Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Статьи / Яшь язучы Алмаз Мансуровның "Барлык ландышлар да чәчәк атмый" хикәясенә анализ

Яшь язучы Алмаз Мансуровның "Барлык ландышлар да чәчәк атмый" хикәясенә анализ



Осталось всего 4 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Алмаз Мансуров

Барлык ландышлар да чәчәк атмый...


-1-

Айсыз төн.

Караңгылык үҗәтләнеп тәрәзәне каплый.

Җил уйнаклап йөри дә, барып бәрелергә урын тапмагач, пыялага ышкылып, ыңгырашып куя. Сылу каеннарның бөдрә чәчен тузгытып ала да, бер сәбәпсез тавышланып йөрүеннән оялган сыман тынып кала.

Ә син, йомшак кәнәфигә чумып, уйларың белән уйныйсың. Эйе, эйе, уйныйсың...Чөнки күңелсез. Ә күңелсез вакытта кешене башка, бөтенләй чит-ят, чуар хисләр биләп ала.

Шул вакытта күзләрең дә, йокымсырап торган күңелең дә, ниндидер яктылык, уятып җибәрердәй нур эзли.

Тирән сулап, рәхәтләнеп бер киерелеп аласың да, өстәлдәге лампаны кабызып куясың. Хәзер нишләргә инде дигән сыман бераз уйланып утырганнан соң, иренеп кенә урыныңнан торасың. Каршы як почмакта торган китап киштәсе янына барып басасың. Эңгер-меңгерне җиңәргә тырышып, китапларның тышындагы язуларны чамаларга маташасың. Барысын да укыганым бар инде дигән сыман, кул астына эләккән беренче китапны алып, өстәл артына барып утырасың.

Чынлап та, таныш әсәр. Шуңа күрә дә балаларча йөзне чытып, аның битләрен актара башлыйсың.

Күзләрне каплый барган йокы пәрдәсе, хәрефләрне биетә, аларны бер берсе белән куша, сызыклар сыза башлый.

Гаҗәп тә, кызык та инде бу. Уйлап карасаң язмыш китабы да шулай. Мизгелләр хәрефләр, сүләр булып тезелә. Алардан төрледән төрле вакыйгалар оеша. Вакыйгалар исә үз чиратында киңәеп, яшәү рәвешенә әйләнә. Шулай итеп, язмыш китабына тормышыңның гүзәл әсәре языла.

Гүзәл!.. Әсәрләр гүзәл генә буламы? Ә оятсыз, аянычлы язмышлар? Алар ямьсез эчтәлекле китаплар тууга китерә түгелме?

Үз уйларыңа чуалганыңы аңлап, авыр сулап куясың. Шул мизгелдә үзеңне бик арыган итеп тоясың. Йончыган тәнең, битарафлык шәленә төренгән күңелең, китапны читкә алып куярга куша. Ләкин ниндидер бер эчке сиземләү белән ялкау гына битләрне актаруыңны дәвам итәсең.

Шулай йокымсырап утырганда, борыныңа татлы бер ис килеп бәрелә. Ул үткәндәге ниндидер бер вакыйганың кайтавазы булып, тын юлларыңа үтеп керә дә, бөтен асылыңны биләп ала. Ирексездән күзләреңне йомып, хисләр ташкыныннан исереп утырасың. Акрын гына ләззәт дулкыннарында тирбәләсең.

Бераздан, ашыкмыйча гына, күзләреңне ачып, китап битләре арасына кулыңны шудырасың. Кулыңа кипкән чәчәкне алып, ихластан сөенәсең.

Ландыш чәчәге. Таушалган, ләкин тәүге матурлыгын югалтмаган. Аны кат-кат борыныңа китереп, әчкелтем татлы исне иснисең. Ирексездән ул сине хыял канатларына күтәреп, үткәннәргә, алтын яфраклы көзгә, чәчәкле киң болыннарга илтеп ташлый.

Тиле кеше кебек үз алдыңа елмаясың. Тәнең җиңеләеп киткәндәй була. Ә күңелең, рухың югарыга, онытылган саф хисләр дөньясына күтәрелә, хәтирәләр дөньясына чума.

.

-2-

Әйе, ландышлар! Әле дә хәтеремдә... Сәер төн... Бәхетле иртә... Күптән көтелгән ым, ишарә диеп әйтимме...

Каршымдагы зәңгәрлеккә төренеп, күңелем иреклеккә очты, җаным тынычланып калды. Илаһи киңлек белән рухланып торам. Күз алдымдагы сихри җемелдәү зиһенемне томалый. Тирә-ягымда нәрсә икәнен абайлый, үз халәтемне аңлый алмыйм. Зәңгәрлек!... Шул зәңгәрлектән сибелгән нурлар яндыра, көйдерә. Чумасым, колач җәеп йөзәсем килә. Сикерәм...

Булмады! Карасам, янымда бер тамчы су да юк. Мин онытылып күк йөзен күзәтәм икән. Ә аяк астымда ямь-яшел чирәм, тирәмдә, офыкка сузылып киткән иксез-чиксез болын. Эх, болыны да болыны!... Күргәннәремнән телсез калдым. Гүзәллек! Тирә-ягымда зур-зур чуар чәчәкләр. Алар, акрын гына искән җилдә дулкынланып, гүзәл бер манзара хасил итәләр. Ә мин шулар арасында басып торам. Чәчәкләрне күреп сихәтләнгән күңелем, шашынган йөрәгем буыннарыма гайрәт өсти. Чабасым килә...

Мин йөгерәм. Нигә, кайда икәнен дә абайламыйм. Бары еш-еш сулый-сулый алга чабам. Тыным кысыла. Ә болын минем хәлемне җиңеләйтергә тырыша. Аягымны йомшак кына үлән кытыклый, гөлләр дә хуш исләре белән сулышымны җиңеләйтәләр.

Туктыйсым килә. Шул сихри көчкә ия чәчәкләр арасында ауныйсым, шаярасым, уйныйсым килә. Тик... Аяклар тыңламый. Зиһенемнең бер почмагы “ашыкма” дип тәкрарлый. Ә мин аңа тилеләрчә буйсынып, чабам да чабам.

Кинәт, күземә бер ак тап күренде. Әйе, әйе, бик еракта, офык читендә үк. Нәрсә булыр ул? Аңламыйм... Ләкин йөгерүдән хәлсезләнгән йөрәгем шул мизгелдә дөпелдәп куйды, нигәдер сөенгәндәй ашкынып тибәргә тотынды. Мин хисләремне йөгәнли алмыйча, зур түземсезлек белән алга томырылдым.

Томырылып-томырылып чабам. Үзем чабам, үзем күземне кыса-кыса шул аклыкны күзәтәм. Күзәткән саен аның гади бер чәчәк булуын, башка чәчәкләр кебек үк җилдә тибрәлеп утыруын күрәм һәм сөенәм.

Әйе, сөенәм... Һәм башымда, күк гөмбәзен ертып узган яшен сыман, бер уй сызылып китә. Ул минеке генә булачак. Юк-юк, ул хәзер дә минеке. Бары минеке...

Чәчәгем янына бардым. Кырыенда чүгәләп бераз гына утырдым да, тиле кеше сыман аның белән сөйләшә башладым:

  • Кем син? Исемең ничек?

Ул мине аңлагандай селкенеп куйды. Җил тибрәтә дигән идем. Юк икән. Ул миңа нидер әйтә сыман. Әйе, әйе, сәер хәл булса да, ул минем белән сөйләшә:

  • Мин гади бер чәчәк. Исемем – Ландыш!

  • Ландыш?! Ландыш!..

Кузгалган хисләр өермәсе бөтен җанымны, тәнемне биләп алды. Бу минутта мин үземнең уй-кичерешләремне яшерер, кылган гамәлләремә бәя бирер хәлдә түгел идем. Ирексездән кулларым чәчәгемә сузылды. Аның таҗларына йомшак кына кагылып үттем дә:

  • Син, син... – диеп пышылтадым. Озак кына кирәк сүзләрне таба алмыйча утырдым. Ләкин үземне кулга алып:

  • Бик гүзәл, - диеп өстәргә көч таптым.

  • Мин генә түгел, барлык чәчәкләр дә шундый. Як-ягыңа кара. Миләүшәләр, Розалар, Ләләләр, Фиалкалар да бар. Алар матуррак та әле. Башкалар белән дә сөйләш.

Шунда гына мин игътибарымны ят чәчәкләргә юнәлттем. Аларны күзәткән бер мизгелдә, ирексездән күзләрем сәер күренешкә шаһит булдылар. Матур гына үсеп утырган җирләреннән чәчәкләр үләләр. Әйе, кайсылары кара көеп чыга, ә кайберәүләре шиңеп төшә. Гүзәллек мизгел эчендә юкка чыга.

Ә чәчәгем сөйли дә сөйли:

  • Аннары, барлык Ландышлар да чәчәк атмый. Онытма шуны!

Чыннан да, сабаклары бар, ә чәчәк атмаганнар. Шулай да буламы икән. Буталдым...

...Салкын тиргә батып уянып киттем. Уф... Төш булган икән. Гаҗәп! Ландышлар диген, ә?... Кинәт, күңелемне моң басты, икеләнү катыш курку биләп алды. Күз алдыма син килдең. Синең елмаюың, күз карашың, йөз-кыяфәтең, буй-сының хәтеремдә кабат яңарды. Мәхәббәт! Саф, ихлас сөю белән яна алырбызмы без. Әллә инде мәхәббәтебез шул чәчәкләр кебек янып-көеп бетәрме, рәнҗерме? Белмим... Уйлана-уйлана юыну бүлмәсенә үттем. Битемә салкын су бөркедем.

Көзгедә – су тамчысы. Аның белән ниндидер татлы хатирә бәйле. Күзләремне кысып йомам да, искә төшерегә тырышам.

...Без танышкан көн. Ул көнне дә синең битеңдә шундый ук тамчы бар иде. Керфекләрең, иренең, муеныңдагы шарфың бәсләнгән. Син бик гүзәл, әкиятләрдәге сылу кар кызына ошап калгансың. Үзең елмаясың, үзең сулышың белән туңган кулларыңны җылытасың. Матур күзләреңдә ниндидер нур, җылылык ярылып ята. Шул күзләргә гашыйк булдым да инде мин. Әйе, синең табигыйлыгыңа, ихласлыгыңа битараф кала алмадым. Икеләнү, куркуны җиңеп, эндәшергә ашыктым

  • Сезнең белән танышырга мөмкинме?

  • Мөмкин.

...Сәгатемә күз салдым. Сигезенче ярты... Синең белән очрашырга бер сәгать вакытым калган... Кулымны колагыма терәдем. Тигез текелди. Димәк, дөрестән дә соңга калам.

Сөлгегә сөртенә-сөртенә, ванна бүлмәсеннән атылып чыктым. Теләсә кая аунап яткан киемнәремне эзләргә, ашык-пошык киенергә тотындым. Куллар тыңламый. Бармаклар агач кебек катып калганнар, теләр-теләмәс кенә бөгеләләр. Зур авырлык белән аяк киеменең бауларын бәйләдем. Ишектән кабаланып чыгып киткәндә, бер нәрсәне аңладым: мин сине югалтудан куркам икән.

-3-

Мин тукталышта... Сине көтәм. Иртәнге салкынлыкта ләззәтләнеп торам. Тәнем җиңеләеп киткәндәй булды. Тик күңелем никтер тынычлана алмый. Мине әллә нинди сәер бер хис биләп алган. Әйтерсең, нәкъ менә бүген синең белән бәйле эчкерсез, гүзәл хыялларым чәл-пәрәмә килерләр һәм мин мәхәббәтнең ачы һәм төче якларын күрермен.

Сәгатемә күз салдым. Биш минуттан сигез тула... Ах, бу газаплы көтү. Үзеңне упкын янында торгандай хис итәсең. Артка юл юк. Шуңа күрә дә вакытны тизләтәсе, шул упкынга ташланасы килә. Ә билгесезлек сине һаман алга сөйри. Аста таш-кыялар сагалап торамы, әллә берәр йөгерек елганың чип-чиста саф суы үзенә дәшәме, белмисең. Ләкин күңелеңдәге өмет беркайчан да югалмый. Син өметләнәсең.

Вакыт тизрәк узсын өчен тирә-ягымны күзәтәм. Шәһәр гадәти тормышы белән яши. Гөжләп торган халык урамнар буйлап агыла. Кайсылары эшкә, кайсылары укырга бара. Тукталышта автобус көтүчеләр дә байтак.

Мин янымда басып торган бер егеткә игътибар иттем. Юк, аның төс-кыяфәте дә, киеме дә җәлеп итмәде мине. Егетнең кулындагы кып-кызыл розалардан күземне ала алмадым мин. Кызыл төс – мәхәббәт төсе. Ул да минем кебек берәрсен көтәдер.

Уйларым дөрескә чыкты. Яңа гына килеп туктаган автобустан берничә кеше төште. Алар арасында чибәр генә бер кыз да бар иде. Ул халык төркеменнән аерылып, безгә таба килә башлады. Егетнең дулкынлануыннан сизелгәнчә, бу аның көткәне – бердәнбере иде.

Кыз егет каршына килеп басты:

  • Сәлам.

  • Сәлам, Сания!

Ул кулындагы чәчәкләрен кызга сузды:

  • Болары сиңа...

  • Самат... – кыз тотлыгып калды. Бераз тын торгач кыюланып дәвам итте:

  • Самат, син чәчәк ташыйсың да, чәчәк ташыйсың. Туйдым инде... Мине дә аңла, айга бер, кайда бер очрашабыз. Калган вакытта мин ялгыз. Ялгызым шатланам, ялгызым кайгырам.

  • Мин бит укыйм, Сания!..

  • Мин дә укыйм. Тик яшәүнең мәгънәсе бөтенләй башкада бит. Аңлыйсыңмы?

  • Аңламыйм. Син нәрсә әйтергә телисең?

  • Менә бозау! Чып-чын тиле...

  • Сания!

  • Нәрсә, дөреслек горур егет күңелен яндырамы? Кеше дөньяга парлы итеп яратылган. Аның вазыйфасы да гайлә кору, балалар үстерү. Без күпме очрашабыз инде? Ник дәшмисең?.. Бер ел! Күптән кушылырга вакыт...

  • Соң, Сания... Мин дә бит гайлә кормыйбыз димим. Шулай матур гына йөреп торыйк... Вакыты җиткәч, эшләр җайлангач, өйләнешербез. Уен эш түгел бит...

  • Шулаймыни, уен түгел дисеңме? Алайса, мин китәм, бүтән очрашмыйбыз. Шулай үзеңне әллә кемгә куеп, борыныңны чөеп йөрүеңне дәвам ит...

Сания тынып калды. Алар озак кына бер-берсенең күзенә карап тордылар. Кыз егетнең берәр сүз әйтүен, ялынуын, гафу соравын көтте. Ә Самат, авызына су капкандай, басып торуын белде. Саниянең түземлеге бөтенләй бетте. Ул тагын да зәһәрләнде:

  • Мә, ал чәчәкләреңне! Җебек... Хуш!

Кыз розаларны җиргә ташлады да борылып китеп барды. Бары миңа гына ишетелерлек булып, егетнең күңеленнән чыккан җан авазы яңгырады:

  • Яратам бит мин сине! Яратам...

Сания китте. Самат ялгызы калды. Ул шактый вакыт башын иеп, чәчәкләргә карап торды. Соңыннан авыр сулап, аякларын сөйрәп, урамдагы халык арасына кереп югалды..

Җирдә чәчәкләр ята. Кешеләр баштарак аларның өсләренә басарга батырчылык итмәделәр, әйләнеп уздылар. Тик күңелләре белән гүзәллекне күрә, тоя белмәгәннәре генә розаларны таптап үтте. Шуңа күрә дә чәчәкләр тәүге матурлыкларын югалтып, җир төсенә керә баралар.

Җирдә кып-кызыл розалар ята. Ә күз алдымда – тапталган мәхәббәт...


-4-

Тукталышка бер машина килеп туктады. Аның бөтен җире дә: тәрәзәләре дә, ян-ягы да, капот өсте дә кап-кара. Эчендә кемнәр барлыгы да, руль артында ниндиерәк кеше утыруы да күренми. Мөгаен, аның дөньядан аерыласы, үзенең башкалардан өстен икәнен күрсәтәсе килгәндер.

Машинаның тәрәзәсен төшерделәр. Урта яшьләрдәге бер ир ат зур кашлы, алтын төсендәге балдак кигән кулын чыгарып, тәмәкесенең көлен җиргә какты. Ул тукталышта басып торган кешеләргә күз салды да, гамсез рәвештә тәрәзәсен яңадан күтәреп куйды.

Машина янына яшь кенә бер кыз килде. Теге ир кеше шуны көткән икән. Ул машинасыннан төште дә, алар арасында бик “җылы” әңгәмә башланды:

  • Хәлләрең ничек, кошчыгым?

  • Сәләм, Газинур. Килдеңме? Бик яхшы...

  • Кайда барабыз?

  • Миңа барыбер... Бүләгең кайда?

  • Менә, менә...

Газинур кабаланып кесәсенә тыгылды. Ул аннан кулъяулыкка төрелгән бик затлы муенса тартып чыгарды да, сөйләнә-сөйләнә аны кызның муенына киертте:

  • Менә, матурым. Махсус синең өчен. Чиста алтыннан эшләнгән. Берничә төрдәге таш куелган. Ташларның гомуми саны унике. Бик кыйммәтле нәстә.

Кыз муенын тотып карады да, йөзен канәгать елмаю белән балкытты. Кечкенә генә сумкасыннан, уч төбе кадәрле генә көзгесен чыгарып, муенсаны җентекләп тикшерде. Аның хәрәкәтләрендә ниндидер бер эчке горурлык сизелә иде.

Машина хуҗасы да шатлыгын яшерә алмады. Аның янган күзләре, елмайган иреннәре шул хакта сөйли. Менә ул серле генә күзен кысты да, кызга эндәште:

  • Әйдә, кошчыгым, минем дачама.

  • Дачага?.. Дачага барыр өчен бу гына җитми.

Кыз, мәгънәле итеп, муенсаны сыпыргалап алды. Газинур моны көтмәгән иде, ахрысы. Аның йөзендә гаҗәпләнү чагылып китте. Ләкин ул берни булмагандай, кесәсеннән чыгарып, кызга акча сузды:

  • Мә ал...

  • Менә хәзер дачага да ярый.

Алар киттеләр. Кузгалган машина тукталышны тузанга күмде. Асфальтка ябышкан сары яфрак та битараф кала алмады. Ул машина җиленә ияреп урыныннан кузгалды. Белмим, әллә инде бу күренешкә ризасызлыгын белдерергә тырышты, әллә үзе дә аларга ияреп китәргә теләде.

Җил яфракны бөтереп-бөтереп торды да, минем аяк астыма ыргытты. Иелеп аны кулга алдым. Сары яфрак юлда ауный-ауный таушалган. Төсе дә алтынныкы кебек... Кинәт, минем зиһенем томаланды. Никтер күз алдыма байлык, акча килде. Мин ашыгып, яфракны чүп савытына илтеп салдым.

Машина китте. Аңа җил булып сатылган мәхәббәт иярде.


-5-

Күзләр – күңелнең көзгесе. Тукталышта басып торганда мин моңа тәмам инандым. Янымнан тыз-быз үтеп йөрүче кешеләрнең йөзләренә карап, күңелләрендә ниләр майтарылганын белергә, уйларын, хәтта язмышларын чамаларга тырыштым. Хәйләкәр, усал, битараф карашларны күреп, ирексездән, нур чәчеп торучы, ихлас күзләр эзләдем.

Әнә, бер абзый килә. Ул авыр гына атлап барган җиреннән туктады да, зур сумкасын бер кулыннан икенчесенә күчереп, юлын дәвам итте. Аның йөзендә газап чаткыларын күреп гаҗәпләнмәдем мин. Чөнки, ул абзыйның күзләрендәге сагыш, борчу, аның авыр язмышы хакында сөйли иде

Ә менә бу хатынның карашы бөтенләй битараф. Юк, тормыш авырлыгыннан да, ялгызлыктан да килә торган битарафлык түгел ул. Бай тормышлы кешеләрнең яшәүдән тәм, ямь, таба алмавы чагыла ул күзләрдә...

Ә бу Ана... Яныннан һәр нәрсәдән ямь, кызык табып баручы баласына ачулана. Аны тирги-тирги алга өстери. Шулай итеп ул бу бәләкәчнең җанын яралый, күңелен зәгыйфләндереп калдыра түгелме?

Тукта, тукта! Ә бу?! Кирәк бит, ә... Нинди эчкерсез гүзәл караш. Мизгел эчендә илаһи бер нур шул күзләрдән суырылып чыкты да, бөтен җанымны, җаным белән бергә күңелемне дә биләп алды. Йөрәгем ниндидер күптән таныш һәм бик тә якын әйберен тапкандай селкенеп куйды.

Чыннан да бик таныш бит алар. Куе керфекләр арасында балкып торучы, оялчан зур матур күзләр. Шундый кадерлеләр...

Онытылып торган җиремнән карашымны шул күзләрнең иясенә юнәлттем. Каршымда синең басып торуыңны күргәч, ихластан сөендем.

Ландышым, гүзәлем минем... Карашым белән керфекләреңне, чәчләреңне назлап үттем. Өстеңдәге тәнеңә сыланып торган яшел плащыңа, муеныңдагы ап-ак косынкаңа беренче күргәндәй сокланып карадым.

  • Сәлам, Ландыш!

  • Сәлам!

Син елмайдың. Куркып кына, ләкин ничектер үтә дә назлы итеп кочагыма сыендың, йомшак иреннәреңне битемә тидердең. Үзең ояласың, үзең кочагыма ныграк сеңә барасың.

Мин калтырап куйдым. Сине көтә-көтә туңылган. Моны сиздең булса кирәк. Башта йомшак кулларың белән чәчләремне рәтләдең. Кызык... Буең җитми... Кечкенә икәнсең. Аннары, якамны күтәреп куйдың.

  • Туңгансың бит, мескенкәй.

Юк, туңмадым! Чөнки шул мизгелдәге синең ихлас хисең мине кояш нурларыннан да ныграк җылыта. Ә тукталыштагы кешеләрнең безгә төбәлгән күзләрендәге сокланудан, күңелемә бәхет тула иде.

Мин елмаеп куйдым. Миңа рәхәт. Бик рәхәт. Күзәтсеннәр. Синең мине ничек яратуыңны күреп торсыннар.

Сәгатькә күз салдым. Кызганыч, вакыт алга баруын дәвам итә.

  • Әйдә, киттек!

Сине кулыңнан җитәкләп алдым һәм без әкрен генә китеп бардык. Әллә ничек сиңа сөйләргә сүзләр тапмыйм. Үз уйларыма бирелеп, бәхетемнән тилереп барам. Ә син үпкәләмисең. Янымнан шаяра-шаяра, уйный-уйный атлыйсың.

Көтмәгәндә, бөтен урамны яңгыратып, көлеп җибәрдең:

  • Кара әле,кара... Теге абыйның... Борыны кып-кызыл, помидор төсле...

Чыннан да... Мин елмаеп куйдым. Кызык. Ул абзый бу сүзләрне үзе ишетсә нәрсә дияр иде икән? Яшәү ямен белүче, ачык күңелле кеше булса, һичшиксез безгә кушылып көләр иде. Ә ачуланып, үпкәләп китсә?

Син миңа уйларымның очына чыгарга ирек бирмәдең. Кулыңны ычкындырып, юл кырыена, агачлар арсына йөгердең.

  • Кара әле, кара. Нинди матурлык! Күрче бу яфракларны.

Мин яныңа бардым. Аптырап басып торуымны күрдең дә, карашыңны бер сирпеп алгач, җирдәге яфракларны кулларың белән күккә чөяргә тотындың. Алар шыбыр-шыбыр иңнәребезгә коелдылар.

  • Бәхет яңгыры ява!

Түзмәдем, сине кочагыма алдым... Бәхет дигәннәре шушымы икән әллә. Гүя, бар дөньясы безнең өчен яратылган. Шушы салкынча көзге көн дә, шәһәр урамнары да, шушы бакча, сукмаклар да...

  • Соңга каласың бит, Ландыш!..

Йомшак кына аның чәчләрен сыйпадым, битенә кагылып үттем. Ул күзләрен йомып, бераз назланып торганнан соң:

  • Чынлап та, дәресләр башланыр вакыт җитә, әйдә тизрәк, - диеп мине алга өстрәде.

Менә университет бинасы. Таш баскычлар. Безнең кебек үк студентлар авыр агач ишекләрдән эчкә кереп югалалар. Син дә, кочагыма тагын бер тапкыр сыендың да, шул баскычлардан югары йөгердең. Шул мизгелдә миңа нидер булды. Синең ишеккә барып тотынганыңны күреп, бар көчемә:

  • Ландышым... Ландыш! – диеп кычкырдым.

Син борылып карадың. Йөзеңне шат елмаю белән балкыттың да, ишек артына кереп югалдың.

Әллә ничек, күңелем тынычланып калды. Синең ихласлылыгың икеләнүле уйлардан арындырды. Сине уйлый-уйлый тукталышка атлаганда да йөземнән елмаю төшмәде.

Юл буенда чәчәк сатып утырган әбекәйне күреп, аның янына ашыктым. Чиләктәге ландыш чәчәкләренә, сокланып та, гаҗәпләнеп тә:

  • Әби, көз көне кайдан килде бу чәчәкләр? Аннары, барлык ландышлар да чәчәк атмый, - диеп куйдым

  • Өйдә үстерәм, балам. Беләм, атмаганын. Шуңа чәчәклеләрен күрә белергә, сайлап алырга кирәк. Йә, үзеңә сайла әле бер матурын.

Мин чиләктән күңелемә хуш килгәнен алып акчасын түләдем. Шул гүзәл чәчәккә сокланып, бәхетле киләчәгемә атладым...

...Еш кына шул көнге ләззәтле хисләрне искә төшереп, күзләремне йомам. Күз алдына син киләсең. Синең елмюың, буй-сының хәтеремдә кабат яңара. Мәхәббәт! Әйе, барлык ландышлар да чәчәк атмыйдыр да шул, ләкин белегез, чәчәклеләрен күрә белергә, сайлап алырга кирәк. Шул вакытта гына мәхәббәт ихлас елмаю булып, йөзебезне балкытып торыр.



















Анализ

Мин дә күз алыма китердем әле... Үткәннәрне... Кайчандыр мин дә бәхет, якты киләчәк көтән сыман Ландышны көтә идем... Юк, Алмазның дустын түгел – бүтән Ландышны. Ләкин бу турыда сөйләмим. Иң элек автор турында...

Алмаз белән университетка гариза биргәндә үк очрашкан идек инде без. Шуңа күрә, күз тимәсен, якын дуслар булып кала бирәбез әле дә... Әлеге хикәядә, әйтергә кирәк, барысы да язылып бетмәгән. Ләкин мин моны сөйләмәячәкмен, юкса үзе үпкәләргә мөмкин. Шуны төгәл хәтерлим, Алмаз миңа сөйгәненең исемен әйткәч, мин аңа болай дидем:

  • Сак бул, Алмаз, барлык Ландышлар да чәчәк атмый бит!

Әйе, бу очракта үзенең хикәясендәге егетнең ландыш чәчәген күргән хәл искә төшә... Мин ландыш булсам, егет – Алмаз. Шундагы кебек гаҗәпләнгән иде ул, чынлап та. Күрәсең, бөтен ландышларның да чәчәк атмавын белмәгән булгандыр... Ә мин аңа аңлаттым, ләкин үзем белән булган хәл аркылы.

Әгәр әсәргә кайтсак, авторның күңелен тоярга булыр иде:

Айсыз төн.

Караңгылык үҗәтләнеп тәрәзәне каплый.

Җил уйнаклап йөри дә, барып бәрелергә урын тапмагач, пыялага ышкылып, ыңгырашып куя...”

Төн – караңгылык, моңсулык хисе, ә кая барып бәрелергә белмәгән җил ул – автор үзе. Шуңа күрә ул кулына китап ала һәм аның битләрен актара башлый. Әйе, бу китап инде укылган, ләкин анда булган хәтирәләрне искә төшерү бик үзенчәлекле.

Шулай ук гаҗәеп матур төш тә аеруча зур роль уйный. Монда ул хикәянең төп асылын – барлык ландышларның да чәчәк атмавын белә. Ә автор кулына алган китап – ул язмыш китабы микән, әллә тәкъдирме? Билгесез. Ләкин шуны төгәл белергә була: китапта кысылып калган, кипкән, ләкин үзенең хуш исен һәм эчке матурлыгын югалтмаган ландыш чәчкәсе инде үткәндә калган...

Әгәр ул чәчкәнең язмышын бүтән бер укучы белсә, бу әсәрне укыганда күңеленең иң нечкә кыллары калтыранып куяр иде. Ләкин ни өчен үткәннәрнең начар, авыр якларын искә төшерергә? Аларны бит кайтарып булмый барыбер. Ландышмы ул, Розамы, Миләүшәме – шуны онытмаска кирәк: кешеләр белән чәчәкләр аерылалар. Әгәр барлык розалар да чәчәк ата икән, бу әле ул сине киләчәк тормышында гел елмаеп каршы алыр дигән сүз түгел – теләсә кайсы вакытта чәнечкесе белән кадарга мөмкин бит.

Бу әсәрдә дә Автор шул мәсьәләне күтәрә, ләкин әйтеп кенә бетерми. Чөнки, әйтеп торам бит, бу чынлыкта бик гүзәл хәтирә түгел. Ә лирик герой үзенә күңелсез булуына карамастан, аны бары тик уңай яктан гына искә төшерә. Ни өчен шулай? Чөнки Мәхәббәт!..

Әйе, мәхәббәт... Аннан да зуррак көч бармы икән бу дөньяда? Әлбәттә юк! Аны акча түләп кенә дә, алтын белән дә алып булмый. Тукталыштагы егетне күз алдына китерик: мин аны кызганам... Тапталган розаларны да. Чөнки бу очракта егетнең, һәм аннан бигрәк чәчәкләрнең бер гаебе дә юк иде. Тик, кызганычка каршы андый хәлләр булып тора шул...

Әсәр ахырында көз сурәтләнә. Бу бик мөһим мизгел – көз көне ландыш чәчәге. Барлык ландышлар да чәчәк атмавына карамастан, аларны бер әби урамда сатып тора.

Дөрес әйтә автор – чәчәкләрне күрә белергә кирәк. Алар бит кемдер өчен чәчәк ата, кем өчендер шиңә... Ә менә төп геройның язмыш китабында ул чәчәк әле дә яши, гәрчә инде үткәндә калган булса да.

Авторга бер генә мөрәҗәгатем бар. Нидер җитеп бетми бит әсәрдә, һәм ул укучыга сизелә диеп уйлыйм. Минемчә, ул “Ландыш чәчәге” белән нәрсә булганын язарга кирәк иде...



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 18.11.2016
Раздел Другое
Подраздел Статьи
Просмотров7
Номер материала ДБ-366000
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх