Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Воспитательная работа / Статьи / 2-3 яшьлек балаларның иҗади сәләтләрен рәсем эшчәнлегендә гадәти булмаган ысуллар куллану ярдәмендә үстерү.

2-3 яшьлек балаларның иҗади сәләтләрен рәсем эшчәнлегендә гадәти булмаган ысуллар куллану ярдәмендә үстерү.

  • Воспитательная работа

Поделитесь материалом с коллегами:

Загриева Миннур Ибрагимовна.

2-3 яшьлек балаларның иҗади сәләтләрен рәсем эшчәнлегендә гадәти булмаган ысуллар куллану ярдәмендә үстерү.

Балык– бистәсе районы Биектау”Кояшкай” балалар бакчасы.

Галимнәр шуны ачыклаганнар: әле күкрәк сөте имә торган бик бәләкәй вакытларында ук балалар төп төсләрне аералар һәм ачык төсләргә игътибар итәләр икән.”Нинди матур!” – ди бала һәм, бөтен күңеле белән бирелеп, беренче “картина”сын “иҗат итә”.

Рәсем ясау шөгыле баланың көндәлек тормышын кызыклы һәм файдалы итеп оештырырга мөмкинлек бирә. Ә бала, үзен чолгап алган предметларны һәм әйләнә - тирәне яссылыкта сүрәтләп, карандаш яки пумаланы контур буенча йөртергә, предметның формасын билгеләргә өйрәнә. Нәтиҗәдә аның күзаллавы үсә, сенсорик тәҗрибәсе байый. Ул үзе ясаган рәсемнәргә карап шатлана, иҗат итәргә өйрәнә.

Эстетик һәм сәнгать тәрбиясен тормышка ашыру түбәндәге эш – гамәлләрне күздә тота:

1.Тормыштагы һәм сәнгатьтәге гүзәллек турындагы беренче күзаллауларны, аларны кабул итү сәләтен формалаштыру.

2.Чынбарлыктагы әйберләргә һәм күренешләргә карата сәнгати – образлы күзаллаулар һәм фикерләү, эмоциональ – хисси мөнәсәбәт формалаштыру, эстетик зәвык, гүзәллеккә эмоциональ якын килү тәрбияләү.

3.Рәсем ясауда иҗади сәләтләрен үстерү.

4.Сәнгати образлар булдыруның нигезләрен өйрәнү, сәнгать белән шөгыльләнүнең төрле төрләрендә практик эш күнекмәләрен булдыру.

5.Төсне, ритмны тоемлап кабул итү, сизү мөмкинлекләрен үстерү, иҗади бурычларны хәл итүне сәнгати образлар аша чагылдыру.

2-3 яшьлек сабыйларның һәркайсы – мөстәкыйль үсеш юлына чыгарга әзер булган аерым бер шәхес инде ул. Бу яшьтәге балалар сәнгать белән шөгыльләнүне ниндидер яңа нәрсә өйрәнү яки гадәти булмаган кызыклы тәҗрибә буларак кабул итәләр. Аларны соңгы нәтиҗә әллә ни кызыксындырмый, ә менә рәсем ясау процессы үзе күпкә кызыклырак та мавыктыргычрак та. Рәсем ясаганда балалар үзләренең мөстәкыйльлеген тоялар, композиция сайлау серлелеген, дөньяны өйрәнү шатлыгын, иҗади уяну хисен, кыскасы, шөгыльгә өйрәнү юлында моңарчы әле табышмак булган бар нәрсәне кичерәләр. Сәнгати иҗатның нәтиҗәсе ни генә булмасын – җете төсләргә буялган шармы ул яки галереяда иң яхшы урынны алырлык гүзәл сәнгать әсәреме - өч яшькә кадәрге сабыйлар өчен ул фәкать рәсем ясау шөгыле азагында барлыкка килгән нәтиҗә генә, тик һич кенә дә аңа китергән сәбәп түгел.

2-3 яшьлек балалар бала үсешендә күчеш этабы булып саналучы – “сәнгатькә кадәрге” чордан “сәнгать” чорына күчү этабында торган беренче кече төркемгә керәләр. Сәнгать эшчәнлеге, мәктәпкәчә балалары өчен, эшчәнлекнең иң кызык бер төре булып тора. Рәсем аша бала үзенең әйләнә- тирәгә карашын һәм мөнәсәбәтен әйтеп бирә ала.

2-3 яшьлек балалар, төгәлләнгән рәсем булдырудан бигрәк, рәсем ясауның үзеннән тәм табалар. “Хикмәт – нәрсә ясауда түгел, хикмәт – рәсем ясауда!” – бу яшьтәге балаларның рәсем ясавын карап торганда, әлеге сүзләрнең никадәр туры килүенә тагын бер кат инанасың. Катлы – катлы итеп ясау, буяуларны бутау шулчаклы ошый аларга – буяуның инде нинди төстә икәнен дә аңламыйсың, пумаланың әле бер, әле икенче якка хәрәкәтләнүе, рәсемнең нинди табышмакларны ачуы, ә ниндиләрен әле сер артында калдыруы – барысы да искиткеч гаҗәеп һәм мавыктыргыч тоела.

Балаларның эстетик, акыл һәм әхлаки яктан үсешенә уңай йогынты ясый, хезмәткә карата уңай караш тәрбияли. Сәнгать эшчәнлеге бугенге көндә дә үзенең тәрбияви мәгънәсен югалтмаска тиеш. Ул эстетик тәрбиянең иң кирәкле бер өлеше булып тора.

Рәсем эшчәнлеге барышында сәнгатьне эстетик һәм эмоциональ яктан кабул итү өчен уңай шартлар тудырыла. Бар бала да рәсем ясарга ярата. Чөнки бала өчен рәсем ясау шатлыклы һәм илһам китерә торган эш. Ә рәсем эшчәнлеген оештырганда  гадәти булмаган ысулларны куллану балаларны шаккаттыра. Шуның белән аларның рәсем ясауга карата кызыксынулары арта.

Рәсем ясау эшчәнлеге бер ук вакытта баланың сөйләм телен үстерүгә дә зур йогынты ясый. Эш барышында бала белән һәрвакыт сөйләшергә, әңгәмә корырга кирәк. Эшчәнлекне болай оештыру баланың сүзлек запасын арттыра, сөйләм активлыгын, олы кеше артыннан кабатлау теләген үстерә. Тора – бара ул үзе дә уенчык персонажлар яки башкалар белән диалог ясап сөйләшә башлый.

Эш барышында бармак уеннарын куллану бик отышлы. Алар балага әйләнә - тирә, табигать күренешләре, предметлар, кешеләр, хайваннар һәм аларның эшчәнлеге белән уен формасында танышырга мөмкинлек бирә. Бармак уеннарын даими рәвештә көнгә ике - өч тапкыр кабатларга кирәк. Алар болай уйнала: башта тәрбияче баланың кул бармакларын әкрен генә сыйпый. Аннары һәр бармакны бөгә һәм турайта(бармакларны җылыта). Уч төпләренә җиңелчә генә массаж ясый яки кытыклый, бармаклар белән уен эшчәнлегенә туры килә торган хәрәкәтләр ясап, сүзләрне кабатлата. Соңрак бала бу күнегүләрне үзе мөстәкыйль кабатлый башлый. Шулай итеп балада үз хәрәкәтләре белән идарә итү, игътибарны бертөрле эшчәнлеккә туплый белү кебек сыйфатлар тәрбияләнә.

Төрле геройлар турындагы нәни хикәяләр рәсем ясау эшчәнлеген кызыклырак, нәтиҗәлерәк итеп оештырырга мөмкинлек бирә.

Балаларның психологик һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, шөгылне оештырганда, рәсем ясау балаларның иң яраткан шөгыленә әйләнә ала.

Гадәти булмаган алымнар куллану күп, ләкин безнең балалар әле кечкенә, шуның өчен без иң гади алымнары белән кулланабыз. Урамга чыккан саен асфальтта төрле төстә  акбур белән рәсем ясадык. Комда һәм җирдә таякчык белән сызыклар,түгәрәкләр сыздык. Кыш көнне урамга чыккач карда таякчык, кул,гәүдә белән рәсемнәр ясыйбыз.Төркемдә баштан ярмаларда һәм комда рәсем ясадык. Бармак очы белән ясый башлагач һәр бер бала белән башта индивидуаль эш алып барылды.Аннары соң 2-3 бала белән бергә эшләдек. Әлеге алымнарны”Төсле яңгыр”, “Йолдыз атылды”, “Яфраклар коела”,”Чыршыда якты утлар” темаларында кулландык. Баланың осталыгы арткач күмәк эшләр ясый башладык. Мамык таякчыклары белән шулай ук эш иттек. Мамык таякчыклары” Әкәм – төкәм сукмагы”, “Яңгыр ява”, “Беренче кар” темаларында кулланырга мөмкин. 

  Аннары соң үч төбе, поролон, трафарет белән эш итә башладык. Поролоннан төрле геометрик формалар ясадык: түгәрәк, өчпочмак, һ.б.Тагын бер төрле алымны алдым:шакмак һәм яфрак белән эшләү. Шакмак белән йортлар бастырдык. Яфракны пумала белән буядык һәм кәгазъгә күчердек. (Агач килеп чыкты).Алмагач чәчәкләрен пластик шешә төбен буяуга манып төшердек “Алмагач чәчәк ата” темасында кулландык.

Эшебездә каты пумала, бөгәрләнгән кәгазъ бите кулланабыз. Бик матур рәсемнәр килеп чыга. Балаларга бик ошый. Кул астында ясалган штамп булмаса миңа пластилин ярдәмгә килә. Шакмакның бер  ягына миңа кирәкле штамп ясыйм (чәчәк,яфрак һ.б.) . “Чәчәкле алан”, “Бизәкле тәлинкә” темаларында куллану үзенең нәтиҗәсен бирде.

Бу алымнарны куллану балаларның сәнгать эшчәнлегенә карата кызыксынуларын арттыра. Күзаллау һәм хәтерләү дәрәҗәсе үскән саен нәтиҗәле эшчәнлек төрләре дә барлыкка килә, алар баланың баш миенең чагылдыргыч мөмкинлекләренә йогынты ясыйлар, шунлыктан, баланың активлыгын үстерүгә, интеллектын формалаштыруга турыдан – туры тәэсир итәләр.

Төрле – төрле материалларны, рәсем ясау өчен кирәкле бөтен әйберләрне табып, биреп, баланың күңелен үстереп тору, аның мавыгуларына шатланып тору – монысы инде безнең бурыч.


Автор
Дата добавления 12.11.2016
Раздел Воспитательная работа
Подраздел Статьи
Просмотров8
Номер материала ДБ-343745
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх