Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Әйләнә- тирә дөнья ( 4 класс) Тема. Россия урманнары
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Әйләнә- тирә дөнья ( 4 класс) Тема. Россия урманнары

библиотека
материалов

Әйләнә- тирә дөнья ( 4 класс)

Тема. Россия урманнары

МАКСАТЛАР:

1 Урманнар зонасы турында күзаллау булдыру; урманнар зонасының географик урыны, хайваннары һәм усемлекләр дөньясы ,урман зонасының өлешләре белән (тайга, катнаш, киң яфраклы) таныштыру;

2. Укучының танып белү активлыгын үстерү;

3.Табигатькә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек,слайдлар,тестлар, ярдәмче карточкалар,ачыклагыч-карта “От земли до неба”.

Дәрес барышы

I. Оештыру моменты

II.Кабатлау

Укучылар , без сезнең белән табигый зоналар буенча экспедицияне дәвам итәбез. Ә алга барыр өчен, сезнең белән узган дәресләрдә нинди зона буенча сәяхәт иткәнебезне искә төшерергә кирәк.

Нинди табигый зонада булдык соң без?(Тундра)

Моны искә төшереп, тест үткәреп алабыз. Дөрес булса +, дөрес булмаса – тамгасы куябыз.

1) Арктик чүллекләр зонасыннан көньяктарак, төньяк диңгезләрнең ярлары буйлап тундра зонасы сузылган.

2) Кышын тундрада бары тик поляр төн, ә җәен бары тик поляр көн. (-)

3) Арктик чүллекләр зонасындагы кебек, тундраның җирле халкы юк. (-)

4) Тундраның табигать шартлары кырыс: озын салкын кыш һәм кыска салкын җәй. (+)

5) Тундраның сирәк очрый торган кошлары: кече аккош, кызыл түшле казарка һәм лачын.(+)

6) Тундраның үсемлекләре биек булып, кояшка таба үрмәләп үсә. (-)

7)Тундрада нефть һәм табигый газ чыга

( битләрне алмаштыру, слайд(1) буенча тикшерү, билгеләр кую.)

Без инде алга таба бара алабыз. Игътибар белән тактага карагыз әле. (тактада ак аю, тюлень, морж, ак төлке, көрән аю, төлке, куян ,болан,озынборын ,ак ябалак,гагарка рәсеме).

- Безгә бу хайваннарны яшәү урыннары буенча урнаштырырга кирәк.(хайваннарны арктик һәм тундра зонасына урнаштыру . )

Ни өчен бу хайваннар артып калды?

Арктик чүллекләр зонасында көрән аю белән нәрсә булырга мөмкин?

( балаларның җаваплары).

Яхшы, сез мине көрән аюның кырыс арктик чүллекләр зонасында яши алмавына ышандырдыгыз.

Ничек уйлыйсыз, бу хайваннар кайда яши алыр иде?

Шулай итеп, безнең экспедициянең максаты- урманнар зонасы.

( музыка).

Әйдәгез кайсы якка барасыбызны картадан карыйк. ( 3 слайд) карта.

III. Яңа тема өстендә эш .

Табигый зоналар картасыннан урманнар зонасын табыгыз. Карта буенча урман зонасы турында нәрсә сөйләргә була? Сезнең парталарда ярдәмче карточкалар, дәреслек, карта, белешмә материаллар ята. Алар сезгә дәрестә ярдәм итәрләр.

Ярдәмче карточка

1. Тундра зонасы белән чагыштырганда урман зонасы кая урнашкан.

2. Ул Җирнең нинди поясында ? Бу пояс өчен нәрсә хас?

3. Башка табигый зоналар белән чагыштырганда ул нинди?(укучыларның җаваплары)

Укучылар :

Урман зонасы тундра зонасыннан көньяккарак урнашкан, ул яшел төс белән күрсәтелгән. Урманнар зонасы уртача пояста урнашкан, шулай булгач анда 4 ел фасылы бар: җәй, яз,көз,кыш.Башка табигый зоналар белән чагыштырганда ул иң зуры. Ул Россия территориясенең яртыдан күп өлешен алып тора.(слайд 4)

Хәзер безнең экспедиия кая юл тотканын без күз алдыбызга китердек. Шулай итеп ,без урманнар зонасында.(“Кошлар тавышы”, слайдта(4) урман рәсеме,1 укучы шигырь сөйли)

Урман-колак, кыр күз диләр,

Тагын күңел диләр урманны...

Ни булса да шундый якын

Туган ягым урман- кырлары.

Урманым минем сакчым да,

Урманым миңа бишек,

Урманым сулар һавам да,

Күңел дөньяма ишек.

Әйдәгез әле искә төшерик, урманнар зонасын нинди 3 өлешкә бүлеп була?(тайга,катнаш урманнар,киң яфраклы урманнар)(слайд5)

Без нинди табигый зонада яшибез?(урманнар зонасында)

Безгә бу зонаны тикшерергә һәм нинди үсемлекләр үскәнен, нинди хайваннар яшәгәнен белергә кирәк.Моның өчен без группаларга бүленәбез.Биологларның 1группасы тайга үсемлекләрен , биологларның 2 группасы катнаш һәм киң яфраклы урман үсемлекләрен , ә зоологлар урман зонасында нинди хайваннар яшәгәнен тикшерер.(дәреслек , өстәмә материаллар, ярдәмче карточкалар буенча эш итү, 5-6 мин вакыт бирелә). Слайдларда күрсәтеп сөйләү.

Дәфтәрләрне ачабыз урман зонасы өлешләренә 2 шәр үсемлек язабыз

Ә хәзер әйдәгез “Үсемлекне бел” дигән уен уйнап алабыз. Мин сезгә үсемлекнең исемен атыйм, ә сез рәсемен күрсәтегез.(партада агачларның иллюстрациясе ята)

Укучылар, безнең туган ягыбыз урман зонасының кайсы өлешендә урнашкан?

Безнең ягыбызның табигате бик бай, матур,чөнки бездә урманнар бик күп. Менә шуның турында укучылар чыгыш ясар.(чыгыш)

Урман турында бик күп сөйләп ,аңа матурлыгына сокланып була.Без генә түгел, композиторлар да,шагыйрьләр дә урманнарга карап сокланалар,аның турында җырлар, шигырьләр иҗат итәләр.Менә бер легенда тыңлап үтегез әле.

Бервакыт бер рәссам урман ясарга булган. Нәрсә соң ул урман?- дип фикер йөрткән рәссам.”Урман- ул иң элек агачлар”. Ул пумаласын,буяуларын алган да, агачлар ясый башлаган.Аның агачлары шулкадәр матур килеп чыккан ,менә хәзер җил исеп куйса, яфраклар селкенер кебек булган.Әле ул тагын сусыл яшел үлән, хуш исле чәчәкләр, гөмбәләр ясаган.(слайд 28)

Шуннан соң рәссам үзенең картинасына карап сокланган да китеп барган,ә кире әйләнеп кайткач шаккатырлык хәл булган.Урман үлгән!(слайд 29)

Укучылар, ничек уйлыйсыз, ни өчен шулай булды икән?(җаваплар)

Шулай итеп табигатьтә бар нәрсә бер-берсенә бәйләнгән. Урман яшәр өчен хайваннар да,кошлар да,бөҗәкләр дә кирәк икән.Хайваннардан башка урманнар,урманнардан башка хайваннар яши алмый икән.Алар бербөтен булып ,бер-берсен тулыландырып торалар.Дәфтәрләргә урманга хас 1-2 туклану чылбыры төзеп языгыз.(тикшерү)

Укучылар,табигатькә сокланырга гына түгел, аны сакларга да кирәк.Безнең хөкүмәтебез урманнарны саклар өчен тыюлыклар оештыра .

Галимнәр исәпләгәннәр, Җирдә минут саен 20 га урман кисәләр икән.Урман бөтенләй бетмәсме? Безнең өчен уйланырга сәбәп бар. Икенче дәрестә шуның турында сөйләшербез.

IV.Өй эше

Теманы укырга

V.Йомгаклау

Укучылар, дәрестә үзегегә нинди яңалыклар алдыгыз?



















Автор
Дата добавления 04.02.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров402
Номер материала ДВ-415075
Получить свидетельство о публикации

Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх