Сәламәт
булыйм дисәң. Дәрестән тыш эшчәнлек . 1 сыйныф 1 слайд.
Максат: -сәламәт
яшәү турында сөйләшү; 2 слайд
-чиста-пөхтә йөрү күнекмәләре үстерү;
-үз сәламәтлегең кайгыртучанлык һәм чисталыкка
омтылыш тәрбияләү
- сәламәтлекне саклау ысуллары белән таныштыру,
-укучыларда сәламәтлекне сакларга, аның кадерен
белергә, спортка уңай караш тәрбияләү. .
Җиһазлау: комьютер,
табышмаклар, мәкальләр, шигырьләр, уен
өчен капчыкка салынган ярмалар, ашамлыклар,рәсемәр.
Дәрес барышы
-Барыгызга да хәерле көннәр теләп, дәресебезне
башлыйбыз.
-Бер-беребезгә елмаеп
хәерле көн телик.(куларны кулга тидереп алу)
-Ә кәефегез ничек?
(“шәп” баш бармакларын алга сузып күрсәтәләр)
-Әйбәт.Сүзне Адилә сина
бирәбез. 3
слайд
Үсми
ул бакчада ,
Сатылмый акчага,
Үзеңдә ачкычы,
Үзеңдә баскычы.
Ул безнең зур байлык-
Исәнлек һәм саулык.
-Әйтегез әле,бүген
без нәрсә турында сөйләшербез?(Сәламәтлек)
-Кешенең иң зур
байлыгы нәрсә? (Сәламәтлек)Сәламәтлек –зур байлык!4 слайд
-Укучылар,ә ни
өчен саулыкны зур байлык диләр?
-Ә иң бай кеше
кем дисезме?(Сәламәт кеше)
-Элек-электән халыкта "Сәламәтлекне бернинди байлыкка да
алмаштырып булмый” дигән әйтем бар. Димәк, кеше өчен сәламәтлек иң кирәк, иң
кадерле нәрсә. Һәр кеше үз сәламәтлеген үзе
кайгыртырта, яхшы кәеф белән йөрергә тырыша.
-Нәрсә соң ул сәламәтлек? Бу сорауга җавап бирер өчен бер
уен уйнап алыйк. Мин сезгә җөмләләр әйтәм. Әгәр сез ул җөмлә белән
килешсәгез
Мин, мин, мин һәм минем дусларым, дип әйтерсез,
килешмисез икән дәшмисез инде.
А) Кем салкыннан курыкмый, чаңгыда җитез атлый?
Б) Кайсыгыз армый-талмый көн саен сагыз чәйни?
В) Кайсыгыз һәр иртәне физзарядкадан башлый?
Г) Кем ярата уйнарга, саф һавада йөрергә?
Д) Кем чисталык яратмый, кулын юмыйча ашый?
Е) Кем ярата витамин, банан, алма, апельсин?
Ё) Кем ярата йокларга, кәнфит суырып ятарга?
З) Кем ярата эшләргә,зурларга булышырга?
Димәк, сәламәтлек нәрсә инде ул, укучылар? Кеше сәламәт
булып калсын өчен нәрсәләр эшләргә тиеш? (Бу сорауларга укучылардан көтелгән
җавап үрнәкләре) - Дөрес тукланырга кирәк. -
Күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга. - Көндәлек
режимны үтәргә. - Яхшы итеп ял итәргә. -
Чиста, пөхтә булырга. - Спорт белән шөгыльләнергә.
- Һәр көнне иртән физик күнегүләр ясарга.
-Хәзер болар турында без якынрак сөйләшеп китәрбез, кайбер
ләрен эшләп тә карарбыз.
Экранда шапшак
малай рәсеме. 5 слайд.
_ Балалар, бу
рәсемгә карагыз әле. Рәсемдәге бала турында нәрсә әйтә аласыз. (Бер укучы
шигырьне укый)
Алсу чыккан урамга,
Тик чәчен тарамаган.
Битен, кулын юмаган,
Көзгегә карамаган.
Туфлиен чистартмаган,
Сөртеп ялтыратмаган.
Оекларын юуны
Кирәк дип тә тапмаган.
Күгәрченнәр гөр-гөр килә:
Гөлдер-гүдә, гөлдер-гү.
Бигрәк шапшак кыз икән,
Безнен Алсу түгел бу.
-Алар чисталык һәм тәртип турында уйламыйлар, юынмыйлар,
тешләрен чистартмыйлар. Бу балаларнын өс киемнәре һәрвакыт пычрак,өйләрендә
тәртипсезлек икән. Алар чәчләрен тарамый, чиста кулъяулык йөртми, тырнакларын
кисми икән. Шуңа күрә бу балалар бик еш авырый.
- Укучылар, безгә бүген почтальон апагыз посылка калдырып
китте, аның хаты да бар. Әйдәгез әле
без аны укып китик. (хат укыла)
“Кадерле укучылар! Без – “Чисталык сөючеләр”
түгәрәгенә йөрүчеләр, сезгә үзебезнең дусларыбызны җибәрәбез, сез алар белән
дуслашырсыз дип өметләнеп калабыз”.
(посылка эчендәге әйберләрне табышмаклар укып
билгеләү, әлеге предметларны укучыларга күрсәтү). 6 слайд
1. Бит-кулыңны юасың,
“Һай рәхәт!”- дип куясың.
Чисталыкны ярата
Хуш исләрен тарата. (сабын)
2. Эчтә ята ул посып,
Чыгарам аны кисып.
Щётка белән гомергә
Яшиләр бергә-бергә. (теш пастасы)
3. Үзе тешле,үзе тешләми.(тарак)
4. Тыгыз бәйләнгән кыллар
Гүя игезәк уллар.
Тешкә таба кертәсең,
Алга-артка йөртәсең. (Теш щёткасы)
5. Кирәк булса мунчада
Минем исемем ….. (мунчала)
6.Битне, кулны,
муенны корыта.
Үзе дә
чисталыкны ярата.(сөлге)
- Балалар сез бу әйберләр белән дусмы? Димәк,
укучылар, бу сабынны, теш пастасын, теш щёткасын, мунчаланы үзегезнең
дусларыгыз итсәгез аек фикерле, көр күңелле, сәламәт, матур булырсыз .Сәламәт булу өчен нәрсә үтәргә кирәклеге
турында Ильшатны тыңлап киткәннән соң җавап бирербез. 7 слайд
Яшәсен йомшак , ап-ак
Сөлге
һәм исле сабын!
Яшәсен теш порошогы,
Вак
тешле тарак тагын.
Кирәк
чиста булырга,
Иртә кич юынырга,
Гигиена
таләпләрен
Кирәк
һәрчак үтәргә.
Димәк,
сәламәт булу өчен нәрсә эшләргә кирәк икән?(Гигиена тәлапләрен үтәргә,чиста-пөхтә
булырга) 8 слайд
-Сәламәт
булу өчен тагын нәрсә эшләргә кирәк икәнен Азалияне тыңлаганнан соң әйтерсез.
“Физзарядка ясый куян” Шәүкәт Галиев
Кызыл күзен ачуы –
Төпкә менеп басуы!
Бер, ике, өч – утыра,
Бер,ике,өч – ул тора.
Йә ботакка тотынып,
Ала таган атынып.
Алан тулы төп тә төп,
Сикергәли дөп тә дөп...
Кинәт читкә тартыла –
Куян уктай атыла.
Ә-ә, бар икән юлаучы.
Юлаучымы? Юк, аучы!
Аучы куа куянны,
Куян тоя куганны.
Шундый кызу элдерә -
Ничек кенә өлгерә.
Чыныккан шул, ул чыдам.
Котылды бит аучыдан!
...Иртәгесен аучы да
Ишегалдына чыга.
Бер, ике, өч – утыра,
Бер, ике, өч – ул тора.
Йә турникка тотынып
Ала тиз-тиз атынып...
Куян куып туйганмы,
Аучылыкны куйганмы?
Ю-ук.
Физзарядка ясамасаң,
Тотып булмый куянны!
-Димәк,
нәрсә эшләргә кирәк? (Зарядка ясарга,спорт белән шөгельләнергә,хәрәкәтләнергә) -Күп хәрәкәтләнсәгез,
спортны яратсагыз авырмассыз, сәламәт булырсыз. Әйдәгез, барыбыз бергә
күнегүләр эшлибез.
Бездә
ял итеп алыйк әле. (“Балалар кайда? “дигән җырга күнегүләр эшләү.) җыр
-Тагын
нәрсә эшләргә тиешлекне Азалия сөйләп кит әле.9 слайд
Кем яши
белә сәгатен белеп,
Уятмый аны
берәү дә килеп,
Ятмас
иренеп, ул үзе торыр,
Зарядка
ясар, урынын җыяр,
Бит –
кулын юар, вакытында ашар,
Портфелен
барлап киенә башлар,
Звонок
булганчы мәктәпкә килер,-
Мондый
балалар дәресен дә белер.
-Нәрсә турында бу шигырь?(Көндәлек режим
турында)
-Димәк, сәламәт булу өчен тагын нәрсә
эшләргә тиеш без?(Көндәлек режим булдырырга)
-Сез көндәлек режимны үтисезме?Әйдәгез
бергәләп хәзер көндәлек режим төзик. Тактада сәгать рәсеме.Рәсемнәр таркатып
куелган. Көндәлек режимны күрсәткән рәсемнәрне тәртип буенча төзәргә кирәк.
Балалар чылбыр рәвешендә тактага чыгып эшлиләр)10 слайд
-Йокыдан тору.
-Зарядка ясау, юыну.
-Иртәнге аш.
-Мәктәптә булу вакыты.
-Төшке аш.
-Саф һавада булу.
-Дәресләрне карау.
-Кичке аш.
-Ял
-Йокларга яту.
- Укучылар, әгәр сез
көнегезне менә шулай дөрес планлаштырып вакытында йокыдан торып, вакытында дәрескә
барып, вакытында саф һавада йөреп, буш вакытыгызны файдалы итеп үткәреп
уздырсагыз, сезнең һәр көнегез матур, файдалы үтәр, сау- сәламәт балалар булып
үсәрсез.
-Өстәлгә карагыз да, әйтегез әле сәламәт
булу өчен тагын нәрсә эшләләргә кирәк? (Дөрес тукланырга.)
-Ә
сез ничек уйлыйсыз, ничек дөрес тукланырга? (укучылар фикере тыңланыла)
“Дөресен сайлап ал” уены.Бирелгән азыклардан файдалысын гына сайлап ал. Тикшереп
карыйк әле, дөрес тукланасызмы икән? (Балалар берә-берәм чыгып сайлап
алалар)
-Ә
капчыкларда нәрсә икән? Карамыйча , кулыгызны тыгып кына әйтеп карагыз
әле.(Капчыкларда ярмалар:дөге, карабодай, борчак)
-Нәрсә
пешерәләр?Ризван безгә туклану буенча үзеңнең теләкләреңне әйтеп кит әле.
11
слайд
Ашауга
килгәндә исә -
Баллы,
майлы ашама,
Витаминнарга
бай булган
Ризыкларны ташлама
-- Әйе, укучылар, сәламәт булу өчен тагын дөрес тукланырга,
витаминнарга бай ризыклар ашарга кирәк.
3.Йомгакау.
-Сәламәт булу һәр
кешенең үзеннән тора.Аның тагын нинди серләре барлыгы турында без алдагы
дәресләрдә дә сөйләшүебезне дәвам итәрбез.Бүген карап киткән кагыйдәләрне тагын
бер кат кабатлап үтик әле. Димәк, сәламәт булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк ?
12 слайд
Гигиена таләпләрен
үтәргә! Чисталыкны сакларга!
Физзарядка ясарга!
Көндәлек режимны
сакларга!
Дөрес тукланырга!
-Чыннан да,
дөньяда иң кирәк нәрсә -саулык, сәламәтлек. Сәламәтлек- кешенең иң зур
байлыгы.Һәр гаиләдә сәламәт тормыш рәвеше алып бару кирәк.Сәламәтлекне саклау,
ныгыту- һәркемнең кулыннан килә торган эш. Укучылар, мин сезнең тормышка
белемле булып кына түгел, сәламәт булып та аяк басуыгызны телим. Авырмагыз,
шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәгез, чисталыкны саклагыз, үзегезнең
сәламәтлегегез турында кайгыртыгыз, исәнлек-саулык сезгә.
-Рөстәм әйдә теләкләреңне әйтеп кит
әле. 13 слайд
Сәламәт булыйм
дисәң
Режим үтә һәр
көнне
Зарядкаңны
калдырма
Иртәнге ашың төсле
Кул-аякны юыгыз
Тешләрне
чистартыгыз.
Пөхтәлекне,
чисталыкны
Һәрвакыт яратыгыз
Кышын хоккей уйнагыз.
Хәрәкәтле уеннардан
Беркайчан да туймагыз.
Чаңгыда да шуыгыз сез,
Чабыгыз, узышыгыз.
Таза булгач, якты булыр
Киләчәк тормышыгыз. Сәламәт булыгыз!
Түбәндәге
табышмакның җавабын табыгыз.
Ике
анада бишәр бала, Һәркайсына бер исем.(Кул һәм бармаклар)
-Әдәгез
әле бармакларны ял итттерү өчен нинди күнегүләр эшләп була?
Ничек хәлләр?
- Ничек хәлләр?
- Менә шулай!
- Ничек йөзәсең?
- Менә шулай!
- Еракка карыйсың?
- Менә шулай!
- Ничек ашыйсың?
- Менә шулай!
- Саубуллашасың?
- Менә шулай!
- Йоклыйсың?
- Менә шулай!
.Бала
белән бергә баш бармагыгызны өскә каратып йодрык күрсәтегез.
2. Йөзгән кебек булыгыз.
3. Кулыгызны кашларыгызга терәгез.
4. Ашаган кебек булыгыз.
5. Кулыгыз белән болгагыз.
6. Куш кулларыгызны битегезгә терәп
йоклаган кебек булыгыз.
7.Баш бармагыгызны борыныгызга терәгез,
ә калганнарын шаярып селкетегез.
-Тагын нишләргә кирәк? (Дөрес суларга)
1. Сәгать.Басып, аякларны аз гына
аерып, кулларны төшерәбез.Кулларны алга,артка селкеп, тик-так дип кабатлыйлар.
2.кар бортекләре уены . Кемнен кар
бортеге озаграк тора.
-Ике
туган янәшә Чыгалмыйлар тау (аша.күзләр)
.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.