Яңа
елга әкият – тамаша “Әтәчкә тозак”
Катнашалар:
Әтәч: крутой, матур – Инсаф
Төлке: хәйләкәр, крутой, современный –
Рамазан
Бүре: колхозник, йолкыш – Илдан
Карт әтәч: йолкыш, – Илназ
Карга: ялтыравыклар аскан, бизәнгән –
Алинә
Убырлы: юаш, көче беткән – Искәндәр
Урман. Бер кырда Убырлы өе, баскыч
төбендә әби аягын селкеп утыра, чигү чигә. Музыка тыңлый. Чыжылдап машина
туктаган тавыш ишетелә. Төлке керә. Кулында BMW брелогы.
Төлке:
Привет, Убыр! Яңалык ишеттеңме?
Убыр: Яхшы
хәлләр, Төлке, ишетмәдем. Күрмисеңмени утырам,чигү чигәм, Леший бабаңа бүләк
ясыйм.
Төлке:
син нәрсә, шундый яңалыктан калгансың!
Убыр:
әйт тизрәк, эчне бора.
Төлке:
иртәгә – Яңа ел! Ә син яңа елның символы кем булганын беләсеңме?
Убыр:
Кощей, конечно!
Төлке:
юккк!
Убыр:
Аждаха!
Төлке:
белмәдең!
Убыр: не
уж то заморское Чудо – Юдо?
Төлке:
(ачуы чыгып), Петя! Күз алдына китерәсеңме? Шул мактанчык! Ник мин аны теге
вакытта ашамадым икән?! (башыш селки) Әйдә, миңа шуны тотарга булыш әле. Синең
пичеңдә икәү пешереп ашарбыз. Буш итмәм! За мной не заржавеет!
Убыр:
булмый. Мине үткән ел ук Кыш бабай сихерләп китте. Бетте ул минем көчләр.
Булмый. Тьфу!
Музыка. җырлыйлар, бииләр “Детство”
көенә. Убырлы чыгып китә.
Бүре керә, өстендә телогрейка, итек,
колаклы бүре, итекләренә “Прощай молодость” дип язылган.
Бүре: Нихәл
Төлке! Менә бу очрашу.
Төлке:
Привет, Серый! Менә син миңа кирәк идең әле. Бигрәк вакытлы йөрисең!
Бүре:
Карап торам да, син бигрәк яхшыргансың (койрыгын тота). Яңа туннар.
Төлке:
(бүренең аркасыннан кагып) Я, я! (туны рәтли). Бер койрыкны өздең инде. Кстати,
ул бурычыңны кайчан кайтарасың?
Бүре:
нинди бурыч?
Төлке:
син миңа 3 тавык, 4 каз, 1 сарык тиеш!
Бүре:
нишләп шулай күп?
Төлке: соң
үзең санап кара: 3 тавык – койрык өчен, 4 каз – пластик операция өчен, ә бер
сарык за моральный ущерб.
Бүре:
ал-ла, яши беләсең син төлке.
Төлке:
а как же, шушы бурычыңны
кайтармасаң кабанга әйтәм. Миңа Петяны тотарга булышсаң, бөтен бурычларың
сызыла.
Бүре:
кем ул?
Төлке:
бигрәк надан син, әтәч инде ул!
Бүре:
әәәә, (башына суга, кәефе китеп), юк , булмый. Туктадым бит мин андый эштән, вегетарианец,
печән ашыйм.
Төлке:
менә үзең уйлап кара. Бүре елы бармы?
Бүре:
юк.
Төлке:
төлке елы бармы?
Бүре:
ишеткән юк.
Төлке:
ә менә әтәчнеке бар. Шуңа әйтәм бит, тотып ашарга кирәк аны.
Бүре:
(эчен уып) кызыктырдың әле, ләкин ничек тотарга. Безне авылга якын китермиләр,
хәзер атачаклар.
Төлке:
тынычлан, минем бер яхшы кошым бар, шуны алып килергә кирәк. Бар шуны алып кил,
мин аңа хәзер смс җибәрәм, әзерләнеп торсын, син юлны күрсәт.
Бүре чыгып китә.
Төлке җырлый “Девчонка рыжая”. Ул
җырлап бетергәч, карга керә.
Карга:
ник борчыйсыз. Шушы суыкта, тыныч кына утырган җирдән.
Төлке:
(ялагайланып) шул хәтлек чибәрләнгәнсең, ялтырап та күрсәтәсең. Ул каурыйлар,
ул томшык.
Карга: карррр.
(Мактанып китә)
Төлке:
синең королең кайда?
Карга:
нинди король?
Төлке:
син беләсенме, иртәгәдән илнең, безнең король кем булганын?
Карга:
кем?
Төлке:
(күзләрен акайтып) әтәч Петя! Иртәгәдән ул - ел кошы, димәк – король.
Ә корольгә кем кирәк?
Төлке:
королева! Ә син ул рольгә
бик туры киләсең.
Карга:
ул вообще то, өйләнгән!
Төлке:
кемгә. Карт тавыккамы? Бары тик син генә королева булырга тиешсең.
Карга:
мин риза, тик ничек?
Төлке:
хәзер мин сиңа өйрәтәм.
Кочаклап читкә китәләр. Әтәч белән
карт әтәч чыга, әтәч көзге алдында, карт әтәч белән бергә галстук сайлыйлар.
Әтәч берсен куеп карый, икенчесен, читкә тотып ата. Карт әтәч аның артыннан
костюм, галстук, тарак тотып йөри, мактый.
Әтәч:
бүген иң мөһим көн. Бүген минем коронация.
Урман халкы мине көтә, төлке -бүреләрне бер ел кулда тотачакмын!
Карт әтәч:
бик шапырынма, урман тулы дуслар, эләктереп китмәсеннәр.
Әтәч:
булдыра алсалар, барып чыкмас хәйләләре. Бу минем ел. Хәзер иң оста тән
сакчыларын куям. Барысын да хуштан егармын.
Карт әтәч:
Булдырмаслар, сакланганны саклармын дигән .
Әтәч:
бер ботальон тавыкны чакырт, командирлары син булырсың, минем уң кулым, тиешле
урыннарга бүлгәләп куй. Буш тавыкларын чакырма, слишком йомшак алар,
үзебезнекеләр кирәк – Пестричинкалар или Челны бройлер. Аңладыңмы?
Карт әтәч:
Әйе улым, хәзер чакырам бар да тәртиптә булыр. (Чыгып китә).
Карга:
Уф, үләм, башларым әйләнеп китте, бер күрүдә гашыйк булдым. Шундый чибәр әтәч
егетен кулың барып ничек харап итәргә кирәк, любым способым үземә каратам,
королевасы булам, килсен әтәч елы минем дә ел булыр.
Әтәч бер яктан икенче якка йөри.
Шулвакыт карга килеп керә. Бер кулында торт. Бер әйләнеп килә, әтәчне күрә дә,
аңын югалтып егыла. Әтәч сәхнәдә җырлап бии башлый.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.