Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / История / Другие методич. материалы / Внеклассное мероприятие "Яулыкларда халык тарихы"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • История

Внеклассное мероприятие "Яулыкларда халык тарихы"

библиотека
материалов

Яулыкларда халык тарихы.

Максат. Кеше өчен хезмәтнең яшәү чыганагы булуын аңлату,

-балаларда тарихи мәгълүматларга кызыксыну уяту, иҗади эшләү сәләтен үстерү, әхлаклылык тәрбияләүдә игътибарны арттыру

  • тарихи мирасыбызга кызыксыну уяту.


Җиһазлау: Стеналарда язмалар, шигырьләр, кроссворд, төрле рәсемнәр, яулыклар, милли киемнәрдә балалар, магнитафон тасмасы. Мәкалләр: “Тән зиннәте-кием, акыл зиннәте-гыйлем”, “Кием күңел көзгесе”, “Зәвык белән киенгән кеше- ямьле кеше”.

1.Тыйнак та син,

Тырыш та син,

Батыр да син,

Киң күңелле

Татар кызы.

Кояштан да иртә торып,

Җиң сызганып,

Зур эшләргә тотынасың,

Оҗмах кызы.

2. Дөньяны таң калдырырлык

Айдан сылу йөзләрегез –

Барысы да табигатьтән,

Тыныч, сабыр татар кызлары.

Сөелә һәм сөя белгән

Назлы татар кызлары,

Горур татар кызлары



1Җир җиләге төшкән ак күлмәгең

Бала итәк белән тееглгән.

Зәңгәр читле батист яулыгыңа

Болын бизәкләре түгелгән.

2. Чиккән яулык – яшьлек истәлеге. Анда – яз гөлләре дә, җәйге кояш һәм көзге сагыш та, кышкы сафлык та. Анда ничәмә төс, күпме сер!

1. Әйдәгез, тарих битләренә күз салыйк, бүгенгебезне барлыйк: хатын кыз –күрке яулыклар турында сөйләшик.

2. Яулыкларда татар халкы язмышы да чагыла. Элегрәк безнең әбиләр, әниләр, апалар башларына өрпәк ( өчпочмаклы яулык) белән тастар (ак киндердән киселгән озынча яулык) бәйләп йөргәннәр. Ләкин, яңа төр тукымалар барлыкка килү белән, фабрикада эшләнгән яулыклар киң таралган, ә өрпәк белән тастар тора бара кулланылыштан төшеп калган.

1. Фабрикада эшләнгән дүртпочмаклы яулык бу вакытта гадәти баш киеменә әйләнә. Татар хатын – кызлары аны үзебезнең милли гореф – гадәтләргә туры китереп бөркәнә: ике янәшә почмагын ияк астына бәйләп, яулыкның үзен таратып аркага төшерә, ә бу элеккеге гадәт буенча, баш, муен , ияк, арка һәм иңбашларын каплап торсын өчек шулай эшләнә. (дүртпочмаклап бәйләгән кызлар)

2. Кызлар исә, хатыннардан үзгәрәк итеп, яулыкның ике очын колак артыннан уздырып, артка чөеп бәйли; Шул рәвешле дүртпочмаклы фабрика яулыгы хатын –кызларыбыз арасында киң таралган баш киеме булып китә. Хәзер исә өлкәнрәк яшьтәге хатын – кызлар гына яулыкны аркага төшереп бәйли.


Уракчы кыз” биюе башкарыла.

1кызДүртпочмаклап бәйләгән яулык арканы җәй көне – эседән, кыш көне салкыннан саклый. Яулыкның ак төсле булуы – беренчедән, башны эссе сугудан сакласа, икенчедән, ул сафлык, чисталык билгесе.

2нче кыз.Өчпочмаклап бәйләү – күбесенчә мөселман хатын – кызларына хас күренеш. Чөнки ислам әхлагы буенча, хатын –кызның киеме тәненә сыланып тормый.

3нче кыз. Чалма кебек бәйләү – бик уңайлы, чәчне дә каплый, купшылап бизәргә дә мөмкин.

4 нче кыз. Чөеп бәйләү – йорт эшләрен башкарганда бик уңайлы ысул, чөнки яулыкның очлары комачауламый.

1.19 йөзнең икенче яртысында, өс – баш киеменә карап, кемнең кайсы сыйныф катлау кешесе икәнен әйтергә мөмкин булган. Өстен катлау сыйныф кешеләре киеме хезмәт ияләре киеменнән тукыма сыйфаты ягыннан да, кыйммәтле бизәнү әйберләренең күп булуы белән дә аерылып торган.

Зәңгәр шәл.

2.Яулык шәлләр халкыбыз җырларынңа, әдәби әсәрләрдә дә еш телгә алына. Шуларның кайберләрен искә төшерик.

А. Башыңа япкан яулыгың

Яңа яуган кар кебек. (Х.җ)

Б. Яулыкларың әллә синең,

Әллә синең чигелгән. (Сибгат Хәким)

В. Яулыкларым чиктем исәпләп,

Дүрт почмагын пичәтләп.(

Х.җ)

Г. Ак яулыгың салып иңнәренә

төшләремә көн дә керәсең

Д. Аклы яулыклар шәл түгел,

Сине яратуым җәл түгел(Хҗ)

Е. Каушап калган нурлы йөзләреңз

Ак яулыгың бигрәк килешә.

1.Туктагыз, егетләр. Шул рәвешле бик озак дәвам итәргә булыр иде. Яулыклар язмышы да милләтләр язмышы кебек төрле – төрле.

2.Кешелек дөньясы һәрвакыт матурлыкка омтылып яши. Кирәкле дә, бер үк вакытта матур да булган әйберләр аның күңеленә шатлык йсти, кайгы хшсрәтләрен дә оныттыра.

Шәл күптөрле була: ефәк, зәңгәр, мамык, чуклылар.

2.Оренбур шәле үзенең нәфислеге, җылылыгы, йомшаклыгы белән дан казанды. Кемдер аны яратып бәйли, кемдер якын кешесенә бүләк итә.

Оренбургский пуховый платок. Җыры 1 куплет тыңлана.

9 класс егетләре җырлый.

1.1920 еллар комсомолкаларын кызыл яулыктан башка күз алдына китерү мөмкин түгел.

2.“Синий платочек” җыры өлкән буын кешеләренең кайсысы гына белми икән?. К. Шульженко башкаруындагы бу җыр Бөек Ватан сугышы елларында сугышчыларга көч һәм рух өстәгән.


Вальс

1. Чегән, Һинд, япон халык киемнәрендәге бизәк - өлгеләр мода осталарын һәрвакыт рухландырды. Мондый бизәкле киемнәрне хәзер көндәлек тормышта кимиләр, ә халык авыз иҗаты әсәрләрен башкарганда, сәхнәгә киеп чыгалар.

2.Шулай да 70 -80 елларда чегән хатын –кызлары бөркәнә торган кара җирлеге зур чәчәкләр белән бизәлгән яулыкларны яшьләр бик яратып бәйләп йөрде.


Чегән биюе.

1Татар халкы элек – электән ак төскә мәдхия җырлый. Чөнки аклык – пөхтәлек, сафлык билгесе. Беркайчан да кара яулык, кара шәл бөркәнгән татар әбиен күрмәссез. Яшь чагында да ул чәчләрен икедән үреп, башына ак яулыгын бәйләп йөргән.

2.Җәй көннәрендә җилдән, тузаннан саклаган яулыклар. Башына ак яулык бәйләгән мөселман хатын –кызларын күреп җан сөенә, аларга күңелдә соклану хисе туа.

1.Ак яулыклы татар әбисе! Син барысын да: яхшысын да, яманын да кичердең. Ләкин барыбер изге күңелле булып калдың, ак яулыгыңа тап төшермәдең. Намаз укыганыңны күрәм дә сиңа сокланам. Тәсбих тотып, илгә иминлек, балаларыңа тәүфикъ теләп дога кыласың. Теләгең кабул булсын, и мәрхәмәтле, ак яулыклы татар әбисе.



Ак яулыклы әнием минем.

1. татарстанда моннан ун еллар элек яулыклы сылукайларны очрату гаҗәп хәл булса, хәзер инде аларга күнегеп җиттек. Татар хатын –кызлары арасында яулыклы, итәген- җиңен күркәм итеп җыйган, үз-үзләрен тотуларыннан ук, сафлык бөркелеп торган туташлар саны ишәя бара.

Мөселман кызлары киеме кигән кызлар чыга

1..Һәр хатын –кызның матур итеп киенәсе килә. Бу – табигый ихтыяҗ. Әлбәттә , сезнең кием шкафында яулыклар булмыйча калмас. Аны килешле итеп бәйли белергә генә кирәк.

2. Тагын шунысы мөһим: аны бәйләп кая барасыз: Ял итәргәме, эшкәме, бәөрәмгәме, спорт белән шөгыльләнергәме?

Яулыкның төсен, зурлыгын шуннан чыгып сайларга киңәш ителә.

Мода.

1. Әйе, яулыкларда тарихчагыла. Нинди генә чорны карама, нинди генә халыкның сәнгать үрнәкләрен күзәтмә, һәрберсендә милли бизәкләр. Ефәк җепләр белән чигелгән ак яулык, татар яулыгы – сафлык билгесе. Ак яулык кебек, күңелләребез дә , хыялларыбыз да керсез һәм пакь булсын

2. Шушының белән “Яулыкларда халык тарихы” дигән кичәбезне тәмамлыйбыз Игътибарыгыз өчен рәхмәт.








Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Краткое описание документа:

В национальном костюме татар воплотилось все мастерство народного творчества и бесконечное стремление этого народа к совершенству. Татарский национальный костюм рассказывает об индивидуальных чертах человека, его характере и эстетических вкусах. По одежде можно узнать возраст и социальное положение его обладателя. Народный костюм является самым ярким индикатором национальной принадлежности человека.

Татарский национальный костюм – достаточно широкое понятие. Существует немалый спектр подгрупп татар. На татарский национальный костюм оказали влияние восточные традиции, ислам и сложившийся к концу XIX века национальный костюм поволжских татар.

Как и другие национальные костюмы, татарский комплекс национальной одежды прошел долгий путь исторического развития.

В национальном костюме татар гармонично сочетаются ткани насыщенных «восточных» цветов, головные уборы со сложным и богатым орнаментом, различные виды обуви, высокохудожественные ювелирные украшения, образуя, таким образом, неповторимую систему народного творчества.

Автор
Дата добавления 14.01.2015
Раздел История
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров446
Номер материала 297562
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх