Инфоурок Классному руководителю Конспекты"Ягез әле, кызлар!" ("А ну-ка девушки"). Сценарий праздника 8 марта на татарском языке

"Ягез әле, кызлар!" ("А ну-ка девушки"). Сценарий праздника 8 марта на татарском языке

Скачать материал

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Ягез әле, кызлар!”

(8 март бәйрәменә карата сыйныфта үткәрелгән чара)

 

 

 

 

 

 

Шакирова Г.Г. ,

11Г сыйныфы җитәкчесе

 

 

 

 

1.  Язлар җитте исә бар табигать

Кояш нурларына күмелә.

Яфраклардан таңда чыклар тама,

Сиреньнәрдән хуш ис сибелә.

Хәерле кич хөрмәтле ата-аналар, укучылар, килгән кунаклар!

2.          Кем сокланмас шушы гүзәллеккә.

Кем сөенмәс күреп яз ямен

Иң зур бәхет –дуслык, тынычлыкта,

Каршы алу язлар бәйрәмен.

1. Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы –йолдызларда, җирнең гүзәллеге хатын-кызларда. Сезнең бөтен җир йөзен бизәгән яз бәйрәме, халыкара хатын – кызлар бәйрәме белән тәбриклибез.

2. Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килми икән. Шушы бәйрәм көне елмаеп балкыган кояш матурлыгын, табигатьнең самимиллеген өстәп, күңелләрегездә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен.

Без бүген, “Ягез әле кызлар!”- дигән кичәгә җыелдык.

1.                  сыйныф кызлары арасындагы иң уңганнары, иң булганнары бүгенге бәйгедә катнашалар.

2.                  Бәйге башланганчы сезне жюри әгъзалары белән таныштырып узабыз.

·         Йөз шатлыкка йөз кат куанадыр.

Йөз хәсрәткә чума, ут йота.

Аннан башка мәктәп яу кырында

Комиссарсыз калган полктай күренә.

·         Тал чыбыктай зифа буе

Тулган айдай йөзе нуры

Ул мәктәпнең оста кулы.

·         Уйларыгыз изге, сабыйларның

Күңеленә барып ялганса

Күпме хисләр кирәк алар өчен

Ял-йокыңны онытып янарга.

·         Кызыкайларны, шаян малайларны

Бүген тагын күпме күзләдем

Шулар арасында көнем үтте

Көн үткәнен үзем сизмәдем.

Жюрига үтенечебез шул, гадел һәм дөрес бәяләүче бул.

Ә хәзер бәйгене башлап җибәрәбез. Кызлар безне үзләренең командалары белән таныштырып үтәрләр. Сүз сыйныф кызларына бирелә. Рәхим итегез!

Жюрига сәламләүне бәяләү өчен сүз бирелә.

Өй эшләре тикшерелә.

а) Кул эшләре.

б) Реклама.

Бу бәйгедә алар сезгә натураль хуҗалыкта эшләп чыгарылган кул эшләрен тәкъдим итеп аларга реклама ясарлар.

Жюрига бәяләү өчен сүз бирелә.

Тегү бәйгесе. Бу бәйгедә энә мендәре тегү булачак. Бәйге:” Тиз, пөхтә, чиста! “ девизы астында узачак. Ярышны башлыйбыз.

Бу бәйгедә барлык кызлар да катнашачак. Алар бер-бер артлы өстәл янына килеп өстәлдәге инструкцион карта ярдәмендә энә мендәренең детальләрен ясарга тиеш булалар. Ахыргы кеше детальләрне тоташтырырга һәм жюрига илтеп бирергә тиеш.

Командалар чираттагы ярышка әзерләнәләр. Бу ярыш “Язгы сезон модасы”-дип исемләнгән. Кызларга әзерләнергә бераз вакыт бирелә һәм шул вакыт эчендә сыйныф егетләренә сүз бирәбез. Рәхим итегез.

Сүз жюрига бирелә.

Бездә егетләр гаделләр.

Һәм кызлар да наз гына.

Хәзер кызларны сыныйбыз.

Чәч тараш ярышында.

Прическа хатын-кызларның бөтен тышкы кыяфәтенә һәм обстановкага туры килә торган булырга тиеш. Мәсәлән күңел ачу кичәсе өчен ярый торган купшы прическа белән эшкә бару килешми. Прическаны дөрес сайлау йөзнең кайбер кимчелекләрен беркадәр сиздермәскә ярдәм итә.

1.           Түгәрәк йөзле хатын-кызларга вак күдрәле кабарып торган прическа килешми, ул аның битен тагын да зуррак күрсәтә, күп кешегә баш артына өеп куйган прическа килешә.

Чәч тарашлар бәйгесе.

Хәзер сүзне чәч тарашлар бәйгесендә катнашучыларга бирәбез.

Сүз жюрига бирелә.

Болельщиклар бәйгесе

Хәзер традицион ярыш- галстук бәйләү тәкъдим ителә. Һәр командадан бер кыз һәм болельщиклардан бер егет чакырыла.

Ә калган кызлар биремне үтиләр. Күрсәтелгән ризыкларны кайсыларын өстәлдән кул белән алырга ярый, билгеләп чыгасы.

Пешекчеләр бәйгесе.

Күңел ачу кичәсенә

Без чакырдык кунаклар

Кунакларның килүенә

Без ясадык салатлар.

Бу бәйгедә өч кыз катнаша, ә калган кызлар кроссворд чишәргә тиеш булалар. Салат ясау бәйгесен башлыйбыз.

Чираттагы бәйге: төрле ашлар өчен бәрәңге турау. Командалардан берәр кыз чыгып тәкъдим ителгән конвертларның берсен ала һәм тиешенчә бәрәнгене турарга тиеш була.

Елы буена өстәлдән табак-савытны юып шкафка хәтле бару өчен 1500 км. юл уза, кибеткә барып кайту өчен тагын 2000 км. өстәлә.

Әгәр гаиләдә дүрт кеше булса, ел буена 18000 калак, чәнечке, пәке , 13000 тәлинкә, 5000 чокыр, 3000 бутылка юарга туры киләчәк.

Уртача гаиләгә ризык әзерләгәндә һәм өй җыештырганда хатын-кыз көн саен 5-15 км. юл үтә.

 

Ярма аеру бәйгесен башладык.

Бер көн хуҗабикә базарга барды

Аннан күп кенә ярмалар алды

Кайтышлый капчыклар тишелгән

Ярмалар коелган һәм бергә кушылган.

Сүз жюрига бирелә.

Ә хәзер бүгенге кичәнең соңгы бәйгесен тәкъдим итәбез. Бу бәйгедә кызлар үзләренең өстәл хәзерләү осталыкларын күрсәтергә тиеш булалар. Сервировка стола.

Жюрига сүз бирелә

Эшләрегез үрнәк булсын

Дусларыгыз артып торсын.

Гомерегез озын булсын

Бәхетегез ташып торсын!

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал ""Ягез әле, кызлар!" ("А ну-ка девушки"). Сценарий праздника 8 марта на татарском языке"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист контроля качества

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 651 448 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 17.10.2016 3183
    • DOCX 44.5 кбайт
    • 28 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шакирова Гульназ Гаптельнуровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 10 лет и 1 месяц
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 32281
    • Всего материалов: 33

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 118 человек из 42 регионов

Курс повышения квалификации

Современные технологии профилактики зависимого поведения среди подростков и молодежи

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 111 человек

Курс повышения квалификации

Профилактика компьютерной зависимости и безопасность в сети Интернет среди детей и подростков

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 53 человека из 26 регионов
  • Этот курс уже прошли 140 человек

Курс повышения квалификации

Особенности реализации Федеральной рабочей программы воспитания в школе

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 93 человека из 34 регионов
  • Этот курс уже прошли 246 человек

Мини-курс

Основы искусствознания

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Занятия спортом при заболеваниях опорно-двигательного аппарата

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 44 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 42 человека

Мини-курс

Эффективные практики по работе с тревожностью

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 115 человек из 44 регионов
  • Этот курс уже прошли 47 человек