Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Яхшы кеше эштә беленер

Яхшы кеше эштә беленер


До 7 декабря продлён приём заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Яхшы кеше эштә беленер.

(“Әдәплелек диңгезе”нә сәяхәт)

Максат: Балаларда кече яшьтән үк ягымлылык, ихласлылык, олыларны хөрмәт итү, изгелек эшләргә теләү сыйфатлары тәрбияләү, төрле ситуацияләрдә югалып калмаска, җәмгыятьтәге кыен хәлләрдән чыгу юлын мөстәкыйль таба белергә , кешеләр белән аралашырга, яхшыны яманнан аерырга өйрәтү.

Күрсәтмәлелек: интерактив тактада “Әдәплелек диңгезе” һәм аның “утрау”ларының рәсемнәре, һәр хикәя һәм шигырьнең эчтәлегенә караган рәсемнәр, домино уены.

Файдаланылган әдәбият:

1. Раушан көзге. Р.Ш.Халикова. Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия. Казан, Мәгариф, 1993.

2. Гөлбакча. Ф.Ю.Юсупов, З.Ф.Камалова, Р.А.Борһанова. Балалар бакчалары өчен хрестоматия. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1990.

3. Әхлак дәресләре. В.Казыйханов. Казан, Матбугат йорты нәшрияты, 2004.

Тәрбия сәгатенең барышы:

I.Оештыру өлеше.

Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек? Хәзер бер-беребезгә карап, елмаеп исәнләшик һәм хәерле көн телик.

Экранда Н.Дәүлинең түбәндәге шигырь юллары чыга:

Яхшы сүзне җаның тели синең

Начарлыктан күңелең көрсенә.

Ә син үзең андый яхшы сүзне

Әйтәсеңме башка кешегә?

Укытучы. Укучылар, экрандагы шигырь юлларын игътибар белән укыгыз әле. Аның мәгънәсен сез ничек аңлыйсыз? (җаваплар тыңлана) Димәк, без бүген тәрбия сәгатендә нәрсә турында сөйләшербез икән? (Әдәплелек турында) Әйе, без “Әдәплелек диңгезе”нә сәяхәткә чыгарбыз. Сәяхәт вакытында сез бик күп яңалыклар алырсыз, төрле хәлләрдә үзегезне дөрес тотарга да өйрәнерсез.

Менә бер булган хәл сөйлим мин сезгә , тыңлагыз әле.

Азат урамнан йөгереп барганда, бер бабайга бәрелде. Бабай аны ачуланмакчы гына булган иде - малай 1 сүз әйтеп өлгерде. Нинди сүз әйтте икән ул?

Җавап. Гафу итегез, - дигән.

Укытучы. Бик дөрес. Сез үзегез хаклы булмаганда гафу үтенә беләсезме? (әйе) Сез һәр көн мәктәпкә киләсез, мәктәптән соң башка җирләргә йөрисез, танышларыгыз, якын кешеләрегез белән аралашасыз. Сез очрашканда аларга нәрсә дип эндәшәсез?

Җавап. Исәнмесез, хәерле иртә, хәерле кич, сәлам...

Укытучы. Әйе, безнең дәресләребез дә шундый сүзләрдән башлана. Алар тылсымлы сүзләр дип атала. Бу - һәркемнең күңеленә туры килә торган сүзләр. Без бу сүзләрне елмаеп әйтәбез. Аларны ишеткән кешенең генә түгел, әйткән кешенең дә йөзе балкып китә.

II.Төп өлеш.

Менә без дә сәяхәтебезне “Ягымлылык” дигән елгадан башларбыз.

Әти-әниләрегез сезгә нинди матур сүзләр әйтә?

Җавап. Бәбкәм, алтыным, үскәнем, алмам, балам, кадерлем.

Укытучы. Ә әби-бабайларыгыз нинди үгет-нәсихәт бирә?

Җавап. Тәмле телле булып үс, балам.

Укытучы. Бу хакта нинди мәкальләр беләсез?

Җавап. Теле татлының дусы күп. Яхшы сүз балдан татлы. Теле чибәрнең йөзе чибәр.

Укытучы. Балалар, без бу темага нинди шигырьләр беләбез соң? Әйдәгез , тыңлап китик әле. (бер бала - Ә. Исхакның “Беренче рәхмәт”, икенчесе - Ш.Галиевнең “Рәхмәтләр хакында” шигырен сөйли.


Аннан ике укучы Б. Рәхимованың “Әнием үпкәләгәч” дигән шигырен рольләргә бүлеп укый)

Укытучы. Балалар, бу малай нәрсәне оныткан?

Җавап. Вакытында гафу үтенә белмәгән.

Укытучы. Әйе. Менә сез дә кайвакыт әти-әниегезне тыңламыйсыз, аларга үпкәлисез, бәлки, каршы да әйтә торгансыздыр. Андый очракта үз вакытында гафу үтенә белегез. Вакытында гаебеңне таный белү - үзе үк яхшы сыйфат.

(Экранда диңгез рәсеме барлыкка килә)

Шулай әкренләп без диңгезгә дә килеп җиттек. Бу диңгездә берничә утрау бар. Беренче утравыбыз “Тәрбиялелек” утравы дип атала. Экранда утрау рәсеме чыга, аның янында түбәндәге сүзләр язылган:

Яхшы - җанга рәхәт.

Яхшы - тәнгә сихәт.

Ул - начарга дошман.

Яхшы - күркәм сыйфат.

Монда нинди кешеләр яши икән? Әйдәгез, шуны белик. (Укытучы В.Осееваның “Уллар” хикәясен укый. Экранда хикәянең эчтәлегенә карата рәсемнәр чыга)

Укытучы. Балалар, бабай ни өчен “берегезнең генә улын күрәм” диде икән?

Җавап. Чөнки әнисенә берсе генә ярдәм итә.

Укытучы. Ул нинди?

Җавап. Тәртипле, эшчән, әнисен хөрмәт итә.

Укытучы. Дөрес, халык мәкалендә әйтелгәнчә, тыйнакның кулы эшләр, мактанчыкның теле эшләр. Сез эш, хезмәт турында тагын нинди мәкальләр беләсез?

Җавап. Аз эш күп сүздән яхшырак.

Җавап. Яхшы кеше эштә беленер.

Җавап. Аз сөйлә, күп эшлә.

Укытучы. Сәяхәтебез дәвам итә. Без “Изгелек” утравына килеп җиттек.

Слайдта икенче утрауның рәсеме чыга. Анда сүзләр язылган:


Яшәү безгә авыр булыр иде

Яхшылыктан башка.

Шуңа күрә яхшылыкны эшлик

Без үзебез башта.

Р.Миңнуллин.


( В.Осееваның “Бер әби ич” хикәясе укыла. Экранда шулай ук рәсемнәр чыга)

Урамнан бер кыз белән бер малай узып бара. Ә бераз алдарак бер әби бара. Аяк асты бик тайгак. Әби таеп китә дә егыла.

-Китапларымны тотып тор әле! - ди малай һәм кызга сумкасын бирә дә әбигә ярдәмгә ашыга.

Ул кире борылып килгәч, кыз аңардан:

-Әллә ул синең әбиеңме? - дип сорый.

-Юк,- дип җавап бирә малай.

-Әллә әниеңме? - дип гаҗәпләнеп сорый иптәш кызы.

-Юк!

-Алайса, апаңдыр? Я булмаса берәр танышыңдыр?

-Юк ла инде, юк!- дип елмая малай. -Бер әби ич!


Укытучы. Малай кемгә ярдәм итә?

Җавап.Таныш түгел әбигә.

Укытучы. Кыз нәрсәгә бик аптырый?

Җавап. Иптәш малаеның бөтенләй таныш булмаган әбигә булышуына. Ул үз әниең, апаң яки әбиең булса гына ярдәм итәргә кирәк дип уйлый.

Укытучы. Ә сез ничек уйлыйсыз?
Җавап. Кем булуына карамастан , өлкәннәргә һәрвакыт ярдәм итәргә кирәк.

Укытучы. Әйдәгез, тагын бер хикәя тыңлап китик әле. (Укытучы Толстойның “Алмагачлар” хикәясен укый).

Бер карт алмагачлар утыртып йөри икән.

-Ул алмагачлар сиңа нигә? Аларның алма биргәнен бик озак көтәргә кирәк бит, сиңа барыбер аларны ашарга туры килмәс,-дигәннәр аңа.

-Мин ашамасам, башкалар ашарлар, миңа рәхмәт әйтерләр,- дигән карт.

Укытучы. Бу хикәядәге бабай турында нәрсә диярсез?

Җавап. Бу бабай бик яхшы эш эшли. Ул ихлас күңелдән башкалар өчен тырыша. Ул - изге кеше.

Укытучы. Әйе, балалар, барлык кешеләр дә шундый изге күңелле булса, безнең тормышыбыз күпкә матур һәм якты булыр иде.

Дога белмим, дисең нигә?

Яхшылык-үзе дога!

Бар кеше изгелек кылса,

Яктырыр иде дөнья.

Изгелек ул-беркайчан да

Тузмый торган хәзинә.

Яхшылык эшлик һәрвакыт

Ул - үзе изге дога.


Укучылар, ә сез кешеләргә яхшылык эшлисезме? (җаваплар тыңлана)

Трамвайда” хикәясендәге Марат- сезнең яшьтәшегез. Әйдәгез, аның белән булган хәлне тыңлап китик.

Трамвайда кеше күп иде. Тукталышларның берсендә бала күтәргән бер апа керде, як-ягына каранды - буш урыннар юк иде. Марат урыныннан торды да: “Апа, килегез, утырыгыз!”- диде. Бу апа Маратка рәхмәт әйтте һәм: “Бик игелекле бала икәнсең! Улым, үскәч син дә шундый бул!”-дип, баласын күкрәгенә кысты.

Ә менә Ләлә шуңа охшаган хәлдә үзен башкача тоткан. (бер бала Вил Казыйхановның “Вөҗдан газабы” шигырен укый)

Боргалана-сыргалана,

Йоклап китәлми Ләлә.

Әнисе дә сизеп алды:

Авырыйсыңмы әллә?”

Юк”,-дигән булды да кызый,

Бер мәлгә туктап калды.

Күзен яшерде юрганга,

Авыр итеп тын алды.

Әйткәч әйтим, әни, - диде-

Бүген мин трамвайда

Урынымны бирмәдем, ди,

Басып торган бабайга.

Ышан, әни, мондый хәлләр

Башкача кабатланмас”.

-Хатаңны аңлагач, кызым,

Вөҗданың газапламас.

Укытучы. Әйтегез әле, бу балаларның кайсысы дөрес эшләгән? Сез алар урынында нишләр идегез? (җаваплар тыңлана).

Укытучы. Димәк, балалар, көндәлек тормышта нинди яхшы эшләр эшләп була?

Җавап. Әти-әниләребезнең сүзен тыңлау, аларга булышу, үзеңнән кечеләргә һәм өлкән кешеләргә ярдәм итү, күршедә яшәгән әбигә даруханәдән дару алып кайтып бирү һ.б.

Укытучы. Бер утраудан икенчесенә сәяхәт итә – итә без соңгысына да килеп җиттек. (Утрау рәсеме чыга - “Нәрсә ул яхшы һәм нәрсә ул начар?” )

Мин сезгә “Домино” уены тәкъдим итәм. ( өстәлдә домино формасындагы “шакмаклар” ята. Аларга кешедәге начар һәм яхшы сыйфатлар язылган: начар -усал, юаш-ягымлы, тупас-ялкау, эшчән-карт , яшь-юмарт , саран-пөхтә, шапшак-тыйнак, мактанчык-яңа, иске-сабыр, түземсез-куркак, батыр-җылы,cалкын - . Беренче сүз-яхшы. Аны укытучы куя. Балалар, берәм-берәм чыгып , һәр сүзнең антонимын табарга, кайсы сыйфат яхшы, кайсы начар икәнен әйтеп куярга тиеш).

III. Йомгаклау.

Әгәр сез үзегездә кече яшьтән үк уңай сыйфатлар тәрбияли алсагыз, сез яхшы балалар булып үсәрсез.

Шуның белән сәяхәтебез ахырына якынлашты. Тәрбия сәгатен йомгаклап, мин сезгә бер шигырь укыйм, игътибар белән тыңлагыз.


Укырга һич иренмәс.

Начар юлларга кермәс.

Ялкау балалар кебек

Үзен уенга бирмәс.

Китаплары ак булыр,

Һәр эшендә сак булыр,

Үзен начар күрсәтүдән

Һәрвакыт ерак булыр.

Шәфкать итәр кечегә,

Юл куяр зур кешегә.

Моның кебек баланы

Яратмас кеше нигә!

М.Гафури.




57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)

Автор
Дата добавления 07.11.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров11
Номер материала ДБ-329182
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх