Бәйрәмнәрнең була төрлесе
Зал “Гаилә-тормыш учагы” ,”Тән сихәте-хәрәкәт,гаилә бәхете бәрәкәт”, “Гаилә- татулыгы белән көчле” дигән плакатлар б-н
бизәлә.
А.Б- Исәнмесез диеп башлыйк
әле,бәйрәм киче шулай башлана. Исәнмесез диеп җавап алсаң күңелләрем шундый
шатлана. Исәнмесез хөрмәтле әти-әниләр килгән,кунакларыбыз.Бәйрәм белән Сезне!
Бәйрәм кичебезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез.
Җыр:”Бергә җырлашыйк әле ”
Бар күңеллелек бөтен дөньяда , Зәринә
Бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу? Мин беләм:
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Безнең гаиләләр җыелган Рәниф
Ял итәр өчен бүген.
Сүзләремнең иң матурын
Әйтмичә мөмкин түгел.
Бәйрәмсез бик күңелсез бит Антон
Күңелсездер сезгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,
Кирәк һәммәбезгә дә.
Бәйрәмнәр кирәк әтигә!
Бәйрәмнәр кирәк әнигә
Бабай белән әбигә.
Күңелләр шатлыклы булганга, Камилә
Без җыелдык бу залга.
Әтиләр-әниләр, карагыз
Ничек без бергәләп күңел ачабыз.
Җыр: “Әтиемә”
Уеннарнымны онытып, Зөлфия
Кулларыма чәчәк тотып
Килдем әнием янына.
Озын гомер теләп сиңа,
Кабул ит теләкләрнең иң-иң җылысын
Кабул ит бүләкләрнең иң-иң олысын
Бәйрәм бүләксез булмый ул, Алмаз
Барыгыз да белегез.
Безнең ничек тырышканны
Хәзер менә күрерсез.
.
(Балалар үзләре эшләгән бүләкләре белән әти-әниләрен котлыйлар.)
Бәхетле без бу дөньяда Юлдуз
әти -әни булганга.
Туган җирем күкләренең
Күге аяз булганга.
Бәхет кайда?
Безнең өчен
Ул бары янда гына.
әти - әниле булу
зур бәхет була безгә.
Җырлар тыңлыйк, җырлыйк, отыйк, Самат
Җыр күңелне җылыта.
Әйдә җырлап яшик дуслар,
Җыр дуслыкны ныгыта.
Җыр: “Әниләр бәйрәме.”
Бүген бездә бәйрәм! Ни өчен дип уйлыйсыз?(Чөнки безгә бүген
кунаклар килгән).
Уен: Менә бу конвертларда рәсемнәр яшерелгән, ләкин алар
киселгән.Сезгә шул кисәкләрдә билгеле бер темага рәсемнәр җыярга. (Төркемнәрдә
эшләү)
-Рәсемнәрдә нәрсә сурәтләнгән?
А.Б. Әйдәгез әле хөрмәтле әти-әниләр бүгенге гаилә бәйрәмебезне гөрләтеп
дәвам итик әле. Сезне- әтиләр, әле генә үтеп киткән бәйрәмегез “Ватанны
саклаучылар көне “белән кайнар котлыйбыз. Сезнен барыгызга да озын гомер,
саулык, гаилә бәхете, балалар шатлыгы телибез. Сез һәрвакыт гаиләгезнең
ышанычлы терәге булып калыгыз. Сезнең хөрмәткә егетләребез башкаруында “Моряклар”
биюе.
Малайлар җыры “Солдатта булган”
-Сез тагын нинди бәйрәмнәр бәләсез, балалар һәм хөрмәтле
әти-әниләр? (Белгән бәйрәмнәрен санап күрсәтәләр )
А.Б.
Әйе, татар халкы элек-электән бәйрәмнәр-туйлар ясап, күңел ачып яшәргә
яраткан. Юктан бар ясап, бәйрәм булмаса, аулак өйләр оештырып, бер-берсенең,
үзләренең күңелләрен күтәреп, илаһи көч алып, ял итеп яшәгәннәр.
А.Б.
Уен - Әйдәгез хәзер ике як кара-каршы бәйрәм күренешләрен ишәрәләп
күрсәтәләр дә, икенче як шуны кайсы бәйрәм күренеше икәнен әйтергә тиеш.
-Яңа
ел бәйрәме: тост күтәрү, чыршы тирәли йөрү, кыш бабай керү, кыш бабайга
һөнәр күрсәтү.
-Сабантуй
бәйрәме: колгага менү, капчык сугышы, көрәш, йомырка кабып йөгерү.
Хөрмәтле
әниләр, ә хәзер башкарачак биюебез бары тик сезнең өчен.
Бию: “Татар халык”биюе.Кызлар биюе
Уен “Кем тизрәк?”
1.
Начар билгеләр алганда югалып тора торган документ. (Көндәлек)
2. Кашыкта аягын салындырып утыра (токмач)
3.Татарстан дәүләт гербында сурәтләнгән җанвар - Барс
4. Муса Җәлилнең дусты, әкиятләр авторы (Алиш)
5.ТНВ да балалар өчен нинди тапшырулар бара – “Күчтәнәч”, “Тамчы”,
“Хочу мультфильм”.
6.Татарстан флагында төсләр урнашу тәртибе. (Өстән аска) (яшел,
ак, кызыл.)
7. 30 я хәрефеннән торган кеше исеме.(Зоя).
8.Жирафның кайсы аяклары озын – алгысымы, әллә арткысымы. (тигез)
9.Казан Кремле янында кайсы язучыга һәйкәл куелган(М. Җәлил)
10.Мәктәпнең президенты (директор)
11.Һәрчак ялгышып тәрәзәгә эләгүче әйбер –(туп).
12.Шәвәли – кайсы шагыйрь герое? (Ш. Галиев)
13.“Туган тел” шигыренең авторы – Г. Тукай.
14. Балалар газетасы – “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау
15.Ул елга бер тапкыр гына килә.Аны һәркөм көтеп ала. (Туган
көн.)
16.Үзе кечкенә генә , вакыт-вакыт елап та ала. Шуңа карамастан аны
һәркем ярата.(Бала.)
17. Тәмле ашлар пешерә, җылы оекбашлар бәйли.(Әби)
18. Аның б-н һәр бала уйнарга ярата.(Уенчык)
19. Җирдә яшәүче барлык кешеләр өчен дәиң ягымлы, иң кадерле
кеше.(Әни)
Җыр:”Әбием-әбекәем”.Камилә,Зәринә.
Гаиләләрне интеллектуаль яктан сынау. Әтиләргә
“Табышмак әйтәм- тап” уены. Әтиләрнең зирәклеген
сыныйк әле.
1. Ул бөтен өйдә дә бар. Аның белән
әтиләр эшли. Кайчагында әниләр кулына да эләгә. Шаян малайлар кулына да
эләккәли. Ул чагында бу корал кадакка түгел, бармакка төшә. (
чүкеч)
2. Аны йомырка белән балдан ясыйлар.
Аның бик ваклары, бармак хәтлеләре дә була. Үзе бик тәмле, авызда эри. Кунак
каршылаганда ипи-тоз белән бергә йөри. Исеме дә бик матур. Ике өлештән торса
да, бер төсле әйтелә. (чәк-чәк)
3. Ул төп аралашу чарасына әйләнеп
бара. Аны сөйләшә белә торган һәркем куллана. Өйнеке дә, кесәнеке дә була. Ул
булмаган бер өй дә юк. Хәтта әбиләр кулында да күрергә була, чөнки балалар
хәлен белергә кирәк. (телефон)
4. Аны бөтен кеше дә ярата, чөнки ул
– төп ял итү җиһазы. Аеруча әтиләр. Арып эштән кайтканнан соң, аңа утырып
рәхәтләнеп телевизор карыйлар. Аның чүп- рәктән дә, күннән дә эшләнгәннәре
була. (диван)
5. Ул - татар халкының милли
ашамлыгы. Кунаклар килгәндә пешерелә. Түгәрәк була, мичтә яки духовкада пешә.
Эчендә тәмле әйберләре була: йөзем, дөге, җимеш... (бәлеш,
гөбәдия)
6. Ул әтиләрнең яраткан әйберсе.
Кайчагында аның эчендә әниләрне дә күрергә мөмкин. Ләкин йөртә белмәсәң,
кирәкле документың булмаса, аңа утырырга ярамый. Хокук саклаучылар да аны
туктатырга бик ярата. (машина)
7. Аны барлык кеше дә ярата. Ул бер
дә искерми, гел яңара. Арган чакта ял иттерә. Нәни балаларны йоклатканда да
кирәк. Ул елата да, моңландыра да, күңелне дә күтәрә. (җыр)
Җыр.”Әни
кирәк” Зөлфия,Юлдуз
Чират әниләргә. Аларны да
сынап карыйк әле. Әниләргә мәкальләр.
- Ир баш,
хатын... (муен)
- Ана күңеле
– балада, бала күңеле-... (далада)
- Өйнең яме
... белән (бала)
- Оясында ни
күрсә, очканда ... (шул булыр)
- Ни чәчсәң,
шуны...(урырсың)
- Агач
җимеше белән, кеше...(эше белән)
- Ата-анасын
тыңлаган- адәм булган, тыңламаган- ..(әрәм булган)
- Ата –
беләк, ана- ...(йөрәк)
- Әткәй –
шикәр, әнкәй- ...(бал)
- Ата-анасын
тыңламаган, олыгайгач үзе дә...(игелек күрмәс)
Җыр
“Иң якын кешем син”.
А.Б.
Шушының белән бәйрәм кичәбез тәмам . Барыгызны да
тагын бер кат бәйрәм белән. Килүегез һәм тыңлап утыруыгыз өчен рәхмәт.
Гаилә
бәйрәме
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.