Инфоурок Музыка Конспекты3-4 яшьлек балалар өчен күңел ачу чарасы "Әбинең ишегалдында"

3-4 яшьлек балалар өчен күңел ачу чарасы "Әбинең ишегалдында"

Скачать материал

 

Әбинең ишегалдында

(Өч – дүрт яшьлек балалар өчен күңел ачу чарасы)

Бурычлар.

Өлкәннәргә ягымлы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Йорт кошлары, хайваннары турында күзаллауларын йомгаклау, аларга карата кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләү.

Балаларда игелеклелек тойгылары уяту, аларны җырлар, уеннар белән тасвирлау.

Балаларның активлыкларын үстерү, шатлык хисләре уяту.

 

Әбинең ишегалды: йорт, кое, тәрәзә каршында эскәмия, анда йомшак уенчык мәче. Эскәмиянең икенче башында чынаякта сөт,бер савытта ярма. Койма буенда сыер, кәҗә. Йорт каршында уенчык әтәч, тавык, чебиләр.Эт яшереп куелган. Балаларның урындыклары ярымтүгәрәккә куелган.

        

 Күңелле татар халык көе яңгырый. Әби (тәрбияче) балалар янына чыга.

 Әби. Нәниләрем – балакайларым миңа килгән. Исәнмесез. Кунак булыгыз. Утырыгыз. Беләсезме, минем ишегалдында нәрсәләр яши? Барысын да бүген сезгә күрсәтәм. Мырауҗан исемле песи яши миндә. Ул төн буе тычкан аулый, ә көндез кояшта кызынып ята һәм мыраулый. Беләсезме ничек?

Балалар җавап бирә.

Әби. Чакырыйк әле песине.

Әби һәм балалар песине чакыра: «Пес – пес». Әби песине кулына ала, сыйпый. Балаларны да песине сыйпарга янына чакыра.

Әби. Балалар песи турында кем сөйләр икән?


Беренче бала.

Песи, пескәем.

Мамык өскәең

Бигрәк нәни шул

Иркә үскәнем.

Икенче бала.

Бик йомшак кына,

Бик юаш кына.

Йомылып ятса,

Йон – йомгак кына.


                                                                    («Песи җыры». Н.Исәнбәт.)

         Әби. Балалар, песине нәрсә белән сыйлыйк икән?

         Балалар җавап бирә һәм чынаяктан песине ашаталар. Әби һәм балалар «Песи» җырын (Р.Гыйләҗева сүзләре, Л.Хисмәтуллина музыкасы) башкара. 


Мияу – мияу, мияулап,

         Песи килде сөт сорап.

         «Мияу – мияу, мияу, - ди, -

         Сөт бир», - диеп мияулый.

         «Мияу – мияу, мияу – мияу».

         Сыйладылар сөт белән,

         Мырауҗан ашап туйды.

         Мырауҗан ашап туйды,

         Аннан җыр көйләп куйды:

         «Мыр – мыр, мыр – мыр»!


 

         Әби.Әле минем ишегалдында чуар тавык, чебиләре белән һәм әтәч яши. Әтәч иртән иртүк мине йокыдан уята. Ә чуар тавык кырт – кырт килеп җим чүпли,  чебиләрен чакыра.

         Бала чыгып шигырь сөйли.

         Бала.

         Әтәчем! Әтәчем!

         Син торасың иртүк,

         Кычкырасың бик күп:

         «Кикрикүк, кикрикүк!»

         Әби. Балалар, нәрсә белән сыйлыйк икән тавык – чебиләрне?

         Балалар әскәмиядән савытны алып, ярма сипкән булып кыланалар: «Чеп – чеп – чеп…»

         Бергәләп «Әтәчкәй» җырын (Т.Вафина сүзләре һәм көе) башкаралар, бер – бер артлы аякларын югары күтәреп, кулларын болгап (әтәч канатларын кага) атлыйлар, «Кикрикүк» дип кычкыралар.


         Иртән иртүк кем тора?

         Әтәчкәй, әтәчкәй.

         Канат кагып кычкыра

         Әтәчкәй, әтәчкәй.

         Иртән иртүк кем тора?

         Әтәчкәй, әтәчкәй.

         Ул кояшны уята

         Әтәчкәй, әтәчкәй.


         Йорт ягыннан эт өреп чыга. Балалар урындыкларына чабып барып утыралар. Әби һәм балалар этне каулап җибәрәләр «Акбай, кер ояңа!»

         «Кошлар ишегалдында» уены уйнала. Әби балаларны дүрт төркемгә бүлә: чебиләр, тавыклар, үрдәкләр, казлар.

         Әби. Иртән иртүк чебиләр –

         Балалар. Чи – чи – чи! Чи – чи – чи!

         Әби. Дәшә аларны тавык –

         Балалар. Кот – котыйк! Кот – котыйк!

         Әби. Елга буенда казлар –

         Балалар. Ка – га – га! Ка – га – га!

         Әби. Кайтып килә үрдәкләр –

         Балалар. Бак – бак – бак! Бак – бак – бак!

         Әби. Ә әтәч киңәш бирә:

-         Тузмагыз төрле җиргә,

Күрәмсез, яңгыр килә.

Балалар. Кикрикүк! Кикрикүк!

         Дәү әни балаларга табышмак әйтә: «Үлән ашый, май ташый».Балалар җавабын әйткәч, сыерны күрсәтә.

         Әби. Менә безнең Сөтлебикәбез. Ничек итеп мөгри ул?

         Балалар җавап  бирә.

         Бала.

Сыер кайта көтүдән,

Авызында – яшь үлән.

Сыер кайта кич белән,

Безне сыйлар сөт белән.        («Сыер» Ә.Ерикәй)

Әби. Балалар, нәрсә ул анда, бакчада кәбестәне кимерә? Әле мекердәп тә ала: «Мә-ә-ә»?

Балалар җавап бирә. Әби уенчык кәҗәне якынрак куя.

Бала.

Кәҗә - кәҗә - мәкәрҗә,

Керә безнең бакчага.

Ярата кишерен дә,

Ярата суганын да,

Кәбестәсен, барчасын –

Ярата ул барын да.                     (Г.Гыйлаҗетдинова)

         Әби. Менә  минем ишегалдындагы кошлар, хайваннар белән таныштык та. Әйдәгез, бераз ял итеп, биеп алыйк.

         Балалар әби белән бергәләп татар халык җыры «Әпипә» көенә бииләр.  Балалар әби белән саубуллашып китәләр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесы №6 «Кояшкай» балалар бакчасы Нурлат шәһәре Татарстан Республикасы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

          

 

         Әбинең ишегалдында

                (Өч – дүрт яшьлек балалар өчен күңел ачу чарасы)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

           Музыка җитәкчесе: Гыйзәтуллина Альмира Риваловна

                              1нче квалификацион категорияле

                                  2011 – 2012 нче уку елы

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "3-4 яшьлек балалар өчен күңел ачу чарасы "Әбинең ишегалдында""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Логист

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 226 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 20.11.2015 1216
    • DOCX 19 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гизатуллина Альмира Риваловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гизатуллина Альмира Риваловна
    Гизатуллина Альмира Риваловна
    • На сайте: 8 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 8385
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы методики преподавания сольфеджио и элементарной теории музыки в ДМШ и ДШИ

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 55 человек из 29 регионов
  • Этот курс уже прошли 177 человек

Курс профессиональной переподготовки

Теория и методика преподавания в детской музыкальной школе

Преподаватель детской музыкальной школы

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Оркестровые и струнные инструменты: актуальные вопросы методики преподавания в ДМШ и ДШИ

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 24 человека

Мини-курс

Мозг и психотерапия: влияние, методы и направления

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 63 человека из 29 регионов
  • Этот курс уже прошли 27 человек

Мини-курс

Эффективное управление проектами

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология развития и воспитания детей: особенности и подходы

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 25 человек из 15 регионов