Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / “Яңа ел чыршысы” ясау проекты 1 класс
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

ПРИЁМ ЗАЯВОК ТОЛЬКО ДО 21 ОКТЯБРЯ!

Конкурс "Законы экологии"

“Яңа ел чыршысы” ясау проекты 1 класс

библиотека
материалов

Дәрестән соң эшчәнлек 1 класс

Яңа Әлем мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Э.М.Манихова

Тема: “Яңа ел чыршысы” ясау проекты

Максат: яңа ел чыршысы ничек һәм нәрсәләрдән ясап булуын ачыклау, проектны яклау;

Универсаль уку гамәлләрен формалаштыру:

Шәхси: сәнгатьле сөйләм теле күнекмәләрен формалаштыру;

Метапредмет нәтиҗәләре:

Регулятив: охшаш сыйфатларны, төсләрне танып белү,уртак билгеләр буенча ориентлаша белү;

Танып-белү: күзәтүчәнлек, игътибарлылык сыйфатларын тәрбияләү, эзләнүнең төрле ысулларын куллану, өйрәнгәнне тормышта куллана белү;

Коммуникатив: эш нәтиҗәсен аңлату, кыскача сөйли белү, төп фикерне җиткерү.

Җиһазлау: чыршы, пыяла шарлар. клей, пазллар, сәдәфләр, кәгазь салфеткалар

Предмет ара бәйләнеш: рус теле.

Эш төре: Сингапур структураларын кулланып, укучылар белән фронталь, парларда эшләү.

Түгәрәк барышы

I .Мотивлаштыру.

-Укучылар йөзгә-йөз утырган иптәшегезгә сәлам бирегез. Яныгызда утырганнына карашып елмаешыгыз. Бик яхшы, хәерле эш сәгатьләре теләп түгәрәгебезне башлыйк.

II.Актуальләштерү

а) Уңай психологик халәт тудыру.

Булмәдә “Яңа ел ” җыры яңгырый.

-Укучылар, сез бу көйне таныдыгызмы?

-Дөрес, “Яңа ел” көе. Тиздән нинди бәйрәм якынлашканын сез беләсезме?

-Яңа ел традицияләре булып нәрсә тора ?

-Аның символикасы чыннан да ЧЫРШЫ бизәү. Карагыз әле, Кыш бабайның чанасыннан нинди матур чыршы тошеп калга., ләкин минемчә, анда нидер җитми, сез ничек уйлыйсыз?

- Мин сезгә аны бизәргә тәкъдим итәм. Ләкин сезнең ярдәмегезсез мин моны башкара алмыйм, ярдәм итәсезме?

-Сезгә мин кирәкле материалларны күрсәтәм, ә сез аларны атагыз!

1) Пыяла шарчык.

2) Клей

3)Кәгазь салфетка

4)Пумала

-Без сезнең белән “декупаж” стилендә эш башкарырбыз.

б) Сүзлек белән эш.

Декупаж сузенә билгеләмә бирелә, презентация күрсәтелә.

в) Практик эш.

III. Проект эшчәнлеге

.-Укучылар чыршыбыз искиткеч матур булды, шулаймы?

-Ә чыршылар кайда үсә соң?

-Мин сезгә проект эшләп алырга тәкъдим итәм. Ул “Серле чыршы урманы” дип аталыр. Игътибар итегез әле бу аланга, барлык җәнлекләр җыелган, ләкин урманыбызга нидер җитми. Нәрсә җитми соң монда?

-Чыршы урманы булгач, без сезнең белән кечкенә чыршылыр ясарбыз. Безгә ярдәмгә:

1. Пазллар

2. Клей

3. Сәдәфләр

4. Картон килер.

1)“Сэйм бат дифэрент” структурасы

-Чыршыга карагыз әле, ул нинди? Ләкин “ЯШЕЛ”, “ЭНӘЛЕ”, “БИЕК”, “МАТУР” сүзләрен кулларнырга ярамый.

-Бик яхшы, ә хәзер эшкә керешик.

IV. Физминутка

2)“Конерс”, “Релли Робин” структуралары

-Булмәбездә сез үзгәреш сизмәдегезме?

-Әйе, 4 почмакта парлы бияләйләр эленгән. Сез хәзер түгәрәккә басасыз, көй туктагач бияләйләрне аласыз һәм парларыгызны табасыз. Парлашкач, бер-берегезгә табышмаклар әйтешәсез.

-Чираттагы этапка күчәбез, чыршыга уенчыклар эләбез.

-Менә безнең чыршыларыбыз да әзер булды. Аларны без аланга урнаштырыйк.

-Бик матур урман килеп чыкты. Безнең проекттыбыз бик уңышлы булды , аны якларга да кирәклеген без беләбез. Кайсыгызнын проктыбызны якларга теләге бар?

-Соравыма җавап бирсәгез иде,бизәлгән чыршылар янында балалар нишлиләр?

-Әйдәгез без дә җырлап алыйк!

V. Йомгаклау


















Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 25 октября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДВ-422862

Похожие материалы