Сыйныфтан тыш чара.
Минем гаиләм – минем бәхетем
Максат: Укучыларда әти-әниләребезгә, әби-бабаларыбызга,
ярату, кадерләү хисләре тәрбияләү.
Җиһазлар: презентация,
компьютер; хәрефләр язылган шарлар (г а и л ә с е м ь я); тәҗрибә үткәрү өчен: су,
шикәр комы, вак ташлар; ромашка таҗлары һәм үзәге; өчпочмак пешерү өчен кирәк
булган савыт-саба һәм ашамлыклар.
1. Оештыру өлеше.
СЛАЙД 1 Укытучы. Исәнмесез,балалар. Хәерле көн!
- Әйдәгез, танышабыз. Минем исемем Энҗе Абрамовна. Мин сезгә “Хәерле
көн” дим, ә сез минем янга чыгып үз исемегезне әйтегез. (Укучылар исемнәрен
әйтәләр, түгәрәккә басалар. Укытучы берәр шар бирә бара).
- Сезнең кулларда шарлар гадәти генә түгел. Игътибар иткән булсагыз,
аларда – хәререфләр язылган. 2 сүз яшеренгән. Берсе русча, берсе
татарча. Шарларыбыздан шул сүзләрне төзик әле. (2 төркем булып утыралар.
Шарларны өстәлдәге вазаларга утырталар)
2. Теманы билгеләү
- Димәк, без бүген нәрсә турында турында сөйләшәчәкбез. (Гаилә
турында).
СЛАЙД 2- Бүгенге чарабызның исеме дә “Минем
гаиләм-минем байлыгым” дип атала.
3. Тема өстендә
эш.
1. - Нәрсә соң ул гаилә? Гаилә сүзенең
мәгънәсен ничек аңлыйсыз? (Гаилә – ул сине яратучылар өе, туганнар яши
торган өй). - Бик дөрес әйттегез. Бер гаилә кешеләре ул бергә яшәүчеләр, ял
итүчеләр, кайгыда да, шатлыкта да бердәм булучы кешеләр.
СЛАЙД 3
ТР тел һәм әдәбият, сәнгать
институты карары нигезендә төзелгән аңлатмалы сүзлектә нинди аңлатма бирелгән
икән, бергә укыйк әле. - Гаилә - бергә яшәүче ир, хатын, балалар һәм якын
туганнардан торган кешеләр төркеме; С.И. Ожегов төзегән русча аңлатмалы сүзлектә
Семья - группа живущих вместе близких родственников, диелгән
2. - Балалар, безнең һәрберебезнең гаиләсе бар.
Ничек уйлыйсыз, кешегә гаилә ни өчен кирәк? (гаиләдә бер-берсен аңлыйлар,
яраталар, хөрмәт итәләр, бер-берсенә булышалар).
- Сез гаиләгез белән
бергә нәрсәләр эшлисез? Ял вакытларын ничек уздырасыз? СЛАЙД 4 Төркемнәрдә эшләп алабыз. Сезнең алда
шөгыльләр язылган тасмалар бар. Кайсылары сезнең гаиләләргә туры килә? Сайлап
алыгыз ( телевизор карау, чаңгы шуу,бакчада эшләү, китап уку, туган көн
бәйрәмен уздыру, әби-бабайга кунакка бару ).
- Балалар, мин дә
үземнең гаиләм белән булган шөгыльләремне яздым. (Тактага эләм. Төркемнәр
чиратлап укыйлар. Мин үземнекен карап, билгеләп барам. Төркемнәрдә туган көн
юк.)
- Ә сезгә кирәкме ул?
Ә бу матур бәйрәмдә сез нәрсәләр эшлисез? (биибез, җырлыйбыз, уеннар уйныйбыз).
Нинди уеннар уйныйсыз?
- Әйдәгез без дә
сезнең белән “Ак калач” җырлы -уенын искә төшереп уйнап алыйк әле.
- Җырдан күренгәнчә,
элек бәйрәмнәрдә ак калач пешергәннәр. Хәзер нәрсә пешерәләр?
- Гомумән, сезнең гаиләдә инди ризыклар-ашлар пешерәләр? (Санап
китәләр).
Нинди генә бәйрәм булса да, һәр гаиләдә әти- әниләләр кунакларны бәйрәм
табыны белән каршы ала. Ә инде өстәлләр төрле тәм-том белән тула. Әйдәгез
кайберләрен атап китик әле.СЛАЙД 5
- Бу ризыкларга тагын бер тапкыр карагыз әле. Аларны нәрсә берләштерә?
(Татар халык ашлары).
- Балалар, бу ашларны сезнең гаиләдә кем пешерә соң? Ә кемнәр булыша? -
Миңа калса, монда нәрсәдер җитми, шулай түгелме? (Өчпочмак). Ә сез аны
пешергәндә дә булышасызмы?
- Әйдәгез бергәләп өчпочмак әзерлик әле. Өстәл янына үтәбез. Эшкә тотынганчы кайбер
кагыйдәләрне искә төшереп китик. Укучылар әйтәләр. (Башлык, алъяпкычларны
кияләр, кулларны юалар).
- Әйдәгез башта өчпочмакның нәрсәләрдән торганын, ягъни рецептын искә
төшерик (сөйлиләр). Монда ул әйберләрнең барысы да бармы? Иң беренче эшне
нәрсәдән башлыйбыз? Әзер камырны кул белән генә йомшартып түгәрәк ясыйбыз.
Бәрәңге суган, итне бергә болгатабыз һәм түгәрәгебезгә салып өчпомак формасында
читләрен ябыштырабыз. (Бер-берсенә булышыалар. Эшлиләр. Табаны майлап,
өчпочмакларны төзәләр.)
- Менә булды, бик матур килеп чыкты. Аларны алып куйыйк. Сез әти-әниләрегезнең
бик тә уңган кыз һәм уллары булып чыктыгыз. Аш бүлмәсендә аларның менә дигән
булышчылары.
- Элек-электән күмәк эшләрне җырлар җырлап эшләгәннәр. Сездә бармы
андый күренеш? Нинди җырлар җырлыйсыз?
- Әниләр турында җырлар беләсезме?СЛАЙД 6 (“Кояш гомере” җырын җырлау) Өстәлне сөртәләр, аляпкычларын салалар һәм
урыннарына утырылыр.
- Димәк, сез бергә эшлисез, бергә ял итәсез, бәйрәмнәр үткәрәсез. Бу
нинди гаиләдәге күренешләр? (дус, тату). Сезнеңчә, тату гаиләгә тагын нинди
сыйфатлар хас? СЛАЙД 7
- Татулыкның нигезендә бер-береңне аңлау, бер-береңә юл кую, җитешсезлекләрне,
хаталарны кичерә белү, авыр сүзләр әйтмәү ята.
- Тәҗрибә. Төркемнәрдә эшлибез. 1 стакандагы суга шикәр
салыгыз. Болгатып җибәрегез. Ә 2 стакандагы суга вак ташларны салыгыз,
болгатыгыз. Нәрсә күрдегез? (шикәр эреде, таш су төбендә калды).
- Шикәр комын, бу вак ташларны сүзләр итеп күз алдына китереп, ясаган
тәҗрибдән чыгып, нәрсә әйтә аласыз? (Җаваплар)
СЛАЙД 8 - Балалар, ягымлы, матур
сүзләр дә менә шушы шикәр сыман кеше күңеленә эреп тарала. Ә начар сүзләр каты
таш сыман кеше күңеленә төшеп утыра да тырнап тора. Начар сүз әйтеп,
өлкәннәрнең хәтерен калдыргансыз икән, гафу үтенегез. Үз гаебеңне таный белү,
гафу үтенә белү – бик кирәкле сыйфат.
- Инде өчпочмакларыбызны мичкә тыккан булсак, алар менә шундый булып
пешкән булырлар иде. Мин сезнең өчпочмакларыгызны алып кайтып пешерермен, ә сез
минекннән авыз итеп карарсыз. (Тәлинкә белән пешкән өчочмаклар чыгарып,
балаларга өләшә)
Рефлексия
- Балалар, үзегезнең гаиләләрегезгә нәрсәләр теләр идегез? Өстәлләрдәге
ак таҗларга теләкләрегезне язып, тактага беркетәбез. Мин үземнең гаиләмә
иминлек телим. (Ромашканың сары үзәгенә язып тактага беркетәм,
балалар-таҗларны) Менә шундый матур ромашка чәчәге ясадык без теләкләребездән. СЛАЙД 9 Гаиләгә аның нинди катнашы бар соң? (Гаилә
символы, 8 июльдә Гаилә көне бтлгеләп үтелә)
- Шуның белән чарабыз тәмам. Мин барлык гаиләләргә бәхет, шатлык,
сәламәтлек, бердәмлек телим.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.