Выдаём удостоверения и дипломы установленного образца

Получите 5% кэшбэк!

Запишитесь на один из 793 курсов и получите 5% кэшбэк стоимости курса на карту

Выбрать курс
Инфоурок Классному руководителю Другие методич. материалыВнеурочное выступление: Сценарий "Афганстан"

Внеурочное выступление: Сценарий "Афганстан"

Скачать материал
библиотека
материалов








Әфганстан – йөрәк ярасы





Максат: Әфганстан сугышы турында белешмә бирү, сугышны китереп чыгарган сәбәпләр, аларны ачыклау, интернационалист солдатларны хөрмәт белән искә алу.

Әзерләде: Гимаев Р.Р.



































Хәерле көн, исәнмесез!

Без бүген сезнең белән хәрби патриотик темага сөйләшүне дәвам итәбез. Әфган сугышы, Әфганстан... 9 ел, 1 ай һәм 19 көн дәвам иткән сугыш һаман серле табышмак булып кала килә. 13 мен 833 ир-егетнең Әфганстанда гомере өзелде, 49 мен 985е гарипләнде, 312 солдат хәбәрсез югалды, 18-е чит илләргә озатылды....

Бүгенге сөйләшүгә ачыклык кертер өчен сүзне ерактанрак башлыйк. Мин сезнең игьтибарыгызга "Әфганстан–йөрәк ярасы" дип исемләнгэн телдән журнал тәкьдим итәм.

Журналнын 1 нче бүлеге "Әфганстан - серле ил" дип атала. Чыннан да, бу ил турында без ниләр беләбез соң?

-Ислам Дәүләте Әфганстан.

Мәйданы 655 мең кв. км.

Халык саны якынча 20 млн. кеше.

Дәүләт теле - дари һәм пушту.

Башкаласы - Кабул 2млн. халык,

Акча берәмлеге - әфгани.

Географик хәленә килгәндә, Азияның коньяк-көнбатышына урнашкан. Диңгезгә чыгу юлы юк. Чикләренең гомуми озынлыгы 5529 чакрым. Төньяк-көнчыгыштан Кытай һәм Һиндстан белән, көнчыгыш һәм көньяктан Пакистан; төньяктан Таджикстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан; көнбатыштан Иран белән чиктәш.

Илнең 4/5 өлешен таулар били. Җирләре комлы, ташлы. Климаты коры. Биектауларда кыш 7-8 ай дәвам итеп тауларда кар ятса, җәен температура + 50* ка җитә.

Җирасты байлыклары: төсле, кыйммәтле, сирәк һәм кара металлар, нефть һәм газ.

Ил башлыча - аграр.

Халыкның 1/7 өлеше күчмә һәм ярымкүчмә тормыш алып бара, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Гомуммәйданның 13 % ы гына сөренте җирләр .Сәнәгать (промышленность) алга китә алмаган, санаулы гына туку, мебель ясау, цемент җитештерү предприятияләре бар. Йон келәмнәрне кустар рәвештә җитештерү үсеш алган.Әфганстан-дөнья базарына каракуль тиреләрен чыгару буенча танылу алган. Тимер юллар юк, төп транспорт төрләре - автомобиль, һава юлы, ишәк һәм дөяләр.

Әфганстан – күпмилләтле дәүләт. Үзе белән чиктәш булган барлык илләрнең дә милләт вәкилләре яши. Ирләрнең уртача гомер озынлыгы 46, хатын-кызларныкы 44 яшь. Халыкның 80%ы авылларда яши, 70% халык надан. Укыган кеше зур хөрмәткә ия. Әфганстан халкының бүгенге көндәге яшәү рәвеше урта гасырлардан бик аз аерыла. Ислам динен тоталар, аның гадәтләренә, таләпләренә буйсыналар. Әфганстан халкы гаять кунакчыл халык, кунакны ихтирам итәләр; түрдәге урын да, ризыкның иң татлысы да аның өчен һәм шул ук вакытта үчле дә халык. Кем дә булса аңа зыян сала икән, ул анны онытмый, кичерә алмый һәм бу үчнең буыннан – буынга дәвам итүе дә мөмкин. Гомумән, әфганлылар, "кунак ашы - кара-каршы" дип яшәүче халык, яхшылык өчендә, начарлык өчендә. Безгә таныш булмаган Әфганстан иле турында кыскача шулар.













Журналның II нче өлеше "Кара тюльпан –кайгы хәбәре" дип атала. Әйе, бу дәһшәтле сугышта күпме кан, күпме күз яше түгелгән. Шуңа да бүген без Әфганстанда батырлык күрсәткән солдатларны хөрмәт итәргә һәм Ватан өчен гомерләрен биргәннәрнең якты истәлеге алдында баш ияргә тиешбез. "Көт, әнием, кайтырмын!" дип хатлар язган 13 мең 833 ир – егетнең Әфганстанда гомере өзелде, 49 мең 985е гарипләнде . "200 нче номерлы йөк " төягән самолетлардаТатарстанга да бик куп табут кайтты. Һәм тагын «ни өчен?» дигән сорауны кабатларга мәҗбүр булабыз.

XX гасыр – дөньяда күпүзгәрешләр гасыры. Алда әйтелгәнчә, Әфганстанда үзгәрешләр булмады диярлек. Бу ил феодализм шартларында яшәвен дәвам итте.

1973 елда илдә переворот булды һәм ил республика дип игълан ителде. Власть башына Мөхәммәд Дауд килде. Ә 1973 елга кадәр, 1965 нче елда ук, Әфганстанда халык – демократик партиясе оештырылды. Бу партиянең максаты – илне социалистик юлдан алып бару була. Әмма әфган армиясының бер өлеше үзен ил Президенты дип игълан иткән Мөхәммәд Даудка буйсынмый башлый. Халык – демократик партиясе лидерларыннан берсе Хафизулла Әмин җитәкчелегендәге танк частьлары Дауд сарайларын басып алып туганнары белән бергә анны үтерә. Шушы хәрби переворот - власть алышыну Әфганстанда "Апрель революциясе " дип игълан ителә дә инде . (1978.27.04)

Революция лидерларының максаты: илдә социализм урнаштыру һәм дине бетерү. Яңа режим әфган халкында бик аз яклау таба һәм каршылыкларга очрый. Халык яңа режимга каршы баш күтәрә. Яңа хөкүмәт Советлар Союзына үз халкын бастыру өчен хәрби ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Феодализм шартларында яшәгән Әфганстан мәсьәләләрен социалистик юл белән хәл итәргә әзер түгеллеген безнең ил җитәкчеләре аңлый. Анда дин көчле, халык надан, икъдисад артта калган. Халык якламаган хөкүмәтне штыклар ярдәмендә генә саклап алып калып буламы соң? Әфганстанның власть башлыклары да (Тараки һәм Хафизулла Әмин) уртак фикердә була алмыйлар. Әфганстан лидеры Хафизулла Әмин Мәскәүдән хәрби ярдәм сорап кат-кат мөрәҗәгать итә. Озак икеләнүләрдән соң, 1979 нче елнын декабрь аенда, Совет гаскәрләрен Әфганстанга кертүтурындагы карар политбюро утырышында кабул ителә. Серле була ул документ: "Дәүләт чиген кисеп чыгу вакыты 15.00 сәгатъ." дип языла . Менә шушы көн - 1979 елның 25 декабреннән башлап илебез тарихының батыр һәм берүк вакытта оятлы да бите ачылды. "Күрше дус халыкка интернациональ ярдәм күрсәтү" дигән сүзләр астында 18-20 яшьлек егетләрнең гомерләре өзелде. 1980 елның гыйнвар аенда илгә 50 меңгә якын кешедән торган Совет гаскәрләре кертелә. Кыскасы, халык революциягә, яңа режимга риза булмыйча баш күтәрә, ә хөкүмәт башлыклары, халыкны бастыру өчен Советлар Союзыннан хәрби ярдәм сорый. Менә шулай башлана безнең халык телендәге "әфган сугышы". Ә Совет гаскәрләрен керткәч, хәл тагын да кискенләшә. Әфган оппозициясе моңа каршы килеп кенә калмый, үзебезнең чикне бозып, диверсияләр оештыра. 1981 елда чик сакчыларын камап алу, шартлачкычлар, корал, наркотиклар кертү көчәя. Ә 1982 елның башыннан совет җитәкчелегенең карары белән Әфганстанның бөтен чиге буенча 100 чакрымга кадәр кереп хәрби хәрәкәтләр башлана. Кирәк идемени бу гаделсез сугышта арысландай ир-егетләребезнең чәчкә кебек гомерләрен өзү? – дигән сорау бүгендә җавапсыз кала.
















Татарстан җирендә туып-үсеп, Әфганстан җирендә гомерләре өзелгән, мәңге яшь булып калган солдатлар истәлегенә Журналның III нче өлешен "Түгелмәсен аналарның күз яше" дип атадык .

Әфганстан, исемең шигъри синең ,

Җирең сихри, кыя, таш - тауларың!

Изге дуслык бурычын үтәр өчен

Сиңа китте бик күп якташларым....

Кыяларның булмый ак таплары ,

Аларның була тик акташлары .

Шул ташларны каннарына манып,

Табутларда кайтты якташларым.

Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела . Әмма без бу гаделсез сугышның корбаннарын онытырга тиеш түгелбез. Үлгәннәр хәтере исәннәрдә яши. Аларның якты истәлелегенә бер минутлык тынлык игълан итәм. (бер минут тынлык)…рәхмәт.








































Журналның IV нче өлешен "Без бу җирдә туып үскәннәр "дип атадык. Әфганстанның шомлы җилләре безнең Сукаеш авылын да урап үтмәде. Безнең авылда туып үскән ике егеткә, Батыров Айрат һәм Хасаншин Ильдарга ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып, гомерләрен куркыныч астына куеп ут астында йөрергә, дары исен иснәргә туры килә.

Хәрби хезмәтләрен Әфганстанда үткән бу солдатларга исән – сау туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп була.

Хәзер сүзне аларның кызларына бирик( кызлары әтиләре турында сөйли)















Хөрмәтле укытучылар, укучылар! Безнең барыбызның да теләк бер – Җир йөзендә сугыш утлары кабынмасын. Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. Солдат сугышны үзе сайламый, ул сугышны игълан итми. Фәкать ул кушылган боерыкны үти. Меңәрләнгән корбаннар, күз яшьләре, гариплекләр китергән сугыш өчен солдат гаеплеме, үз җирендә үзе хуҗа булган әфганлымы ? Әллә халык язмышы белән уйнаган ил башлыкларымы? Бу тема озак еллар яшерен булып кала килде.

1979 елның 25 декабреннән 1989 елнын 15 февраленә кадәр барган Әфган сугышы мәнге безнең йөрәкләрдә сакланыр!



  • Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
    Пожаловаться на материал
Курс повышения квалификации
Курс профессиональной переподготовки
Учитель-наставник
Скачать материал
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Проверен экспертом
Общая информация
Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Курс профессиональной переподготовки «Организация образовательного процесса для обучающихся с ограниченными возможностями здоровья»
Курс повышения квалификации «Организация проектно-исследовательской деятельности учащихся в рамках реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Управление конфликтами в образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогические аспекты инклюзивного образования в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Организационно-педагогическая деятельность в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Средства педагогического оценивания и мониторинга в работе учителя в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Скрайбинг и веб-квест как инновационные образовательные технологии в условиях реализации ФГОС СПО»
Курс повышения квалификации «Современный переговорный процесс в практике образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогическая диагностика в современном образовательном процессе»
Курс повышения квалификации «Применение современных педагогических технологий в образовательном процессе в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Техники креативного мышления как инструмент формирования общих компетенций по ФГОС»
Курс повышения квалификации «Современные тенденции цифровизации образования»
Курс повышения квалификации «Инструменты и методы воспитания российской гражданской идентичности согласно ФГОС»

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.