Инфоурок Другое Научные работы"Яшьләр тукталышы" тапшыруына анализ

"Яшьләр тукталышы" тапшыруына анализ

Скачать материал

РОССИЯ  ФЕДЕРАЦИЯСЕНЕҢ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН   МИНИСТРЛЫГЫ

ТАТАР ДӘҮЛӘТ ГУМАНИТАР-ПЕДАГОГИКА УНИВЕРСИТЕТЫ

ТАТАР ФИЛОЛОГИЯСЕ ФАКУЛЬТЕТЫ

 

 

ГОМУМИ ЛИНГВИСТИКА ҺӘМ ЛИНГВОКУЛЬТУРОЛОГИЯ КАФЕДРАСЫ

 

 

 

 

 

 

“Яшь ТНВ” каналында барган телевизион тапшыруларның тел-стиль үзенчәлекләре  (“Яшьләр тукталышы” тапшыруы мисалында)

 

 

 

 

 

0708-02нче төркем студенты Нутфуллин Ильнар Ильдус улының курс эше

 

Фәнни җитәкче: педагогика фәннәре кандидаты, доцент Сәхәбетдинова Р.А.

 

Казан, 2011

Эчтәлек:

1.                 Кереш сүз

2.                 Тукталыштагы яшьләр

3.                 “Яшьләр тукталышы”ның тәрбияви әһәмияте

4.                 Озын сүзнең кыскасы, “хәрәкәттә – бәрәкәт”

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Телевидение барлыкка килгәннән бирле бик күп вакыт узып та өлгермәде, ә үсеш даирәсе киңәйде. Бүгенге көндә телевизион каналлар чиксез күп – җаның кайсын тели шуны сайлап алырга була: кемгәдер яңалыклар, кемнедер кино-сериаллар, кемнедер тапшырулар, ә кемнедер бүтән нәрсә кызыксындыра...

ТНВ (Телерадиокампания новый век) каналының иң беренче чыга башлаган көне белән бүгенгесен чагыштырсак, гаҗәпләнер идек, хәтта бер дә белмәгән кеше күрсә аңын да җуярга мөмкин! Шуңа күрә мин бу чагыштырудан читләшебрәк торам – кем белгән, бәлки кайбер кешеләрнең йөрәкләре начардыр, авырыйдыр дигәндәй... Минем сүзем башкада булачак, ә күзем – “Яшь ТНВ” каналында баручы – “Яшьләр тукталышы” тапшыруында.

Үзем аны бик актив караучы буларак, шуны алдан ук әйтеп куясым килә килә: бу тапшыру турында миннән начар, бер әйтүдә үк аяктан ега торган фикер ишетмәссез. Чөнки тәнкыйть – бик четерекле мәсьәлә һәм нәрсәне дә булса тәнкыйтьләп чыгу ул әле дөрес дигән сүз түгел, чөнки болар барысы да – фикерләр генә, ә фикер һәр кешедә үзенчәлекле: кемдер килешә аның белән, ә кемдер 180 Сº киресен уйларга мөмкин.

Минемчә, бүгенге көндә яшьләр тукталышын карамаган, оператор камерасы бертуктаусыз хәрәкәтләнүдән башы әйләнеп телевизорны сүндереп куймаган кеше юктыр. (Әлеге җөмлә миңа кагылмый). Барысы да ул тапшыруны белә, чөнки инде ул шактый күптәннән бирле чыга һәм үзенең юлында шактый күп үзгәрешләр кичерде дип әйтергә кирәк. Ләкин, тагын бер искәртеп үтәм, мин “үткәнне” һәм “ “бүгенгене” чагыштырырга җыенмыйм. Әйтәләр бит “камиллекнең чиге юк” – дип. Биредә дә шул ук хәл: һәр нәрсә үз вакытында әйбәт, ә инде үткәннәргә бүгенге көн күзлеге белән карау, минемчә, юләрлек булыр иде. Шуңа күрә, “Яшьләр тукталышы”на күчкәнче, тагын бер “кечкенә генә” нюанска, ягъни, безнеңчә итеп әйтсәк, “бер бәләгә” тукталып үтик әле...

Тукталыштагы яшьләр

-          Извинити, пажалысты, улым, тыридцатый автубус останавливаетсямы монда?

-          Син нәрсә инде, әби!? Бу бит “яшьләр тукталышы”!!!

 

 

Бәлки кемнәрдер аңлап та өлгергәннәрдер минем әйтәсе сүзем турында, ә кемнәрдер әле уйлый гынадыр, ләкин бу мөһим түгел! Бу турыда инде уйласаң-уйламасаң да бик күп сөйлиләр, күрсәтәләр, язалар... “Яшьләр төркеме.., ике яшүсмер төнлә..., берсе исән калган, икесен ашыгыч ярдәм ашыга-ашыга алып киткән...” һ.б. шундый яңалыклар бүген бик актуаль.

Бүгенге көндә яшьләрне кызыксындыручы чаралар юк түгел, әлбәттә. Хәтта болай әйтү дөрес тә булмас: спорт клублары, төрле түгәрәкләр, күңел ачу чаралары чиксез күп! Аларны бары тик дөрес файдалана белергә генә кирәк. Ләкин күп яшьләр әллә кая карап йөриләр дип әйтимме, алар арасында булган җинаятьчелек, аянычлы хәлләр көннән көн үсә бара...

Әллә ни истән дә чыккан, сүз башым бит “тукталыш” диеп куйыйм инде, алайса куркыныч хәлләр турында сөйләп үзем дә курка башладым... Тукталышта сөйләшеп торучы кешеләргә игътибар итсәң – исең-акылың китәр, валлаһи! Ул сүгенү, ул акыру, тарту, эчү – тәртипсезлек.... Калганнарын инде үзегез дә күз алдына китерәсез...

Ләкин минем сүзем троллейбус тукталышы турында гына түгел иде... Гомумән, каядыр ике юл чатында, тормышның уртасында, караңгылыкта, билгесезлектә, томанда адашып туктап калган яшьләр турында иде. Чынлап та, яшүсмерләр хәзерге заманда бик пассив дисәм, азайтып әйтелер, алар туры мәгънәсендә диярлек туктап калганнар... Ләкин без беләбез, җәмгыять ул бер генә урында туктап тора алмый – ул я алга бара, я артка тәгәри... Киләчәк буынның тоткасы булып торган яшьләрне азрак “этеп” җибәрмәсәк, Гаяз ага Исхакый әйтмешли, ике йөз елдан соң инкыйразны көт тә тор!

Телевидениедә, газета-журналларда яшьләр өчен мәгълүмат бик күп, ләкин кем бүгенге көндә, мисал өчен, “Казан утлары” журналын алып укый? Белмим, мин шәхсән үзем укымыйм... Америкадан кайтарылган кинолар – ужастика, мистика, яки “бүтән” жанрдагы күренешләр – кешенең психикасына гына йогынты ясый. Әле бер хәл, ул уңай йогынты булса... Интернет тулы кирәкмәгән информация, смап – халыкның башы әйләнә!.. Бигрәк тә яшьләргә кагыла бу әйбер, чөнки заманча технологияләр белән күбрәк алар куллана.

Ләкин боларның барысын да кеше төзегән, кеше барлыкка китергән, әллә каян Марс планетасыннан төшмәгәннәр. Димәк, без үзебезне үзебез бетерәбез; димәк, безнең халыкның киләчәге бөтенләй өметсез дигән нәтиҗә чыгарабыз. Журнал дигән сүз чыккач, азрак әдәбиятка да тукталып үтим әле... Күп кенә язучылар, бигрәк тә 19нчы гасыр ахыры – 20нче гасыр башы язучылары, хатын-кыз иреген яклап көрәшкән, шул темага кагылышлы әсәрләр иҗат иткән, барысы да хатын-кызны ирләр белән бер рәткә куерга тырышкан. Һәм алар теләкләренә ирешкәннәр дә! Бүгенге көнгә карагыз: хатын кызлар бер дә ирләрдән ким түгел – эчәләр, тарталар, сүгенәләр һ.б.

Безгә бик таныш булган галим, язучы Каюм Насыйри гомере буе рус телен яклап чыга, укыта... Ә хәзерге көндә татар теле бетә дип барысы да калтыранып тора... Сизәсезме? Нинди каршылык?

Шулай итеп, “тукталыш”тан утырып китү чараларын карарга кирәк безгә...

 

 

 

 

 

 

“Яшьләр туталышы”ның тәрбияви әһәмияте.

-     Телевизор карап утырма, дәресеңне әзерлә, малай!

-     Әни, иң мөһиме – кеше булып калырга кирәк!

 

Яшьләр тукталышы – яшь ТНВ каналында иң популяр тапшыруларның берсе. Телевидениедә аның әһәмияте чиксез зур! Дөрес, бөтен кеше дә яратып бетерми аны (бигрәк тә өлкәннәр), ләкин икенче яктан караганда, яшьләр өчен дә тапшырулар кирәк телевизоз экраннарында. Чөнки алар бүтән “белем бирүче чараларга” караганда күпкә, бик күпкә мәгънәлерәк.

Ни өчен “яшьләр тукталышы” миңа ошый соң? Иң элек шул сорауга кыска гына булса да җавап биреп үтәсем килә...

Тапшыруны алып баручылар – Алмаз Гәрәев һәм Венера Иванова – экран каршындагы яшьләрнең күңеленә кереп калганнардыр, булса кирәк – алар – чын мәгънәсендә яшьләр.  Аларның сөйләүләре, бер-берсе белән диалог корулары миңа бик ошый. Һәм минемчә, алар сүзләрне кемдер язган сценария буенча түгел, ә үзләре уйлап чыгарып сөйлиләр. Бу – бик зур плюс! Шул рәвешле алар һәрвакыт хәрәкәттә, җанлы һәм сәнгатьле итеп тапшыруны алып баралар – барысы да яшьләргә генә генә хас сыйфат.

Эчтәлегенә килгәндә, барлык сюжетлар да бик эчтәлекле, хәтта темасы ягыннан бер-берсенә туры килмәгән булырга да мөмкин. Венера әйтмешли, “Шар, помада һәм җир” кебек; Алмаз әйтмешли, “Балык тоту, чаңгыда шуу һәм утын яру ” сыман бер-берсенә ошамаган сюжетлар да бар. Мин анализлап үтәсе тапшыру да нәкъ шундый “төргә” карый. Ләкин мин моның бер дә начар ягын күрмим, чөнки шундый төрле-төрле нәрсәләрне дә берләштерә алучы яшьләр бар безнең татар халкында – бу бик зур горурлык.

Менә ни өчен – тормышта булган әйберләрне, хис-кичерешләрне экранда да саклап кала алганнары өчен яратып карыйм мин “Яшьләр тукталышын”.

“Кеше булып калырга кирәк” дигән сүзләр минем дустымның актив сүзлек запасына кереп урнашкан, шуңа күрә миңа аны бик күп ишетергә туры килә. Әлеге очракта да кулланырга булдым мин аны. Кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләүче сюжетлар – плазма донорлары, “Шәрык клубы”, дзюдо көрәше һәм Зиннурның сөенечен уртаклашу турында булды мин анализлап үткән тапшыру. Чынлап та, “шар, помада һәм җир” кебек. Ләкин һәрберсе аның бер үк дәрәҗәдә мөһим һәм актуаль.

Яшьләрне дзюдо белән таныштыру, спортка өндәү – әллә начар әйберме? Киресенчә! Бүгенге яшьләргә нәкъ менә спорт белән шөгельләнү җитми дә инде. Донорлык хәрәкәте – шулай ук мөһим һәм изге эш санала. Дөрес, тапшыруны карагач берәр кешенең спотр түгәрәгенә барып язылуы яки больницага барып кан бирүе бик шикле. Ләкин шулай эшлиләр икән, сөенеп “афәрин” димичә мөмкин түгел.

“Шәрык клубы” – шулай ук яшьләр арасында актив таралган түгәрәк. Биредә шагырь, язучылар, җырчылар, биючеләр – гомумиләштереп әйтсәк, фольклорчылар җыелган. Алар татар халкының иске һәм онытылып барган горыф-гадәт, йолаларын искә алалар, яңарталар һәм шул рольгә кереп китеп, рәхәтләнеп күңел ачалар. Чынлыкта да искиткеч күренеш!

Яшьләрне артистлар тормышы белән таныштыру да бик кирәк. Бигрәк тә Зиннур – яшьләр арасында да, өлкәннәр арасында да дәрәҗә алган кеше. Бигрәк тә татар халкында шансон жанрында җырлаучылардан ул бердән-бере. “Халкым минем”, “Саклыйк күз яшен”, “Нокта куярга вакыт”, “Зират” һәм башка җырларын без яхшы беләбез. Биредә аның зур шатлыгы – әти булу бәхете белән уртаклашалар һәм бу тамашачылар тарафыннан игътибарсыз калдырылмый дип уйлыйм.

Тәрбия дигәннән, тагын бер кызык фактка тап булдым әле мин... Соңгы көннәрдә vkontakte.ru сайтында мондый язу куйдым: “"Яшьләр тукталышы" тапшыруы турында фикерләрегезне языгыз әле, зинһар! Начары да, яхшысы да ярый!” (...)

Һәм нәрсә дип уйлыйсыз?  Яздылар... Яздылар дип... Әллә ни язып башкара алмадылар инде, ләкин һәрберсе минем өчен мөһим һәм кызыклы булды. Биредә дә шул җавапларны тикшереп үтәсем килә... Димәк, иң беренче җавап (Гөлүзәдән): “Нинди фикер? Мин аны вообще караган юк соңгы вакытта..(Алдан карый идем..))))” ...Шуннан соң ерак та китми Алиянең сүзләре: “Телевизор карарга вакытың бармы дип сора, Ильнар))))))))

...Менә бу фикерләр нинди шәп! “Күңелләрем” булып китте шушы сүзләргә! Ярый инде, Гөлүзәнекен аңладым азрак, чөнки “смайлик”лар күп нәрсәне күрсәтә, ул күңелсезләнеп язган, караган юк дип... Ә Алия??? Бер караганда, анда да гаеп юк, аңлыйм мин, вакыты юктыр... Ләкин менә мин аңа җавап итеп болай дигән идем:

-         Телевизор карарга вакытың бармы дип сора, Ильнар (Алия)

-         Сорамыйм әле! (Мин)

-         Миңа шул гына кирәк тә! (Алия)

Менә сиңа мә!.. Нәрсә була инде бу? Бу кешедә яшьләр тукталышына карата бөтенләй әйбәт фикер юк дигән сүз бит бу! Мин тырышып-тырмашып фәнни эш язам, ә алар...

Ярый, алга таба китик... Бүтән фикер бар Ләләдән: “Алып баручылары матур))))”  ...Әйе шул, Ләлә белән килешмичә мөмкин түгел! Алып баручылары бик матурлар, бигрәк тә Венера (сер итеп кенә әйтәм). Ләләнең сүзләре сөендерде, чөнки үзең кебек фикер йөртүчеләр булуы – бик әйбәт күренеш.

Тагын менә Ленарның фикере. Игътибар: бердәнбер егетнең фикере бу! “Бик әйбәтләп караганым булмаса да, андый тапшыруның баруы башкаларга аңлаешлы булмаса да, кирәкле дип саныйм, Илнар!” Менә нинди сүзләр белән язалар бит алар, кире шарт фигыльләр белән, мин сиңа әйтим! Бу фразадан шуны аңларга була: Ленарның тапшыруны әйбәтләп караганы юк, әлеге тапшыру башкаларга аңлшылмый... Сәер дә инде бу, чөнки күңел биреп караган кешегә аңлаешсыз нәрсә юк инде анда. Һәм тагын бер әйбер: Ленар яшьләр тукталышын кирәкле дип саный. Бусы өчен рәхмәт аңа, әлбәттә! Ләкин ул бу фикерен төгәл ачып бирмәгән, уйлап карыйк: тапшыруны караганы юк, ул аңлашылмый, ләкин ул аны кирәкле дип саный! Бөтенләй тискәре фикерләр һәм аларның берсе дә дәлилләнмәгән.

Ләкин! Менә ул мин көткән сүзләр! Гөлшат язган: “Ну, нәрсә диим инде... Минемчә, кирәкле тапшыру, яшьләр өчен. Хәзерге яшьләр бит нәрсә генә эшләмиләр: эчәләр, тарталар һ.б. Вот, аларга бераз гына булса да тәрбия йөзеннэн шушындый тапшырулар булса иде дим мин. Шулай ук ул башка яшьләргә дә файдалы: үз-үзеңне тоту, этикет кагыйдәләрен шушы таптышу аша күрергә мөмкин.”

Дөресен әйтәм, чын күңелдән сөендем бу сүзләргә! Менә бит! Яшьләр тукталышын караучы һәм аны шундый киң, уңай итеп бәяләүче кешеләр юк түгел икән. Хәтта комментарийлар да артык биредә...

Менә соңгы килеп ирешкән тагын бер юл, Алмаздан: “Андый остановка бар мени?” Моңа үпкәли алмыйм, чөнки тукталыш турында инде сөйләдем... Бу мәзәк сүз генә булсада бик фәлсәфи һәм минем югарыррак язылган пунктлар моны үз еченә ала.

Шулай итеп, “Яшьләр тукталышының” тәрбияви әһәмиятен “ябып” торырга кирәктер. Гомумән алганда, бик әһәмиятле мәсъәләләр күтәрелә әлеге тапшыруда, гәрчә кайбер кешеләр аны аңламасалар да...

 

 

 

 

 

 

Озын сүзнең кыскасы, “хәрәкәттә – бәрәкәт”

Стиль дигән төшенчә – теге яки бу жанрны аерым бер очракта дөрес итеп куллану дигәнне күз алдында тота. Сөләшүебезнең башында берничә тапкыр искә алган “помада, шар һәм җир”не мисалга алыйк әле. “Яшьләр тукталышы” башыннан ахырына кадәр шундый стильдә сугарылган, алар бер берсе белән туры килми. Ләкин алар бербөтен! Нигз шулай икәнен хәзер аңлатып китәм. Бөтен эш тә алып баручыларда дисәм, бер дә артык булмас, ләкин бөтен эш тә алып баручыларда түгел...

Моның сәбәбе – яшьләр. Әлбәттә! Яшьләр генә боларның барысын да берләштерә ала! Ә “Картаеп каткач буыннар, Эш белү уңайсыз ул” – дигән кебек, стиль төшенчәсенә килгәндә, яшьләр аларны бик әйбәт берләштерә! Ә тапшыруның үзенә килгәндә, бер-берсенә ошамаган сюжетларны берләштерү алып баручылар җилкәсенә төшә. Алар чын,тормышчыан характерда сөйләшеп тамашачыларны шул “помада, шар һәм җир”дән бер-берсенә бик җиңел алып кереп китәләр. Шуңа күрә “кыланалар бит алар” дигән сүз ишетсәгез, моны кире кагыгыз! Әйе, өйлкәннәргә ошамый; әйе, алар зарлана – зарлансыннар, шундый вакытлары. Хәтта яшьләр дә яратып бетермиләр ул тапшыруны. Ләкин бит “күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе – ботак тишеге” – дигән татар халкы. Һәр нәрсәдән бары тик яхшысын гына өйрәнергә кирәк!

Максим Горький Казанда вакытында пешекчедән “Читай все книги подряд, а среди них найдутся и хорошие” дигән сүзләр өйрәнеп кала... Чынлап та, кемгәдә булса ошамавы – аларның эше, икенче яктан караганда, тапшыру күңел ачугы корылган, ләкин артык сүзләр дә, кирәкмәгән кешеләрне дә, файдасы булмаган киңәшләр дә бирмиләр биредә...

Оператор камерасы турында әйтә башлаган идем хезмәтең башында... Шуңа өстәп үтәсем килә. Бу хәрәкәтләнү дә шулай ук бәрәкәткә кайтып кала. Ни өчен дигәндә, төшерү барышында камера хәрәкәтләнүе – үсеш, алга омтылыш, дәрт дигәнне аңлата. Ә бу яшьләргә туры килә дә. Әйтик, тик торган камера алдында, трибунага чыгып, җитди кыяфәт белән сөйләгән алып баручылар булса, яшьләр тукталышының “я” хәрефе дә булмас иде, ул күбрәк “Хәбәрләр” тапшыруына кайтып калыр иде.

Шуңа күрә, сүземне озын тотмыйм. Минем фикерләр аңлашылгандыр дип беләм. Һәм “Яшьләр тукталышы”на бары тик уңышлар гына теләп калам.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал ""Яшьләр тукталышы" тапшыруына анализ"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по работе с молодежью

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 719 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 18.11.2016 729
    • DOCX 66 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Нутфуллин Ильнар Ильдусович. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Нутфуллин Ильнар Ильдусович
    Нутфуллин Ильнар Ильдусович
    • На сайте: 7 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 62133
    • Всего материалов: 15

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 483 человека из 70 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 326 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 282 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Мини-курс

Психология аддиктивного поведения

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 50 человек из 25 регионов
  • Этот курс уже прошли 32 человека

Мини-курс

Патологии нервной системы у детей: от перинатального периода до нарушений поведения

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 39 человек из 24 регионов
  • Этот курс уже прошли 26 человек

Мини-курс

Российское движение школьников (РДШ): воспитательная работа

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 11 человек