Инфоурок / Другое / Конспекты / "Яз гүзәле"кичәсе (8 Март бәйрәмен үткәрү өчен)
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Педагогическая деятельность в соответствии с новым ФГОС требует от учителя наличия системы специальных знаний в области анатомии, физиологии, специальной психологии, дефектологии и социальной работы.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ)" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Автор курса: Логинова Наталья Геннадьевна, кандидат педагогических наук, учитель высшей категории. Начало обучения новой группы: 27 сентября.

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 216 курсов со скидкой 40%

"Яз гүзәле"кичәсе (8 Март бәйрәмен үткәрү өчен)

библиотека
материалов

«Яз гүзәле» кичәсе.

(8 Март бәйрәмендә үткәрү өчен)

1нче алып баручы

Хәерле кич, хөрмәтле дуслар! Көннең яктылыгы – кояшта,күкнең матурлыгы – йолдызларда, җирнең гүзәллеге – кызларда. 8 март хатын – кызларны олылау көне, матурлык бәйрәме. Әлеге бәйрәм башка бәйрәмнәрдән яктырак та, җылырак та, мөлаемрак та шикелле. Шуңа күрә дә менә бу бәйрәмне кешелек дөньясы 1913 нче елдан ук бәйрәм итеп килә. Сезне бөтен җир йөзен бизәгән яз бәйрәме – Халыкара хатын – кызлар көне белән тәбриклибез.

2 нче алып баручы

Яз – безнең тыйнак тормышыбызга яңа көч, дәрт, омтылыш, ышанычлар алып килә торган вакыт. Яз сулышы гаиләгезгә муллык, күңелләрегезгә сабырлык, тәнегезгә саулык китерсен. Ходай сезне үз рәхим-шәфкатеннән ташламасын, теләкләрегезне тормышка ашырырга ярдәм итсен, өстәлләрегез мул, аш-суларыгыз тәмле, көннәрегез ямьле булсын.

3нче алып баручы

Ә хәзер кичәбезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез. Сүз мәктәбебез директорына бирелә.

1 нче алып баручы

Бүген яз кояшы елмайган гүзәл мизгелдә сезнең барыгызны да матурлык дөньясына сәяхәт көтә. Бүгенге “Яз гүзәле” бәйгесендә безнең 4 - 7- сыйныф кызлары көч сынашачак. Кызларның кайсы гүзәлрәк,кайсы уңганрак икәнлеген билгеләү өчен безгә жюри составы кирәк була. (жюри сайлау)

2нче алып баручы

Ә шулай да, жюрига кызларыбызның кайсы якларына игътибар итәргә кирәк булыр соң?

3нче алып баручы

Беренче – киемнәренә.

1нче алып баручы

Икенче – үз-үзләренең тотышларына, ягъни тыйнаклыкларына.

2нче алып баручы

Зирәклегенә, тапкырлыгына.

3нче алып баручы

Уңганлыгына.

1нче алып баручы

Җыр-биюгә осталыгына.

2нче алып баручы

Җитәр, бәйгенең ямен җибәрмик, тамашачыга карарга калсын. Ә хәзер кызларны бирегә чакырыйк. Рәхим итегез!

1.“Таныш булыйк”

3нче алып баручы

Ә хәзер бәйгенең беренче бүлеге. Ул “Таныш булыйк” дип атала. Сүзебезне кызларга бирәбез.

Кызлар, әйдә, сынатмагыз,

Башлыйбызмы ярышны?

Игътибарлы булыгыз,

Кызлар сезгә танышмы?

(Кызлар үзләре белән таныштыралар)

1нче алып баручы

Кызлар бик матур чыгыш ясадылар, рәхмәт сезгә!

Номер:

2. “Өй эше”

2нче алып баручы

Һай кызлары, кызлары-

Янып тора күзләре.

Кызларына сүз әйтмәгез,

Алдынгылар үзләре.

Инде хәзер бәйгенең икенче бүлеге. Ул “Өй эше” дип атала. Әниләребез, әбиләребез, апа-сеңелләребезгә 8 нче Март белән котлап, нинди бүләк хәзерләделәр икән безнең кызлар? Күреп китик әле.

(Кызлар хәзерләп килгән эшләрен тәкъдим итәләр)

Номер:

3.“Интеллектуаллар”

3нче алып баручы

Тапкырларга, зирәкләргә

Бездә урын түрдән.

Кайда? Нәрсә? Кайчан була?

Әйтсен шуны белгән.

Чираттагы бәйгебезне игълан итәбез. Ул “Интеллектуаллар”дип атала. Кызларга 2 шәр сорау бирелә. Дөрес җавап өчен 1 балл



1. Сакалы бар, акылы юк, ул нәрсә? (Кәҗә)

2. Үзе суфый, үзе урлаша. Әле тотсаң тырнаша. (Песи)



3. Кош тугел, койрыклы. (Балык)

4. Мамык юрган, кат-кат сырган. Үзе бик суык. ( Кар)



5. Җәй буе ял итәләр, кышын тәпиләп китәләр ( Чаңгы)

6. Җәеп тотсаң, табактай,

Җыеп тотсаң, таяктай (зонт)



7.Тешләре бар, авызы юк (Тарак, пычкы, тырма)

8. Бөтен кешене ашата, ә үзе ашамый ( кашык, чәнечке)


9.Тегеп булмый бернәрсә дә, энәләре күп булса да (керпе, чыршы, нарат)

10.Яза белә, ә укый белми ( ручка, карандаш, акбур)



11.Тавышы нык, дөньяны яңгырата. Безне иртән йокыдан уята (будильник, быргы, әтәч)

12.Аяклары булмаса да , көне-төне йөгерә (су, сәгать)


13.Ачыла да ябыла, җавабы тиз табыла (ишек, күз, авыз,тәрәзә)

14.Икесе дә вак, икесе дә ак. Аерыйм дисәң, авызыңа кап (песок, тоз)


15.Үзе кабыклы, үзе бик ачы, үзе файдалы (лимон, суган, сарымсак)

16.Күлмәкне урталай кискәч, нәрсә була? (күл һәм мәк сүзләре)


17.Кеше үзенең нәрсәсен күтәрә алмый? (күләгәсен)

18.Ике туган су коенырга киттеләр.(чиләкләр)


Номер:


4.”Сурәтләп күрсәт”

1нче алып баручы

Матур кызлар бүген монда.

Алма кебек йөзләре.

Берсе сирень, берсе нәркиз,

Берсе гөлнең зәңгәре.

Тугызы да бер дигәннәр,

Матур күлмәк кигәннәр,

Кайсын сайларга да белмим-

Тугызы да чибәрләр.

Чираттагы бәйгебез кызларыбызның артистлык сәләтен сынау булыр.


1) Карбыз ашыйсың...


2) Бармагыңа чүкеч белән суктың...


3) Туңдырма ашыйсың...


4) Инәгә утырдың...


5) Лимон ашыйсың...


6) “2” ле куйдылар...


7) Тешең сызлый...


8) Яраткан вазаң ватылды....


9) Бал корты чакты....


5. “Көйне тап”


2нче алып баручы


Җырлар, моңар яратабыз,

Җыр гел янәшә йөрер.

Кем җырлый? Нинди җыр бу?

Кайсыгыз әйтеп бирер?

Көйне тап” конкурсы. Көйне тыңлап, җырны белергә кирәк.

Номер:

6. “Эстафета”.

3 нче алып баручы

Әниемә эш күп өйдә –


Мин шуңа да тырышам.


Менә әле дә мин аңа


Өй җыярга булышам .

Бу бәйгебез “Эстафета”диеп атала. Кулга себерке тотып, башка китап куеп, уң кулда тәлинкә белән билгеләнгән җирдән әйләнеп килергә кирәк.

Номер:

7. “Сүз төзү”.

1 нче алып баручы

Бер сүз әйтәм, син бүлгәлә,

Әгәр тапсаң сүзләрне.

Я, әйдәгез, кемнәр тапкыр,

Күрсәтсеннәр үзләрен.

Кызларыбыз телебезне, аның сүзлек байлыгын ни дәрәҗәдә беләләр икән?“Сүз төзү” дип аталган бәйгедә без шуны ачыкларбыз. 2 минут эчендә “Карлыган” сүзеннән кем күбрәк сүз төзи ала.

(карлы, кар, кан, карга,кылган, кыр,кыл,нар, нык,лар, кын,аран,карын,рак)

Номер:

8. Мода күрсәтү

2 нче алып баручы

Кызлары ла, кызлары!

Бигрәк сылу үзләре.

Нинди күлмәк кисәләр дә,

Өзелеп тора билләре.

Матур киенергә һәркем ярата. Килешле һәм зәвыклы итеп киенә белүегезне “Мода күрсәтү” бәйгесендә ачыкларбыз.

Бирелгән киемнәрне килешле итеп кияргә һәм тамашачыларга матур итеп күрсәтергә кирәк булачак.

Номер:

9. “Исемең матур, кемнәр куйган? ”

3нче алып баручы

Чираттагы бәйгебезнең исеме - “Исемең матур, кемнәр куйган? ”

Һәр шакмакка берәр иҗек языгыз, 5 кыз исеме килеп чыгарлык булсын.








-фи-







1нче алып баручы.

Руфинәсе, Дианасы, Гөлназы һәм Гүзәле дә,

Адиләсе, Лилиясе, Айсылуы, Әлфинәсе,

Рузинәсе - бар да уңган бертигез.

Кичәбез бик күңелле узды. Кызларыбыз уңганнар да, тапкырлар да, тырышлар да икән. Алар арасыннан җиңүчеләрне ачыклау җиңел булмас, дип уйлыйм. Жюрига уңышлар телибез.

2 нче алып баручы.

Жюри нәтиҗәләр ясаганда, тамашачылар белән дә уйнап алыйк әле. Сәхнәгә бер әнине чакырабыз.

Баш хисапчы” (вак акчаларны саный-саный сорауларга җавап бирергә һәм хисапта ялгышмаска)

-Сезгә ничә яшь?

- Балагызның әтисенең исеме кем?

- Гаиләгездә ничә кеше?

- Йорт хайваннары асрыйсызмы?

- Бүген иртән ничәдә тордың?

- Кайсы күлмәгеңне яратып киясең?

- Балаңның көндәлегендә кичә нинди билгеләр куелган иде?

- Үзең бәйләгән носки җылымы, әллә базар носкиемы?

- Кайсы балаңны ныграк яратасың?

- Балаңның укытучысы кем?

- Бүген ничәсе?

- Ничә телевизорыгыз бар?

- Җәйне яратасыңмы, кышнымы?

- Иреңнең әтисе ни исемле?

- Улыңның әнисе кем?

- Тавык йорт хайванымы?

- Әтәч йомырка саламы?

- Гөлләр үстерәсеңме?

Ә хәзер конкурсны йомгаклау өчен сүз жюрига бирелә.

Җиңүчеләргә бүләк тапшырыла.

3 нче алып баручы.

Бәйрәмебез тәмам. Сезне тагын бер тапкыр яз бәйрәме – Халыкара хатын – кызлар көне белән тәбрик итәбез. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!











Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 27 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДБ-056162

Похожие материалы

2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"