Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / Яңа елга багышланган кичә
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Я люблю природу», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

ПРИЁМ ЗАЯВОК ТОЛЬКО ДО 15 ДЕКАБРЯ!

Конкурс "Я люблю природу"

Яңа елга багышланган кичә




Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов

Кыш бабайга күчтәнәч.


Куян өе. Балалар йоклыйлар. Әни куян кайта.


Әни куян:

Балалар торыгыз! Һаман йоклыйсызмени! Каникул дипкцне буе йокламыйлар инде. Режимны үтәмисез бит. Бу сәламәтлеккә зыянлы. Ай – ай ялкау инде сез.

Куяннар: Әни кайтты, әни кайтты.


( “куыш” уйнарга тотыналар.)

Әни куян:

Өй дә җыештырасы бар, бөтен җир чиста, пөхтә булсын. Сәламәт булу өчен төп шарт чисталык. Үзегез шулай дип кайттыгыз мәктәптән. Торгач та уенга ябышмыйлар! Кара син боларны!? Зарядка да ясамадыгыз бит.Эх сезне гел әйтеп кенә торырга кирәк боларга! Басыгыз әле тизрәк зарядка ясыйбыз бергәләп.


(Музыка уйный. Арткы планда куяннар зарядка ясыйлар, алда бер малай гимнастика күнегүләре ясый.)


Хәзер урыннарыгызны җыештырыгыз! Менә сез торганчы базарга барырга да өлгердем. Иртәнге аш ашарсыз. Тиздән бәйрәм җитә бит, әле чыршыны да бизәмәдек.(Өстәл янына килеп). Кара күпме гәҗит килгән, мин тиз генә шуларны карап чыгыйм әле. Ә сез кишер ашагыз. (кишерләр бирә).


Убырлы карчык тавышланып керә.

  • Нишләп ятасыз?Җыеныгыз тизрәк!Карале боларга берни белми яталар!


Әни куян: Нәрсә бар, убырлы ? Исәнме! Нигә кычкырасың? Әллә янгын чыкканмы?

Убырлы карчык

Янгын түгел лә.

Әни куян:

Алайса әллә урманнан бүреләр качып беткәнме?

Убырлы карчык

Әй, сиңа гел янгын да, бүре генә куркыныч. Шулардан куркып яшисең.

Әни куян:

Әйе, әйе янгын бик куркыныч. Аннан берни дә калмый. Ут белән шаярырга ярамый. Шулаймы балалар.


Куяннар: Әйе, әйе без шулай өйрәндек мәктәптә.


Убырлы карчык

Туктагыз әле. Мин сезгә яңа хәбәр әйтергә кергән идем. Әнә авыл мәктәбендә бүген бәйрәм башлана. Бала чагалар үзләре генә бәйрәм итмәкче ди. Нигә без бармаска тиеш. Яңа ел көн дә килми бит ул! Менә бөтенесенә дә әйтеп чыгам әле, үзләре генә бәйрәм итмәсеннәр. Җыеныгыз тизерәк кишер ашап утырмагыз.


Олы куян малае. Әби, мә кишер, син дә тамак ялгап ал. (Кишер бирә)


Убырлы карчык

Шушы бер тешем белән ничек кишер кимерим ди? Аның өчен таза төш кирәк. Үзеңә булсын, кишер дә булдымы азык? (Ыргыта)


Әни куян:

Нишләп атасың? Кишердәз витаминнар күп, Җитез һәм таза булу өчен яшелчә, җиләк – җимеш ашатам мин балаларыма. Ә кишер күзләр өчен бик файдалы. Бигрәк надан син, әйеме? Мәктәпкә дә йөрмәгәнсең бит, картаеп беткәнсең, аңгыра булып калгансың.


Убырлы карчык

Ярар, ярар, күп сөйләмә. Мин сине якын итеп хәбәр әйтергә килдем. Үпкәләтәсең мине алайса.

Әни куян:

Карале , бәйрәмгә бит чакыргач кына баралар бит. Ә безне чакырмадылар.

Убырлы карчык


Чакырмадылар шул.

Кыш бабайның кыланмышын

Гафу итмим беркайчан

Әйрәмгә чакырмагнга

Капчыгын урлап качам.


Әни куян:


Алай ярамый убырлы ,барысы күчтәнәчләр көтә, ә син бәйрәмне бозарга тырышасың. Ярамый, ярамый.

(Әни куян кычкырып кала. Убырлы чыгып китә.)


Куян кызы Әни еракмы ул, авыл дигәннәре?

Куян малае Нинди бәйрәм ул ?


Әни куян Туктагыз әле, ашыкмагыз, берәм – берәм генә сорагыз. Әнә абыегыз аңлатыр ул белә.

Олы куян малае. Хәзер аңлатам. Анда Кыш бабай һәм кар кызы булачак. Малайлар йәм кызлар зур чыршы яшында күңел ачачак.


Куян кызы (куркып) Кыш бабай... Мин куркам. Ул суык буладыр?


Олы куян малае Юк, син нәрсә?!

Кыш бабай – юмарт бабай

Безгә кунакка килә.

Безнең кебек дусларга

Бүләкләр алып килә.

  • Ә минем бик күрәсем килә. Әйдәгез, барыйк.


  • Куяннар (бергә) Барабызмы, әни.




Әни куян: Болай булгач уйлыйк әле, әллә барыйкмы? Ә беләсезме, Кыш бабай күчтәнәченә каршы үзегез дә күчтәнәч белән барырга тиеш бит?!


Куян кызы. (аптырап) Нинди күчтәнәч? Ашамагыз, китерегез кишерләрне, Кыш бабайга кирәк.( кишерләрен тартып ала).


Әни куян Юк балалар . Андый күчтәнәч түгел. Без шигырь,җыр, биюләр бүләк итәргә тиеш Кыш бабайга.

Олы куян малае. Минем мәктәптә өйрәнгән шигырЬ – җырларым бар. Сөйлимме, әни?


Әни куян . Яле сөйләп кара. ( Куяннар шигырьләр сөйлиләр.)


Әни куян. Күчтәнәчегез бик яхшы. Елга бер килә торган бәйрәмне калдырмыйк әле. Барыйк булмаса күңел ачып кайтыйк. Әйдәгез балалар юлга кузгалыйк.


( Әзерләнә-әзерләнә Кыш бабай белән Кар кызы чыгалар)

Кыш бабай. Кызым, нишләп бердә кәефең юк?

Кар кызы. Юк шул кәефем, бәлки миңа салкын тигәндер.

Кыш бабай.И, кызым , алда бит бәйрәмнәр, балалар безне көтәләр, чирли күрмә инде.

Кар кызы. Бабакаем, беләсеңме нигә мин күңелсез? Һәр елны бәйрәм вакытында күңелсез хәл килеп чыга. Я таягың, я күчтәнәч капыгың югала, я туныңны салдыралар. Менә быел бөтен нәрсәне контрольдә тотарга кирәк.

Кыш бабай.Дөрес сөйлисең, кызым. Бар да контрольдә!

Кар кызы. Пилот безне көтә, бабай. Әйдә, киттек. Балалар янына ашыгыйк (чыгып китәләр).

(Иван белән Мырау сөйләшә-сөйләшә керәләр)

Иван. Син мине тагын тыңламыйсың, минем йомшаклыктан файдаланасың.

Мырау . Ярар, борчылма мур-р. Мин сине хөрмәт итәм (телефон шалтырый Мырау ала) Ярар, ярар (телефонны куя) Ванюша, киен тизрәк. Государственный важный эш килеп чыкты. Кадерле кунакларны каршы алырга кирәк.

Иван. Яхшылап аңлат әле, кем килә безгә?

Мырау. Кыш бабай белән Кар кызы киләчәк. Тиздән Яңа ел бит.

Иван. Кит әле, Матроскин, ә ничек каршы алырга?

Мырау. Их син, Иван дурак. Миннән башка нәрсә эшләр идең? (барып радио боргалый).

Радио язма.Әкияти информацияләр бюросыннан. Барлык батырларга, Иван-дуракларга, Иван цареевичларга һәм...экстренный хәбәр. Кыш бабай белән Кар кызы очкан, 2016 номерлы ракета курстан чыгып мәҗбүри рәвештә, урман аланына утырды. Кабатлыйбыз...

Мырау. Ә нәрсәгә кабатларга, Кыш бабай белән Кар кызын коткарырга кирәк!

Иван. Кая барыйм, мин киемсез?

Мырау. Минем белән югалмассың (башына кәструл кигезә, кулына кәструл капкачын тоттыра) киттек, сине бөек эшләр көтә (маршировать итеп чыгып китәләр)

(Омон киеменнән противогаз кигән Убырлы карчык керә)

Убырлы. (сотовыйдан сөйләшә) Алло, Аҗдаһа, алло! Йоклый инде әллә? Кара син аны. Федераллар шушы минутта сезнең сазлыкка килеп төшәчәкләр. Пәри урынындамы? Нәрсә-ә-ә мин сезне начарлык эшләргә командировкага җибәрдем. Ә сез...Домино уйнап утырасызмы?

(самолет очкан тавыш ишетелә)

Аҗдаһа, алло, алдыгызмы? Икесе дә шундамы? Болай эшлибез:

Тотып кара урманда

Әйләндерик зур төпкә,

Ормаска да сукмаска

Бар да булсын тәртиптә.

Кемдер килә монда, аның белән үзем разберусь.

Иван. Берәрсе бармы?

Убырлы. Ой,ой кем син? Кая барасың?

Иван. Иван-дурак. Кыш бабайларны коткарырга барам. Тик менә каян эзләргә икәнен белмим.

Убырлы. Конкретно сөйлә. Ник кирәк алар сиңа?

Иван. Әй, җибәрделәр инде шунда.

Убырлы.Ярар, юлдан килгәнсең утырып ял ит.

Иван. Син кем белән монда яшисең?

Убырлы. Кызым белән. Ул минем бикләр дә чибәр, матур. Бәлки Кар кызы урынына ул барыр? Тегеләрне эзләп тә йөрисе юк.

Иван. Син минем башымны әйләндермә, Убырлы. Мине юлдан яздырмакчы буласыңмы?

Убырлы. Әһә, әле син шулаймы, проходимец...Без синең кебекләр белән беләсеңме нәрсә эшлибез!?

Иван. Син нәрсә, Убырлы? (куркып кала)

Убырлы кызы җырлап керә.

Мин чибәр, мин матур,

Миңа карап туймыйлар.

Нигә мине Яңа елда

Кар кызы итеп куймыйлар.

Фу-фу-фу кеше исе килә монда.

Убырлы. Кичке аш сиңа.

Кыз. Син нәрсә ыржаясың?

Убырлы. (пышылдап) Дуракны кыздырабыз хәзер.

Иван.(кычкырып көлә) Уф,үләм көлеп, эчем ката. Ой булдыра алмыйм.

Кыз. Нишли ул?

Убырлы. Көлә.

Иван.Ой,ой көлдермәгез.

Кыз. Менә дурак.

Иван. Мыегы ни тора, сине ничек Кар кызы урынына куярга?

Кыз (Иснәнеп) Мин аның белән яхшы ис сизәм. Ә син нинди киңәш бирә аласың соң?

Иван. Мыегыңны бетерергә кирәк, аннан соң бәлки Кар кызы була алырсың.

Кыз.Әйдә, бетер, тырыш.

Иван.Әйтүе җиңел. Яңа елга кадәр үземнең дә эшләрем күп.

Убырлы. Әйдә болай эшлибез. Син мыекны бетерәсең, ә мин Кыш бабай белән Кар кызын коткарам.

Кыз. Тиз бул, Аҗдаһа очып кайта хәзер.

Иван. Кайтып мине ашаса?

Кыз. Аны булдыра ул. Нәрсә булса да уйлап табарга кирәк.

Убырлы. Минем энекәш, диярмен.

Иван. Ярар, дару ясарга кирәк. Шул даруны битеңә сылыйбыз да, мин Кыш бабайларны эзләп китәм, ә син ятып торырсың.

Кыз. Әни ул алдаячак.

Иван. Алдамыйм инде.

Кыз. Әйдә күп телеңә салынма эшкә кереш.

Иван. Әз генә бака яфрагы, туфрак, су өстисең, теш пастасы, тоз кирәк. Болгатабыз, менә дигән маска чыга.

Кыз. Шуны биткәме?

Убырлы.Ярар тыңлап тор. Мин әптеккә йөгердем. бер аягым монда, икенчесе тегендә.

Кыз. Әй, ниндидер тавыш килә, ә, бу бит Аҗдаха кайта.

Иван. Кая барыйм, кая качыйм...

Кыз. Кайгырма, син бәби булырсың, бәбиләргә тими ул.( Иванның башына чепчик кигезә, авызына соска, пеленкага төрә).

Елмай әле миңа. менә шулай.

Иван.Жратеньки хочу-у-у.

Кыз. Минем улымның ашыйсы килә.

Аҗдаһа. Әй сез нигә көлмисез, мине яратмыйсызмы әллә? Алайса мин сезне җратеньки буду с косточками.

Кыз. Кара нинди батыр, мин сиңа ашарга әзерләдем. Мин әйтәм, кайтыр безнең героебыз, ашыйсы килер, ә мин аңа монда тәмле әйбер...( Иван тыңлап тора да, авызындагы сосканы төкерә)

Иван. Менә сиңа мә, тьфү! Аша мине, бандит, тизрәк, озакка сузма (шул вакыт Мырау килеп керә).

Мырау. Менә шулай була ул. Башың эшләмәсә. (Аҗдаһага) Әй, син зажигалка, мин сине көч сынашырга чакырам.

Аҗдаһа. Иртәнге ашка өч блюдо булды. Яхшы.

Кыз. Өч блюдо?! Мине дә ашарга җыендыңмы әллә син? (Пакет тотып Убырлы кайтып керә).

Убырлы. Сез нәрсә монда?

Кыз. Әни, ул мине ашарга тели.

Убырлы.Кем?

Кыз. Аҗдаһа

Убырлы. Әле син шулаймыни. Нәрсә ошамады сиңа? Мин Яңа ел бәйрәмен боза яздым. Ә син...

Иван. Син нәрсә турында сөйлисең

Убырлы.Ә, мин бит юньсез. Кыш бабай белән Кар кызының самолетын юлдан яздырдым, шушы аҗдаһа планы буенча, ә ул...

Мырау. Менә күпме начарлыклар эшләдегеә сез. Кыш бабайлар соңга калса, бәйрәм булмаячак.

Убырлы. Гафу итегез мине, хәзер барсында төзәтәм.

Кыз. Әни син бит сихерче, син оста, эшлә тизрәк.

Убырлы.(уйлана) Хәзер...

Кар очсын, буран тузсын

Усаллык юкка чыксын

Кәефләр күтәрелсен

Ямьле Яңа ел җитсен.

( Көй яңгырый, Кыш бабай белән Кар кызы, Иске һәм Яңа ел керәләр)

Кыш бабай.Исәнмесез, балалар!

Якты йөз белән каршы алалар!

Нинди әйбәт монда балалар!

Кар кызы. Исәнмесез, дуслар!

Котлы булсын Яәа ел!

Мырау.Бездә кадерле кунак сез түрдән узыгыз!

Кыш бабай. Хәерле сәгатьтә, дуслар!

Кар кызы. Сезне күрүгә без бик шат.

Кыш бабай.Киләсе ел шатлык, бәхет китерсен.

Яңа ел. Таныш булыйык

Мин яңа ел -, өр яңа ел

Бу ел миннән башлана

Яңа ел белән сезне.

Минем ел котлы булсын,

Кырларда иген уңсын.

Табыннар мул булсын

Яңа ел белән, яңа бәхетләр белән.


Иске ел: Якын дусларым. Мин бүген сезнең белән соңгы тапкыр очрашам. Инде миңа китәргә дә вакыт җитте. Тагын 12 елдан соң без сезнең белән кабат очрашырбыз. Без сезнең белән бик күп эшләр эшләдек, бик зур уңышларга ирештек.. Мин бүген сезнең белән бәйрәм итәргә дип килдем.


Кар кызы

Шундый матур бәйрәмне Бушка уздырмыйк әле. Сез, балалар кул чабыгыз Бер биеп алыйк әле.

Бию куела. Кыш бабай, кар кызы бии . Бүләк өләшә.


АБ. Рәхмәт кыш бабай. Хәзер без дә сиңа үз һөнәрләребезне күрсәтәбез.

Кар кызы, бабакай. Безнең бүгенге бәйрәмебезгә куян дуслар килгән бит. Алар үзләренең һөнәрләрен күрсәтеп китәргә телиләр. Рәхим итегез.

Ильяс - шигырь сөйли.

Илдар башкаруында җыр:

Марат ьырлый

2 ал бар. Бабакай, карагыз әле бүгенге бәйрәмгә бик зур кунак килгән икән бит. Без аны телевизордан гына күреп белә идек, Рәхим ит Фирдүс дус. Альмир чыгышы.

Рәдиф һәм Рәсүл шигырь сөйлиләр.

ҖЫР: ХОР: ______________________________________




Иске ел: Менә минем елда ничек матур итеп җырларга, биергә өйрәнделәр.


Яңа ел: Яңа елда да шулай җырларсызмы, биерсезме?


1 а.б. Тагын да матуррак итеп җырларга, биергә тырышырбыз. Кадерле дуслар, бәйрәмгә хат ташучылар килгән икән. Алар Сезгә дигән хатларны таратып чыксыннар әле. Рәхим итегез.

Ә хәзер сүзне нәни дусларыбызга бирәбез.

Кечкенәләр чыгышы:

Азалия

Энҗе

Рамил


Кар кызы.

Балалар, мин сезгә табышмаклар алып килдем бит. Әйдәгез, тикшереп карыйк әле кайсыгыз тапкыр икән? Тыңлагыз:

Елга ул тик бер килә.
Ул килсэ, җир гөр килә.
Яшел Чыршы әйләнә
Якты заллар күренэ.
2 ал баручы . Нэрсэ икэн соң бу елга бер генэ тапкыр килэ торган? Яле, балалар, уйлап карыйк эле.
Балалар. Яна ел!
Кар кызы. Дөрес! Яңа ел. Менә икенче табышмак:
Килә бары кыш җиткәч,
Иске ел үтеп киткәч.
Yзe белән hәрвакыт
Яна ел алып килә.
Буләк тулы капчыгын
Иңенә салып килә.
1 ал баручы Монысы кем була сон инде?
Балалар. Кыш бабай!
Кар кызы. Дөрес. Кыш бабай шул. Өченче табышмакны да укып карыйк инде.
Кыш бабайнын юлдашы,
Анын белән гел бергә.
Шуңа аны жэй көне
Мөмкин түгел күрергэ.
Жәй көне ул бөтенләй
Мөмкин хәтта эрергә,
Суга әверелергә.
2 ал баручы. Монысын да беләбез, эйе бит, балалар. Монысы кем була?

Балалар: Кар кызы була.

Кар кызы: Яле, дүртенче табышмакны укып карыйк.
Яши дилэр урманда,
Кемнең дә юк күргэне.
Былтыр гына күргэн ди.
Анын аты - ...
Балалар. Шүрәле!
Кар кызы: Тагын бер генэ табышмагым калды.
Бер карчык яши
Кара урманда.
Ничек курыкмый
Яши ул анда?
Аны
ң үзеннэн
К
үрсэң, куркырлык.
Куркыныч карчык
Була - ...
Балалар. Убырлы!
Кар кызы : Бик дөрес, балалар, бик тапкырлар, булганнар икәнсез.

Яңа елда исән - мул тормышка

Аяк бассак иде йә Рабби!

Кил, яңа ел , изгелегең белән,

Явызлыкны беркем яратмый.


Кыш бабай:

Рэхмәт сезгә балалар. Безгә китәргә кирәк, сау булыгыз, исән -имин тагын очрашырга язсын. Мин Сезгә күчтәнәчле сумкамны калдырып китәм. Берегез дә бүләксез калмас.

Яңа еллар килсен бәхет алып.

Яңа еллар килсен елмаеп

Күңелләрдә мәңге шатлык булсын.

Яшәмәгез дуслар, моңаеп

Уңышлар юлдаш булсын.

Кыш бабай, Кар кызы, иске ел китәләр.


1 а.б. Карлар ява.

Юк ла, карлар түгел

Ак ландышлар җиргә түгелә.

Җир бәйрәмгә әзерләнә бугай

Баштан аяк актан киенә.

Бизәнәләр.

Бар да акны кия,
Бәйрәм килә илгә, күрәмсең?

Ел алыша

Аның тантанасын

Кайгы, газап бүлә күрмәсен.

Котлы булсын иркен табын

Котлы булсын яңа ел

Биредә бәхет хуҗа булсын

Яңгырап торсын дәртле җыр.

ҖЫР: ___________ЗИФА________________________________________

А.б. Тышта нурлы, күңелле,

Җиргә ап-ак кар ятты.

Җырлап, биеп каршылыйбыз,

Яңа ел таңы атты.

АБ. Шатланабыз сөенәбез,

Зурлыйбыз яңа елны

Яңа елда яңа утлар

Яктыртсын яңа юлны. Хөрмәтле тамашачылар. Хәзер сезнең белән бер уен уйнап алырбыз. Ул “Яңа ел сюрпризы” дип атала. Тартма эчендә нәрсә ятканын белсәгез бүләк сезнеке булачак.


СКЕТЧ: ________________________________________________________________

АБ. Нинди матур елга аяк басам,

Күңелем моңнарга үрелгән

Ак кар сыман сафлыкка төренгән

Җырым сезгә йөрәк түреннән.

ҖЫР: _____Айсылу___________________________________________________

АБ. Яңа ел ул кар кызлары

Җирдә очкан аккошлар

Күңел бәйсезлеген хуплап

Бердәм купкан алкышлар.

ШИГЫРЬ: Сөмбел һәм Адилә.


2 а.б.: Өр яңа ел килә, өр яңа

Чынлап яңа булсын ул

Кояш кебек һәммә илләргә дә

Тигез көлеп торсын ул.

Күз яшьләре онытылып торсын

Артка чиксен кайгы-борчулар

Элеккечә утлар янып торсын,

Балкып торсын шулай чыршылар.

ҖЫР ХОР:

2 а.б.: Яңа ел килә, яңа ел


Бәрәкәте белән килсен ул

һәрбер өйгә, йөрәк, күңелгә

Бәхетләре белән иңсен ул.

Яңа елда һәркем теләк тели

Яңа елда эшләр уңар күк
Ел буена ашмый йөргән уйлар
Яңа елда кабул булыр күк.

БИЮ_____Айгизә____________________________

А.б. Яңа елда насыйп булсын әйдә

Яңа хисләр белән янарга

Яңа елда инде онытылган

Хатирәләр кабат яңара.

Берәүгә дә гомер ике килми

Теләк телик шушы гомерне

Ике гомер итеп яшәргә.


1 а.б.: Күкләр аяз, дөньялар имин булсын,

Авырлыклар ишек какмасын.

Шәфкатьле бул, беркем бу тормышта

Шатлык чәчеп кайгы тапмасын!


ФИРДҮС шигырь.________________________


2 а.б. Яңа еллар котлы булсын

Дөньялар тыныч торсын

Нәниләр туып торсын

Табыннар тулып торсын!


1 а.б.: Иңнәрендә тормыш авырлыгын

Күтәрмәсен ялгыз аналар.

Ата-ана тигезлеге белән

Пар канатлы үссен балалар.

Бәйрәмебезгә танылган автист килгән. Әйдәгез аны бергәләп кул чабып каршы алыйк әле.


ҖЫР: ________ИЛСАФ _________________________________________

2 Алып баручы. Узган еллар бигрәк кадерле шул,

Һәр көненә хезмәт куелган

Тарихның бу данлы елына да

Безнең күпме җиңү уелган.

Ә шулайда, шатлыклырак булсын.

Кадерлерәк булсын яңасы.

Мәхәббәттә, эштә янасы бар,

Шатлыкларга юллар ярасы.


Мин сезгә

1 Алып баручы. Биюченең итәкләре,

Бии- бии кыскара.

Биючегә сүз әйтмәгез,

Бии- бии остара.

Бию. ____________________________________________________

2 Алып баручы. Ак чәчәкләр ява, дөнья матур,

Шундый матур булып тоела.

Күге зәңгәр, гүя йолдызлары

Ак кар булып җиргә коела.

2 Алып баручы. Җырламыйча туй итмиләр,

Җырсыз бер бәйрәм булмый,

Безнең кызлар җырламаса,

Бәйрәмнең ямье булмый.

ҖЫР:____________________________________________________________

1. Алып баручы. Сезгә булган теләгебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Шатлык- куанычлар, зур бәхетләр

Юлдаш булсын гомер –гомергә.

2. Алып баручы. Бәхет чишмәләрегез мул аксын,

Зур шатлыклар белән таң атсын.

Боекмасын һич тә күңелегез,

Гөлле булсын тормыш юлыгыз.

1 а.б.: Хөрмәтле дуслар, кунаклар. Бүгенге бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сезгә исәнлек, саулык, бәхет-шатлык телибез. Еллар имин, дөньялар тыныч булсын.

2 ал бар. Озын гомер бирсен ходай сезгә,

Кояш бирсен сезгә яктылык.

Балаларыгыз гына түгел, оныкларыгыз да,

Китерсеннәр сезгә яхшылык.

Ак бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

Көнегезне шатлык бизәсен

Сәламәтлек- үзе бәхет бит ул,

Ходай шуннан мәхрүм итмәсен.

Җыр. ____________________________________________________________________


1 ал бар. Шуның белән бәйрәмебез азагына якынлашты. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.

Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 20 декабря. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru


Общая информация

Номер материала: ДБ-388335
Курсы профессиональной переподготовки
133 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 20 декабря
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>