Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Яңа ел кичәсенә материал
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Яңа ел кичәсенә материал

библиотека
материалов

Камышлы мәктәбендә яңа ел бәйрәме кичәсе.

Вальс

1нче алып баручы. Каршыбызга килеп җиткән, Яңа ел бар.

Чукларына энҗе сипкән чыршыбыз бар.

Бәйрәмебез якты булсын, котлы булсын,

Ямьле булсын Яңа еллар, Яңа еллар!

1нче алып баручы. Гөрләп торсын кунак белән тулы заллар,

Җырлап алыйк яңа көйләр, яңа җырлар.

Бу бәйрәмне һәркайсыбыз сагынып сөйләр,

Ямьле булсын Яңа еллар, Яңа еллар!



6 укучы:

Кыш килде акка төренеп
Җир өстен сөеп кенә
Тау битләрен сыйпап үтте
Ак көртләр өеп кенә.

1 укучы:

Җем-җем иткән йолдыз белән
Тулган төнге саф һава
Ә көндез ап-ак чәчәктәй
Ябалак карлар ява.

2 укучы:

Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,

Туган якны сагынып кыш килде

Ак бүздәй йомшак кар белән

Җирне биләүләп төрде.

3 укучы:

Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына,

Җитәкләгән күркәм бәйрәмне.

Нинди бәйрәм? –диеп сорасагыз-

Бүген бездә чыршы бәйрәме!

4 укучы:

Үсте чыршыбыз урманда,

Шаулап торды анда.

Җәен дә, кышын да зифа

Яшел тора һаман да.

5 укучы:

Хәзер чыршыбыз бизәлгән,

Муенсалар да элгән,

Безгә шундый матур бәйрәм,

Зур шатлык алып килгән.

6 укучы:

Яңа елның һәрбер көне

Бәхетләр алып килсен.

Һәр ишектән шатлык тулы

Яңа ел җыры керсен.



Катнашалар:

Убырлы.

Шүрәле.

Тылсымчы.

1 нче клоун.

2 нче клоун.

Албасты

Алып баручылар.

Балалар.


(Себеркегә атланып Убырлы керә. Себеркесен туктата алмый) .

Убырлы. Тыр-тыр-тыр... Тыр ,- дим ! Йә алла, тыр, -дим.

(Убырлы себеркесен көчкә туктатып кырыйга куя. Кулы белән битен җилләтеп йөри башлый , йөгереп кергән Шүрәлене күрми , бәрелешәләр. Шүрәле кул-аякларын җәеп егыла. Убырлы аны карап әйләнеп чыга, кул-аякларын күтәреп карый. Алар шап итеп идәнгә килеп төшәләр. Убыр кулларын угалый.)


Убырлы. Үлгән ахры ... Хи-хи-хи..

Шүрәле. (Сикереп тора) Кем үлгән?

(Убырлы куркып кырыйга сикерә, дер-дер калтырый. Шүрәле аны танымагандай ике ягына да чыгып карый).

Шүрәле. (Танып) Әй, Убыр, син түгелме соң бу?

Убырлы. ( Сөенеп) И-һи –һи , әйе шул. Котымны алдың. Нишләп йөрисең? (Кылана).

Шүрәле. Ә-ә, минме? Мин балаларның бәйрәмнәрен бозарга дип килгән идем.

Убырлы. (Шатланып.) Мин дә шуңа йөрим ич, иһи-һи-һи –һи.

Шүрәле. Әйдә, хихылдап торма әле монда. Эш турында уйларга кирәк.

Убырлы.Ничава , мин барында курыкма син.

Шүрәле. (Серле итеп пышылдый). Беләсеңме ?

Убырлы. Беләм!

Шүрәле. Нәрсә беләсең соң син , чүпрәк баш ! Әйбәтләп тыңлап бетер!

Убырлы. (Кыланып колагын куеп тыңлый). Ярар , ярар.

Шүрәле. (Як-якка каранып ала) Балаларның чыршыларын урларга кирәк.

Убырлы.Әйе шул, чыршылары булмагач, бәйрәмнәре дә бозылыр.

Албасты: (керә,кулында планшет) Менә,дуслар, Кыш бабай интернтка бер видео куйган бит әле.

Шүрәле: Нәрсә дисең?

Албасты: Видео, дим. карыйкмы?

Убырлы: Тиз генә карагыз да, Эшлисе эшләребез күп әле. Тиз булыгыз.

