Инфоурок Другое Конспекты«Яздан аерып булмый Тукайны!» Г. Тукайның туган көненә багышланган музыкаль кичә.

«Яздан аерып булмый Тукайны!» Г. Тукайның туган көненә багышланган музыкаль кичә.

Скачать материал

Татарстан Республикасы

“Лениногорск муниципаль районы”   муниципаль берәмлегенең

Лениногорск шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү  учреждениесе 12 нче лицей

 

 

 

 

 

 

 

 

«Яздан аерып булмый Тукайны!»

Г. Тукайның туган көненә багышланган музыкаль кичә.

 

 

 

 

 

 

 

 

Төзеде: татар теле Һәм әдәбияты укытучысы

Билалова Гөлүсә Тәлгат кызы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2015 нче уку елы

 

 

Сәхнә бәйрәмчә бизәлгән. Сәхнә түрендә Тукай портреты. Портрет кырыенда гөлләр. «Яздан аерып булмый Тукайны» дигән сүзләр язып эленгән.

Бәйрәм “Бәйрәм бүген” җыры белән башланып китә.

 

 

1.А.Б.     Яздан аерып булмый Тукайны!

Язда килгән, язда янган ул.

Язы, киләчәге барлар ничек китсен,

Ничек югалалсын дөньядан.

Апрель.

Кемнәр көтми ышанулар, гөлләр,

Яшәүләр биргән бу айны?

Яздан, гаделлектән киләчәктән

Мөмкин түгел аеру Туайны!

          (Равил Фәйзуллин)

Бүген бездә кунакта күп кенә әкият геройлары.Әйтеп карагыз  әле  алар кайсы әкиятләрдән килгәннәр икән.

 

 (“Шүрәле”,”Су анасы”,”Кызыклы шәкерт”,Кәҗә белән сарык”,”Сөткә төшкән тычкан”,”Бала белән күбәләк”.)

 

2.А.Б. Хәерле көн! Бүген бездә олы бәйрәм – сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Шигырь бәйрәме”. 
Тукай!  Бу исем бик  җылы булып безнең күңелләргә мәңгелеккә урнашкан. Гомер буе ул безнең йөрәк түребездә идеал булып саклана, сүнмәс йолдыз булып балкып тора. Безнең күңелләрдә туган илгә, туган халыкка, туган телгә мәхәббәт хисе әнә шулай Тукай исеме белән бергә туа.

 

1.А.Б. .     И син Тукай, халкым күкрәгендә

              Якты йолдыз булып кабындың.

     Синең тормыш безнең күңелләрдә

      Моң чишмәсе булып агылды.

3в сыйныфы укчылары “Кызыклы шәкерт” шигырен сөйлиләр.(Смолягина Виалетта,Антонова Кристина).

 

2А.Б.          Тукай, синең моңлы исем белән

Бөтен үткәнебез бәйләнгән.

Синең сагыш тулы шигырьләрең  

Халык җырларына әйләнгән.

 

6Б сыйныфы укучысы                Сюзанна башкаруында “Әлли бәлли бәү ” җырын тыңлап узыйк.

 

1А.Б.   Син күрмәгән яңа буын килде,
            Котлап синең туган көнеңне, –
           Киләчәккә барган улларыңнан
            Ишетәсең туган телеңне.

Сәхнәгә 4 В сыйныфы укучыларын чакырабыз ”Яңгыр белән кояш” ”Җил” шигыре.
 

2А.Б.  Буын арты буын алмашыныр,
           Гасыр арты узар гасырлар.
           Шигъриятең һәйкәленә шулай
           Язлар һаман гөлләр ташырлар.

Сәхнәгә “Шагыйрь»шигыре белән 6А сыйныфы укучысы Габидуллин Р       чакырабыз.

 

1.А.Б. Г. Тукай — үзенең җаны, саф күңеле, йөрәк җылысы салынган шигъри юллары белән табигатьнең чиксез матурлыгын, хозурлыгын, серлелеген бала җанына, аның саф һәм пакъ күңеленә салучы, аларны киңәйтүче, тирәнәйтүче, ныгытучы.

 

7А сыйныфы укучысы Якупова А    “ Милли моңнар”шигырен сөйли.

 

 

2А.Б.      Җырлары белән мәңгегә

               Йөрәккә керде Тукай.

               Иң матур моңлы җырларын

               Халкына бирде Тукай.

               Азатлык, дуслык илендә

               һәркемгә кардәш Тукай,

                һәрчак безнең белән бергә —

                Безнең заманда Тукай.

 

“Туган авыл” җырын тыңлап узыйк.

 

 

1А.Б.    Халкым күңеленә ак нур сиптең,

                Кара төндә булдың якты ай;

                Шаулы язның сүнмәс тугаедай,

                Мәңге дәртле җырчы син, Тукай!

       

3В сыйныфы укучылары  Серикова Лиза,Хайруллина Дарина “Бала белән күбәләк шигырен сәхнәләштерәләр.

 

2.А.Б.  Татар дигән бөек бер милләт бар
            Шигъриятле, динле , иманлы
             Язмыш юлы тоташтыра аның
              Тарих белән безнең заманны

Сәхнәгә2А сыйныфы укучысы Самахвасов Даниилны чакырабыз.

 

 

1.А.Б.

                Иң матур җир кайда? – дисез,
              Билгеле Кырлай җире.
               Барча әкият геройлары
               Кырлайда туган инде.
               Су анасы, Шүрәлеләр
               Ел да җыела бире.
               Җыелмас иде – Кырлай ул,
              Аларның туган җире!

 

Сәхнәдә Г.Тукайның әсәрләрен сәхнәләштерәләр.    

 

 

 

2А.Б.

           Телсез идек, Тукай безне телле итте,
           Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте.
            Күгебездә балкып торган йолдыз булып,
           Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.

Сәхнәгә                           5 нче сыйныф укучылары чакырыла.

 

 

 

 

1.А.Б.

            Татар теле – Бөек Тукай теле

             Туган телем – милли җырларым.

            Мәңге яшәрсең син, Апуш-Тукай,

              Яңгыратып йөрәк моңнарын.

             Тибрәндереп күңел кылларын

 

Тукай көненә багышланган кичәбез ахырына якынлаша. Аны «Туган тел » җыры белән тәмамлыйсы килә. Бу безнең аңа булган тирән хөрмәтебез, ихтирамыбыз булыр. Рәхмәт сезгә!

 

 

5 нче сыйныф укучылары “Туган тел” җырын җырлыйлар.

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "«Яздан аерып булмый Тукайны!» Г. Тукайның туган көненә багышланган музыкаль кичә."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Научный руководитель

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 625 832 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 01.10.2016 514
    • DOCX 20 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Билалова Голуся Талгатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Билалова Голуся Талгатовна
    Билалова Голуся Талгатовна
    • На сайте: 7 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 6486
    • Всего материалов: 8

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой