Инфоурок Музыка Конспекты2-3 яшьлек балалар өчен күңел ачу чарасы "Көз килде"

2-3 яшьлек балалар өчен күңел ачу чарасы "Көз килде"

Скачать материал

                                                КӨЗ КИЛДЕ

                                   1 нче кечкенәләр төркеме өчен

 

Максат: Курчак театры персонажлары ярдәмендә  балаларның активлыкларын үстерү. Тереклек ияләренә кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләү. Балалар өчен таныш һәм аңлаешлы музыка репертуарын куллану. Балаларда шатлык хисләре уяту.

 

М. Мозаффаровның “Көзге җыр” музыкасы астында балалар Алтын көз белән залга керәләр.

Музыка җитәкчесе:  Исәнмесез, балалар! Күрәсезме, безнең зал, ничек итеп матур бизәлгән! Сез дә бәйрәмгә ничек матур киенеп килгәнсез! Алтын көз үзе дә бәйрәмгә килеп җиткән! Чөнки бездә бүген, Көз бәйрәме! Бергәләп күңел ачарбыз, уйнарбыз, биербез! (Алтын көз “Яфрак бәйрәме” (Л. Лерон сүзләре, Р.Еникеева музыкасы) җырын җырлый-җырлый җиргә яфраклар коя).

Алтын көз:  

Сары , сары, сап-сары

Агачның яфраклары.

Җил исә, ява яфрак-

Көзнең  матур чаклары.

(Туктап кала һәм балаларга карый).

Алтын көз: Исәнмесез, балалар. Мин Алтын көз булам. Көттегезме мине? Менә күпме яфраклар койдым үзегезгә. Әйдәгез бергәләп җыябыз.

            (Музыка астында Алтын көз һәм балалар яфрак җыя).

Алтын көз: Карагыз әле, тирә-як нинди матур. Агачларда  матур сары  яфраклар. Бүген көне дә кояшлы! Әйдәгез әле, балалар уйнап алыйк.

                Балалар Алтын көз белән “Кояш һәм яңгыр”(“Кояшкай”, т.х.җ., Ә. Фәттах эшк.) уенын уйныйлар.

Кояш көлә, кояш көлә

Ул югары күтәрелә.

Кояш көлә, без биибез,

Бик күңелле яшибез.

 

Алтын көз: Ай, ай балалар, яңгыр ява башлады, тизрәк минем янга килегез!

Балалар зонтик астына качалар. Уен ике-өч мәртәбә кабатлана.

Музыка җитәкчесе: Балалар монда нинди матур өй тора. Кем яши икән монда? Әйдәгез, бергәләп әкият карыйк (балалар утыра).

Балалар  “Бу өйдә кем яши?” әкияте карыйлар.

Алтын көз: Бу матур йортта Алсу исемле кыз һәм аның энесе Инсаф яши. Тавыш – тын ишетелми, чөнки алар әле йокыдан тормаган. Беренче булып йокыдан әтәч уянды, “Кикрикүк” дип җырлап җибәрде, шундый каты кычкырды, барысын да уятты. Алсу һәм Инсаф  та йокыларыннан уяндылар һәм әтәчкә үпкәләп “Әтәчем! Әтәчем! Ник иртә торасың? Йокыдан син безне иртүк уятасың” дип әтәчне шелтәләп тә алдылар.

Алып баручы: Балалар, әйдәгез әтәчкә җыр җырлап күрсәтәбез.

 “Әтәчкәй”(Т. Вафина музыкасы, Г. Вафина сүзләре) җыры башкарыла.

1.Иртән иртүк кем тора?

Әтәчкәй, әтәчкәй.

Канат кагып кычкыра

Әтәчкәй, Әтәчкәй.

2.Иртән иртүк кем тора?

Әтәчкәй, әтәчкәй.

Ул кояшны уята

Әтәчкәй, әтәчкәй.

Алтын көз: Рәхмәт, балалар. Әтәчкә җыр бик ошады. Хәзер әтәчне сыйлыйбыз.

Аша, аша әтәчкәем. (Әтәчне алып куя).

(Ширма артыннан “Ко-ко-ко” дигән тавыш ишетелә).

Алтын көз: Балалар кем анда шулай сөйләшә?

Балалар: Тавык.

Алтын көз: Балалары кем?

Балалар: Чебиләр!

Алтын көз: Дөрес, чебиләр. Әйдәгез тавыкны һәм чебиләрне  чакырабыз. Чеп-чеп-чеп. Балалар , ә мин тавык һәм  чебиләр турында җыр да беләм, тыңлагыз әле.

Алтын көз “Өй алдында чебиләр” (Л.Б.-Болгари музыкасы, М. Хөсәен сүзләре) җырын җырлый.

Алтын көз:

Өй алдында чебиләр:

“Чип-чип-чип!.. – дип йөриләр.

Кечкенә канатлары,

Муеннары сап - сары.

Лә-лә, лә-лә-лә,

Муеннары сап – сары.

Алтын көз: Җырны тыңладыгыз, хәзер барыгыз, чирәм йолкыгыз, җим эзләгез.

              (Ширма артыннан “Һау-һау-һау” дигән тавыш ишетелә).

Алтын көз: Безгә кем килә?

Балалар: “Акбай!”килә.

Алтын көз һәм балалар “Акбай”(Т.Вафина музыкасы, М. Шаһиҗиһанова сүзләре) җырын җырлыйлар.

(Акбайны алып куя, ширма артыннан “мяу-мяу” дигән тавыш ишетелә).

Алтын көз: Балалар кемнең тавышы ул?

Балалар: Песи!

Алтын көз: Әйдәгез чакырыйк песине. Пес-пес-пес!

               Алтын көз “Песи” (Л. Хисмәтуллина музыкасы, Р.Гыйләҗева сүзләре) җырын башкара.

Алтын көз:

Безнең песи уйнарга, биергә бик ярата! Ул сезгә шылтыравыклар алып килгән.

“Шылтыравык”(М. Бикбова музыкасы, сүзләре) уенын уйныйлар.

Алтын көз: Хәзер песи бераз ял итеп ала, ә без биеп алыйк.

“Әйдә” (Г. Ильина музыкасы, т.х.с.) биюе башкарыла.

Ширма артыннан Алсу һәм Инсаф күренә, балаларны мактап, күчтәнәч бирәләр. Алтын көз дә балаларга алма бәлеше бирә. Балалар рәхмәт әйтә.

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "2-3 яшьлек балалар өчен күңел ачу чарасы "Көз килде""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Инструктор по волейболу

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 661 789 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 20.11.2015 1315
    • DOCX 18.4 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гизатуллина Альмира Риваловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гизатуллина Альмира Риваловна
    Гизатуллина Альмира Риваловна
    • На сайте: 8 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 8377
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы преподавания музыки в условиях реализации ФГОС

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 181 человек из 57 регионов
  • Этот курс уже прошли 906 человек

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы методики преподавания вокала в ДМШ и ДШИ

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 64 человека из 29 регионов
  • Этот курс уже прошли 163 человека

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности педагога дополнительного образования при обучении эстрадному вокалу

Преподаватель эстрадного вокала

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 88 человек из 33 регионов
  • Этот курс уже прошли 267 человек

Мини-курс

Основы политической науки

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

ФАОП: индивидуализированное образование и коррекционная работа

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Современные технологии в образовании (робототехника)

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе