Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Встреча с писателем - соотечественником (односельчанином)
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Другое

Встреча с писателем - соотечественником (односельчанином)

библиотека
материалов

Гәрәй Рәхим туган мәктәбендә кунакта

Хөрмәтле кунаклар, укытучылар, укучылар! Бүген безнең мәктәптә – шатлыклы көн. Мәктәбебезгә кунакка башкалабыз Казаннан үзебезнең авылдашыбыз, Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, күренекле шагыйрь Гәрәй Рәхим (Григорий Родионов) кайтты.

Кешедә горурлык хисе яши. Нәрсә ул горурлык ? Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә болай бирелгән

( слайд 1, « горурлык» сүзенә аңлатма)

Без - шушы авыл кешеләре. Аның саф чишмәләре, бай урманнары, җиләкле аланнары, мәһабәт таулары – һәммәсе безгә якын, кадерле.

(слайд 2, авыл табигате күренешләре)

Түган төбәгебезнең иң төп байлыгы – аның эшчән кешеләре. Авылыбызның тирә-юньдә дан тоткан балта осталары, тегүчеләре, миччеләре булуы безгә мәгълүм.

Безнең як җырга-моңга гашыйк, аларда тормыш гаме, халык рухын тоясың.

Күңелебездә горурлык хисләре уятучы шәхес - авылдашыбыз Гәрәй Рәхим. Кая гына барсак та, без үзебезне Шөгер, нефть якларыннан, Гәрәй Рәхим туган авылыннан икәнебезне мактанып, горурланып әйтәбез. Безнең район, авыл исеме дәреслекләрдә, китапларда, Интернет челтәрендә еш языла. “Гәрәй Рәхим” дигән исем дә бездә горурлык хисе тудыра.

Сәнгать әһелләре белән очрашу, күрешү һәр кешегә рухи азык бирә, күңелне баета.

Сүзне Григорий Родионовка бирәбез. Рәхим итегез!

Гәрәй Рәхим иҗаты күпкырлы. Аның шигърият бакчасы бай, үзенчәлекле. Туган ил язмышы турында патриотик шигырьләр дә, тормыш мәгънәсе турында уйланулар, мәхәббәт утында янучы лирик герой да урын алган. Григорий Васильевич, үзегезнең иҗатыгыз белән якыннанрак таныштырсагыз иде.

Без Гәрәй Рәхимгә рәхмәтлебез. Ул безнең өчен башкала һәм авыл арасына әдәби күпер салучы, Федотовка – Казан арасын якынайтучы булып яши. Аның белән без һәрдаим очрашып торабыз. Аның белән бергә ерак араларны якын итеп, авылыбызга Туфан ага Миңнуллин, Илфак Ибраһимов, Илдар Юзеев, Зиннур Хөснияр, Альберт Хәсәновлар да килделәр. Без аларны күрү бәхетенә нәкъ менә Гәрәй Рәхим аркасында ирештек. Бик зур рәхмәт сезгә!

Алкышлар.

-Гәрәй дәдәй, укучыларыбызның үзләрен кызыксындырган сораулары бар. Рөхсәт итсәгез, сүзне аларга тапшырам. Ягез әле, укучылар, кайсыгыз кыюрак?

- Григорий Васильевич, мөмкин булса, балачак, мәктәп елларына әйләнеп кайтыйк әле.

- Мәктәптә укыганда сез нинди малай идегез?

- Балачакта кайсы язучының әсәрләрен укырга ярата идегез?

- Әниегезне бик шигъри җанлы кеше дип сөйлиләр. Сезнең шагыйрь булып китүегезне әниегез ничек кабул итте?

- Шагыйрь профессияме, әллә шөгыльме?

- Шигырьләр ничек туа?

- Үзегезнең шигырьләрегездән иң яратканы, якыны бармы?

- Шигырьләрне ничә яшьтә яза башладыгыз?

- Гәрәй Рәхим шигырьләренә композиторларыбыз җырлар да иҗат итәләр: «Уйнагыз, гармуннар», «Ветераннар», «Оныттың бугай», «Балалар җыры бу», “Чыгарсың”, “Мәктәпкә барасы бар”, “Аланнар”, “Соңладык” һ. б.

- Хәзер сүзне мин Людмила Аланлыга бирәсем килә. Ул сезнең сүзләргә язылган җырын тәкъдим итәчәк.

Л. Аланлы җырлый.

- Кичәбезне дәвам итәбез. Янәдән сүзне шагыйрьгә бирәбез. Рәхим итегез.

- Гәрәй абый, сыйныф сәгатьләрендә, әдәбият дәресләрендә, класстан тыш укуда без сезнең иҗатыгыз белән кызыксынабыз, шигырьләрегезне, сезнең шигырьләргә язылган җырларны өйрәнәбез. Хәзер, рөхсәт итсәгез, безнең җырчы укучыларыбыз сезгә җыр бүләк итәселәре килә.

Җыр. “Оныттың бугай”.

- Кичәбез ахырына якынлашты. Безнең белән очрашуга килгән өчен Гәрәй Рәхимгә, ... бик зур рәхмәтләр әйтәбез, киләчәктә дә иҗатыгызда зурдан-зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз!



-Кичәбезне горурлык хисе турында сѳйләшү белән башлаган идек. Гәрәй Рәхим-безнең горурлыгыбыз, мактанычыбыз. Аның иҗаты дәвам итсен, илһам чишмәсе саекмасын. «Сез кайсы авылныкы буласыз?-дип сорасалар, без-шагыйрь Гәрәй Рәхим авылыннан»,- дип җавап бирегез



Краткое описание документа:

Среди выдающихся личностей нашего села можно смело назвать имя Гарая Рахима (Григория Родионова), народного писателя Республики Татарстан, поэта, драматурга, прозаика, лауреата государственной премии имени Габдуллы Тукай, заслуженного деятеля культуры Татарстана. Мы часто устраиваем творпческие вечера и встречи сразными писателями нашего района, республики. Но чаще всего из Казани к нам приезжает наш односельчанин Г. Рахим, несмотря на свой уже пожилой возраст.

Предлагаю вашему вниманию сценарий одного из таких встреч - вечеров на татарском языке.

Автор
Дата добавления 21.11.2014
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров495
Номер материала 144514
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх