Тема:
Йокы әдәбе
Максат: - укучыларның
йокы
турында күзаллауларын арттыру, тыныч
йоклауның
файдасы турында сөйләшү
-
сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау,
үз
сәламәтлегеңә җаваплы караш тәрбияләү;
Җиһазлау : презентация,
“Тыныч йокы нәниләр” тапшыруы көе
Дәрес барышы :
1. Үзбилгеләмә.
Энергизатор “Кояшка
тартылабыз”:
- Укучылар, исәнмесез! Парлашып
бер-беребезгә карап басабыз, аяклар туры, үкчәләр бергә. Уч төпләрен кушып,
күкрәк турысына куябыз. Тирән итеп сулыш алабыз. Үкчәләрне җирдән алмыйча гына
югарыга тартылабыз. Бер-беребезгә елмаябыз, тынычланабыз, утырабыз.
2. Проблема
кую
“Тыныч йокы нәниләр” тапшыруы көе
уйный (Слайдта рәсеме)
-
Укучылар,
ни
өчен кешеләр йоклыйлар? Нәрсә ул - йокы?
( укучылар үз фикерләрен әйтәләр)
-
Эйе,
димәк без сезнең белән бүген кешенең төнге ялы – йокы турында сөйләшербез.Әйе,
дөрестән дә йокы турында сөйләшербез.Чөнки тиешенчә йокламаган кешенең
сәламәтлеге какшый, еш авырый, юкка да борчыла. Андый бала дәрестә дә аңлап
бетерми, уку теләге төшә. Нәрсә соң ул йокы, әйдәгез, слайдка күз салыйк.
(Слайд. ) Йокы
– терек табигатьтә универсаль күренеш, кеше һәм хайваннарның ихтыяҗы. Озак
вакыт йокламауны бер организм да күтәрә алмый. Мәсәлән, андый тәҗрибәдә этләр
10-12 тәүлектән соң үләләр. Кеше бер төнне генә йокысыз үткәрсә дә, аның
кәефе начарлана, физик һәм акыл эшчәнлеге түбәнәя.
Хайваннарның
йокысы төрле була: аюлар һәм байбаклар кыш буе йоклыйлар. Ул - кышкы йокы дип
атала.
-
(Слайд) Иң ялкау җәнлек – ул бурсык. Бурсыкны күрү
кыен, чөнки ул йокларга ярата. Җәен көне буе йоклый, ә кышын – көне-төне. Ул
сирәк кенә уяна һәм урманда йөри. Бу хәл еш кына көчле яңгырлар вакытында була.
Яңгыр суы бурсыкның өненә үтеп керә һәм аны уята. Бурсык – пөхтә һәм чисталык
яратучы җәнлек. Аның өне тирәсендә һәрвакыт чисталык хөкем итә. Йокларга ятар
алдыннан бурсык тәпиләре белән оясына коелган яфраклар җыеп төшерә һәм үзенә
йомшак урын әзерли.
-
(Слайд) Керпе кышкы йокыда 6 айдан артык вакыт
үткәрә. Бу вакыттва ул ашамый һәм хәрәкәтләнми. Ул кыш буе язгы кояшка кадәр
йоклый.
-
(Слайд) Күп хайваннар бик кызыклы позаларда
йоклыйлар. Ярканатлар һәм озын койрыклы попугайлар башларын аска асылындырып
йоклыйлар. Арысланнар, панда һәм аюлар аркаларында йокларга яраталар. Бу
вакытта арысланның алгы аяклары күкрәгендә, панданыкы баш астында була, ә
аюныкы теләсә ничек селкенеп тора. Жирафлар баскан җирдән черем итеп алалар.
Филләр басып яки корсакларына ятып, казык тешләрен җиргә терәп йоклыйлар.
-
(Слайд) Үрдәкборын
йоклаганда да өндәге кебек хәрәкәтләрне ясайны дәвам итәләр икән
-
(Слайд)
Ләкләкләр
очыш вакытында йоклыйлар. Очканда алдан баручы кош бик нык арый. Һәм ул кош
өеренең уртасына керә һәм күзләрен йома. Бу вакытта аның ишетү сәләте көчәя, ул
башка кошларның канат шавын ишетеп, юнәлеш һәм биеклекне югалтмый.10 минут көч
җыйганнан соң, ләкләк кош өеренең башына яки ахырына юнәлә, аның урынына башка
ләкләк килә.
Күп кошлар бер
аякларын күтәреп йоклыйлар.
-
Йокы
уңайлы булсын өчен кайбер шартлар үтәлергә тиеш. Әйдәгез әле бергәләп бу
шартлар белән танышыйк
-
(Слайд)
Уңайлы
йокы Уңайлы
карават.
Уңайлы
урын-җир.
3. Проблемалы
ситуацияне чишү:
– Вакыт
инде соң, сез йокларга ятарга җыенасыз. Әмма сезнең тамагыгыз ачты, сез ашап
алырга булдыгыз.
Сезгә хәзер бер
бирем : түбәндәге
ризыклар арасынна сайлап алыгыз: (Слайд)
1 . стакан кефир,
алма,
2 . коймак белән
чәй, торт белән чәй,
3. колбасалы будерброт
белән чәй.
(Слайд ). Йокы
вакытында организмның күп функцияләре үзгәрә. Аның иң үзенчәлекле яклары –
үз-үзеңне тотыш актив формада булмау; тышкы тирәлек белән актив контактларның
юклыгы; орентация рефлекслары күзәтелмәү (мәсәлән, тавыш, яктылык, сигналларына
башны бору күзәтелми һ.б.
Күпчелек органнар эшчәнлеге
йокы вакытында башка режимга күчә. Сулыш алу сирәгәя, йөрәк тибеше кими, кан
басымы, тән температурасы төшә һ.б. Шулай ук ашкайнату процессы да акрыная. Соң
һәм ныклы итеп ашап, йокларга яткан кешегә төне буе куркыныч төшләр керә, ә
иртән торганда ул ашказанында авырлык тоя. Төнлә ашказаны ял итәргә тиеш.
Нәтиҗә ясау :
(слайд)
- Йоклар алдыннан соңгы мәртәбә,
ризык эшкәртелергә өлгерсен өчен, 2 сәгать алдан ашарга кирәк.
- Әмма! Ач яту, тулы ашказаны
белән йокларга ятуга тиң.
Алдагы
бирем: - Йокы
алдыннан сез нәрсә белән шөгыльләнәсез? Тәэсирләндерүче фильмнар, көчле
музыка, бәхәсләр йокы сыйфатына тискәре тәэсир ясыйлармы?.
Нәтиҗә ясау : (слайд)
-
Бөтен
авазлар тонык һәм тынычландыргыч булырга тиеш.
Алдагы бирем:
Айрат
энесе Әнискә йоклар алдыннан гантельләр белән шөгыльләнергә, пресс
хәрәкәтләндерергә тәкъдим итте. Әйдәгез без дә шуның белән шөгыльләник. ( 2
укучы гантель белән эшли).
-
Үзегезне
ничек хис итәсез? Айратка нинди киңәш бирер идең?
Нәтиҗә
ясау :
(слайд)
-
Йокларга
1-2 сәгать кала акыл һәм физик эшчәнлекне туктатырга кирәк, чөнки көн дәвамында
болай да арган гәүдә һәм нерв күзәнәкләренә бу бик зур йөкләмә була. Бу начар
йоклап китүгә, тынычсыз йокыга китерергә мөмкин.
3. Рефлексия:
- Йокы алдындагы һәм
иртәнге халәтегез гел бертөслеме?
- Кайсы сурәтләү
сезгә туры килә? (парталарда 2 сурәтләмә)
1 вариант:
Кайчакта озак
йоклап китәм.
Төнлә уянам.
Йокыдан кәефсез
торам.
Тора алмыйча озак
ятам.
Ә торганнан соң
бернәрсә дә эшләргә теләмим.
Иртә белән йокым
килә.
2 вариант:
Үзем дә сизмичә
тиз йоклап китәм.
Йокым тоташ.
Йокыдан җиңел
торам.
Һәрвакыт яки
һәрвакыт диярлек зарядка ясыйм.
Иртәләрен кәефем
яхшы.
Эшләремә тиз
керешәм.
Тикшерү (Әзер
укучы хәбәре).
Кичке 9 сәгатьтән
безнең организм йокы гормоны – серотонин бүлеп чыгара башлый. Тән температурасы
акрынлап 0,5 градуска төшә. Бу йоклап китү өчен иң кулай вакыт. Кичке 9 һәм 10
арасында организм йомшый, нерв системасы ял итә, һәм йокыга китү җиңел була.
Нәтиҗә
ясау: ( рәсем)
- Иртән актив һәм яхшы кәеф
белән тору өчен көн саен бер үк вакытта йокларга ятырга һәм торырга кирәк.
- Йокыга китү өчен иң кулай
вакыт кичке 9 белән10 арасы.
4. Күзәтүләр
нәтиҗәсе белән танышу.
(Әбиле,
бабайлы тулы гаиләдә яшәүче ике укучы гаилә әгъзаларының йокы озынлыгы турында
сөйлиләр)
–Ни өчен бер гаилә әгъзаларының йокы
озынлыгы төрле?
Галимнәр йокы
озынлыгы кешенең яше, тибы һәм аларның үзенчәлекләренә бәйле дип саный.
– Йокыгыз
туймаганда сез үзегезне ничек хис итәсез?
Яңа туган балалар
тәүлеккә 20 сәгатькә кадәр йоклыйлар
2-4 яшьлек балалар
- тәүлеккә 19 сәгатькә кадәр
4-7 яшьлекләр –
тәүлеккә 12 сәгать
7-14 яшьлекләр –
тәүлеккә 10 сәгать
14-17 яшьлекләр – тәүлеккә
9 - 8 сәгать тирәсе
Нәтиҗә ясау:
- Азрак йоклаучы кешенең
гомер озынлыгы кыскара, стресс халәте, ярсучанлык, алҗыганлык, эчке
органнар авырулары, күз астында капчыклар барлыкка килә.
- Атнага бер төн йокламаучы
кешенең авырып китү куркынычы бик югары.
- Йокы озынлыгы 8 сәгаттән дә
ким булмаска тиеш.
Әлеге кешеләр
искәрмә булып торалар.( рәсем)
Мәсәлән, танылган
америка уйлап табучысы Томас Эдисон Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында 70
яшендә лабораториядән чыкмыйча бертоташ 168 сәгать эшли.
Пётр1 5-6
сәгать кенә йоклаган, әмма бу аның эшкә сәләтлелегендә, кәефендә һәм
сәламәтлелендә чагылмаган.
Наполеон Бонапарт 4-5-әр
сәгать кенә йоклаган. Әмма бу аңа актив тормыш алып барырга комачауламаган.
.
-
Йокының
тирәнлеге һәм озынлыгы организмның физиологик үзенчәлекләренә бәйле. Бу кешеләр
сирәк очраучы искәрмә булып торалар, ләкин аларны үрнәк итеп куярга ярамый.
- Йокы халәтендә кеше гомеренең
якынча 1/3ен уздыра.
- Безнең организм эчке
расписаниене үтәргә ярата һәм бу тәртип бозылганны яратмый. ( Көндез
– эш, төнлә - йокы)
Гомуми нәтиҗә ясау
: сөйләшүгә,
уйлауга, күрүгә, сизүгә без бик күп энергия сарыф итәбез. Баш миенә һәм нерв
системасына ял итергә кирәк. Йокы көчләрне туплауга ярдәм итә.
5. Гомумиләштерү.
Татлы йокы серләре
: ( рәсем)
- Йоклар алдыннан бүлмәгезне
җилләтегез. Анда суык та, эссе дә булырга тиеш түгел.
- Йокы алдыннан тынычландыра
торган нәрсә дә булса эшләгез.
- Йокы киеме уңайлы булырга
тиеш.
- Төнгә каршы җылы әйбер эчегез.
Бу сөт яки 1 чәй кашыгы бал кушылган 1 стакан су булырга мөмкин.
- Йоклый торган мендәрегез бик
зур булмасын.
6. Дәресне йомгаклау .
Яңа Арыш
урта гомуми белем бирү мәктәбе
Йокы әдәбе
(ачык
тәрбия сәгате)
1 квалификацион категорияле
башлангыч сыйныф укытучысы
Гыймадеева Гөлүзә Имаметдин кызы
12 гыйнвар, 2017 ел.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.