Албасты видеоны күрсәтә

(Видеода Кыш бабай һәм Кар кызы юлга җыена

Кыш бабай: Кызым , син нишләп бик күңелсез? Әйдә булыш инде.Камышлы мәктәбенә соңга калырга ярамый.

Кар кызы: Әй .Бабакай, кәефем юк шул. Ел саен бер күңелсез хәл була: я киемнәрне урлыйлар, я мине, я адаштыралар. Быел нәрсә булыр микән инде?

Кыш бабай: Берни булмас. Үткән ел гафу үтенделәр, быел бар да тәртип булыр, Шулай бит дуслар?! :)

Убырлы. Булыр, булыр, бар да булыр, име,(Шүрәлегә төртә)

Шүрәле. Кемдер килә, әйдә качып торыйк.

(Ике клоун керә).

1клоун. Син нишләп соңга калдың? Без бит бәйрәмне башларга тиеш. Әнә күпме халык җыелган.

2клоун. Ә чыршы кайда соң?

1клоун. Әйдә алып киләбез. (Җитәкләшеп чыгып китәләр.)

(Качкан җирдән Шүрәле белән Убырлы чыга).

Шүрәле. Әһә, тегеләр чыршыга киттеләр.

Убырлы. Безгә ничек тә бу балаларны алдалап чыршыны урларга кирәк.

Албасты. Бәлкем кирәкмәс.

Шүрәле. Кирәк,кирәк. Әнә, чыршыны алып та киләләр .

Убырлы. Әйдә , тагын качып торыйк. ( Качалар).

(Чыршы күтәреп клоуннар керә).

1клоун. Менә чыршы да булды.

2клоун. Ә хәзер балаларны алып килергә кирәк.

1клоун. Чыршыны калдырып китәбезме?

2клоун. Без бик тиз килеп җитәбез бит.

1клоун. Чыршы , син безне көтеп тор , без тиз генә балаларны чакырып киләбез. (Китәләр).

(Арттан Шүрәле белән Убырлы якынлаша. Шүрәле бер ягыннан килеп куркыта да, Чыршы икенче якта торган Убырлы кулына ава).

Шүрәле. Әһә, менә чыршы безнеке.

Албасты. Бизәргә кирәк моны.

Шүрәле. Чуртым белән бизикме аны?!

Убырлы. (Уйлап тора.) Таптым! ( Бер капчык тартып чыгара , аннан рогатка ала. ) Менә монсын узган җәйдә бер малайдан колагын борып алдым. Авыл урамында кошларга атып йөри иде. (Чыршыга элеп куя. “ 1”ле, “2” ле билгеләрен ала. ) Ә боларын юлдан таптым. Мәктәптән кайтучы балаларның сумкасыннан төшеп калганын күрдем дә, туктале мин әйтәм, кирәге чыгар, дип тыгып куйган идем.

Шүрәле. (Убырлының кулыннан алып әйләндереп-әйләндереп карый.) Кара әле әй, бигрәк матурлар.

Убырлы. (Шүрәленең кулыннан тартып ала. ) Әйдә, тизрәк элеп куярга кирәк.

Бик кызыксаң, минем чормада ике капчык бар әле ул. (Элә).

Ш. Һи-и-и, бигрәк матур булды инде.

(Өчесе бергә җырлап бииләр, )

Убырлы, Албасты һәм Шүрәле. Чыршы яшел тунын киеп,

Чыгып басты уртага.

Киендердек, бизәндердек,

Әзерләндек Ёлкага.

Җырлыйбыз да, биибез дә,

Без чыршы тирәсендә.

Чыршысыз калды балалар

Камышлы мәктәбендә.

Убырлы. Әйдә, бау бирегез , бәйлибез.

Шүрәле. (Бау тартып чыгара.) Һи- и, бар ул андый нәрсә, мә.

(Шүрәле бау алып килә. Чыршыны өстән аска кадәр бау белән әйләндереп бәйлиләр).

Шүрәле. Һи –и-и, бәйрәмнәрен тәки бозабыз бит, әй. Әйдә , күтәрдек.

(Убырлы кабаланып әле себерке янына йөгереп килә, әле чыршы янына, кайсын тотарга белми. Шулай ике арада бераз йөгереп йөргәч, көчкә себеркене бер кулына тотып, бер кулы белән Шүрәлегә Чыршыны күтәрергә булышып , чыгып китәләр. Клоуннар йөгереп керә).

1клоун. Ә чыршы кайда соң?

2клоун. Юк... Кая китте икән ?

1клоун. Нишлибез инде хәзер. Балалар да килеп җитәр.

2клоун. Аларга нәрсә дип әйтербез?

1клоун. Без үзебез гаепле. Чыршыны кунакка чакырдык, ә үзебез үзен генә калдырып киттек.

2клоун. Их, табылса бүтән алай эшләмәс идек

1клоун. Табылмас шул инде. Шушы Яңа ел бәйрәмендә берәр могҗиза булса гына инде. Яңа ел бәйрәмендә бөтен теләкләр дә үтәлә, диләр бит.

2клоун. Их, хәзер бер тылсым иясе килеп чыксын иде.

(Тылсымчы керә).

Тылсымчы. Я, кайсыгыз мине чакырды?

1клоун. Ә сез кем буласыз?

Тылсымчы. Танымыйсызмыни?

Клоуннар икесе бергә. Тануын таныйбыз да...

2клоун. Тылсымчылар әкиятләрдә генә була дип уйлый идек.

Тылсымчы. Әйе, Яңа ел бәйрәмендә барлык әкият геройлары да әкиятләрдән чыгып, мәктәпләргә, балалар янына киләләр. Явызраклары төрле начарлыклар эшләргә мөмкин. Ә дус , бердәм балаларга алар берни дә эшли алмыйлар. Менә бүген сезнең мәктәпкә Албасты, Шүрәле һәм Убырлы килделәр , Чыршыны шулар урладылар.

1клоун. Ах, Чыршыны калдырып китмәгән булсак...

2клоун. Хөрмәтле Тылсым иясе, зинһар безгә Чыршыны коткарырга ярдәм итегез.

Тылсымчы. Ярдәм итәрмен. Ләкин сезгә дә тырышырга туры килер. Убырлы Чыршыны 2 табышмак белән сихерләп бикләп куйды. Чыршы мәктәптә укымагач. Ул табышмакларның җавабын белми икән.

Тылсымчы. Тизрәк әйтегез ул табышмакларны. Без табышмак чишәргә яратабыз.

Тылсымчы. (1клоунга ) Беренче табышмакны син тыңла.

Җәй дә дими, кыш та дими,

Суыкта һәм эсседә-

Тун, бияләй, киез итек,

Оекбаш гел өстендә.

1клоун. Таптым! Сарык– бу табышмакның җавабы.

Тылсымчы. (2клоунга) Ә хәзер син тыңла. Чылт-чылт күзле,

Адәм төсле йөзле,

Үчекләшер үзе,

Ходайның боерыгы,

Бардыр койрыгы.

2клоун. Белдем! Маймыл!

Тылсымчы. Булдырдыгыз, акыллы балалар икәнсез. Тагын бер соравым бар әле. Әйтегез әле, ни өчен бу табышмаклар ат һәм сарык турында булды икән ?

1клоун. Узган ел – сарык елы иде.

2клоун. Ә Яңа ел маймыл елы булачак.

Тылсымчы. Булдырдыгыз. Хәзер ... Албасты,Убырлы һәм Шүрәле Чыршыны монда алып килерләр. (Тылсымлы таягын болгап җибәрә).

(Чыршыны җитәкләп Шүрәле белән Убырлы керәләр).

Шүрәле. Балалар безне гафу итегез инде , без ялгышканбыз.

Убырлы һәм Албасты. Без бүтән алай эшләмәбез.

Тылсымчы. Гафу итәбезме аларны?

1клоун. Әйдәгез , гафу итик, бәйрәмне бозмыйк.

Тылсымчы: Бигрәк матур.(чыршыга карый) Ә хәзер, дуслар, сез миңа бу зур чыршыгызның утларын кабызырга ярдәм итегез:

Балалар: ӘЙ, чыршы, чыршы,чыршы!

Безнең күңелне күрче!

Утларыңны кабызчы!

1 укучы:

Исәнме, чыршы, исәнме!
Тагын да бер ел үтте
Күңелле чыршы бәйрәмен
Балалар күптән көтте.
2 укучы:

Ян яктырак, чыршыкай
Балкысын утларың
Бүген синең тирәңә
Җыелган дусларың.

3 укучы:

Күрегез безнең чыршыны
Ничек матур киенгән
Безгә бәйрәм ясар өчен
Урманнан безгә килгән.

4 укучы:

Нинди генә уенчыклар
Муенсалар юк анда
Серле шар һәм алмалар
Бөреләр дә бар анда

5 укучы:

Гаҗәп күркәм безнең чыршы
Җем-җем килеп яна ул
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен
Котлы булсын Яңа ел!

Бергә: Котлы булсын Яңа ел!



Җыр: “Чыршы әйләнәсендә”

Алып баручы: Ә бу вакытта аэропортта менә нинди хәлләр булган!



Администратор: Хөрмәтле 2011 нче рейска билет алган пассажирлар! Һава торышы начар булу сәбәпле рейс тоткарлана. Авиакомпания Яңа елны сезгә аэропортта каршыларга тәкъдим итә.

Режиссер: ничек инде аэропортта? Мин Голливудта яна фильм төшерәм бит.

Продюсер: Мин танылган продюсер! Миңа Нью- Йоркка очарга кирәк. Минем яңа шоу- группам Яңа ел төнендә телевидениедә чыгыш ясый.

Администратор: Хөрмәтле пассажирлар! Кызганычка каршы, бөтен рейслар да тоткарлана. Ә ни өчен соң безгә бәйрәмне кызыклы итеп шушында оештырмаска?

Продюсер: Сез нәрсә? Сез бездән көләсезме? Шаярасызмы?

Администратор: юк, мин шаярмыйм. Пассажирлар күп, теләсәгез дә теләмәсәгез дә, Яңа елны шушында каршыларга туры киләчәк.

Журналист: Иптәшләр! Безнең арада танылган алып баручы да бар бит, ә менә ризалыгын бирер микән ул?

Алып баручы: Менә сиңа мә.... Мин сезнең барыгызны да коткарып калырга тиеш булып чыгам түгелме соң?

Барысы да: Әйе....

А. Б. Хәерле кич, хәерле кич! Хөрмәтле туташлар һәм әфәнделәр! Бер караганда, булай килеп чыгу бик яхшы булды әле, берегезнең дә Яңа елны аэропортта каршылаганы булмагандыр. Шулай бит?Дуслар, әйдәгез күңелсезләнмик әле! Бу кич сезнең күңелләрдә мәңге онытылмас гаҗәеп бер вакыйга булып калырына мин һичшиксез ышанам! Ә хәзер әйдәгез, кәефләребезне күтәреп, бер биеп алыйк әле! ( Малайлар биюе)

Администратор: Внимание!!! Просим спокойствие. Всем оставаться на местах. Томоженный контроль...(уен)

А. Б. Игътибар! Танылган музыка продюсерыбыз монда үзенең яңа шоу- группасын төзергә булды. Ә хәзер, әгәр сез каршы булмасагыз, Индиваны карарбыз.

Продюсер: Мин сезнең арада бик күп таланлы кешеләр күрдем һәм кастинг уздырырга булдым. Минем биючеләрем бар. Группа төзү өчен миңа барабанчы, гитарист, трубачы, пианист кирәк булачак. Әйдәгез башлыйбыз!

(Кызлар чыгышы)

Администратор: Хөрмәтле пассажирлар! Сез рейсларны торгызу турындагы сорауларыгыз белән мөрәҗәгать итми башладыгыз әле. Күрәм, сезгә монда бик ошый.

Шул вакытта фонограммада кыңгырау чыңы, тояк дөпелдәве, җил

сызгырган тавышлар ишетелә.

А. Б. Ишетәсезме, дуслар, кар-бураннар туздырып,

кыңгыраулы пар атларда үзенең мәңге яшь Кар кызы белән Кыш бабай килә.

Кыш бабай белән Кар кызы керә.

алып баручы

Карагыз, кара, дусларым!

Безгә Кыш бабай килә.

Кар кызы да бар янында

Үзе елмая, көлә.

Кыш бабай.

Исәнмесез, дусларым,

Нәни кыз һәм улларым.

Ерак-ерак илләрдән,

Сезне сагынып килдем мин.

Сезгә яңа елда шатлыклар, тазалык, бәхет, мул тормыш алып килдем.

Кар кызы.

Ак сакаллы, ак күңелле

Бабам белән без

Җир өстенә аклык – пакьлек

Алып киләбез.

Яңа ел белән сезне,

Яңа бәхетләр белән!

Балалар:

Хуш киләсең, Кыш бабай!

Хуш киләсең, Кар кызы!



Кыш бабай. Исәнмесез, кадерле дуслар, хөрмәтле кунаклар, мөхтәрәм

җитәкче иптәшләр, кадерле балалар. Яңа ел бәйрәмегез мөбарәк булсын, сый

тулы өстәлләрегез түгәрәк булсын. Менә без дә Кар кызы белән тайгалар,

тундралар кичеп, басуларны кар бөртекләре белән бизәп, урманнарны ак кар

юрганга төреп, сезнең бәйрәмгә килеп җиттек. Ә сезнең бәйрәмегез

әкияттәгедәй матур икән. Нинди мәһабәт чыршыгыз, бизәкләре күзнең явын

алырлык!

алып баручы.

Ә хәзер әйдәгез, барыбыз да җыелышып чыршы әйләнәсен дә бер биеп алыйк әле. Кыш бабай белән Кар кызын да үзебез белән ияртик.

А. Б. Кыш бабай, бүген безнең аэропортта “ Минута славы” шоу- программасына баручы пассажирларыбыз да бар бит әле. Алар һәрберсе уңганнар, талантлы. Әйдәгез әле аларны баштан без карап үтик. Рәхим итегез, дуслар!(

Концерт номерлары

Кыш бабай:

Алланып таңнарның алына,

Нур булып кешелек таңына.

Җыр булып үрелеп күңелгә,

Кил безгә, Яңа ел, кил безгә.

Кар кызы:

Кояшлы көннәрнең җылысын,

Бәхетнең, шатлыкның олысын.

Күтәреп көннәрнең иңенә

Рәхим ит туган ил түренә.

Тантаналы музыка астында Яңа ел керә.

Яңа ел.

Мине каршы алыгыз,

Һәм танышып калыгыз

Исемем минем -Яңа ел,

Мин –бәхет таратучы

Җир йөзендә бар нәрсәне

Өзелеп яратучы.

Үз телемдә, үз җиремдә,

Бәйрәм белән котлыйм сезне

2016 нчы елның

Имин булсын һәрбер көне!

Мин болай дияр идем,

Сугыш уты янмасын!

Сабый кайгы белмәсен!

Анабыз җир елмайсын!

Эшләр уңсын бар җирдә,

Муллык булсын, бәхет булсын һәр җирдә!

Яңа ел җыр башкара

Кыш бабай:

Ярый , балалар, без сездә бик озак кунак булдык. Бәйрәмегез бик матур бара. Ә безгә китәргә вакыт.

Көтеп алган очрашулар

Тиз генә үтеп китте.

Инде хәзер саубуллашып

Китәр вакытлар җитте.

Күңел тынычлыгы телим,

Яңа елда һәркемгә

Бәхет, шатлык, сәламәтлек

Юлдаш булсын гомергә!

Кар кызы.

Бәйрәм үтте, ә Яңа ел

Һәрбер өйгә киләчәк

Яхшы булсын, имин булсын

Матур булсын киләчәк.

Икенче алып баручы. Изге теләкләрегез, күчтәнәчләрегез өчен зур рәхмәт сезгә!

Кыш бабай:

Сау булыгыз, балалар! Сау булыгыз, кунаклар!

Кар кызы:

Сау булыгыз, дусларым!

Бергәләп: Сау бул, Кыш бабай! Сау бул, Кар кызы!

1нче алып баручы.

Рәхмәт әйтик чыршыбызга,

Матур бәйрәме өчен.

Рәхмәт әйтик кунакларга

Килеп караган өчен.

Яңа елга яңа юлдан,

Нык басып бердәм керик.

Иң изге саф теләкләрне

Бер-беребезгә телик.

2нче алып баручы.

Теләгебез шул, игелекле булс

Яңа аяк баскан Яңа ел.

Моң-зар түгел, шатлык алып килсен

Һәр яңа көн бирсен яңа җыр.

1нче алып баручы.

Кушылыгыз җырга! Әйлән-бәйлән

Әйләник бер чыршы тирәли.

Чордан-чорга очсын бу күмәк җыр,

Дуслар җыры, шатлык хисләре!

2нче алып баручы.

Без тәмамлыйк бу бәйрәмне

Шат күңелләр белән.

Шушы бәйрәм истә калсын

Җырлар, биюләр белән.

Җыр: “Яңа ел сәгатьләре”


А.б. Яңа ел, яңа ел!

Кошлардай тезелгән

365 көн

Нихәтле нур балкый Кыш бабай йөзендә

Каршылап кул сузмас аңа кем?

Җилпенсен канатын, хыялның татлысы

Елмаеп өр- яңа ел килә.

Еракка- еракка без бергә атлыйсы

Бер бергә үтәсе ел килә.

Без бергә яшәгән, без бергә яшисе

Зур еллар алмаша постларын

Йөрәкнең яшь хисе

Теләкләр әйтешик, дусларым!



















Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 01.12.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров79
Номер материала ДБ-406988
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх