Алмаз Мансуров шигырьләренә анализ
Нутфуллин Ильнар, 07-0802нче төркем
Барлык кызлар арасыннан
Мин бит сине сайладым.
Гашыйк булдым... Аннан инде
Үземнеке санадым. (Алмаз
Мансуров)
Син
төш булдың, ахры...
Кан тамыры буйлап очкын булып,
Чәчрәп аккан сөю хисеннән
Баш әйләнә...
Татлы агу тәме...
Шул сөюдән кабат исерәм.
Хәтереңдәме, синең күзләреңә
Шашып, онытылып карадым?
Күңелемнең кайнар хисе белән
Керфекләрең назлап тарадым.
Син төш булдың, ахры... Ул назларым
Югалдылар хыял таңында.
Мин уяндым бүген. Тынычландым.
Йә, елама, мине сагынма!
Син ирекле шәхес. Дөнья иркен,
Юллар төрле, төрле киләчәк.
Кисешсәләр юллар, очрашырбыз,
Тәкъдир кушса, булса күрәчәк.
Ә хәзергә аек акыл белән
Йөрәгемне бер кат урадым.
Син төш булдың...
Ул бәхетле булыр
Дип төшемне шуңа юрадым.
Мин уяндым. Сүнмәсә дә хисләр,
Ычкындырды инде богаулар.
Җүләрлек тә китте, булмас хәзер
Сөясеңме диеп сораулар.
Шигырьгә керешеп киткәнче, иң
элек күпмедер дәрәҗәдә схолоастика белән бәйле бер сорау бирәсем килә: Дөньяда
мәхәббәт турында язмаган бер генә язучы бар микән? Ә җавап инде, билгеле,
“Юк!”. Шагырьләрдә генәме икән эш? Минемчә, барлык кешеләр дә мәхәббәт турында
күңеленнән булса да шигырьләр чыгара торгандыр. Чөнки гашыйк булу дигән киң
кичүне болай тыныч кына үтеп чыгып булмый.
Үзем өчен якын булганга күрә,
мин дә бүгенге көндә танылып килә торган яшь язучы, шагырь Алмаз Мансуровның
мәхәббәт турындагы шигырьләренә тукталып киттем. Дөрес, аның иҗаты киңкырлы. Ул
хикәяләр дә яза, “Чәчмә әсәр белән үз фикереңне укучыларга җиткерергә җиңелрәк”
– ди ул. Ә Шигырьләренә килгәндә, алар төрле темага корылган. Кешеләр күңеле,
дин һәм әлбәттә, мәхәббәт.
Гадәттә, андый шигырьләрне
анализларга катлаулы, чөнки мәхәббәт ул берәү генә, ә кешенең кемгә гашыйк
булганын белеп булмый. Һәм бигрәк тә шул берәүнең аның тормышында нинди урын
тотканын шигырьне укып кына әйтергә бик авыр. Ә мин, Алмазның якын дусты
буларак, моны авыр санамыйм: нинди генә хикәясе, нинди генә шигыре булсын – мин
аның тарихын беләм. Шуңа күрә дә биредә кайбер серләрне дә ачармын.
Эпиграфка тукталып китик. Ул
– “Сине сайладым” дип аталган шигыренең беренче строфасы. Ә калган ике шигырь
шуңа капма-каршы хисләр белән язылган. Димәк, эпиграф – мәхәббәтнең чәчәк аткан
чагы. Ә калган ике шигырь – мәхәббәтның бетүеннән ташып чыккан сүзләр, хисләр
агымы.
Ярый, сүзне озакка сузмыйм,
бу өч шигырь турында гомумән әйтәм: алар Гөлинә исемле кыз белән бәйле.
Кан тамыры буйлап очкын булып,
Чәчрәп аккан сөю хисеннән
Баш әйләнә...
Бу иң беренче 3 юлны гына алыйк: берни дә аңлашылмый, шулай
бит? Сүз ни турыда бара? Нинди хисләр? Мәхәббәтме бу? Нәфрәтме? Сагыну? Үкенү?
Авыру – аңлашылмый... Әле аннан соң:
Татлы агу тәме...
Ә бу юллар нәрсәне аңлата? Күпме метафора бу шигырьдә – күпме
хис! Ә менә аннан соң килгән юлларны карасак, аңлашыла башлый:
Шул сөюдән кабат исерәм.
Әйе инде, әлбәттә! Мәхәббәт хисләре! Мәхәббәтне агу белән
чагыштыру – бик әйбәт мисал, бүтән сүз кирәкми дә. Агу бит ул – ике төрле
әйбер. Әгәр агулы гөмбәне ашый белеп ашасаң, агуланмыйсың. Ә агусыз гөмбәләрне
ашый белеп ашамасаң, агуланасың. Менә шуның кебек. Бу шундый әйбәт чагыштыру!
Хәтереңдәме, синең күзләреңә
Шашып, онытылып карадым?
Күңелемнең кайнар хисе белән
Керфекләрең назлап тарадым.
Биредә күз карашларының бер-берсенә мәхәббәт аңлатуы дисәм,
ялгышмаммын. Нинди матур сүзләр. Ләкин шигырь башында агу дигән юллар булгач,
биредә өметле киләчәк һәм мәңгелек мәхәббәт турында сүз бармаганлыгы аңлашыла,
шулай бит. Әлбәттә, мәхәббәт ул мәңгелек – диярсез, шулай. Ләкин ул мәңгелеккә
омтылырга кирәк. Аннан башка булмый. Автор бу мәхәббәтне, исеменнән күренгәнчә
үк, төш буларак кына кабул итә. Ә ахырда уяна:
Мин уяндым. Сүнмәсә дә хисләр,
Ычкындырды инде богаулар.
Җүләрлек тә китте, булмас хәзер
Сөясеңме диеп сораулар.
Шундый күңелсезрәк
рухта язылган тагын бер шигырь:
Йөрәк никтер артык тыныч бүген,
Мин дә тыныч, хәтта хыял да...
Тормышыбыз вак мизгелләр безнең,
Мизгелләрне бергә җыям да,
Синең белән бәйлеләрен сайлап,
Тезеп куям күңел түренә...
Кемнәргәдер бу ошамый, ахры,
Күңелемә җилләр үрелә.
Салкын минем бүген җаным, тәнем,
Хыялларым, салкын йөрәгем...
Җилгә генә кирәк минем хисләр,
Серләремне аңа сөйләрмен.
Йөрәк никтер артык тыныч бүген,
Салкынлыктан ул да оеган.
Кояш кайда? Бер җылы нур кирәк!
Кояш инде күптән баеган.
Бер карасаң, сүзләрем дә көлке,
Хисләрем дә көлке барысы.
Хәтта көлке, мескен булып кала
Йөрәктәге сөю ярасы.
Тик шулай да, яшим әле... Яшим!
Ничек йөрәк барсын онытсын?
Салкын тәнем, җаным, хыялларым,
Йөрәгемне кемнәр җылытсын?
Ә
биредә – ялгызлык. Шул ук мәхәббәттән аерылып чыккан ялгызлык. Күңел ялгызлыгы.
Автор тормыштагы вак мизгелләрне бергә җыеп, уйга кала. Күңелсезләнә,
төшенкелеккә бирелә.
Күңелемә җилләр үрелә.
Салкын минем бүген җаным, тәнем,
Хыялларым, салкын йөрәгем...
Авторның
җаны салкын, тәне салкын. Хәтта йөрәге һәм хыялы да! Ә ни өчен хыял салкын
икән? Чөнки күңелеңә аның җилләр үрелә. Ниндидер җил – билгесез, салкын. Ләкин
ул авторга комачауламый, чөнки ул – авторның бердән-бер сердәшчесе. Ул аңа гына
ышана, шуңа күрә шул салкынлыктан йөрәге дә оеган.
Кояш кайда? Бер җылы нур кирәк!
Кояш инде күптән баеган.
Биредә
дә пессимист карашлары хөкем сөрә. Автор киләчәгенә өметләнми кебек тоела миңа.
Яшермим, Алмаз Мансуров пессимист язучы, язучы гына түгел – тормышта да
пессимист ул.
Бер карасаң, сүзләрем дә көлке,
Хисләрем дә көлке барысы.
Хәтта көлке, мескен булып кала
Йөрәктәге сөю ярасы.
Менә
сөю ярасы дигән сүзләрне укыгач, минемчә, һәр кешенең күңелендә ниндидер яра
ачыла сыман. Минем үземнең, шәхсән, шулай...
Ә
кайбер юллар укучыга өмет бирә. Ләкин укучыга гына шул, автор үзе инде бу
хисләрдән арыган:
Тик шулай да, яшим әле... Яшим!
Ничек йөрәк барсын онытсын?
Салкын тәнем, җаным, хыялларым,
Йөрәгемне кемнәр җылытсын?
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.