456807
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 1.410 руб.;
- курсы повышения квалификации от 430 руб.
Московские документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ ДО 90%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО до конца апреля!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности №038767 выдана ООО "Столичный учебный центр", г.Москва)

ИнфоурокДругоеКонспектыЯкташ шагыйрь Ф.Габдерәхим ижаты

Якташ шагыйрь Ф.Габдерәхим ижаты

библиотека
материалов
Скачать материал целиком можно бесплатно по ссылке внизу страницы.

Класстан тыш уку дәресе

Дәрес темасы:

Якташыбыз Фәрит Габдерәхим иҗаты

Максат:

укучыларны якташ язучылар иҗаты белән киңрәк таныштыру; Фәрит Габдерәхим иҗаты турында өстәмә мәгълүматлар бирү, шигырьләренә анализ ясау, иҗатындагы төп темаларны билгеләү;

укучыларның сөйләм телен үстерү һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү;

шагыйрь үрнәгендә укучыларда туган якка, туган як табигатенә мәхәббәт, хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Ф.Габдерәхимнең портреты, китаплары, презентация.

Дәрес барышы.

1.Оештыру.Уңай психологик халәт тудыру.

Хәерле көн, укучылар! Менә тагын яңа көн туды.Яңа көн тууга, безнең бу җирдә яшәүгә ышанычыбыз арта.Туган якның матурлыгын күреп, якыннарыбызның, әти-әниләребезнең яхшы мөнәсәбәтләрен тою үзе бер бәхет икәнлеген аңлап, сөенеч-шатлыклар белән яңа иҗат дәресебезне башлыйбыз.

Дәресне Каран авылында яшәп иҗат итүче шагыйрь Ирек Габдрәхимов сүзләре белән башлыйсым килә:

Туып-үскән кырларыбыз иркен,

Горурланыйк без бит –бүздәкләр!

Улларыбыз-кызларыбыз гүзәл!

Мәңге бергә типсен йөрәкләр! (Слайд 1)

Тарих әлеге һәм киләсе буыннар өчен Бүздәк җирендә туып үскән бик күп атаклы исемнәрне, алар башкарган эшләрне саклый.Бүздәк районы үзенең интеллектуаль потенциалы, талантлы кешеләре белән дан тота.Районыбыздан 100 дән артык фән кандидатлары, фән докторлары чыккан. Бүздәклеләр үзләренең якташлары-фән, мәдәният,сәнгатьнең күренекле эшлеклеләре белән горурланалар, алар арасында элекке ректорлар: Шәйхулла Хәбибулла улы Ченбарисов(БДУ), Рифкать Рәхмәтулла улы Мәүлетов (УДАТУ), Спивак Александр Иванович (УДНТУ), БДУ проректоры Мидхәт Фазлыйәхмәт улы Гайнуллин бар. Районыбыз горурлыгы - республиканың Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясенә лаек булган өч лауреатыбыз:Хәким Гыйләжев, Габдулла Гыйләҗев, Факиһә Тугызбаева .

Туган жиребезнең жанга якын матурлыгы шагыйрьләребез Фәрит Габрәхим, Альберт Котыев, Г.Гатауллин, абыйлы-энеле рәссам Шәйхетдиновлар, өметле яшь язучыбыз Айдар Зәкиевнең әсәрләрендә чагылыш таба.

Кояш сыман якты йөзле халкым!

Күзләренннән нурлар сибелә.

Мин-Бүздәктән!”-диеп, кул бирсәләр,

Күңелләрем моңга күмелә!

Бүгенге дәресебез якташ язучыбыз, күренекле шагыйрь, юбиляр шагыйрь Фәрит Габдерәхим иҗатына багышлана. Дәрес телдән журнал формасында үтәчәк.( Слайд 2)

Журналның беренче бите- Тормыш юлы.

-Укучылар. Фәрит Габдерәхим нинди авылда туып үскән? Аның турында ниләр беләсез? (Укучыларның җаваплары тыңлана).

Укучы. Фәрит Ибраһим улы Габдерәхимов 1933 елның 8 январенда Бүздәк районының Арслан авылында туа, Арслан урта мәктәбен тәмамлагач,туган колхозында эшли. 1951-1963 елларда Октябрьск нефть техникумында укый. Аннан соң өч ел төзелешләрдә эшли.1958-1963 елларда- Башкорт Дәүләт университеты студенты. Бүздәк һәм Чакмагыш районнарында укытучы булып эшли, соңыннан Туймазы районы газетасына эшкә күчә.1969 елда “Кызыл таң”газетасы редакциясенә әдәби сотрудник булып килә һәм хаклы ялга чыкканчы шунда эшли. (Слайд 3)

Журналның икенче бите “Туган җирем – җырлар җырым” дип атала.Журналның бу битендә Ф. Габдерәхимнең истәлекләре белән таныштырыла.

Укытучы. Туган ягы турында шагыйрь менә ничек яза:

Һәркем өчен туган җир-изге, кадерле. Минем дә шундый җирем бар: ул Арслан авылы. Минем өчен бөтен дөньяның үзәге ул. Аның инеше дә тегәр җептәй генә, таулары да калкулыклар гына, урманы да адашырлык калын түгел, ләкин мин аны бернинди әкияти якларга алыштырмас идем…

Бик күп сабак бирде миңа туган якларым, авылдашларым. Һәркемнең күңел байлыгы була. Әгәр миндә азмы-күпме шул байлык бар икән, ул-туган ягым хәзинәсе дип исәплим.Шушында тәпи басканмын, ялан аягым белән туган җир җылысын тойганмын; малай,үсмер чакларда күпме чабата ясадым, аны Бүздәк базарында сатып, он-тоз ала идек; үсә төшкәч, мин дә берникадәр колхозда эшләдем: сөрдем, чәчтем, урдым дигәндәй…; яшьтәшләрем кебек үк, колхоз басуларында минем аяк басмаган бер карыш җир дә юктыр.

Боларның барысы да минем өчен эзсез калмады. Кәлҗәмә, кәҗә сакалы, балтырган җыеп тамак ялгау, бинахакка рәнҗетелүләр, авылдашларымның уңганлыгы, кылган изгелекләре, ә кемнәрнеңдер тар күңеллелеге, агайларның туры сүзлелеге, әби-апаларның шәфкатьлелеге, сабырлыгы минем өчен искиткеч кыйммәт ле сабак, тормыш сабагы булды. Шушы сабактан башка югары белемнең бернинди мәгънәсе калмый.Изгелектән явызлыкны, горурлыктан мескенлекне, дуслыктан хыянәтне аерырга авылым, авылдашларым өйрәтте.”

Укучылар шагыйрьнең “Туган ягымда”, “Сагыну”, “Кайтыр идем егет чагыма” шигырьләрен яттан сөйлиләр.( Слайд 4)

Журналның өченче бите- “Якты көннәр ягына табан үз җырымны җырлап атлармын “ дип исемләнә. Монда без шагыйрьнең иҗатына күзәтү ясарбыз, шигъриятенең төп темаларын билгеләрбез.

1 укучы. Фәрит Габдерәхимов шигырьләре белән матбугат битләрендә университетта укыган елларында күренә башлый.Ул поэзиягә ашыкмый гына килеп, үз поэтик тавышын җайлап тапкан тыныч, тыйнак табигатьле шагыйрь. Аның “Йөрәк уты”, “Җирдәге йолдызлар”, “Анкетага кермәгән юллар” дигән шигырь һәм поэмалар җыентыклары, нигездә, көндәлек тормыш хакында уйланулар, үз буындашларының рухи дөньясын сурәтләү мотивлары белән сугарылган.

2 укучы. Шагыйрь өчен “тормыш үзе-олы сынау”, шунда кешенең характеры ачыла, яшәү максаты, кем-кемлеге билгеләнә. Заманалар хакында да ул “бүгенем дә, үткән, киләчәк тә мәңгелектән килгән мизгелләр.Өчесе дә җилкәбездә безнең, өчесе дә безгә изгеләр”, ди.

Укучылар “Син бар җирдә”, “Яши алыр идеммени?!”,”Берәү генә” шигырьләрен яттан сөйлиләр.

-Укучылар, Фәрит Габдерәхим күбрәк нинди темаларга мөрәҗәгать итә?

-Шагыйрь иҗатының нинди үзенчәлекле якларын билгели аласыз?

3 укучы.Фәрит Габдерәхим иҗатында соңгы елларда яңа күтәрелеш ачык төсмерләнә. Әдип үз шигъриятендә татар милләтенең фаҗигале тарихына мөрәҗәгать итә, туган халкының гасырлар дәвамында сулкылдап торган җанына туктаусыз дәва эзләвен, аның хыял-омтылышларын төрле яклап чагылдыра.

Укучы “Булыр микән?”шигырен яттан сөйли.( Слайд 5)

Журналның дүртенче бите - “Тибрәнде каурый каләм” дип атала.

Һәр төркемгә Ф. Габдерәхимнең шигырь юллары бирелә, сез аны дәвам итәргә тиешсез.Шигырь язганда рифмага игътибар итәргә кирәк. (Слайд 6)

( Рифма-ритмик төзелеше бердәй тезмәләр ахырында аваздаш кабатлаулар яки охшаш яңгырашлы сүзләр)

Төркемнәрдә эш. Укучылар шигырь язалар. Шигырьләрне уку.

1 нче төркемгә:

Һәрбер нәрсә эчтән түгел

Тыштан тиеш балкырга…

2 нче төркемгә:

Матурлыктан мәхрүм таңнар ата

Җанны телә кәккүк тавышы…

3нче төркемгә:

Үткән көннәр урап кайтмас кабат,

Түксәң-түкмәсәң дә яшьләрең…

Журналның соңгы бите –“Якташ шагыйрьгә әйтер сүзем”дип атала.

Укытучы. Якташыбыз Фәрит Габдерәхим-талантлы шагыйрь.Ул 1979 елда СССР Язучылар берлегенә кабул ителә. Матбугат өлкәсендәге хезмәтләре өчен 1982 елда аңа “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре”дигән мактаулы исем бирелә.

Хәзер сез тагын бер иҗади эш эшләп алырсыз. Әгәр дә сез якташ шагыйрь Фәрит Габдерәхим белән очрашсагыз аңа нәрсәләр әйтер идегез? Үзегезнең әйтәсе килгән сүзләрегез, теләкләрегезне ничек итеп җиткерер идегез?

Укучыларның үзаллы эше.

Укучыларның чыгышларын тыңлау.

Укытучы. Дәресебез ахырына якынлаша. Дәрестә актив катнаштыгыз. Киләчәктә дә без якташларыбызның тормышын, иҗатын өйрәнүне дәвам итәрбез.

Общая информация

Номер материала: ДБ-384025

Вам будут интересны эти курсы:

Курс профессиональной переподготовки «Маркетинг: теория и методика обучения в образовательной организации»
Курс «Правовое обеспечение деятельности коммерческой организации и индивидуальных предпринимателей»
Курс «Гид-экскурсовод: Основы туристского сопровождения»
Курс повышения квалификации «Специфика преподавания конституционного права с учетом реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Этика делового общения»
Курс профессиональной переподготовки «Организация менеджмента в туризме»
Курс повышения квалификации «Основы менеджмента в туризме»
Курс повышения квалификации «Методы и инструменты современного моделирования»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности секретаря руководителя со знанием английского языка»
Курс повышения квалификации «Актуальные вопросы банковской деятельности»
Курс профессиональной переподготовки «Политология: взаимодействие с органами государственной власти и управления, негосударственными и международными организациями»
Курс профессиональной переподготовки «Уголовно-правовые дисциплины: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс профессиональной переподготовки «Методика организации, руководства и координации музейной деятельности»
Курс профессиональной переподготовки «Эксплуатация и обслуживание общего имущества многоквартирного дома»
Курс профессиональной переподготовки «Осуществление и координация продаж»

Благодарность за вклад в развитие крупнейшей онлайн-библиотеки методических разработок для учителей

Опубликуйте минимум 3 материала, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную благодарность

Сертификат о создании сайта

Добавьте минимум пять материалов, чтобы получить сертификат о создании сайта

Грамота за использование ИКТ в работе педагога

Опубликуйте минимум 10 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Свидетельство о представлении обобщённого педагогического опыта на Всероссийском уровне

Опубликуйте минимум 15 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данное cвидетельство

Грамота за высокий профессионализм, проявленный в процессе создания и развития собственного учительского сайта в рамках проекта "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 20 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Грамота за активное участие в работе над повышением качества образования совместно с проектом "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 25 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Почётная грамота за научно-просветительскую и образовательную деятельность в рамках проекта "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 40 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную почётную грамоту

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.