Зарипова Миләүшә Васил кызы,
озынайтылган көн группасы тәрбиячесе
Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе
Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал.
(класс сәгате)
Максат: 1. Балаларда кешегә карата ихтирамлылык, әдәплелек тәрбияләү.
2. Әкиятләрне, мәкальләрне анализлау, күзаллауны киңәйтү.
3. Сөйләм күнекмәләрен булдыру.
Барыш: Укчылар, безнең үз-үзебезне ничек тотуыбыз, кылган гамәлләребез барысы да күз алдында. Шуңа күрә тирә – юньдәгеләргә яхшылык китерерлек, башкаларның кәефен төшермәслек итеп яшәргә кирәк . Бу инде бик күп халык иҗаты әчәрләре, әкиятләре белән таныш. Әкиятләр хезмәткә, тырышлыкка, күңел сафлыгына дан җырлый. Ялкау, комсыз, рәхимсезләрдән көлә.
Әйдәгез, әкиятләрдән кайбер өзекләрне карап китик әле.Алар кайсы әкиятләрдән, төп фикерләре нидә?
“Тырышканнар, күп көч куйганнар, менә дигән кәрәз эшләп куйганнар Шуңа күрә теләсә нинди чәчәктән, теләсә никадәр бал җыярга рөхсәт бирәм, дигән чәчәкләр патшасы .” (А.Алиш “Бал корты һәм шөпшә”.)
“Менә шулай, улым, акылны хезмәт түкмичә генә алып булмый аны. Әгәр даганы үрелеп алырга иренмәсәң, бер үрелеп алуда эш беткән булыр иде”. (Татар халык әкияте. “Ялкау малай”.)
“Сыерчыклар тагын килделәр һәм аңа болай диделәр: Мактану һәркемне хур итә, тыйнак булуга ни җитә!”. (А.Алиш, “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”.)
Укучылар, моннанчыгып, нинди нәтиҗәгә килергә мөмкин? Димәк, безне әкиятләр тату яшәргә, тырыш, эшчән булырга, дөресен сөйләргә һәм башка яхшы гадәтләргә ойрәтә. Укучылар, тактадагы мәкальне карыйк әле.
“Инсафлының теле саф”.
Мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Укучылар, мин сезгә бер табышмак әйтәм, монда сүз нәрсә турында бара икән? Ачы да була, төче дә була, төпле дә була, төпсез дә була, авыры да, салкыны да була, тузга язмасалар да китапка язалар. Әйткәнче син аңа хуҗа, әйткәч син аңа хуҗа, нәрсә ул? (тел һәм сүз).
Хәзер мин сезгә бер шигырь укыйм.
Сүз.
Сүз-фикернең көзгесе. Сүзнең була төрлесе Таш уелганнары Утта коелганнары Очрый әле аннары Суга язылганнары.
Димәк, сүз кешенең кемлеген раслаучы дәлил. Кыскасы, кешеләр белән аралашканда, башкаларның кәефен төшермәслек сүзләр әйтеп сөйләшкргә кирәк. Ә сез нинди матур сүзләр беләсез? Әйдәгез әле, тактадагы мәкальне карыйк. Кем аңлатып китәр икән?
“Олыласаң олыны-олыларсың үзеңне”
Димәк, олыларны хөрмәт итәргә, алар белән ягымлы матур итеп сөйләшергә кирәк. Шул вакытта сезне яратырлар, хөрмәт итәрләр. Укучылар, мин сезгә бер табышмак әйтәм.
Шундый сүз бар-укып була.
Уңайга да, кирегә дә
Баласы өчен әзер тора
Янган утка керергә дә. (Ана).
Сез әниләрегезне яратасызмы? Ни өчен?
Әйе, әни кеше баласы өчен янган утка керергә дә әзер. Ә без әниләребезнең сүзен тыңлыйбызмы соң? Аларны рәнҗетмибезме?
Хәзер мин сезгә “Сак-Сок” бәетеннән өзеке укып китәм.
Укучылар, бу бәеттән чыгып әни турында нәрсә әйтә аласыз?
Димәк, әни кеше тормышның ахыргы көненә кадәр ышанычлы терәк. Әниләрнең кадерләрен белергә кирәк. Юкка гына “Ана шәфкать диңгезе”, “Ана уч төбеңдә тәбә кыздырсаңда бурычыңны кайтара алмассың” димәгәннәр.
Хәзер әйдәгез, Ә.Бикчәнтәеваның ”Дәү әнием” шигырен искә төшерик.
Әти-әниләр, әби-бабайлар – гаиләдәге иң кадерле кешеләр. Аларның тормыш тәҗрибәсе, киңәшләре безне тормышта югалып калмаска өйрәтә. “Олылар сүзен тотмаган – бәрелгән дә сугылган”- дигән мәкальне беркайчан да онытмагыз.
Ә хәзер әйдәгез, “Мин башлыйм, син тәмамла” дигән уен уйнап алабыз.
Яшьлегең тырыш булса,
(Картлыгың тыныч булыр.)
Эшчән бәхетне эштән эзләр,
(Ялкау бәхетне читтән эзләр.)
Әйткән сүз- (аткан ук.)
Яхшыдан үрнәк ал,
(Яманнан гыйбрәт ал.)
Ата-ананы тыңлаган адәм булган,
(Тыңламаган әрәм булган.)
Булдырдыгыз, мәкальләрне барыгыз да бик яхшы беләсез икән. Димәк, бу мәкальләр безне ялган гадәтләрдән арынырга, олыларны хөрмәт итәргә, хезмәт сөяргә өйрәтә.
Сез үзегез тагын нинди мәкальләр беләсез?
Димәк, яхшы, күркәм гадәтләр безгә һәр адымда кирәк. Бу сыйфатларны үзегез кече яшьтә үк тәрбияләргә тырышыгыз.
Сез бу сыйфатларны һәрвакытта да исегездә тотыгыз. Тирә – юньдәгеләргә игътибарлы булыгыз, олыларны рәнҗетмәгез. Сезне дә хөрмәт итәрләр, яратырлар.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.