Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Выступление на НПК на тему "Использование инновационных технологий на уроках татарского языка и литературы, внеклассных мероприятиях".
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Выступление на НПК на тему "Использование инновационных технологий на уроках татарского языка и литературы, внеклассных мероприятиях".

библиотека
материалов

Бер фотосүрəтнең тарихы

Җирдəгер кешегə үз туган авылы, районы аеруча якын. Ул – аның кечкенə ватаны. Анда кеше беренче мəртəбə табигатьнең, аның янəшəсендəге əйберлəрнең матурлыгын күрə, тоя. Менə шушы тəэсирлəр аша балада туган якка həрчак тугрылыклы булып калу, аның байлыгын, күəтен арттыру, аны матурайту хисе барлыкка килə.

Ватанны олылау – якыннарыңны, туганнарыңны, үзең яшəгəн йорт, урам, авыл, районны, анда яшəүче кешелəрнең хезмəтен хөрмəт итү, милли мəдəнияткə, туган телгə мəхəббəт ул. «Үткəнен белмəгəн халыкның килəчəге юк», - дип язган иде мəгърифəтче-галим Ш.Мəрҗəни.

Туган як тарихы, җирле материал – укыту-тəрбия эшендə көчле корал дип уйлыйм. Берничə ел дəвамында «Татар теле həм əдəбияты дəреслəрендə, сыйныфтан тыш чараларда җирле материаллардан файдалану» дигəн методик тема өстендə эшлим. Моңа этəргеч көч булып Туган як музее җитəкчесе буларак баштан «Туган якны өйрəнү», соңыннан «Музей эше» түгəрəклəре алып баруым да тора.

Безнең район күренекле həм талантлы шəхеслəргə бай. Татар əдəбияты классигы Г.Ибраhимов, шагыйрьлəр С.Рəхмəтулла, Д.Заhитов, В Акбашев, Р.Назаров, шагыйрə Ә. Әсəдуллина, драматург Ф.Богданов, журналист Ф.Фаткуллин, рəссам Х.Рəҗəпов, композиторлар Т.Кəримов, Б.Гайсин, танылган галим Ф.Надршина həм башка күп якташларыбыз изге Авыргазы җирендə туып үскəннəр. Аларның həркайсы үзлəренең туган ягын үзенчə данлаган həм данлый. Без алар белəн горурланабыз, аларны хөрмəтлибез.

Безнең Кəбəч авылы да табигате белəн дə, үзенең туган ягын чын күңелдəн яратучы тыйнак холыклы, киң күңелле, эшсөяр халык белəн дə матур. Эшлəрендə зур уңышларга ирешкəн атаклы табиблар, хəрби кешелəр, укытучылар, төзүчелəр, нефтьчелəр, галимнəр, колхозчылар, сугыш геройлары да бар. Авылыбызда истəлекле урыннар бик күп, аларның тарихы кызыклы да, гыйбрəтле дə. Болар барысы да дəреслəрдə җирле материалларны киң файдалануда уңай күренеш.

Бу эшне, нигездə, 4 юнəлештə алып барам:

  1. «Музей эше» түгəрəгендə өйрəнү;

  2. җирле материалларны, аерым темаларга бəйлəп, дəреслəрдə файдалану;

  3. тəрбия эшчəнлегендə милли төбəк куллану класстан тыш чараларда чагылыш таба;

  4. укучыларның фəнни оешмасы эшчəнлегендə.

Укучыларны фəнни-тикшеренү эшлəре белəн шөгыльлəнүгə җəлеп итəм. Алар мəктəп, район, республика күлəмендə уздырылган фəнни-гамəли конференциялəрдə катнашып, Рəхмəт хатлары, дипломнар белəн бүлəклəнəлəр. Укучыларымның уңышлы башкарылган фəнни-тикшеренү эшлəренең күбесе җирле материал белəн бəйле. Менə аларның темалары: «Кəбəч авылының антропонимиясе», «Данлыклы якташларыбыз», «Гаилəм тарихы авыл тарихында чагылыш таба», «Кəбəч авылының микротопонимиясе»…

Укучылар кулында – бер таныш булмаган фоторәсем, ә анда – бер төркем кеше Күчмә Кызыл байрак фонында утыра. Бу фоторәсемне сугыш ветераны Батыр бабай бер очрашу вакытында безгә, «Музей эше түгәрәкчеләренә, гаилә фотоальбомыннан алып бүләк иткән иде. «Үзәктә – татар язучысы Г.Ибраһимовның энесе утыра. Ул бездә председатель булып эшләгән, халык аны бик хөрмәт иткән», - дип сүзен дәвам итте Батыр бабай. Сугыш ветераныбыз мәрхүм булды, ә истәлекле бүләге музейда саклана. Нинди тарихи вакыйга чагылдырылган анда? Рәсемдәге кешеләрнең исемнәре ничек? Кем ул Габделхәким Ибраһимов? Бу сораулар укучыларны фәнни-тикшерү эшенә этәргеч булып торды.

Фоторəсемнең тарихын тикшерү дәвамында, ягъни Габделхәким Ибраһимов турында тулырак биографик белешмәне төрле чыганакларга мөрәҗәгать иттек: С.Ш. Поварисовның «Ожмахка бер адым», М.Х.Сафинның «Әпсәләм: Тарих битләре», В.Кабировның «Солтанморат» исемле китапларын укып чыктык, мәктәп музеенда тупланган архив материаллар белән таныштык.

Гыйрфан мулла һәм Хәсәнә абыстай гаиләсендә унбер бала дөньяга килә: Бибинәгыймә, Шакирҗан, Галимҗан, Габделхәким, тик, кызганычка каршы, Гүзәтелзиган, Ибраһим, Габделхак, Гобәйдулла, Бибимнәвәрә, Бибинәфисәбану, Фәрдәнә исемле балалары яшьли үлеп китәләр.

Гыйрфан Ибраһимов Кыешкы авылы мәдрәсәсендә белем ала. Шуннан соң аны Троицк шәһәрендәге Рахманкуловлар мәдрәсәсенә укытучы-мөдәррис итеп чакыралар. Монда эшләгән вакытта ул Хәсәнә исемле купец кызына өйләнә.

Троицкида байтак еллар укытканнан соң ул хатыны белән туган авылы Солтанморатка кайталар. Тик соңыннан муллалыгын ташлап, гади крәстиән тормышы белән көн күрә башлый. Гыйрфан мулла бөтен авыл халкы язмышын йөрәгенә якын алып яши, авылдашларына балаларын укытырга, кешелекле итәргә, инсафлы итеп үстерергә өнди. Аның карашлары ил, милләт хәстәрлеге белән бәйле. С.Поварисовның «Оҗмахка бер адым» китабында Гыйрфан мулла турында шундый сыйфатлама табып була: «Текә маңгай. Каты караш. Ѳздереп сөйләшү. Эчке җегәрлеккә ышану. Куе кара кашлары йөзенә бер мөлаемлык биреп тора». Зыя Камали да аны мәгълүматлы, фикерле, акыллы кеше дип саный.

Хәсәнә абыстай изге күңелле, фәрештә сыйфатлы, искиткеч кешелекле, хезмәтнең ямен-тәмен белеп яшәүче, оста тәрбияче, ирне чын дәрәҗәдә тотучы гүзәл зат. Гөл үстерергә яраткан, гөл үсентеләрен күрше- күләнгә дә тарата торган булган. «Балага дөрес, камил тәрбия бирү өчен ата-ананың акыллы сүзе, шәхси өлге-үрнәге, башкаларга уңай йогынтысы ясый торган үз иҗтихады кирәк»,-дип саный Хәсәнә абыстай.

Гыйрфан мулла һәм Хәсәнә абыстай үз балаларын белемле, инсафлы, мәртәбәле, кешелекле итеп үстерергә тырышканнар, бәләкәйдән үк аларга «хезмәт тәрбиясе дә» биргәннәр.

Минемчә, балалары тормышта үз урыннарын табып илгә, милләткә тик яхшылык кына китереп лаеклы гомер кичерәләр. Галимҗан – язучы, тарихчы, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Хезмәт Батыры булып таныла. Шакирҗан 1916-1919 елларда армия сафларында булып, гражданнар сугышында катнашуыннан кала бөтен гомерен мәктәптә балалар укытуга багышлый. Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен 1934 елда Ленин ордены белән бүләкләнә.

Габделхәким – җир кешесе. Гыйрфан мулла улы турында болай ди: «Габделхәким унөч яшендә инде хәзер. Аның үз мәсләге, үз буразнасы бар. Кая барып бәрелергә белмәгән кигәвен урынына пырылдап йөрми. Сулаган йонга ябышкан тигәнәкне суырып алу никадәр авыр булса, кендеге җиргә береккән Габделхәкимне дә туган туфрагыннан куптару җиңел түгел. Янә шунысы бар: «һайт» дигәнгә «тайт» итеп тора, кушкан эшкә йөрәксенеп йөгерә. Һәрнәрсәне җиренә җиткереп башкарырга ярата». Яки: «Габделхәкимнең белем чанасы чамалы. Ул аслан шәһәр каргасына әверелмәячәк. Аңа җир җене кагылган. Әйдә, икмәк үстерсен. Икмәк үстерү – хезмәтнең атасы ул!» Чыннан да, ул игенчелек белән шөгыльләнәчәк. 1932-1933 елларда Солтанморат авылы колхозлары («Урак», «Алга», «Таң», «Чүкеч», «Солтанморат», «1 май») берләшәләр һәм алты бригада тәшкил итәләр. Колхозның исеме «Урак» кала, ә рәисе итеп Хәким Гыйрфан улы Ибраһимовны сайлыйлар. Игенчелек алга китә, колхоз зур уңышларга ирешә. Архив материалларына караганда, 1934-1936 елларда Габделхәким Ибраһимов «Кәбәч» колхозының рәисе булып Габделхәким Ибраһимов эшли. Ул елларда колхоз дәүләткә күпләп ашлык һәм башка төр авыл хужалыгы пролуктларын югарыдан төшерелгән заданияләрдән арттырып үтәргә тырыша. «Кәбәч» колхозы Күчмә Кызыл байрак белән бүләкләнә (бүгенге көндә ул мәктәп музеенда саклана). Бу тарихи вакыйга фоторәсемдә гәүдәләндерелгән. Олы яшьтәге кешеләр әйтүе буенча, Габделхәким Ибраһимов бик жаваплы, акыллы, уңган, кешелекле, гадел, игътибарлы җитәкче булган.

Шәхес культы елларында «халык дошманы» дип төрмәгә дә утырталар Габделхәкимне. Үзе теләп Бөек Ватан сугышына китә. Хәрби дәрәҗәсе – рядовой. Сугыштан 1946 елда кайта. Соңыннан Стәрлетамак шәһәренә күчеп, төрле урыннарда хезмәт иткән. Тормыш иптәше (кызганычка каршы, исеме билгесез) белән 6 бала үстерәләр.

Үземнең йомгаклау сүземне татар шагыйре Ренат Харисның шигъри юллары белән башлыйсым килә:

Кеше кайчан матур булла?

Кеше матур шул вакыт –

Иле өчен, халкы өчен

Яшәгәндә җан атып.

Заманыны авырлыгын

җилкәсенә алганда,

Олы данга ирешеп тә

Кече булып калганга.

Олы җан булып калганда,

Олы җанлы булганга.

Бу шигъри юллар нәкъ безнең фәнни-тикшерү эшебезнең геройлары турында язылган. Дөньяда яшәү алар кебекләр белән ямьле, аларның якты исеме күңелне җылыта. Гүя безгә дәшәләр кебек:

Йөз яшьлегем булса, мин барсын да

Шушы юлга бирмәс идемме?

Туган якны өйрəнү, аның күренекле кешелəрен, хезмəт алдынгыларын белү, якташ язучыларыбызның иҗатлары белəн танышу – тел həм əдəбият дəреслəрен нəтиҗəлерəк үткəрергə булышлык итə, берсүзсез, алар туган як турында күбрəк белергə омтылу həм кызыксыну кебек сыйфатлар үстерə. Ə андый бала чын-чыннан патриот була аладыр, минемчə.







Башкортстан Республикасы Мəгариф министрлыгы

Авыргазы районы муниципаль районы хакимиятенең

Мəгариф бүлеге муниципаль казна учреждениесе

Кəбəч авылы урта белем бирү мəктəбе











Бер фотосүрəтнең тарихы

(Г.Ибраhимовның 125 еллыгына багышланган район

фəнни-практик конференциясендə чыгыш ясау)








Атангулова Р.Т.,

татар теле həм əдəбияты укытучысы












Башкортстан Республикасы Мəгариф министрлыгы

Авыргазы районы муниципаль районы хакимиятенең

Мəгариф бүлеге муниципаль казна учреждениесе

Кəбəч авылы урта белем бирү мəктəбе










Галимҗан Ибраhимовның

125 еллыгына багышланган

чаралар



Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Краткое описание документа:

   Работая в школе, каждый педагог старается найти эффективные пути усовершенствования учебного процесса. Поэтому перед каждым из нас стоит множество педагогических проблем: как повысить интерес ученика к своему предмету, как сделать так, чтобы ребенок приходил на урок с удовольствием, с положительными эмоциями, как создать благоприятную творческую атмосферу, где ученик делает свои научные открытия и гордится ими, чтобы результатом являлись прочные знания. Поиск путей решения этих и многих других проблем ведет  к поиску новых педагогических технологий, конечной целью которых является повышение качества обучения.

Автор
Дата добавления 22.11.2014
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров270
Номер материала 146333
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх