Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / "Ягез әле, егетләр!" бәйгесе
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Классному руководителю

"Ягез әле, егетләр!" бәйгесе

библиотека
материалов

Ягез әле, егетләр” бәйгесе


Катнашучылар: 5 – 9 класслар егетләре.


1 Алып баручы. Хәерле көн телим таңнар саен,

Аяз күкләр телим җиремә.

Кояшлы көн телим бар кешегә

Һәм иминлек телим илемә.

Хәерле көн, димен, һәр кешегэ,

Хәерле көн телим гөлләргә.

Сөйкемлелек телим яшь кызларга,

Һәм сабырлык телим егетләргә.

Ә сез беләсезме, ни өчен нәкъ менә 23 нче февраль Ватанны саклаучылар көне дип атала?

1918 нче елның 23 нче февралендә Кызыл Армия төзелә һәм бу көн Кызыл Армия туган көне дип билгеләп үтелә башлый. СССР барлыкка килгәннән соң бу көнне Совет Армиясе көне дип үзгәртәләр, ә соңрак Кораллы көчләр һәм хәрби-диңгез флоты көне.

Ә хәзер 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне. Һәм һәрвакыт бу көн барлык ир-егетләребезнең бәйрәм көне булды.

2 алып баручы: Бәйрәм белән сезне кадерле, ир-егетләр,укытучылар! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелебездән тәбрик итәбез. Сезгә бәхет-шатлык, укуыгызда зур уңышлар телибез. Тормышыгызның күге февраль ае сыман карлы да, күңелле дә, йолдызлы да булсын. Буранлы көннәрегездә, сагышлы төннәрегездә күңелегез күтәренке, саулыгыгыз нык, йөрәгегез кайнар булсын.


1 алып баручы: Күңелегез булсын тыныч, аяз,

Якты хисләр сезне биләсен.

Өмет белән көтеп яшәгез

Яңа сөенечләр киләсен.


2 алып баручы : Шушы бәйрәм кебек ямьле булсын

Яшәр елларыгыз агышы.

Дәрт-дәрманлы булсын хыялыгызның

Яшәр өчен канат кагышы.


1 алып баручы: Хөрмәтле тамашачылар, Бөек Ватан сугышының 70 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан оештырылган “Ягез әле, егетләр!” бәйгесен башлап җибәрергә һәм хөрмәтле жюри әгъзалары белән таныштырып китәргә рөхсәт итегез:






Ә хәзер бар да әзер, бүгенге бәйгедә катнашачак егетләребезне залга чакыра да алабыз. Рәхим итегез егетләр.(егетләр чыгып баса)

Уенда катнашучы егетләребез:

Батырлар” командасы: 1. Тырыш, чибәр, спортка мөккибән китүче егетебез – Инсаф. 2. Бик кызу, тиз кызып китүчән ,уңган егетебез -Ранис . 3. Тыйнак, тыныч егетебез - Динар. 4. Шук, тиктормас егетебез –Риназ. 5 . Төгәл ,чиста,пөхтә егетебез – Фирдүс.

Җитезләр “ командасы: 1 . Шаян, юмор остасы ,көрәшче егетебез - Салават 2 .Җырчы егетебез - Илсаф. 3. Гел көлеп 5 классны яктыртып торучы егетебез– Данис. 4. Уңган, җитез, тыйнак егетебез-Айназ.

5. .Тыйнак, тыныч егетебез-Тургай.


2 алып баручы: Бу бәйгедә тәүге тапкыр,

Чыктыгыз сез каршыга.

Уңганмы сез, зирәкме сез?

Сыналырсыз җыр-моңда.


1 алып баручы: Яратырбыз, алкышларбыз.

Хәер-фатиха бездән.

Һәркем монда җан атып,

Җиңү көтә бит сездән.


Хәзер тулырак танышу өчен, сүзне егетләргә бирәбез.

1 конкурс- Сәламләү исем яклау. Рәхим итегез.

2 алып баручы : Алдагы конкурсыбыз – җитезлеккә булыр. “Минутка киенү.”

Һәр командадан берәр егет чыгып солдат киемнәренә киенәләр. Ягез карыйк әле, кем беренче киенеп бетә?

Гилемханова Адилә башкаруында шигырь тыңлап китегез.

1 алып баручы: 3 нче конкурсыбыз “Галим” дип атала.

Уеңны уйдырып сал

Фикерең анык булсын.

Галимлеккә барганда,

Юлларың синең уңсын.

Бу конкурсыбызда егетләрнең белемен һәм зирәклеген сынап карыйк. Сезгә сораулар әйтелә, аларга тиз-тиз генә җавап бирергә кирәк. Башладык.

Кем? Нәрсә?”


1нче командага:

1.Габдулла Тукай(шагыйрь)

2.Чия (җимеш)

3.Агыйдел(елга)

4.Нарат(агач)

5.Камаз(машина)

6.Чаллы(шәһәр)

7.Бишле(билге)

8.Сыер(хайван)

9.Айсылу(кыз)

10.Зөлфия Минһаҗева(җырчы)


2нче командага:

1.Əлмәт(шәһәр)

2.Карга(кош)

3.Унөч(сан)

4.Дүртле(билге)

5.Гүзәлия(кыз)

6.Чөгендер(яшелчә)

7.Муса Җәлил(шагыйрь)

8.Яңа ел(бәйрәм)

9. Салават Фәтхетдинов (җырчы)

10.Яр Чаллы(шәһәр)

2 Алып баручы: Бишенче бәйге сездән җитезлекне дә,сабырлыкны да таләп итәчәк. Һәр командадан бер кешене чакырабыз. Менә шушы дөге бөртекләреннән сез Ватан сүзен язарга тиеш буласыз. Кем тизрәк язып бетерә? Сез язган арада җыр тыңлыйк.

Җырсыз кеше – канатсыз кош,

Җырлап мөмкин гомер итәргә.

Шул җырларның бары берсен генә

Кирәк сезгә җырлап үтәргә.

Каримова Резедә башкаруында җыр:

1 алып баручы. Татар халкында егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигән мәкаль бар. Егетләребез ашарга да пешерә белергә тиешләр. Киләсе турыбыз “Повар” дип атала. Егетләргә тиз, чиста һәм кабыгын юка итеп бәрәңге әрчергә кирәк.(Пычак, бәрәңге, газета бирү).

Бер, ике, өч.. башладык.

Егетләрне сынап карыйк

Аш-су өлкәсендә дә.

Аларга көч биреп торыйк

Бәрәңге, суган әрчегәндә.

Ә инде егетләребезне котларга сүзне башлангыч сыйныф кызларына

бирәбез.

Биюченең итәге

Бии-бии кыскара.

Биючегә сүз әйтмәгез,

Бии- бии остара. Бию:

2 алып баручы.

Кул эшенә осталыкны

Сынарга вакыт җиткән.

Кирәк пөхтә тегәргә

Костюм сүтелеп киткән.

Алдагы конкурс: “Күлмәккә сәдәф тагу”. Кем тизрәк һәм пөхтәрәк эшли.

Егетләр тегү эше белән шөгыльләнгән арада 7 нче сыйныф кызларына сүз бирәбез.

Кызлар җырлый, кызлар җырлый

Кызлар җыры сагышлы.

Кызлар җырына салынган

Язмышларның ялгышы.

Сафиуллина Алинә һәм Гайнутдинова Зәринә башкаруында җыр тыңлагыз: “Бер егет гармун сайлый”.


1 алып баручы.

. Рәсем ясарга

Егетләр оста микән?

Әйдә шуларны карыйбыз

Кайсысы матур икән?

Киләсе конкурс: “Күзләрне бәйләп танк рәсеме ясау”.


Егетләрне котларга 8 сыйныф кызларына сүз бирәбез.

Җырсыз кеше – канатсыз кош,

Җырлап мөмкин гомер итәргә.

Шул җырларның бары берсен генә

Кирәк сезгә җырлап үтәргә.

Фатыхова Айсылу башкаруында җыр:


Зиятдинова Илүзә башкаруында җыр:


2 алып баручы. Хөрмәтле тамашачылар , белгәнебезчә бәйрәмебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Алдагы конкурсыбыз хатларга багышланыр. Солдат хатлары.... Никадәр газиз һәм кадерле булган алар әниләр һәм сөйгән ярлар өчен. Сезнең игътибарга бер хат укып китәсем килә:

“Исәнмесез, минем өчен якын , кадерле , газиз туган якларда яшәп ятучы әнием, сөекле Фатыймам. Сезгә сагнычлы кайнар сәламнәр җибәреп фронттан Илһам хат яза. Сәлам барча туганнарга, күршеләргә һәм мине сораганнарга.

Сөекле әнием сәламәтлекләрең ничек? Фатыйманың эшләре ничек бара? Авылда нинди яңалыклар бар? Менә тагы ямьле язлар җитә. Сезнең белән күрешү көннәрен түземсезлек белән көтәм. Тиздән, бик тиздән дошманны җиңеп, туган якларга әйләнеп кайтырбыз.”

Хуш, акыллым, соңгы сәламемне

Юллыйм сиңа җилләр аркылы,

Барсын сиңа кайнар сәлам булып

Йөрәгемнең сүнмәс ялкыны.

Бик күңелем булыр җиңеп кайтып,

Бил кысышып җылы күрешү;

Өмет, җаным, болай шәп шәбен дә,

Ләкин... сугыш уен түгел шул!

Хуш, акыллым, әгәр кайта алмасам,

Яраланып юлда егылсам,

Йөрәгемдә саклап ялкынымны,

Акрын-акрын тәнем суынса,

Хуш, акыллым!

Соңгы минутта да

Мин уйлармын синең турында.

Инде аңлагансыздыр, киләсе конкурс- Хат язу. Хатны язасы һәм өчпочмаклап төрергә кирәк булачак. Кайсы команданыкы эчтәлеклерәк, матуррак, дөресрәк чыгар.

Егетләр хат язган арада җыр тыңлап алыйк.

Җыр бит ул – хисләр дулкыны,

Җыр бит ул – истә кала.

Кеше үзенең бөтен гомерен

Җыр белән искә ала.

Хор: “Әйләнеп кайтыгыз”.


1 алып баручы. Киләсе конкурс- “Мин яхшы очучы” дип атала. Ә хәзер балачакның күңелле мизгелләрен искә төшереп үтәбез. Менә бу кәгазьләрдән самолетлар ясарга кирәк.

Самолетларны очыртырга һәм кыршау эченә кертергә кирәк. Ничә самолет кыршау эченә керә?

2 алып баручы. Егетләребез бик уңган, булган булып чыктылар. Аларга өй эше бирелгән иде. Хәзер шуларны карап үтәрбез.

Егетләр ял итә торганда җыр тыңлагыз.

Болыннарым мине кичермәсләр

Хәтфә печәннәрен чапмасам.

Рәнҗетермен кебек туган җирне

Яңа җырлар алып кайтмасам.

Нәргизә башкаруында җыр:


1 алып баручы. Алдагы кокурсыбызда егетләрне зирәклектә сынарбыз. Табышмаклар конкурсы.


  1. Нәрсә өстәл янында бигрәк кирәк? (Авыз)

  2. Нинди савыттан эчеп булмый? (Буш)

  3. Кайсы ай календарьда юк? (Һавадагы ай)

  4. Сыер судан чыккач нишли? (Коры җиргә баса)

  5. Нинди сорауга “әйе” дип җавап биреп булмый? (“Йоклыйсыңмы?”)

  6. Бер имәндә өч ботак, ботак саен өчәр алма. Барысы ничә алма? (Имәндә алма булмый)

  7. Су кайда коры була? (География картасында)

  8. Сыер ни өчен ята? (Утыра алмаганга)

  9. Нәрсәне йомык күз белән күреп була? (Төшне)

  10. Кәҗә судан ничек чыга? (Юешләнеп)

  11. Кара мәче нинди ишектән керә? (Ачык)

  12. Дәрес башында без нәрсә ишетәбез? (“Д” авазы)


2 алып баручы. Киләсе турыбызга күчәбез.

Сүтеп пар-пар толымыңны,

Чәчләреңне җилләр тарый.

Парикмахер булып хәзер

Егетләр дә эшләп карый.

II турыбыз “Парикмахер” дип исемләнә. Бу турда һәрберегез залдан берәр кызны алып чыгып, аңа матур, килешле прическа ясарга һәм шул прическага исем табарга тиеш була. Рәхим итеп, кызларны чакырыгыз һәм эшкә керешегез.


Егетләребез яңа һөнәрләрен күрсәткәндә җыр тыңлап алыйк. Айсылу башкаруында җыр тыңлагыз.


1 алып баручы. Киләсе конкурсыбыз- мода. Белгәнебезчә, безенең егетләребез булачак солдатлар. Сизми дә калырбыз, аларның армиягә китәр вакытлары җитәр. Алар солдат киеменә ничек күз алдына китерәләр икән. Рәхим итегез, егетләр.


Егетләребез киенгән арада шигырь тыңлап китик. Белгәнебезчә, быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Шигыребез дә шуңа багышланыр.

Сөмбел


2 алып баручы: Алдагы турыбызны “Нәфис сүз остасы” конкурсыбызны башлыйбыз.

Сөйләр сүзләр бик күп алар,

Иренмичә сөйләсәң;

Озын сүзнең кыскасы шул,

Күп яшәргә теләсәң:

Үлем турында уйлама,

Илең турында уйла.

Илең турында уйласаң,

Гомерең озын була.

(Ф.Кәрим)

1 алып баручы: Сезгә хәзер шушы матур, мәгънәле шигырьне – Ф.Кәримнең шигырен сәнгатьле итеп сөйләргә кирәк булачак. Әмма ул сез дәресләрдә күнеккән гадәти генә сөйләү булмаячак, сезгә төрле ситуацияләр бирелә. Сез шул ситуациягә яраклашып, шул вакытта кичергән халәтне мөмкин кадәр ышандырып сөйләргә тиеш буласыз (төрле ситуация язылган карточкалар сайлап алалар)

Ситуацияләр:

1) җинаятьчене гаепләгән сыман

2) телефон аша серләшү

3) микрофон эшләмәгән зур залда сөйләү

4) нәфрәтләнеп, орышып сөйләү

5) үлем алдыннан

6) кемне дә булса бәйрәм белән котлап

7) ата-аналар җыелышында директор сөйләме



2 алып баручы: Чираттагы ярышыбыз

Спорт өлкәсеннән булыр.

Отжимание ясарсыз

Кызлар исеме әйтеп.

Сезгә хәзер отжимание ясарга кирәк булачак, кем күпме булдыра. Һәр отжимание саен кызлар исеме әйтергә кирәк, исемнәр кабатланмаска тиеш.


1 алып баручы.

Хәзер яңгыраячак әсәрләрнең исемнәре һәм авторларын атагыз.

Бәлки, бу хат соңгы хатым булыр,

Иң дәһшәтле утка керәмен.

Шулай була калса, кояшны да

Бүген соңгы тапкыр күрәмен.

Үләм икән – үкенечле түгел

Бу үлемнең миңа килүе.

Бөек җыр ул – Бөек Ватан өчен

Сугыш кырларында үлүе.

(Ф. Кәрим)

...Мин горур атлыйм. Чөнки мин чит илдә әсир булып түгел, җиңүче булып йөрим. Миңа һәр өйнең капкасы, һәр өйнең ишеге ачык. Ләкин берсенә дә керәсем килми минем. Мин ата-баба корган илемдәге изге йорт турында уйлыйм һәм , шунда тизрәк кайтып керер өчен , Берлинга ашыгам. Берлинга мин, илем белән аерылу кайгысын моннан соң һичкайчан татымас өчен, чиксез ачу белән барам.

(Г.Кутуй”Сагыну” нәсере)

2 алып баручы.

Әйдәгез кадерле дуслар

Туктатабыз уенны.

Хәзер жюри сезгә әйтер

Иң беренче урынны.


Жюри урыннар билгеләгәнче 9 сыйныф кызларына сүз бирәбез.



I алып баручы: Изге теләк белән барыгызга

Тәмамлана бәйрәм кичәбез.

Туар көннең кадерен белеп,

Гел шатланып яшәгез.

II алып баручы:

Халык телендә “кадак даганы саклый, дага юрганы саклый, юрга батырны саклый, батыр ватанны“, диләр.Сезнең кебек егетләр булганда ил хур булмас.


I алып баручы:

Эзе калсын керсез намусыңның,

Ни үтсә дә синең кулыңнан.

Көчлелегең белән горурланма!

Кешелегең белән горурлан!


II алып баручы:

Һәр адымыңда синең туры акыл,

Көчле йөрәк эзен күрсеннәр.

Кылыч белән түгел, турылык һәм

Чынлык белән көчле кешеләр.


I алып баручы:

Син яшәмә җирдә файдасыз бер

Түмгәк булып тигез урында.

Янып калсын гомрең, маяк булып,

Үзеңнән соң килгән буынга.


II алып баручы:

Утта булган балчык кире купмас,

Эштә булган тимер тутыкмас.

Эш күрсәткән ирне ил онытмас,

Каберенә эзне суытмас.


Йомгаклау өлеше.

I алып баручы: М.Җәлил “Бер үгет” шигыре белән кешелеклелек, ирлек турында бик тирән мәгънәле фикерләр әйткән. Сез дә намус белән, тугрылык белән яшәрсез һәм хезмәт итәрсез дип ышанып калабыз, уңышлар сезгә. Хәзер җиңүчеләрне билгеләү өчен сүзне жюри әгъзаларына бирик.
























Безгә җыр бүләк итеп

Тукайның “Туган тел” ен

“Күбәләгем” көенә салып

Җырлап җибәр әле бер.


Су буенда таллар үсә

Былбылларга тәхеткә.

Бер шигырь сөйләп җибәрсәм,

Ирешер идем бәхеткә.


Үтә пешсә тәмле була

Алмагачның алмасы.

Йөрәкләрне җилкендереп,

Килә биеп аласы.


Мәзәк-ул күңелле нәрсә

Сөйләп җибәрче дустым

Шушы ямьле бәйрәмдә

Безгә күңелле булсын


Җырчы түгел син-димәгез

Мин барын да булдырам

Хәзер сезнең игътибарга

Ишәк булып кычкырам.


Акрын искән җил селкетә

Агыйдел камышларын.

Сезнең өчен чыгарам мин

Яшь әтәч тавышларын.



Биек тауга менимме?

Агым суга керимме?

Безнең чуар тавык кебек

Әллә җырлап биримме?


Матур гына утырасың,

Әйт бер яхшы сүзеңне.

Әйдә бер дә тартынмыйча,

Макта әле үзеңне.











Сөйләр сүзләр бик күп алар,

Иренмичә сөйләсәң;

Озын сүзнең кыскасы шул,

Күп яшәргә теләсәң:

Үлем турында уйлама,

Илең турында уйла.

Илең турында уйласаң,

Гомерең озын була.

(Ф.Кәрим)





Сөйләр сүзләр бик күп алар,

Иренмичә сөйләсәң;

Озын сүзнең кыскасы шул,

Күп яшәргә теләсәң:

Үлем турында уйлама,

Илең турында уйла.

Илең турында уйласаң,

Гомерең озын була.

(Ф.Кәрим)





1) җинаятьчене гаепләгән сыман

2) телефон аша серләшү

3) микрофон эшләмәгән зур залда сөйләү

4) нәфрәтләнеп, орышып сөйләү

5) үлем алдыннан

6) кемне дә булса бәйрәм белән котлап

7) ата-аналар җыелышында директор сөйләме





Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 22.11.2016
Раздел Классному руководителю
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров54
Номер материала ДБ-379082
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх