Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Язучылар белән очрашу. (сценарий)

Язучылар белән очрашу. (сценарий)



Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов

Музыка

Бадриев Марк шигыре

Язучылар белән очрашу



1 алып баручы:

Исәнмесез кадерле укучылар, укытучылар, килгән кунаклар! “Бер күрешү үзе-бер гомер “ дип аталган кичәбезне башларга рөхсәт итегез.Бүген бездә кунакта Факил абый Сафин, Айдар Хәлим, Данил Салихов...................................................................................................

2 алып баручы:

Туган як! Туган җир! Туган туфрак! Туган йорт! Бу сүзләр һәр кешенең йөрәгенә иң якын, иң кадерле сүзләр. Синдә генә чишмәләрнең Көмеш икән сулары. Уйларымда ничәнче кат Урыйм Калмыя буйларын ---дип яза автор үзенең туган ягы турында.

1алып баручы:

Гүзәл Әмәкәй авылы. Татарстан чигендәге сихри почмак.Факил абыйның гомер җебе шушы җирләрдән башлана. Мөслим районына кергән Әмәкәй авылында туа. Бүгенге көндә ул танылган прозаик , шагыйрь, тәрҗемәче, әдәбият галиме, публицист, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты.

 2 алып баручы:

Гади шагыйрь генә түгел шул! Ул.Низаметдинов исемендәге Республика премиясе лауреаты, “Чаллы авазлары”шәһәр конкурсында һәм “Милли йорт”җәмгыяте оештырган бәйгедә җиңүче,1996 елдан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый, Александр Грибоедов исемендәге әдәби премияләр лауреаты. “Тәрҗемә Олимп һәм Кояшлы иҗты өчен Халыкара бүләкләр иясе,филология фәннәре кандидаты, балалар өчен чыга торган “Көмеш кыңгырау” газетасының баш мөхәррире.

1 алып баручы:

Факил абыйның һәр яңа әсәре- безнең өчен рухи азык.Аның шигъриятенә дөньяга тәнкыйди караш, сатира-юморның тыгыз бәйләнеше хас. Шигырьләре фәлсәфи эчтәлекле.

Асылташлар эзләмәгез! Асылбашлар кирәк безгә Кирәк,кирәк! -дип яза автор.

2Алып баручы: Ә бит Айдар Хәлим 1993 елда Факил ага Сафин турында болай дип язган иде :”Шик юк, бу тыйнак, тыныч һәм киеренке шигъри аһәң татар шигъриятендә иртәме- соңмы үз урынын алачак. Күңелең киң булса, анда мәйдан да киң, урын да җитәрлек бит “ .Ә бит айдар Хәлим бүген безнең кунагыбыз.

лып баручы: А.Хәлим әдәбиятыбызның байрагын күтәреп алып китүче  ышанычлы кулларының берсе. Ул Башкортстан республикасы Миякә районы, Бәләкәй Кәркәле авылында дөньяга килә. Айдар Нәҗметдин улы Хәлимов шагыйрь, язучы, публицист, драматург . Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты.

2.Алып баручы:

Әмма шагыйрьнең, әдипнең киләчәге аның танылган булуы белән генә бәйләнмәгән. Күбрәк ул милләтнең үзенең булганлыгы һәм булуы белән бәйләнгән. Шуңа күрә, мин исән чагымда «тарихта үземне булдыру» түгел, анда милләтне булдыру өчен көрәштем һәм чамасыз күп кан һәм көч түктем. Милләт булсын! Бу — иң мөһиме. Милләт булса, без дә булырбыз, Алла-һы боерса. Милләт булмый икән, без була алмыйбыз. Без ул чакта беркемгә дә кирәкмибез”- ди Айдар Хәлим үзенең күңел сәхифәсендә.

1.Алып баручы:Чыннан да милләт булса без дә булабыз! Айдар Хәлимнең

«Өч аяклы ат» фильмы «Алтын мөнбәр» халыкара кино фестивалендә катнашып, йөздән артык әсәр арасында җиңеп, унлыкка керүе билгеле булды. Бу вакыйга татар киносын сөючеләр өчен аеруча зур куаныч китерде. Аның дөньяга танылу көнен татар киносы туу көне буларак билгеләп куйдылар.

Милләт турында шигырь: Айдар Хәлим

Тамыр көлләре

Кыз:Зилә

Бу төбәктә тайга шаулаганын

Кемнәр, ничек искә алырлар? —

Ул шаулардан инде җилләр искән,

Тау-тау булып яна тамырлар.

Яна тамырларда алтын дастан,

Дастаннарда кавем тарихы,

Тарихларда яна Җир өмете.

Өметләрдә нәрсә? —

Барысы!

Тамырларда яна батырлыклар,

Батырлыкта — синең намусың,

Намусыңда яна горурлыгың,

Горурлыкта — олы язмышың.

Тамырларда мәхәббәтләр яна,

Мәхәббәттә яна җыр моңы,

Кыз:Лилия

Җыр моңында яна кеше дигән

Гали затның бөтен зурлыгы.

Яна тамыр! Тамыркайлар яна!

Күккә карап нәгърә орырлык —

Көлләр булып кала тамырлардан

Мең буынга җитәр бер хурлык.

Үзәк өзгеч бер хатирә булыр

Тайгаларның тере яңгыры...

...Язмышларга ургый-ургый дулый

Вәхшәт туе — Тамыр Яндыру.

Тарихларны Вакыт җилләрендә

Карарлар да бер көн җилгәреп —

Офыкларны каплар кара көлләр —

Хурлык көле — Тамыр көлләре...

2Алып баручы:

Аның язган шигырьләре Күптән таныш безгә дә Аның уттай язулары Калдырмас безне читтә Янып тора дәрт учагы, Каткан бәгырьләрне эретә. Ташкын кебек,гөрләп-гөрләп Чип-чиста уйлар ага.

1Алып баручы: Хәзер таныштырачак кунагыбыз -Данил Хәбибрахман улы Салихов.Ул безнең ут күршебез Актаныш районы Киров совхозында туган. Данил Салихов- актерлык хезмәтеннән үсеп чыккан, сәхнә законнарын, серләрен үзенең хезмәт тәҗрибәсендә сынап үзләштергән, заманча әзерлекле, талантлы драматургларның берсе. Татар сәхнәсенә ул беренче мәртәбә 1988 елда «Туй күлмәгем – соңгы бүләгем» исемле драмасы белән чыга

2Алып баручы: Данил Салихов 2000 елдан «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә. Ул — Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе . Татарстан Язучылар һәм Русия театр әһелләре берлеге әгъзасы. Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты (2014).

1Алып баручы: Соңгы елларда Татарстан, Башкортстан, Оренбург, Уфа, Чаллы татар театрларында куелган «Әти кызына өйләнәм», «Кодаң булса генерал», «Чукрак», «Капчыктагы Мәгъфия», «Пуля», «Мөгезле Мәүлихан», «Өзелгән йөзем» кебек сәхнә әсәрләре Д.Салиховны хәзерге татар драматургиясенең әйдәп баручы төп көчләреннән берсе итеп таныта.

2.Алып баручы: Без бүген сезнең белән бик бәхетлеләр, чөнки якташыбыз прозаик Факил Сафин , шагыйрь, язучы Айдар Хәлимов, Драматург данил Салихов бүген безнең мәктәптә кунакта.

1.Алып баручы: Быел 2015 ел әдәдият елы итеп игълан ителде. Әдәбият елы! Безгә, әдәбиятны язмыш иткәннәргә, ниндидер дәрт өсти сыман бу. Барыбызга да мәгълүм: матур әдәбият - сәнгать, аның бер төре ул. Әдәбият тормыш-чынбарлыкка өйрәтеп тора, ләкин аны кабатламый, ул чынбарлыкка охшаган да, охшамаган да; үзе бер хыял, теләк-омтылышлар  дөньясы булып иҗат ителә. Язучы хыялы-акылы, белеме, тормыш тәҗрибәсе, бәясе, идеаллары, хис-кичерешләре тудырган һәм кабул итә алган дәрәҗәдә укучы үзләштергән серле дөнья ул.

2Алып баручы: Менә без бәхетле, чөнки табигатьләре белән тыйнак , гади күңелле, җор телле әдәбиятыбызда җуелмаслык тирән эз калдырырлык итеп туган халкына һәм туган теленә хезмәт итүче әдипләребез белән очраштык.

1Алып баручы:Сүзне озын-озакка сузмыйча , аларның үзләренә бирик әле.Сезне кызыксындырган сорауларга җавапны үзләреннән ишетик. Рәхим итегез.

Кунаклар сөйли (Алар сөйләгәч)

2Алып баручы: Адәм баласы бу дөньяда үзеннән күп нәрсә калдыра ала: Затлы исемен. Нәселен. Мирасын. Затлы исем калдыра аласың икән, син киләчәк буыннарның хәтерендә кабатланасың. Синең исемеңне алар ядкарь итеп сөйләячәк. Нинди нәсел калдыруың синең бу дөньяда ничек яшәвеңә бәйле. Намусына, иманыңа бәйле. Нәселеңә карап, синең кем булганыңны билгеләячәкләр. Мирас калдыра алган кеше бәхетле. Мирас ул — адәм баласының киләчәк буыннарга васыяте.

1 алып баручы: Хөрмәтле кунакларыбыз Сезгә теләкләребез:
Сөйләр сүзләрегез -ялкын булсын,
Ерак юлларыгыз-якын булсын,
Биргән киңәшегез -алтын булсын,
Тормыш коралыгыз -Акыл булсын!


2 алып баручы: Сезнең эшне өлге итеп алып,
Тормыш юлын матур үтәрбез.
Изге уйны, изге гамәлләрне
Үзебезгә маяк итәрбез!








1

Асылташлар эзләмәгез! Асылбашлар кирәк безгә Кирәк,кирәк! -дип яза автор.vJJJJKKOIOUIUUYYTYHIOIIOIOOOOKLLмма

1 укучы 1 шаяячФ фя1111УУУУ 1уууу ҺЯгыйрьнең, әдипнең

Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 65% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG


Общая информация

Номер материала: ДБ-013480

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>