Тапкырларга табышмак.
Максат:
-балаларны халык авыз иҗатының бер төре – табышмаклар белән кызыксындыру;
-логик фикерләүләрен үстерү
-табигатькә мәхәббәт тәрбияләү
-үзеңнең командаң өчен тырышу, уңышлар өчен сөенү, ярышта гадел булу, зирәклек, тапкырлык кебек сыйфатлар тәрбияләү.
Җиһазлар: проектор, презентация, яшелчәләр, “Зирәкләр”, “Тапкырлар” дигән язулар.
Уен барышы.
-Укучылар, без нинди республикада яшибез?
-Татарстанның теләсә кайсы ягыннан карасаң күреп туймастай, йөрсәң йөреп арымастай урыннар аз түгел. Бездә калын урманнар да, тигез далалар да бар. Урманнарында нинди җәнлекләр яши?
-Урманнарында пошилар, куяннар, тиеннәр, төлкеләр, бурсыклар, бүреләр дә очрата аласың. Безнең республиканы зур елгалар да бик ямьләндерә. Кечкенә инешләр дә, тау астыннан челтерәп аккан салкын чишмәләр дә үз урыннарында бик матур.
Безнең якларның климаты да бик ягымлы һәм уртача гына. Кышлары чамасыз салкын түгел, җәйләрен хәтта челлә вакытында да түзмәслек эссе булмый. Габдулла Тукай үзенең туып үскән Казан арты, Кырлай яклары турында бик яратып, үз итеп әнә нинди җылы сүзләр язып калдырган:
Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава:
Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява.
Шушы сүзләр, гомумән, бөтен Татарстаныбызга туры килә.
Без бүген табышмаклар кичәсенә җыелдык. Бу – көч сынашу уены. Кем тапкыр, кем зирәк, шул җиңәр тизрәк. Алда зур көрәш тора. Хәрәмләшмик, алдашмыйк, каршы яктан калышмыйк. Бу кичә табигатькә багышлана. Кичәбездә хайваннарга, кошларга, үсемлекләргә, табигать күренешләренә багышланган табышмаклар яңгырар. Бүгенге ярышта ике команда катнаша. “Тапкырлар” һәм “Зирәкләр”. Уңышлар сезгә!
Я, хәерле сәгатьтә!
Табышмаклар әйтәбез,
Тапкырлар һәм зирәкләрдән
Дөрес җавап көтәбез.
Зирәкләргә
Кырлар буш кала
Яңгырлар ява,
Җирләр дымлана
Бу кайчак була? (Көз көне)
Ул булса, көн була,
Ул булмаса, төн була. (Кояш)
Ак кына, вак кына,
Ак мамык сымак кына.
Югала, юк була,
Учта тотсаң, чак кына. (Кар бөртекләре)
Ишектән керә,
Түргә менеп утыра. (Суык)
Үсә койма буенда,
Гел чагудыр уенда.
Уты да юк – яндыра,
Корт чаккан эз калдыра. (Кычыткан)
Чакырдылар, дәштеләр,
Барган идем – качтылар. (Яңгыр)
Тапкырларга
Һәр җир карланган,
Сулар бозланган.
Уйный җил-буран
Бу кайчак, туган? (Кыш көне)
Лампа түгел, яктырта,
Мич түгел, җылыта. (Кояш)
Канатсыз оча,
Аяксыз чаба.
Тышта өелә,
Өйдә җәелә. (Кар бөртекләре)
Кышын ята таштай,
Язын чаба аттай. (Боз)
Утырабыз урманда,
Ап-ак эшләпә киеп.
Киптерә дә, кыздыра да
Кешеләр безне җыеп. (Гөмбә)
Яшел шәлен ураган,
Үзе кигән ап-ак тун,
Үзе бөдрә - чәче юк. (Каен)
Афәрин! Булдырдыгыз. Ә хәзер игътибар белән тыңлагыз әле. Бу табышмакларның җавабы ничек икән?
Энәсе күп, йөзләп, меңләп,
Берни тегә алмый юньләп.
Ул өстенә җәй дә кыш та
Энәле күлмәк кия,
Шулай да аны әнисе:
“Йомшагым”, - диеп сөя.
Энәле бүрек бара...
Булдырсаң, тотып кара.
Түм-түгәрәк, энәледер үзе,
Каладыр эзе,
Йомылып йөри.
Тычканнар эзли.
Икенче төркемгә:
Алгы тәпие кыска,
Чабарга ул бик оста,
Соры тунын сала да,
Ак тунын кия кышка.
Җәен соры, кышын ак,
Аңа шулай яхшырак.
Сорыдыр үзе,
Кылыйдыр күзе,
Эзен чуалта,
Бер күзен генә йомып,
Йокларга ята.
Үзе кардай ап-ак ул,
Озын колак бик сак ул.
Дошман күрсә элдертә
Кем аны куып җитә?
Әйдәгез, хәзер урман җәнлекләре булып ял итеп алыйк.
Куяннар булып сикерик
Төлкеләр булып йөрик
Аюлар булып атлыйк
Пошилар булып барыйк
Бүреләр булып йөрик
-
Хайваннар турында табышмаклар әйтүне дәвам итәбез
Кош түгел, оча,
Ябалактан курка.
Чикләвекне ярата,
Сызгырса урманны яңгырата. (тиен)
Сорыдыр үзе,
Үткендер теше,
Урманда йөри,
Бозаулар эзли. (бүре)
Көлтә-көлтә койрыгым,
Селки-селки барамын.
Кетәклеккә кереп мин,
Тавык-чеби аламын. (төлке)
Урманнан чыгар.
Корсак асты чуар:
Койрыгы сырлы
Хәйләсе күп төрле. (төлке)
Асрамый да умарта,
Балны бик тә ярата.
Кышын сөя йокыны,
Язгача тормый ята. (аю)
Озын аркан җирдән шуа. (елан)
Алдагы ярышыбыз “Дәшмибез” дип атала, җавапны предметлар белән күрсәтергә
Озын, яшел – түтәлдә,
Сары, тозлы – кисмәктә. (Кыяр)
Үсеп утыра бер чүлмәк,
Өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә)
Утыра, башын игән,
Өстенә йөз кат тун кигән.
Туныйсың-туныйсың
Тунаганда елыйсың. (суган)
Җир астында җиз бүкән,
Һәркөн ашыйсың, иркәм. (бәрәңге)
Җир астында алтын казык,
Алдык без аны казып. (кишер)
Алма, дисәң дә алалар,
Нәрсә соң ул балалар? (алма)
Алдагы ярышыбыз “Тәртипкә китер” дип атала. Бирелгән сүзләрне укырга, табышмак килеп чыгарлык итеп, тәртипкә китереп тезәргә.
Агач башы тукылдык
Тукый-тукый тук булдык. (тукран)
Язын килә, көзен китә
Оя ясасаң үз итә. (сыерчык)
Бүген без ел фасыллары, җир-сулар, үсемлек, хайваннар, кошлар дөньясы, һава-климат турында табышмаклар әйтештек. Кеше кулы белән эшләнмәгән һәммә нәрсә нәрсә дип атала?
Димәк, без табигать турында сөйләштек. Табигать ул безнең йортыбыз. Без табигатьтән башка яши алмыйбыз. Безне кояш җылыта. Су кешеләргә дә, үсемлекләргә дә, хайваннарга да кирәк. Табигать безгә азык, кием, торак бирә. Урман нәрсәләр үстерә?
Урман безгә агач, җиләк-җимеш, гөмбә, дару үләннәре үстерә. Шуңа күрә без табигатьне яратырга, аны аңларга һәм сакларга тиешбез. Табигать дуслары булыйк!
Табышмаклар кичәсенә нәтиҗә ясыйк.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.