын да бик аз татыган, чөнки бөтен тормыш йөге тылдагы хатын-кызлар җилкәсендә булган бит.

Әйе, сугыш сабыйларга да ир-егетләр җаваплыгы салган. Бераз кул арасына керә башлаган малайлар, кызлар өлкәннәр белән беррәттән хезмәт иткән. Сугыш гарасаты тынганнан соң байтак еллар үтсә дә, аларның югалту ачылары бик ачы, яралары hаман ачык, күз яшьләре бик кайнар әле… Без тарих итеп тыңлаган хикәятләр дә аларның үз башларыннан үткән хатирә бит.Авылыбызда бүгенге көндә барлыгы 58 сугыш чоры баласы исәпләнә.

Бүген бездә сугыш чоры баласы Вафина Флюра Раимулла кызы кунакта.

Сез мәктәптә күп укый идегезме, дәресләр күп керә идеме?-

Класста балалар күп идеме?-

Дәреслекләрне китапханәдән бирәләр идеме?

Нәрсә белән яза идегез, дәфтәрләр кайдан алдыгыз?

Ул чакта сезнең белән дә кызыклар булгалый идеме?

Ул заманда сез ничек буш вакытны үткәрә идегез?

Сугыш беткәнне хәтерлисезме?



Авыр сугыш еллары акрын гына уза тора, колхозда эшче көчләр булып картлар, гарип ирләр, хатын-кызлар һәм яшүсмерләр генә калалар. Колхозның экономик хәле начарлана, авыл халкы ачыга, өс-башлары сәләмәләнә бара. Колхозчылар еллык хезмәт көненә көз көне 30-50 кг онлата “уңыш” ала. Авыл халкы бәрәңге, сөт һәм тамыразыклар, балтырган, ат кузгалагы орлыгы, кычыткан, кузгалак һәм яз көне өшегән бәрәңге казып алып, аннан “кәлҗәмә” пешереп, шуның белән тукланалар. 200 грамм солы кибәге өчен бер көн калмый эшләп йөриләр

(кычыткан, ат кузгалагы орлыгы, әрем, черек бәрәңге)

Авыл халкы акчалата налог, 250-300 литр сөт, 40 кг ит, 100 данә йомырка хәзерләп дәүләткә тапшыра, аның өстәвенә 500-1000 сум заемга язылып аны сыер сөтеннән май язып, базарда сатып түлиләр, фронттагы сугышчыларга җылы кием җибәреп торалар. Ә фронттан һаман батыр сугышчыларның үлем хәбәрләре килә тора, нык гарипләнгән сугышчылар авылга әйләнеп кайта башлыйлар. Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң да әле тормыш җиңел булмый. Хезмәт хатын-кызлар, яшүсмерләр җилкәсендә була. Бүгенге көндә авылыбызда 56 сугыш чоры баласы яши.30кеше турында мәгълүмат тупланды.

2төркем эше.

-анкета(Рафикова Наилә, Мифтахова Асия, Гайнанова Сәрия, Гараева Мөслимә)

3төркем эше

-биография (3иннатуллина Фәрхенур, Гыйләҗетдинова Гамилә, Нуриев Вәлиәхмәт, Степанов Владимир, Гарифуллин Xәбибулла)

Видеоязма Мубаракшина Xәтирә

Ә.Гадел шигырь

Ф.Гыйльфан шигырь

-үзләре язган шигырь ( Мифтахова, Давлеев, Шафиева Айсылу)

Өй эше 1төркем үз эшен дәвам итә.

2төркем анкеталар белән эш Рахиев Габдулла, Ахметова Фәүзия, Xашитов Сахап

3төрем Архипова Екатерина, Данилова Татьяна, Xайруллина Нурсама



Бөек Ватан сугышы- кешелек тарихында иң авыр сугышларның берсе. Тылдагы хатын- кызлар, балалар өчен бигрәк тә авыр була ул. Көндә килеп торган кара кагәзь, үзенең хәвефле хәбәре белән, балаларны да олыгайтып җибәрә. Шулай итеп алар  балачакның рәхәтен тоймыйча да калганнар.

Сугыш беткәнгә дә 70 ел узып бара. Әмма аның дәhшәте – көл булган шәhәр- авыллар өстендә, яу кырыннан кайтмый калган ир-егетләр , әти-бабайлар каберлегендә. Аның сары сагышы – әтисезләр йөзендә. Алар сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туганнан ук тоеп, үз күзләре белән күреп, ачлык- ялангачлыкның ни икәнен татып үскән. Алар – утлы елларда туган балалар. Шуңа күрә сабыр, нык алар.

70 нчы мәртәбә туган жиребезгә чәчәкле,сандугачлы тыныч яз килэ.Дәһшәтле сугыш еллары никадәр ерагая барсада,халык батырлыгынын бөеклеге,фашизмны жиңүнен дөнья күләмендәге тарихи әһәмияте безнең күнелләргә шулкадәр якыная бара.Еллар уза,сугыш чоры балалары  сафы да  елдан-ел сирәгәя бара.

 Үзенең утлы сулышы белэн гамәлдә һәрбер гаиләгә кагылып үткән ул авыр еллар турында  беркайчан да исебездән  чыгармыйк. “Солдатлар”җыры




Краткое описание документа:

Бөек Ватан сугышы- кешелек тарихында иң авыр сугышларның берсе. Тылдагы хатын- кызлар, балалар өчен бигрәк тә авыр була ул. Көндә килеп торган кара кагәзь, үзенең хәвефле хәбәре белән, балаларны да олыгайтып җибәрә. Шулай итеп алар  балачакның рәхәтен тоймыйча да калганнар.

Сугыш беткәнгә дә 70 ел узып бара. Әмма аның дәhшәте – көл булган шәhәр- авыллар өстендә, яу кырыннан кайтмый калган ир-егетләр , әти-бабайлар каберлегендә. Аның сары сагышы – әтисезләр йөзендә. Алар сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туганнан ук тоеп, үз күзләре белән күреп, ачлык- ялангачлыкның ни икәнен татып үскән. Алар – утлы елларда туган балалар. Шуңа күрә сабыр, нык алар.

 

70 нчы мәртәбә туган жиребезгә чәчәкле,сандугачлы тыныч яз килэ.Дәһшәтле сугыш еллары никадәр ерагая барсада,халык батырлыгынын бөеклеге,фашизмны жиңүнен дөнья күләмендәге тарихи әһәмияте безнең күнелләргә шулкадәр якыная бара.Еллар уза,сугыш чоры балалары  сафы да  елдан-ел сирәгәя бара.

Автор
Дата добавления 05.03.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел Конспекты
Просмотров358
Номер материала 422803
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх