Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Презентации / Яңа белем ачу дәресеннән өзек, 4 нче сыйныф, уку предметы

Яңа белем ачу дәресеннән өзек, 4 нче сыйныф, уку предметы


  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Яңа белем ачу дәресеннән өзек

(урок- открытие нового материала)

Учебник для образовательных организаций начального общего образования в 2-х частях (на русском и татарском языках). Часть 2.

Р.З. Хайдарова, Г.М. Ахметзянова, Л.А Гиниятуллина. — Казань : Татармультфильм, 2014.

4нче сыйныф, рус төркемендә “Дүрт аяклы дусларыбыз” циклыннан Р.Мингалимнең “Дөньяда бер эт бар иде” шигырен өйрәнү (яңа белем ачу) дәресеннән фрагмент:

Көтелгән эш нәтиҗәсе: укучыларда дәрестә алган информацияне, белемне, яңалыкны тормышта, көнкүрештә дә куллана алу мөмкинлеген булдыру.

III. Дәреснең төп максатын, проблемасын ачыклау: укучылар өчен яңалык ачу,яңа белемнәр өстәү, шигырь өйрәнү дәверендә эш күнекмәләрен (язу, сәнгатьле уку, тәрҗемә итү, сөйләм телен камилләштерү) ныгыту,үстерү.

IV. У: Ә хәзер, балалар, экранга күз салыйк. Слайдлар күрсәтелә.

1 нче слайдта йорт хайваннары: эт, песи, ат, кәҗә, сарык рәсемнәре;

2 нче слайдта: чана шуучы балалар, Г.Тукайның “ Кызыклы шәкерт” шигыренә иллюстрация;

3 нче слайдта сүзләр: дус- друг

иптәш – товарищ

дуслык – дружба

дустанә ( дусларча) мөнәсәбәт – дружеские отношения

У: Дусларым, бу слайдларны карап чыккач, сез нинди фикерләр әйтә аласыз?

Укучылар татар телендә “ бу слайдта мин .......... күрәм” калыбына үз фикерләрен салалар.

У: Ә сүзләрне укыганда сез нинди яңа сүз яки сүзтезмә белән очраштыгыз?

Укучылар: дустанә, дусларча мөнәсәбәт.

У: Әйе, балалар, мөнәсәбәт сүзе отношение дигәнне аңлата. Бывают дружеские отношения, деловые отношения, семейные отношения. Многие из вас дружат друг с другом – у вас дружеские отношения. А у некоторых бывают просто приятельские отношения с одноклассниками. А сейчас открываем словарики и записываем новое словосочетание с переводом. Сүзлекләрегезгә тәрҗемәсе белән күчереп языгыз. Молодцы!

У: Дәресне дәвам итәбез. Укучылар, ә нәрсә соң ул дуслык, дусларча мөнәсәбәт? Дуслык бары кешеләр арасында гына буламы? Сорауга җавап эзләгәндә сез слайдтагы рәсемнәрне дә куллана аласыз.

Укучылар үз фикерләрен әйтәләр: дусларча мөнәсәбәт кошлар, хайваннар арасында да була , мисаллар китерәләр, мәсәлән,аккошлар, күгәрченнәр, хәтта эт белән песиләр дә бик тату бер йортта яшиләр, һ.б.

У: Димәк, эт белән песиләр дә, төрле хайваннар, кошлар да безнең дусларыбыз була алалар. Дуслар дустанә мөнәсәбәттә яшиләр. Ә дуслык – ул бик зур җаваплылык. Друзья обязаны относиться друг к другу уважительно, беречь, защищать, когда это необходимо. С.Экзюпери в своей книжке написал: “ Мы в ответе за тех, кого приручили”. Как вы это понимаете?

(“ Нәни принц” китабын күрсәтәм.)

Укучылар үз фикерләрен рус телендә әйтәләр.

У: Балалар, әйтелгәннәргә нәтиҗә ясыйк. Сез парларда эшләп алыгыз әле, бер- берегезнең фикерләрегезне тулыландырыгыз. (Балалар рус һәм татар телендә әңгәмә кора алалар.)

У: Мин сезнең белән тулысынча килешәм, димәк, дусларча мөнәсәбәтнең үз кагыйдәләре бар, аны ике як та үтәргә тиеш. Бу нинди кагыйдәләр?

Укучылар үзләре чыгарган кагыйдәләрне саныйлар, тактага язып баралар:

  • уважать друг друга;

  • уметь слушать,уступать;

  • не ругаться;

  • не предавать...

( рус телендәге җаваплар бергәләп тәрҗемә ителә)

У: А могут ли эти правила применяться при дружеских отношениях с четвероногими друзьями? Ребята, мы это попытаемся узнать , открыв учебник, стр.37. Предлагаю познакомиться с замечательным стихотворением Р.Мингалимова “Дөньяда бер эт бар иде”, ( балалар сүзлексез дә темаларны, шигырь, хикәя башларын тәрҗемә итәләр) и ответить на вопрос.

(Бер укучыдан шагыйрь турында белешмә әзерләтергә була, яки укытучы үзе 1 -2 җөмлә белән кызыксындыру информациясен тәкъдим итә ала).

У: Ә хәзер мин сезгә шигырьне укып китәм... Балалар, эчтәлекне кем аңлады? Ни өчен шигырь янына мондый рәсем бирелгән?

Сез текстны кулланып, фикерләрегезне тулыландыра аласыз.

Укучылар фикерен тыңлау. Сначала мальчик хорошо относился к собаке, он любил щенка, а потом перестал даже кормить собачку, отнес на окраину города и оставил одного.

У : Шигырьдәге җөмләләрне кулланып, фикерләрегезне татарча әйтегез. Бу дусларча мөнәсәбәтме? Малай яхшы дусмы?

Укучылар: Юк, малай этне яратмый, ул аннан туйды һәм адаштырды.

У: Балалар, хәзер текстны ике өлешкә бүлеп укып карыйк әле.

Укучылар:

1.Хуҗасы- шаян малай-

Этне ярата иде,

Аны ашата иде.

2.Илтеп шәһәр читенә

Адаштырды ул аны.

(Дәреслекнең 38 нче битендә бирелгән сүзлекне кулланып балалар укыганда ук шигырьнең мәгънәсен аңлый алалар, кайберләренә әйтеп җибәрергә була)

У: Әле генә малай этне ярата иде, аннан туйгач, тиз генә адаштыра да куя. Ул дуслыкның, дусларча мөнәсәбәтнең кагыйдәләрен беләме?

Укучылар фикере. Нет. Мальчик поиграл, когда ему надоело, он выбросил щенка как игрушку. Он даже не подумал, что собаке голодно, она осталась без друзей, совсем одна. Мальчик предал собаку.

У: Значит, принимая в подарок живое существо, здесь собаку, мальчик не осознавал свою ответственность перед четвероногим другом. Он поступает плохо.

Укучылар фикере. Алар шигырь юллары белән дәлиллиләр: ”ярата иде, ашата иде, бер мәлне яратмый да башлады,ашатмый да башлады, адаштырды ул аны...”

У: Слайдка күз салыйк әле, мәкальләрне укыгыз. (чиратлап укып чыгалар)

У: Кайсы мәкальне шигырь эчтәлеге белән тиңләр идегез? Чагыштырыр идегез?

Укучылар дәлиллиләр.

Димәк, куелган проблемадан чыгып, бүгенге дәрес темасын ничек билгеләр идегез?

Максат: Балалар шигырь башына яки эт белән малай мөнәсәбәтенә кагылышлы темага чыгарга тиеш.

У: Рәхмәт, укучылар. Мин дә сезнең фикерегез белән килешәм. Димәк, дуслык зур җаваплылык таләп итә. Дәвам итегез....

Укучылар: Нельзя дружить по настроению, выбирать друзей по каким – то выгодным условиям. Если человек сегодня с тобой, а завтра он обсуждает тебя с другими – значит между вами не было дружеских отношений.

Это стихотворение призывает нас любить наших четвероногих друзей и отвечать за тех, кого мы приручили. Прежде чем завести питомцев, мы должны продумать все - иначе они окажутся среди тех бездомных собак и кошек, которые ждут своего хозяина и друга на окраинах города и в наших подъездах.

У: Шуңа күрә «Ике дус» әкиятендәге аю җирдә ятып калган малайның колагына : “Дустың үзеңнән яхшырак булсын”,- дигән бит.

Беренчел ныгыту: дәреслекнең 39 нчы битендәге 7 нче күнегүне эшләп үткәрелә.

Икенчел ныгыту: ”Малай этне төшендә күрде”, шигырьнең шушы өлешеннән ахырга кадәр сәнгатьле укып, тәрҗемә итеп үткәрелә.

Рефлексия:

- В чем заключается смысл дружы между людьми и животными? Приведите примеры ( этләрнең кеше тормышында тоткан урыны);

- Дуслык бер генә төрле буламы?

- Шигырьнең сезгә кайсы өлеше ошады, ни өчен?

Өй эше:

Мәҗбүри:

  1. Шигырьне сәнгатьле итеп укырга өйрәнергә, текстка якын тәрҗемә әзерләргә.

Теләк буенча:

  1. Парларда “Дуслык” темасына диалог төзергә.

Иҗади:

  1. Дүрт аяклы дуслар белән кешеләр мөнәсәбәте турында язылган шигырь, хикәя, җырлар исемлеге төзеп килергә.


Автор
Дата добавления 27.09.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Презентации
Просмотров333
Номер материала ДВ-013087
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх