Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Воспитательная работа / Статьи / Я родом из учительской династии...
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Воспитательная работа

Я родом из учительской династии...

библиотека
материалов



Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы

Норлат гомуми урта белем бирү мәктәбе


Тау ягы: тарих, мәдәният һәм рухи мирас” исемендәге республикакүләм фәнни-эзләнү бәйгесе



Номинация:

«Укытучылар династиясе. Минем гаиләмә багышлана...»



Фәнни-эзләнү эше

hello_html_m32902c44.gif






Эшнең авторы – Зеленодол районы

Норлат гомуми урта белем мәктәбенең

башлангыч сыйныф укытучысы

Заһидуллина Алсу Марат кызы.




2015 ел


Эчтәлек



  1. Кереш....................................................................................................... . 3

  2. Чыгышлары белән Акъегет авылына барып тоташкан Сибгатуллиннар нәселенең укытучылар династиясе.......................................................... 4

  3. Йомгаклау................................................................................................... 13

  4. Кулланылган әдәбият................................................................................ 15

  5. Кушымта...................................................................................................... 16









































Кереш

Тарих эзләреннән юлга чыктым,

Сәяхәтем бара үткәнгә...


    Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк.” Шушы гыйбарә мине эзләнүләргә, әлеге хезмәтне эшләргә этәрде. Ул түбәндәге максатларга ирешүне күздә тота:

  1. Чыгышлары белән Акъегет авылына барып тоташкан Сибгатуллиннар нәселенең укытучылар династиясен өйрәнү.

  2. Буыннар арасындагы бәйләнешне барлау.

Алдыма түбәндәге бурычны куйдым: нәселебез турында мәгълүмат җыю һәм аны билгеле бер тәртипкә салу, бабаларымның үткәнен барлау.

Гаилә архивы материалларын анализлау, сораштыру, әңгәмә алымнарыннан файдаландым. Әлеге хезмәтне эшләгәндә миңа дәү әнием истәлекләре, туганнарымның хәтирәләре терәк булды, шулай ук интернет челтәре мәгълүматлары ярдәм итте.

Берәмтекләп нәселемнең укытучылар династиясен барларга керештем. Минем язмам балаларга белем үрләрен яуларга өйрәткән, Себердән алып Төрекманстан якларына кадәр укучыларга мәгърифәт нуры тараткан, чыгышлары белән хәзерге Яшел Үзән районының Акъегет авылыннан булган Сибгатуллиннар династиясе вәкилләре турында.


Бөтен гомерен балаларга биреп,

Таңнан төнгә янып көюче,

Күктә янган якты кояш сыман

Тирә-юньне нурга күмүче

Ул – укытучы!


Һәрбер сүзе, җылы күз карашы

Сабый күңеленә үтүче,

Авырлыклар килсә уртаклашып

Сиздермичә ярдәм итүче

Ул – укытучы!







Чыгышлары белән Акъегет авылына барып тоташкан Сибгатуллиннар нәселенең укытучылар династиясе

Сибгатуллиннарның укытучылар нәселе йомгагының башы 1930 елга барып тоташа...

Сибгатуллин Габдулла Гыйбадулла улы якынча 1910 елны Акъегет авылында туган. Ул минем бабам Сибгатуллин Забих Нәбиулла улының бертугыныннан туган абыйсы. Габдулланың Төрекманстанда укытучы булып эшләве ачыкланды. Бөек Ватан сугышына китеп, 1943 елда хәбәрсез югалган дигән хаты да табылды.

Габдулланың энесе Сибгатуллин Габдулхак Гыйбадулла улы 1913нче елда туган. Ул Ачасыр мәктәбендә математика кебек авыр фәннәрнең берсен укыткан. Үзе дә мөгаллимә булган Сафура белән кавыша. Алар бары тик 1 генә ел торып калалар, вәхшәтле сугыш аларны аера, 1941 елда өйгә соңгы хаты килә. Хәбәрсез югалган исемлегендә йөрсә дә, соңрак улы Калуга өлкәсендәге Выдоровка авылындагы әтисенең каберлегендә булып кайта. Ул моның өчен шундый изге эш белән шөгыльләнүчеләргә, “Хәтер” китабын бастырып чыгаручыларга чиксез рәхмәтле.

Габдулхакның хатыны Сибгатуллина Сафура Гыйният кызы 1914нче елның 8 июлендә Бөгелмә шәһәрендә туган. Тормыш аны Акъегет мәктәбе белән бәйли. Дәһшәтле, канкойгыч сугыш сугыш елларында (1942-1944) Сафура апа Акъегет мәктәбе директоры булып эшли. Ачлы-туклы балаларга ничек тә белем орлыкларын иңдерер өчен көн-төн мәктәп кирәк яракларын кайгырта: утын әзерләү, мичкә ягу, коллектив туплау... Бу эш бик җиңел тоелыр иде дә, ләкин көн саен нарасый балаларның “әтием үлгән” дигән сүзләрен ишетү, аңа юату, тынычландыру сүзләрен табу бик авыр булгандыр. Сугыштан соңгы еллардан алып 1960нчы елларга кадәр Сафура апа ул вакыттагы Норлат районының Норлат урта мәктәбендә математика укыта. Бу авылда Сафура апада белем алган кешеләр байтак әле. Алар барысы да укытучыларының бик зыялы, белемле кеше булуын әйтәләр. Улы Фәрит Казан финанс-икътисад институтын тәмамлагач, юллама белән Уфага җибәрелә. Сафура апаны да үзе белән алып китә.

Нәсел йомгагым бабамның ике сеңлесенә барып тоташты. Ике яшь кызчыкның күңелләренә, Сафура апаларыннан алынган үрнәк, булачак һөнәрләренә нигез салгандыр, мөгаен.

Бабамның сеңлесе Идрисова (кыз чагында Сибгатуллина) Рәшидә Нәбиулла кызы 1931нче елның 8 октябрендә Акъегет авылында дөньяга аваз сала. Акъегет җидееллык мәктәбен 1949 елда тәмамлый. Шуннан соң аны Мулла Иле авылына укытырга җибәрәләр. Анда 4 ел эшләгәннән соң 1953нче елда педагогия институтының математика факультетына читтән торып уку бүлегенә укырга керә. 1982 елга кадәр эшләп лаеклы ялга чыга. 33 ел буе укучыларына мәгънәле тормышны колачлар өчен Рәшидә апа канат куйган. Ул тәрбияләгән, укыткан, һәркемне кеше итәргә омтылган. Хезмәттәге уңышлары өчен күп тапкырлар район мәгариф бүлеге тарафыннан мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән.

Ләкин кәгазьдәмени соң эш! Һәркайсыбызның иң матур хәтирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Рәшидә апа шундый сыйныф җитәкчеләренең берсе. Аның укучылары бүген дә олуг укытучыларына рәхмәтләрен белдереп торалар.

Бөек математик Софья Ковалевскаяның “Математик шагыйрь җанлы кеше булырга тиеш!” дигән канатлы сүзләре бар. Бу сүзләр гүя минем Рәшидә апама кагыла кебек. Буш вакытта шагыйрьләр иҗат иткән шигырьләрне яратып, чын йөрәге белән укый. Бүгенге көндә дә, 84 яше булуга карамастан, Рәшидә апа исән-сау, Яшел Үзән каласында кызы тәрбиясендә гомер кичерә.

Бабамның икенче сеңлесе – Искәндәрова (кыз чагында Сибгатуллина) Сания Нәбиулла кызы – 1926нчы елның 2 октябрендә Акъегет авылында дөньяга килә. Туган авылы мәктәбен тәмамлагач, аны күршедәге Тугай (хәзерге Әрә авылы) авылына башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп билгелиләр. Ул анда 5 ел хезмәт куя. Шул арада Казандагы 2 еллык укытучылар институтының химия-биология белгечлеге буенча белем алып чыга. Юллама белән кырыс Себер якларының Төмән өлкәсендә дә 2 ел хезмәт куярга туры килә аңа. Аннан соң кияүгә чыгып, 1953нче елдан алып 1980нче елга кадәр, элеккеге Чистай районының Утяшкино мәктәбендә балаларга химия-биология гыйлеменең асылына төшенергә ярдәм итүче мөгаллимә булып эшли.

Сания апаның тормыш иптәше Искәндәров Рәмзи Мәгъсүм улы да педагог була. Яшь энергияле гаилә мәктәп дигән гаҗәеп серле дә, авыр да, тынгысыз да дөньяга кереп чума. Рәмзи Мәгъсүм улы 1926нчы елда туып, туган авылы мәктәбен тәмамлый. Бик белемле яшь укучыны ике дә уйлап тормыйча мәктәптә укытучы итеп билгелиләр. Яше җитеп сугышка алына, аннан исән-имин әйләнеп кайту бәхетенә ирешә. Сугыштан соңгы елларда Казан дәүләт университетының тарих факультетында читтән торып белем ала һәм 1988нче елга тикле Чистай районының Утяшкино урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрен укыта.

Бу гаиләнең биш баласы үзләренең киң күңелле һәм зирәк, куллары бөтен эшкә ятып торган әти-әниләренә охшарга тырышып үсәләр. Рәмзи абый белән Сания апа балаларында максатка ирешүдә гаҗәеп ныклылык, эшчәнлек һәм намуслылык кебек матур сыйфатлар тәрбияли алганнар һәм бу сыйфатлар бүген аларга хезмәттә югары уңышларга ирешергә, авылдашлары, хезмәттәшлеренең хөрмәтенә лаек булырга ярдәм итәләр. Гомерләре буе укытучы булып эшләүче әти-әнисенең һөнәрен кечкенәдән күреп үскәнгәме, мәктәпне тәмамлагач, ике кызы да туп-туры Алабуга педагогия институтына юл тота.

Нотфуллина (кыз чагында Искәндәрова) Эльмира Рәмзи кызы 1968нче елның 19 апрелендә Чистай районының Утяшкино авылында туа. Педагогик эшчәнлеген 1989нчы елда башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак башлый. Ул тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче сабый балаларны укырга-язарга өйрәтә. Соңрак Казан педагогия институтына читтән торып уку бүлегенә кереп, рус теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча диплом ала. Сөйләм әдәбе, сүз көче, сәнгатьле сөйләм .... Бу сыйфатлар булмаса, әдәбият фәненең асылына төшендерү мөмкин булмас иде. Эльмира Рәмзи кызы тел белгече – балаларда табигатькә, кешеләргә ярату хисе тудыручы, тормышта тиешле юлны сайларга, авыр чакта ярдәм кулы сузучы олуг педагог. Укытучының бөтен горурлыгы – укучылары. Ул район күләмендә рус теле һәм әдәбияты фәне буенча үткәрелгән олимпиадаларның саллы урыннарын алучы укучылар тәрбияли. 2011нче елдан алып бүгенге көнгәчә хәзерге Яңа Чишмә районының Утяшкино мәктәбе директоры вазыйфасын башкара. Ул һәр укытучының проблемасын чишүдә ярдәм итәргә әзер торучы җитәкче. Мәктәптә уңай, җылы эш атмосферасы тудыру, үзара аңлашып эшләү, һәрбер укучыга ихтирамлы булу, аларны шәхес итеп күрә белү – Эльмира Рәмзи кызының эш алымы. Кешеләргә мәгьрифәт нуры чәчүдә үзеннән зур өлеш керткән өчен, мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен дипломнар, грамоталар иясе булды.

Бәйрәмова (кыз чакта Искәндәрова) Илсөя Рәмзи кызы 1956нчы елның 27 гыйнварында туган. Елның иң суык ел фасылында тууга карамастан, Илсөя апа ак кардай чиста, саф, олы йөрәкле шәхес. Ул Алабуга педагогоия институтында рус теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча белем ала. Мәктәптә рус теленең серләренә төшендерү өчен яшь буынга белем бирә. Аннан соң Яр Чаллы пединститутында озак еллар буе методист булып эшли. Бүгенге көндә ул лаеклы ялда.

Илсөя апаның тормыш иптәше Бәйрәмов Фәрит Дәүләт улы Казан авиация институтын тәмамлый. Аспирантурада укыганда шул институтта студентларга прикладная математика фәненең асылын өйрәтә. Бүгенге көндә ул профессор исеменә лаек булып, Кама политехника институтында математика укыта.

Аларның уллары Бәйрәмов Булат Фәрит улы да әти-әнисе юлын сайлап, бүгенге көндә физика-математика фәннәре кандидаты булып, КамПИда студентларга лекцияләр укый.

Нәсел йомгагын сүтүне дәвам итәм... Забих бабамның 1939нчы елны армиягә киткәндә күршедә генә яшәгән 13 яшьлек зифа буйлы кызга күзе төшеп кала. 1950нче ел башында бабама, 10 ел дәвамында Кызыл Армия сафларында хезмәт итеп, авыр сугыш елларын кичереп, төрле авырлыктагы яралар алып, ниһаять, туган авылы Акъегеткә әйләнеп кайтырга насыйп була. Кайту белән, бер дә икеләнмичә, ул күрше кызы Өммегөлсем (минем дәү әнием) белән кавыша. Бабамның сөйгән яры укытучы һөнәрен сайлаган була.

Дәү әнием – Сибгатуллина (кыз чакта Гыйззәтуллина) Өммегөлсем Хайрулла кызы 1926 елның 16 октябрендә Татарстан АССРның Норлат районы Акъегет авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. 1934 елның 1 сентябрендә Акъегет җидеелык мәктәбенең 1 сыйныфына укырга кергән. 1941 елда 7 классны тәмамлый.

Ватан сугышы башлангач, эшкә җибәрелү сәбәпле, бер ел укудан бүленеп торырга туры килде”,- дип яза ул үзенең автобиографиясендә. Нинди генә авыр эшләр башкарырга туры килмәгән аларга! Окоп казу, урман кисү, дисеңме... Язгы чәчүгә әзерләнгәндә, орлык алырга Карамалы тау саласына кадәр җәяү баралар. Капчыкларына үзләре дә күтәрә алмаслык итеп орлык алып кайтуларын, кайтып җиткәнче аяктагы чабаталары тузып, аяклары өшеп-туңып, яшь тиренең канап беткәннәрен, ничек өзгәләнеп ашыйсы килүләрен сирәк булса да сөйли иде безгә. Нәкъ шул күренешләргә, олыгайгач, мин үзем Аяз Гыйләҗевның “Язгы кәрваннар” повестенда тап булдым. Совет балалары һәм хатын-кызлары илебезгә җиңү көнен якынайту өчен, үзләренең сәламәтлекләре бәрабәренә, түзгәннәр, үзләреннән тиеш булган өлешне һәрберсе намус белән башкарган.

1942-1945нче елларда дәү әнием Норлат урта мәктәбен тәмамлаган. Укуында югары нәтиҗәләре өчен 1945 елда Норлат районы каршында оештырылган бер айлык укытучылар әзерләү курсына җибәрелә һәм курсны тәмамлау уңае белән район мәгариф бүлеге боерыгы буенча, Күгәй авылы җидеелык мәктәбенең башлангыч сыйныфларына укытучы итеп билгеләнә.

Урам тып-тын, бары каеннардан

Яфрак ява аяк астына.

Тар сукмактан яшь мөгаллим атлый,

Дәресенә, ахры, ашыга.

Анда көтә аны эш өстәле,

Өстәл тулы китап-дәфтәрләр.

Килеп керерләр дә шәкертләре:

Исәнмесез! – диеп дәшәрләр.

Яшь мөгаллим алар өчен әзер

Тар вакытын чиксез итәргә,

Яшь дуслары белән теләсә нинди

Каршылыклы юлны үтәргә.

Әйе, 10 чакрым араны ул җәяүләп атлый, атлый гына микән, йөгерәдер. Анда аны күпме сабый көтә. Һәр олы эшнең нигезендә кечкенә гамәл ята, зур сулыклар да бәләкәй чишмәләрлән башлана, диләр. Олы юлга алып чыгучы кечкенә генә сукмакта тәүге адымнар чарлана. Чишмә башында торучы, тәүге адымнарын ясарга ярдәм итүче Кеше икәнлегенә төшенә яшь укытучы.

1946 елда дәү әнием ятим кала: өч ай эчендә, бер-бер артлы әти-әнисе авырып үлеп китәләр. Шул сәбәпле, аны Акъегет мәктәбенә күчерәләр. Кечкенә энекәшенә кирәк чакта назлы сүзләре белән юата белүче әни дә, тиеш урында кырыс әти дә була белә ул.

Шул ук елны Казан педагогия училищесына читтән торып укучылар курсына керә һәм 1950 елны аны тәмамлый.

1950 елда мәктәптә башлангыч сыйныфлар кыскартылу сәбәпле, өлкән пионервожатый булып эшли башлый. Ул мәктәп тормышын тагын да җанландырып җибәрә. Нинди генә кичәләр оештырмый ул! Кызыклы чаралар, кичләрен үзешчән сәнгатьтә катнашып спектакль, концертлар кую дисеңме?!

1953нче елда бабамны Күгеш авылына медпунктка эшкә җибәрәләр. Ә дәү әнием шул авылда мәктәптә эшли башлый. Ә 1957 елны яңадан гаиләсе белән Акъегеткә кайтып төпләнәләр һәм шул елдан алып, 1982нче елга чаклы 37 ел балаларга тирән белем бирә. 37 яз буе укучыларына язгы чәчәкләр, самими хисләр бүләк итә.

Укытучы һөнәрен җиһанга яктылык, җылылык иңдерүче кояш нурына тиңләр идем мин. Кояш нуры да бит һәр яз саен табигатьнең күзен ача. Укытучы күңелендә дә һәрчак яз гына. Бүтәнчә булуы мөмкин дә түгел. Балачак сиздермичә уза да китә, әмма күңелләрдә Укытучыдан иңгән җылылык, мәрхәмәтлелек кеше гомерендә мәңгегә уелып кала.

Һөнәри осталыгы, хезмәтенә бирелгәнлеге, балаларны яратуы, тыйнаклыгы нәтиҗәсендә, ул хезмәттәшләренең, укучыларының, ата-аналарның хөрмәтен казанды һәм педагогик эшчәнлегендә ирешкән уңышлары өчен Сибгатуллина Өммегөлсем Хайрулла кызы Мәгариф министрлыгы һәм район мәгариф бүлеге тарафыннан күп санлы мактау кәгазьләре һәм почет грамоталары белән бүләкләнде.

Сибгатуллин Забих белән Өммегөлсем дүрт бала тәрбияләп тормыш дигән олы юлга чыгарып җибәрәләр. Бабам гомере буе Акъегет халкының сәламәтлеге сагында торучы фельдшер булып эшләгән. Кеше дигән бөек затның гомерен үлемнән йолып калу өчен, көндезләрен генә түгел, төннәрен дә өйгә кайтып кермәгән очраклары күп булган. Дүрт бала күп очракта әбиләре карамагында булган. Балалары әти-әнисенең көндезләрен эштән, кичләрен партоешма җыелышларыннан, массакүләм үткәрелгән чаралардан кайтып кермәүләрен кечкенәдән күреп үсәләр. Өстәвенә, төннәрен уянып китеп, әтиләрен авыру янына чакырып алынуын, ә әниләренең керосин лампасы яктылыгында кечкенә якның почмак кырыенда дәфтәр тикшереп утыруын, доклад язуын еш күрәләр. Бәлки, шуның өчен бер баласы да алар башкарган һөнәрне сайларга җөрьәт итмәгәндер. Алар башка һөнәр ияләре булып, әти-әниләре биргән тәрбия белән тормышта үзләрен табалар һәм Кеше дигән зур исемгә лаек булалар, чөнки дәү әнием белән бабамның дәвамчылары – изге күңелле, олы йөрәкле, кешеләргә карата мәрхәмәтле, ихтирамлы, һәрчак ярдәмгә килергә әзер торучы кешеләр.

Еллар үтә бара, бабам белән дәү әниемнең оныклары туып баралар, үсеп торалар. Шулай итеп, алар саны бер дистәгә җитә.

Бик кызык икән бу тормыш дигән дәрья. Мөгаллимлек һөнәре нәселебез канына сеңгән диярсең: XX гасырның 30нчы елларында салынган орлыклар өченче буында XXI гасыр башында шытып чыгалар. Минем бөтен җиһанга горурлык хисе белән чаң сугасым, кычкырасым килә: Сибгатуллиннарның укытучылар династиясен дәвам итүчеләр бар!!! Ун оныкның икесендә нәселлелек җепләре көчлерәк булып чыга: алар башка уку йортларын тәмамласалар да, үзләре дә абайламыйча, мөгаллимлек белән шөгыльләнә башлыйлар.

Шуның беренчесе – Гатауллина (кыз чакта Сибгатуллина) Эльвира Фирдәвес кызы – 1979 елның 28 гыйнварында Казан каласында туа. Казан мәктәбен бетереп, хокук һәм юристпруденция институтын 2003 елда тәмамлый. Тормышта үз урынын ул Казанның Авиатөзелеш районында урнашкан 2нче номерлы уку комбинатында таба. Анда эшләү дәверендә ул 2010 елны Казан дәүләт педагогия университетының тарих бүлеген тәмамлый. Бүгенге көндә 2нче номерлы уку комбинатында укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасын башкара, тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре буенча балаларга белем бирә. Ул үзенең бетмәс-төкәнмәс энергиясе, күтәренке күңелле булуы, тырышлыгы, тормыш сөючәнлеге белән гаиләсен генә түгел, коллективын да рухландырып торучы җитәкче.

Тагын бер оныгы Вәлиуллин Гадел Марс улы 1990 елның 11 июлендә Казанда туа. Туганда бу баланың нәселдә иң акыллысы, иң җитезе, иң авыр фәннәрдән саналган физика-математика өлкәсендәге казанышлары булыр диеп кем дә көтмәгәндер. Әйтерсең лә, Ходай бу балада Вәлиуллиннар һәм Сибгатуллиннар нәселенең бөтен белемнәрен туплаган.

Казандагы 131нче номерлы физика-математика лицеен тәмамлап, Мәскәү каласына юл тота. 2007нче елның август ахыры... Казан-Мәскәү поезды... Кулына чемодан тоткан яшүсмер егетнең, кайчан да булса балалар укытырмын дигән уй, башына да кермәгәндер. 2013 елны кулына Н.Э.Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университетының кызыл дипломын кулга ала. Белгечлеге буенча эшкә урнаша. 2010нчы елдан алып студент буларак, ул Мәскәү каласының белем бирү учреждениясендә 5-11 сыйныфлары өчен оештырылган курсларда математика укыта. Мөгаллим булу теләге бик зур булганга күрә, анда эшләү өчен ул педагогика, психология фәннәрен үзлегеннән үзләштереп, имтихан биреп керә. Бүгенге көндә дә яшь балаларның дусты, киңәшчесе, бердәм дәүләт имтиханнарына төптән торып әзерләүче укытучы. Ата-аналарының рәхмәт сүзләре, укучыларының имтиханнан югары баллар алуы яшь егетне рухландыра, бу өстәмә эшен намус белән башкару өчен канат куя.

Студент елларында 2010 елда Италиядә уздырылган халыкара математика, гыйлем һәм инженерия конференциясендә катнаша. Анда ул “Archimedes Burning Mirrors: Myth or Reality?“ дигән темасы белән үзенең эзләнү эше буенча чыгыш ясый һәм аның “Зажигательные зеркала: Миф или реальность?” темасына эзләнү эшләре статья булып җыентыкта1 басыла.

2012 елда математика фәне буенча күнегүләр җыентыгы туплау һәм бастыру өстендә актив эшли. “Сборник задач по математике для подготовки к ЕГЭ” дип исемләнгән җыентыгының соавторы.

2013 елны Мәскәү шәһәренең физтехколледжында “Иң яхшы математика укытучысы” дигән исемгә лаек була.

2015нче елны Валиуллин Гадел Марс улы үзе тәмамлаган университетның аспирантурасына укырга керә. Анда ул “Робототехника һәм комплексная автоматизация” факультетында студентларга лекцияләр укый.

Кыска гына хезмәт юлындагы уңышлары өчен күп санлы грамоталар белән бүләкләнә.

Сибгатуллиннарның укытучылар династиясен дәвам итүчеләрнең өченчесе мин – Заһидуллина (кыз чакта Мөхетдинова) Алсу Марат кызы буламын. Мин 1982 елның 30 сентябрендә Норлат авылында туганмын. Шушы авылның балалар бакчасына йөрүем, мәктәбендә белем алып чыгуым белән бик горурланам.

Ни этәрде мине укытучы һөнәрен сайларга? Дөньяда бик күп һөнәр ияләре бар. Ләкин даһи язучыны да, дөньяга танылган академикны да, армия генералын да, ил башлыгы – президентны да кайчандыр укытучы укыткан.

Акъегет мәктәбендә 1991 елда башлангыч сыйныфлар укытучысы җитмәү сәбәпле, дәү әниемне берәр ел укытып торырга чакыралар. Үзе бик еш йөрәк өянәге белән чирләсә дә, “Кеше юк бит, Гөлсем апа”, диеп мәктәп директоры Нигъмәтуллина Ләлә Илгиз кызы сорагач, үтенечне кире кага алмый. Мин, ул елларны башлангыч сыйныф укучысы, дәү әниемнәргә еш барам, аның мәктәптә укытуы белән горурланам. Ничек горурланмаска, бала акылы белән булса да, укытучы халкының изге җан икәнен аңлый идем бит, чөнки тәүге кат белем иленә алып кергән беренче укытучымны Миргалиева Фирдәүсә Нургали кызын илаһи бер затка тиңли идем.

Дәү әнием лаеклы ялга чыккач, көндәлек алып бара. Ул анда илдәге, авылдагы, гаиләдәге вакыйгаларны теркәп бара. Көндәлектә хис-кичерешләреннән торган лирик чигенешләр дә күп урын алган. Бервакыт шушындый бер язмага тап булдым. Ул, укытучы һөнәренең авыр һөнәрдер, дигән уемны чәлпәрәмә китерде. Әйе, уйлап карасаң, укытучы булу җиңел түгел! Октябрь башында аны укытучылар көне белән тәбрикләргә укучылары килгән һәм менә ул ничек яза: “Мин бәхетле. Минем укучыларым арасында төрле һөнәр ияләре бар. Аларның һәммәсе тормышта үз урынын тапкан икән, чын Кеше булган икән, димәк, тырышлыгым бушка китмәгән. Укучыларымның уңышлары – ул күпьеллык хезмәтем җимешләре. Авыр, җаваплы булуына карамастан, бу һөнәрне сайлавыма һич үкенмимен. Гомеремне бушка уздырмавым өчен сөенеп туя алмыйм. Үзең яраткан эштә узган гомер – бәхет бит ул!”

Димәк, аның һөнәренең төп девизын Клара Булатованың “Укытучы бәхете” дигән шигырь юллары дәлилли:

Миңа сорау бирсәләр:
- Бәхет ни ул?-дисәләр,
Бәхет - шушы укучылар
Кеше булып үссәләр.

Менә бу ике күренеш киләчәк һөнәремә этәргеч булгандыр, мөгаен. 1997нче елда юллар мине Казан педагогия көллиятенә алып килде. Кызыклы студент тормышында кайнап, 4 ел вакыт сизелми дә үтеп китте. 2001 елда кулга диплом алгач, Казан шәһәренең Вахитов районында урнашкан 1нче номерлы татар гимназиясенә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшкә килдем. Шул ук елны Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетына читтән торып уку бүлегенә кердем.

Мин – татар кызы. Татар милләтеннән булуым белән горурланам. Киләчәк буынга милләтемне, телемне, халкымның үткәнен өйрәтермен, аны хөрмәт итәргә, тугры калырга өндәрмен диеп, бу факультетны сайларга булдым.

Үзең белемле булу бер нәрсә, ә шул белемне таяк та сыза белмәүче балаларга җиткерә алу – монысы яшь укытучыга авыррак икән. Бу педагогик осталык таләп итә дип уйлыйм. Укытучы балалар күңеленә ачкыч, юл салучы психолог та, әти-әни җылысыдай җылы бирердәй шәхес тә, артист та булырга тиеш. Миндә мондый осталык бармы, гомерем буена җитәрлек иҗат чишмәм саекмасмы диеп уйлаганда, дәү әниемнең “Авыр, җаваплы булуына карамастан, бу һөнәрне сайлавыма һич үкенмимен”, дигән сүзләре мине канатландырды һәм артка юл юк диеп, гел алга, киләчәккә, үзем белем биргән укучыларым белән биек үрләргә омтылырга, бетмәс-төкәнмәс иҗат дәрте белән яшәргә өндәде.

Казанда 3 ел эшләгәч, мин тормышка чыгып, үзем укыган туган мәктәбемә әйләнеп кайттым.

Туган мәктәбем... Синдә минем бала һәм яшь чагымның иң гүзәл, кабатланмас мизгеле үтте. Синең һәр почмагың минем күңелемә якын. Бигрәк тә, бөтен барлыгы белән укучыларын яратып, белем биреп, аларны чын кеше итеп тәрбияләү өчен бөтен көчен куйган, бик зур хөрмәткә лаек булган укытучыларым арасында эшләвем белән мин бик бәхетле.

Бала карау өчен бирелә торган яллардан соң мин ике ел Норлат балалар йортында тәрбияче булып эшләдем. Ятим нарасый балаларның күзләре моңсу була икән.

Һәркөн сиңа ничә сабый карап тора,

Алар сине әниседәй якын күрә.

Еласалар, син аларны юатасың,

Боексалар, син аларны уйнатасың,

Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,

Орышасың кайчагында җайлап кына.

Үз улыңдай, үз кызыңдай якын күреп,

Тәрбиялисең син аларны яратып.

2010нчы елны мин янәдән Норлат урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп эшкә алындым.

Укытучы баланың күңеленә беренче юллар сала, баланың белемле кеше булып үсүе өчен әти-әнисе белән бергә җавап тота. Укытучы дөнья серләрен ачучы, офыкларны киңәйтүче, миһербанлылык үрнәге күрсәтүче. А. П. Чеховның “Кешенең һәрнәрсәсе матур булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, күңеле дә, уе да”, дигән сүзләрен мин үземә яшәү нормасы итеп алдым.





Йомгаклау

Сибгатуллиннарның укытучылар династиясендәге 5-6 вәкилен генә язармын дип башланган язмам бик саллы булып чыкты: барлыгы 14 мөгаллим. Эзләнә, сораштыра торгач, унберен турыдан туры бу династия вәкилләре дип саныйм, тамырлары белән Акъегет авылына килеп тоташалар. Болар:

  • Сибгатуллин Габдулла Гыйбадулла улы (1910 елда туган);

  • Сибгатуллин Габдулхак Гыйбадулла улы (1913 елда туган);

  • Сибгатуллина (кыз чакта Гыйззәтуллина) Өммегөлсем Хайрулла кызы (1926 елда туган);

  • Идрисова (кыз чагында Сибгатуллина) Рәшидә Нәбиулла кызы (1931 елда туган);

  • Искәндәрова (кыз чагында Сибгатуллина) Сания Нәбиулла кызы (1926 елда туган);

  • Нотфуллина (кыз чагында Искәндәрова) Эльмира Рәмзи кызы (1968 елда туган);

  • Бәйрәмова (кыз чакта Искәндәрова) Илсөя Рәмзи кызы (1956 елда туган);

  • Бәйрәмов Булат Фәрит улы (1987 елда туган);

  • Гатауллина (кыз чакта Сибгатуллина) Эльвира Фирдәвес кызы (1979 елда туган);

  • Заһидуллина (кыз чакта Мөхетдинова) Алсу Марат кызы (1982 елда туган);

  • Вәлиуллин Гадел Марс улы (1990 елда туган).

Шушы яктан, шушы туфрактан сез,

Китсәгез дә үзгә бер якка.

Таллар җырлап, чишмәләре чыңлап,

Өянкеләр елап озата.


Шушы яктан, шушы туфрактан сез,

Читтә йөрсәң, шуңа күрәдер,

Чишмә чыңлап, өянкеләр елап,

Таллар җырлап төшкә керәдер.



Шушы яктан, шушы туфрактан сез,

Шушы җиргә дәшеп кайтырга,

Таллар җырлап, чишмәләре чыңлап,

Өянкеләр зурлап озата.


Шушы яктан, шушы туфрактан сез

Мирас булып килер яшьләргә.

Шушы яктан, шушы туфрактан сез,

Шул туфракта язсын яшьнәргә.

(Клара Булатова)



Язмамдагы калган укытучылар бу нәселнең кияү-киленнәре була. Болар:

  • Сибгатуллина Сафура Гыйният кызы (1914 елда туган)

  • Искәндәров Рәмзи Мәгъсүм улы (1926 елда туган)

  • Бәйрәмов Фәрит Дәүләт улы (1955 елда туган)

Барысының да эш стажларын исәпләп карасак, якынча 250 ел була. Меңьеллыкның бер чиреге... Күпме кеше гомере бу! Мин үземнең укымышлы, зыялы нәселем белән горурланам һәм киләчәктә бу династияне дәвам итүчеләр табылыр дигән өметтә калам.

Аяк астында кар шыгырдый. Ап-ак кар өстеннән атлау ничек күңелле! Укытучы гомер буе әнә шул аклыкка эз сала бит. Бала күңеле ак кардай чип-чиста. Ә без – шул аклыкка тирән юллар сызучылар. Күккә карыйм... Аяз күктә йолдызлар җемелди. Алар гүя минем укучыларым. Һәркайсы якты йолдыз булып балкысын. Күбесе уңышлары белән мине уздырып та җибәрсеннәр. Чын күңелдән сөенәм мин алар өчен. Шулар белән горурланып, үземә бетмәс көч алып яшим.

Язмамны шушы дүртьюллык белән төгәллисем килә:

Кеше җирдә торса торсын,

Эзе калсын тирән булып.

Үзе үлсә, эше калсын,

Мең яшәрлек имән булып.
























Кулланылган әдәбият исемлеге:

  • Булатова К. Укытучы бәхете: Шигырьләр.— Казан утлары, 1972.—112 б.

  • Булатова К. Шушы җирдән, шушы туфрактан без: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1978.—64 б.

  • Гыйләҗев А. Язгы кәрваннар. Әдәбият дәреслеге. 8 сыйныф. 112 б.

  • Сборник задач по математике для подготовки к ЕГЭ, Физтехколледж, Москва, 2012 год.

  • Хәтер – Издательство Книга Памяти, г. Казань, 1995.

  • The Genius of Archimedes – 23 Centuries of Influence on Mathematics, Science and Engineering, Stephanos A.Paipetis, Marco Ceccarelli Editors (vol.11, p.5, pp.387-396).






































Кушымта.



hello_html_35e90469.jpg
















Забих Нәбиулла улы һәм Өммегөлсем Хайрулла кызы Сибгатуллиннар.







hello_html_5db3879.jpg


Идрисова Рәшидә Нәбиулла кызы






hello_html_m65c11902.jpghello_html_m65c11902.jpg














Искәндәрова Сания Нәбиулла кызы Искәндәров Рәмзи Мәгъсүм улы






hello_html_m6353917f.jpg

















Нотфуллина Эльмира Рәмзи кызы







hello_html_68fe49f.png



hello_html_fb5f85a.png










Гатауллина Эльвира Фирдәвес кызы

Заһидуллина Алсу Марат кызы






hello_html_15c63f61.png


Вәлиуллин Гадел Марс улы







Анкета участника


Ф.И.О. участника

Загидуллина Алсу Маратовна

Тема конкурсной работы

Чыгышлары белән Акъегет аваылына барып тоташкан Сибгатуллиннар нәселенең укытучылар династиясе”

Номинация конкурса

«Учительская династия. Моей семье посвящается…»

Почтовый адрес места жительства участника

Республика Татарстан, Зеленодольский район, д. Татарское Исламово, улица Ключевая, дом 4

Телефон участника

89872825571

Адрес электронной почты участника (указывать точно)

Mail: zagid82@yandex.ru

Ф.И.О. научного руководителя (учителя)


Телефон научного руководителя (учителя)


Название места учебы участника и работы научного руководителя (общеобразовательного учреждения)

МБОУ «Нурлатская СОШ Зеленодольского муниципального района РТ»

Почтовый адрес общеобразовательного учреждения

Республика Татарстан, Зеленодольский район, с. Северные Нурлаты, улица Школьная, дом 1




























1




Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 07.11.2016
Раздел Воспитательная работа
Подраздел Статьи
Просмотров55
Номер материала ДБ-328093
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх