Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / «Яздан аерып булмый Тукайны!»

«Яздан аерып булмый Тукайны!»

библиотека
материалов

«Яздан аерып булмый Тукайны!»

Г. Тукайның туган көненә багышланган музыкаль кичә.

Сәхнә бәйрәмчә бизәлгән. Сәхнә түрендә Тукай портреты. Портрет кырыенда гөлләр. «Яздан аерып булмый Тукайны» дигән сүзләр язып эленгән.

«Туган тел» җыры яңгырый. (З.Сәхәбиева башкаруында).

А.Б. Яздан аерып булмый Тукайны!

Язда килгән, язда янган ул.

Язы, киләчәге барлар ничек китсен,

Ничек югалалсын дөньядан.

Апрель.

Кемнәр көтми ышанулар, гөлләр,

Яшәүләр биргән бу айны?

Яздан, гаделлектән киләчәктән

Мөмкин түгел аеру Туайны! (Равил Фәйзуллин)


Татар халкының бөек шагыйре, көрәшче һәм патриот Габдулла Тукайның исеме хаклы рәвештә Шевченко, Ахундов, Хетагуров, Абай, һ.б. шундый кебекләрнең исемнәре белән янәшә куела. 2008 елның 26 апрелендә аның тууына 122 ел тула. Безнең өчен бәйрәм булган шушы олы көн якынлашкан саен, вакыт безне 1913 елның апрель көннәреннән ераклаштырган саен, Тукай безгә тагында якыная, аның шәхесе, тарихтагы урыны безгә тагында олырак, мәһабәтрәк булып күренә. Бу дөньялыкта бары 27 ел яшәп, халык җанына әверелгән Тукайның рухы – бүген дә безне иманга, туган телгә дәшә, моң, әдәп, әхлакка чакыра. Аның үлемсез иҗат җимешләре, вакыт сынавына бирешмичә, һаман сокландыргыч төстә җемелдиләр, уйландыралар. Тукай иҗаты дип атала торган күп санлы тирән елганың чишмә башы Казан артыннан, төгәлрәк әйткәндә - Кушлавыч һәм Кырлай тирәсеннән бәреп чыкты дисәк тә хата булмас. Хәзер сез Габдулла Тукайның тормыш юлын тыңлап китәрсез.

(Интерактив китаптан Г. Тукайның тормыш юлы тыңланыла, тормыш юлын чагылдырылган фотосүрәтләр, видиокүренешләр күрсәтелә)


А.б. И син Тукай, халкым күкрәгендә

Якты йолдыз булып кабындың.

Синең тормыш безнең күңелләрдә

Моң чишмәсе булып агылды.

Бишектә тирбәтелгән нәни баладан, чал гасыр тиңдәшләренә кадәр аның әсәрләрен үз итәләр, яраталар. Г. Тукай татар әдәбиятында беренче буларак, балалар аңларлык җиңел һәм матур телдә шигырьләр, мәсәлләр яза. Бу әсәрләре белән балаларда кешелек сыйфатлары тәрбияләүне бурыч итеп куя. Тукай балаларны хезмәт сөюче, тырыш кешеләр булырга өнди.

Мең тургайлы каләм – күңелем

Тиңдәше булган бүген:

Яз сулышына бирелеп,

Тыңлагыз Тукай күген! (Мансур Сафин)


Мәсәл «Этләрнең дус булышуы» 3 класс укучылары башкара.


А.Б. Килә язлар, китә язлар,

Һәр ел саен үзгәрелә, үзгәрелә…

Һәр ел саен Тукай гына

Япь-яшь килеш килә безгә.


«Кызыклы шәкерт» 2 класс укучылары


«Су анасы» 2 класс укучылары


А.б. Тукай, синең моңлы исем белән

Бөтен үткәнебез бәйләнгән.

Синең сагыш тулы шигырьләрең

Халык җырларына әйләнгән.


«Туган авыл», күмәк җыр.

Интерактив китаптан Тукай музеена сәяхәт күрсәтелә. «Хикмәтле йорт» шигыре укыла.


А.б. «Хикмәтле йорт»

(Г. Тукай Музеена)

Монда минем туган телем,

Монда безнең рухият.

Монда ул – Тукай өендә -

Күңел сусаган хәят.

Киңәя сулыш алулар,

Керсәң ишеген ачып.

Каршылый шаян Шүрәле,

Иңбашларыңнан кагып.

Керфек аша су анасы,

Сирпеп ала күз нурын.

Суза да алтын тарагын,

Тәкъдим итәдер урын.

Куера гәп ике арада,

Тыңлап тора Тукайҗан.

Шәйлисез сез бу халәтне,

Килсәгездә сез кайчан.

Тарала Шәрекъ көйләре

Бу йортның түрләреннән.

Агыла моң салмак кына

Шигърият илләреннән.

«Ялкау маэмай» - кәкре койрык,

Башкаен тезгә куйса,

Батыр кәҗә белән сарык

Бүрегә капкын куя

Елмая Тукай күз кысып:

- Күрәсеңме кариэм,

Йөр, килеп йөр, син адашма,

Синең өчен бу өем!

Гаҗәеп хикмәтле йорт бу,

Керсәң чыгасы килми.

Гүя, Бәйтулла сыман ул

Күңел түреннән китми. (Хәмид Вәлиди)


А.б. Җимлекләрдә язгы аваз

Чыр-чу килә кошлар иле.

Чеңләп тора аһәңнәре:

Тукай көне, Тукай көне!


«Бала белән күбәләк» 3 класс укучылары башкара.

А.б. Табигатьтә үскәнсең син, күреп

Матурлыкның җанга якынын.

Иркен су буйлары, ак каеннар

Кабызгандыр шигъри ялкының.


Уйнагансың «Шүрәле»ләр белән

Кети-кети урман эчендә.

Төшергәнсең Кабан күленә син,

Сынагансың Дөю көчен дә.


«Шүрәле», 5 класс укучылары башкара. («Шүрәле» симфонисенең 1 бүлеге куела).


А.б. Тукай туган көн, чыннан да, зур бәйрәм. Үзенең үлемсезлеген алдан сизенгән, эшләп калдырган бөек әшләренең һичбер вакытта да үләчәк түгеллеген алдан белгән Тукай шундый сүзләр язып калдырган:

Ашкынамын мин әбәд бетмәс урынга, мәңгегә,

Мәңгелеккә - мәнге рухлы, мәңге нурлы ямьлегә!

Анда мин мәңге көләч һәм мәңге яшь булмак телим;

Бу кояш сүнсен, җиренә мин кояш булмак телим. («Ваксынмыйм», 1912)

Шагыйрьнең теләге җәмгыятьтә тулысынча тормышка ашты. Аның гуманистик поэзиясе, халыкның батырлыгын, хезмәт сөючәнлеген һәм әхлакый сафлыгын җырлаган әсәрләре чын мәгънәсендә халык байлыгына әверелде. Аның даны илебез буйлап киләчәккә атлавын дәвам иттерә.


Татар теле – Бөек Тукай теле

Туган телем – милли җырларым.

Мәңге яшәрсең син, Апуш-Тукай,

Яңгыратып йөрәк моңнарын.

Тибрәндереп күңел кылларын


Тукай көненә багышланган кичәбез ахырына якынлаша. Аны «Әллүки» җыры белән тәмамлыйсы килә. Бу безнең аңа булган тирән хөрмәтебез, ихтирамыбыз булыр. Рәхмәт сезгә!


З. Сәхәбиева башкаруында «Әллүки» җыры куела.









Только до конца зимы! Скидка 60% для педагогов на ДИПЛОМЫ от Столичного учебного центра!

Курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации от 1 400 руб.
Для выбора курса воспользуйтесь удобным поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВЫ).

Московские документы для аттестации: KURSY.ORG


Краткое описание документа:

«Яздан аерып булмый Тукайны!»

Г. Тукайның туган көненә багышланган музыкаль кичә.

                                                                                                                                

    Сәхнә бәйрәмчә бизәлгән. Сәхнә түрендә Тукай портреты. Портрет кырыенда гөлләр. «Яздан аерып булмый Тукайны» дигән сүзләр язып эленгән.

          «Туган тел» җыры яңгырый. (З.Сәхәбиева башкаруында).

А.Б.     Яздан аерып булмый Тукайны!

Язда килгән, язда янган ул.

Язы, киләчәге барлар ничек китсен,

Ничек югалалсын дөньядан.

Апрель.

Кемнәр көтми ышанулар, гөлләр,

Яшәүләр биргән бу айны?

Яздан, гаделлектән киләчәктән

Мөмкин түгел аеру Туайны!           (Равил Фәйзуллин)

 

     Татар халкының бөек шагыйре, көрәшче һәм патриот Габдулла Тукайның исеме хаклы рәвештә Шевченко, Ахундов, Хетагуров, Абай, һ.б. шундый кебекләрнең исемнәре белән янәшә куела. 2008 елның 26 апрелендә  аның тууына 122 ел тула. Безнең өчен бәйрәм булган шушы олы көн якынлашкан саен, вакыт безне 1913 елның апрель көннәреннән ераклаштырган саен, Тукай безгә тагында якыная, аның шәхесе, тарихтагы урыны безгә тагында олырак, мәһабәтрәк булып күренә. Бу дөньялыкта бары 27 ел яшәп, халык җанына әверелгән Тукайның рухы – бүген дә безне иманга, туган телгә дәшә, моң,  әдәп, әхлакка чакыра. Аның үлемсез иҗат җимешләре, вакыт сынавына бирешмичә, һаман сокландыргыч төстә җемелдиләр, уйландыралар. Тукай иҗаты дип атала торган күп санлы тирән елганың чишмә башы Казан артыннан, төгәлрәк әйткәндә - Кушлавыч һәм Кырлай тирәсеннән бәреп чыкты дисәк тә хата булмас.  Хәзер сез Габдулла Тукайның тормыш юлын тыңлап китәрсез.

       (Интерактив китаптан Г. Тукайның тормыш юлы тыңланыла, тормыш юлын чагылдырылган фотосүрәтләр, видиокүренешләр күрсәтелә)

 

А.б.     И син Тукай, халкым күкрәгендә

            Якты йолдыз булып кабындың.

Синең тормыш безнең күңелләрдә

Моң чишмәсе булып агылды.

    Бишектә тирбәтелгән нәни баладан, чал гасыр тиңдәшләренә кадәр аның әсәрләрен үз итәләр, яраталар. Г. Тукай татар әдәбиятында беренче буларак, балалар аңларлык җиңел һәм матур телдә шигырьләр, мәсәлләр яза. Бу  әсәрләре белән балаларда кешелек сыйфатлары тәрбияләүне бурыч итеп куя. Тукай балаларны хезмәт сөюче, тырыш кешеләр булырга өнди.

           

Мең тургайлы каләм – күңелем

            Тиңдәше булган бүген:

Яз сулышына бирелеп,

Тыңлагыз Тукай күген!  (Мансур Сафин)

 

Мәсәл «Этләрнең дус булышуы» 3 класс укучылары башкара.

 

А.Б.    Килә язлар, китә язлар,

Һәр ел саен үзгәрелә, үзгәрелә…

Һәр ел саен Тукай гына

Япь-яшь килеш килә безгә.

 

«Кызыклы шәкерт» 2 класс укучылары  

 

«Су анасы» 2 класс укучылары

 

А.б.     Тукай, синең моңлы исем белән

Бөтен үткәнебез бәйләнгән.

Синең сагыш тулы шигырьләрең  

Халык җырларына әйләнгән.

 

«Туган авыл», күмәк җыр.

Интерактив китаптан Тукай музеена сәяхәт күрсәтелә. «Хикмәтле йорт» шигыре укыла.

 

А.б. «Хикмәтле йорт»

(Г. Тукай Музеена)

Монда минем туган телем,

Монда безнең рухият.

Монда ул – Тукай өендә -

Күңел сусаган хәят.

Киңәя сулыш алулар,

Керсәң ишеген ачып.

Каршылый шаян Шүрәле,

Иңбашларыңнан кагып.

Керфек аша су анасы,

Сирпеп ала күз нурын.

Суза да алтын тарагын,

Тәкъдим итәдер урын.

Куера гәп ике арада,

 Тыңлап тора Тукайҗан.

Шәйлисез сез бу халәтне,

Килсәгездә сез кайчан.

Тарала Шәрекъ көйләре

Бу йортның түрләреннән.

Агыла моң салмак кына

Шигърият илләреннән.

«Ялкау маэмай» - кәкре койрык,

Башкаен тезгә куйса,

Батыр кәҗә белән сарык

Бүрегә капкын куя

Елмая Тукай күз кысып:

- Күрәсеңме кариэм,

Йөр, килеп йөр, син адашма,

Синең өчен бу өем!

Гаҗәеп хикмәтле йорт бу,

Керсәң чыгасы килми.

Гүя, Бәйтулла сыман ул

Күңел түреннән китми.     (Хәмид Вәлиди)

 

А.б.     Җимлекләрдә язгы аваз

Чыр-чу килә кошлар иле.

Чеңләп тора аһәңнәре:

            Тукай көне, Тукай көне!

 

«Бала белән күбәләк» 3 класс укучылары башкара.

А.б.     Табигатьтә үскәнсең син, күреп

Матурлыкның җанга якынын.

Иркен су буйлары, ак каеннар

Кабызгандыр шигъри ялкының.

 

Уйнагансың «Шүрәле»ләр белән

Кети-кети урман эчендә.

Төшергәнсең Кабан күленә син,

Сынагансың Дөю көчен дә.

 

«Шүрәле», 5 класс укучылары башкара. («Шүрәле» симфонисенең 1 бүлеге куела).

 

А.б. Тукай туган көн, чыннан да, зур бәйрәм. Үзенең үлемсезлеген алдан сизенгән, эшләп калдырган бөек әшләренең һичбер вакытта да үләчәк түгеллеген алдан белгән Тукай шундый сүзләр язып калдырган:

Ашкынамын мин әбәд бетмәс урынга, мәңгегә,

Мәңгелеккә - мәнге рухлы, мәңге нурлы ямьлегә!

Анда мин мәңге көләч һәм мәңге яшь булмак телим;

Бу кояш сүнсен, җиренә мин кояш булмак телим.      («Ваксынмыйм», 1912)

         Шагыйрьнең теләге җәмгыятьтә тулысынча тормышка ашты. Аның гуманистик поэзиясе, халыкның батырлыгын, хезмәт сөючәнлеген һәм әхлакый сафлыгын җырлаган әсәрләре чын мәгънәсендә халык байлыгына әверелде. Аның даны илебез буйлап киләчәккә атлавын дәвам иттерә.

 

Татар теле – Бөек Тукай теле

Туган телем – милли җырларым.

Мәңге яшәрсең син, Апуш-Тукай,

Яңгыратып йөрәк моңнарын.

Тибрәндереп күңел кылларын

 

Тукай көненә багышланган кичәбез ахырына якынлаша. Аны «Әллүки» җыры белән тәмамлыйсы килә. Бу безнең аңа булган тирән хөрмәтебез, ихтирамыбыз булыр. Рәхмәт сезгә!

 

З. Сәхәбиева башкаруында «Әллүки» җыры куела.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Общая информация

Номер материала: 130553

Похожие материалы



Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 60% скидки (только до конца зимы) при обучении на курсах профессиональной переподготовки (124 курса на выбор).

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG