Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Якташ язучы шагыйрь Ким Ямалиев ижатына багышланган чара

Якташ язучы шагыйрь Ким Ямалиев ижатына багышланган чара



Осталось всего 4 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

  • Ахъярова Фина Фандаровна

  • Учитель татарского языка и литературы

  • МОБУ СОШ с.Севадыбашево МР Буздякский район Республики Башкортостан.

  • Сценарий внеклассного мероприятия, посвященного жизни и творчеству нашего земляка Кима Ямалиева.

Иң шәп бәйрәм – балачак

(Әдәби – музыкаль кичә)


Җиһазлау: Авылдашыбыз һәвәскәр язучы Ким Ямалиевның тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан слайдлардан презентация, аның китапларыннан күргәзмә.

Сәхнәгә ике алып баручы чыга:


1 а.б. Шагыйрьләр төрле була...

Аларны булмый аңлап-

Шагыйрьләр серле була.


2 а.б. Шагыйрьләр сәер була...

Аларның һәр язганы,

Һәр сүзе - хәер-дога.

1 а.б. Шагыйрьләр сирәк туа...

Авыр чакта барыбер

Шагыйрьләр кирәк була.


2 а.б. Шагыйрьләр көчле була...

Артык та, ким дә түгел-

Нәкъ Ким абый төсле була!

1 а.б. Үз туган җирен, туган төбәген назлы хисләр белән тоеп яши алу- кешенең зур бәхете. Сәвәдебаш җиренә ныклы басып тәпи киткән Ким Мәсгуть улы Ямалиев та бик бәхетле кеше һәм авылыбыз горурлыгы иде, кызганыч, 2012 елның 8 мартында мәрһүм булды.


Презентация ярдәмендә укучы чыгышы:


Ким Мәсгуть улы Ямалиев 1928 елның 18 декабрендә Үзбәкстан республикасы Кәттә-Курган шәһәрендә туа. Өч яше дә тулмаган чакта ук аларның гаиләсе әти-әнисенең туган якларына Бүздәк районы Сәвәдебаш авылына кайта. Шуңа да ул туган җире итеп Сәвәдебашны атый. Балачагы һәм яшьлеге авыр елларга туры килүенә карамастан, Ким урта белем алган. Яше җиткәч армия сафына алынган. Урал дәүләт университетында укыган. Мәскәүдә аспирантура тәмамлаган. Физика-математика фәннәреннән кандидатлык һәм докторлык диссертациясен яклаган һәм профессор дәрәҗәсенә ирешкән. Кырык еллап Уфадагы энергия ресурсларын транспортлау проблемалары институтында хезмәт куя. Ул Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе. Техник фәннәр буенча 150 кулъязма һәм 7 монографиясе нәшир ителгән.

Техник фәннәр докторы Ким Ямалиев җаваплы эш белән мәшгуль булуына карамастан, әдәбиятка гашыйк кеше буларак, иҗат эше белән дә шөгыльләнә. Шигырьләр, хикәяләр, мәсәлләр, әкиятләр һәм пьесалары тупланган берничә китабы басылып чыккан. Ул профессиональ язучы түгел, әмма әсәрләре шактый бай эчтәлекле. Беренче шигырьләре 1947 елда иҗат ителгәннәр. Ул аларны бары тик үз күңеле өчен генә язган, ә матбугатта бастыру турында уйламаган да.

Ким Ямалиев шигырьләрен туган якка мәхәббәт җыры дип, туган туфрак моңы дип атарга мөмкин. Сугыш елларының моңсу хәл-әхвәлләре, бала-чага, яшьләр җилкәсенә төшкән авыр хезмәт турында иҗат иткәндә дә, ул табигатьнең хозурлыгын, җанга якын буяу-бизәкләрен сөеп, бөтен күңел җылысын биреп сурәтли. Конкрет урыннарны: Сәвәдебаш авылы, Көсәкәй, буйларын бизәгән таулар, чишмәләр, акланнарны, елга-күл һәм урман атамаларын очрату күңелдә кызыксыну уята һәм турыдан туры әсәргә кереп китәргә юл ясый. Күңелдә туган күп санлы сорауларга, икеләнүләргә туган җир җылысы салынган әдәби әсәрдә җавап яисә шул турыда тирәнтен уйлану таба икән, укучы да андый иҗатка битараф кала алмый. Һәркемдә кызыксынып уку һәм үз фикерләре белән уртаклашу теләге уяна.

Табигать күренешләрен тасвирлау өчен якты буяулар кулланган шикелле, автор үз авылыбызның кешеләрен исемләп искә алганда да ягымлы сүзләр таба, “эштә янып, кичке ял вакытын уен - көлке белән үткәргән һәм бер гаиләдәй тату яшәгән халкыбыз” турында да бик матур фикерләрен яза.


Икенче укучы чыгышы:

Ким Ямалиев шигыре “Авылым язлары”


Сәвәдекәй елга башына

Туган авылым салынган.

Исемнәре тарих ташына

Сәвәдебаш дип язылган


Шунда тудым, шунда үстем

Хәтәр авыр елларда

Тоеп үтте шунда үсмер чгым

Ялганын да һәм дә чынын да.

Уйлап карасам да хәтсез,

Кара көннәр табалмадым.

Яшьли үткән юллар газиз,

Кабарса да табаннарым.

Хәзер елда каршы ала

Язын авыл иртәләре.

Ачып керәм кыр капкасын,

Каеннандыр киртәләре.


Чишмәм чыга аскы таудан,

Булмаса да кыялары.

Миңа якын таллардагы

Кара карга оялары.


Тауда, кылган арасында

Кар кытыклап язгы җил йөри.

Кайткан кара каргасы да,

Тәрәзәдә әнә март эри.


Илдән башка яши алмам,

Нурсыз булыр тормыш- авылсыз

Мин шатланып искә алам,

Авылдашлар, исән-саумысыз?!


Укучы чыгышы: Җыр “Бүздәк чияләре” Ким Ямалиев сүзләре, авылдашыбыз Илфат Хәбиров көе.


1 а.б. Туган җир, газиз авылдашлар! Бу ике төшенчә - Ким абый шигыръләренең терәк нокталары, төп темалары ул.


2 а.б. “Җырлыйм сине Сәвәдебаш” шигырендә үзенең хәтер китабында авылның бик кадерле урында торуын сөйли.

1 а.б. Саумы таллы, Сәвәдебаш,

Саумы таулы авылым.

Юктыр башка сиңа охшаш,

Баскан йөрәк давылын.


2 а.б. Син бит хыял кошларымның

Кунаклаган җирләре.

Минем хәтер китабымның

Иң кадерле битләре.

1 а.б. Яз җиледәй ягылып ла

Килә сыйпап китәсем.

Урамнарың моңга манып,

Килә җырлап үтәсем, - ди ул яратып.


  2 а.б. Җыр - кеше фикерен матур, нечкә итеп җиткерүче иң гүзәл, иң югары нокта ул. Халык телендә мондый теләк бар бит: “Җырлап узсын гомер юлларың”.

1 а.б. Әйе, милләтебез моңсыз һәм җырсыз яши алмый. Ә менә шигырьләренең канат кагып җыр, моң дәрьясында очуын кем генә теләми икән. Ким абый бу яктан да бик бәхетле.

2 а.б. Аның бик күп шигырьләренә авылдашыбыз Илфат абый Хәбиров көй язды. Авылыбыз матурлыгы җырларда да җырлана.




Ибраһимова Вилена һәм Хәлиуллина Элвина башкаруында рәхим итеп җыр тыңлагыз.


1а. б.Кешесенә карап үзгәрәмен:

Бер кече. Бер олы мин.

Кайсы яктан?” –дип сорасагыз,

Сәвәдебаш улы мин.

Туган якның моңы мин.



2 а.б. Кайтыйм әле, туган якка,

Юлдаш җилләр искән чакта.

Чакырганны гомер көтми,

Кайтыйм әле исән чакта,- ди торган иде дә һәр яз саен көннәр ямьләнә башлау белән энеләрен дә алып, кайтып җитә торган иде авылыбызга ул.


1 а.б. Мәктәпкә укытучылар, укучылар янына керер иде дә үз хәлләрен сөйләр, безнекен сорашыр иде. Мәдәният йортына, китапханәгә кереп яңа гына басылган китапларын бүләк итәр иде.



2 а.б. Көтмәгез сез, шаян җилләр,

Кайтыр юллар киселде.

ә сезне туган ил көтә,

Туктамагыз исүдән.


1а.б. Көтмәгез сез, ак каеннар,

Ким дустыгыз кайталмас.

Хәзер инде сезнең төптә,

Күккә карап ята алмас. –дип язган ул “Көтмәгез мине” шигырендә. Гомеренең азагы җиткәнен сизеп торган кебек.


2 а.б. 2012 елның 8 мартында Ким Мәсгуть улы Ямалиев мәрһүм булды. Эшләгән эшләре, иҗаты һәм аның турындагы хәтирәләр безнең күңелләрдә сакланыр.


Хөрмәтле милләттәшләр! Авылыбызның йөзек кашы булган Ким абый Ямалиев иҗатына багышланган кичәбез ахырына җитте аның сүзләре белән тәмамлыйсыбыз килә:

1 а.б. Дәверләрне кичеп яшә,

Күрми бәла-казаны.

Гөнаһлардан саф һәм таза

Булсын гомерең азагы.


2 а.б. Йөрәктәге шигъри утлар

Ялкынланып талпына.

Күңелемнән чыккан сүзләр

Бүләк булсын халкыма.


1 а.б . Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт. Хәерле көннәр сезгә!


Cәвәдебаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхъярова Финә Фәндәр кызы.










57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 15.09.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров179
Номер материала ДA-046543
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх