Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Презентации / “Йөрәкләрдә сугыш ачысы” темасына сочинение язарга әзерләнү (Җөмләнең модаль кисәкләрен кабатлау, ныгыту). Презентация.

“Йөрәкләрдә сугыш ачысы” темасына сочинение язарга әзерләнү (Җөмләнең модаль кисәкләрен кабатлау, ныгыту). Презентация.

  • Другое
“Йөрәкләрдә сугыш ачысы” Кереш һәм эндәш сүзләрне кабатлау, ныгыту.
ФИН ИН ПИК Шикләнү, икеләнү (ышану, раслау) Фикернең шиксез икәнлеге Фикернең...
КОНЭРС Без, туган илебезне саклап, утка кердек. Без фронт өчен корал җитештер...
НАМБЭД ХЕДС ТУГЭЗЭ 1. Кереш сүзе булган җөмләне табыгыз: 1) Безнең сабый чакл...
4. Кереш җөмлә кайсы җөмләдә кулланылган? 1) Суын китерәсең, идәнен юасың, чы...
СИ ФИНК УАНДЭ Рәсемдә нәрсә күрәсез? Бу турыда нәрсә уйлыйсыз? Нәрсә беләсез...
254 нче күнегү 1) Безнең сабый чаклар сугыш елларына туры килде. 2)“Әти” диг...
ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН Безнең сабый чаклар сугыш елларына туры килде. Олырак м...
ПЛЕЙСМЭТ КОНСЕНСУС Җиңүне якынайтуда тыл балаларының роле нинди?
Сугыш яшүсмер малайларга иртә җитлегергә боера. Иген игү, фронтны икмәк белән...
255 нче күнегү Хәтерләүдән курыкма син! Үткәннәрне онытма син! Бел син ерак...
Өйгә эш. “Җиңүне якынайтуда тыл балаларының роле нинди?” соравына сочинение я...
1 из 14

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 “Йөрәкләрдә сугыш ачысы” Кереш һәм эндәш сүзләрне кабатлау, ныгыту.
Описание слайда:

“Йөрәкләрдә сугыш ачысы” Кереш һәм эндәш сүзләрне кабатлау, ныгыту.

№ слайда 2 ФИН ИН ПИК Шикләнү, икеләнү (ышану, раслау) Фикернең шиксез икәнлеге Фикернең
Описание слайда:

ФИН ИН ПИК Шикләнү, икеләнү (ышану, раслау) Фикернең шиксез икәнлеге Фикернең чыганагы Үтенү Фикернең гадәтилеге Сөйләүченең төрле тойгылары Фикергә бәйле тойгылар Игътибар җәлеп итү Фикер нәтиҗәсе, йомгагы Фикерләрнең үзара мөнәсәбәте Фикер тәртибе

№ слайда 3 КОНЭРС Без, туган илебезне саклап, утка кердек. Без фронт өчен корал җитештер
Описание слайда:

КОНЭРС Без, туган илебезне саклап, утка кердек. Без фронт өчен корал җитештердек, иген иктек. Минем бала чагымны сугыш тартып алды. Без – әтисез үскән балалар, ятимлекнең ачысын без бик иртә татыдык.

№ слайда 4 НАМБЭД ХЕДС ТУГЭЗЭ 1. Кереш сүзе булган җөмләне табыгыз: 1) Безнең сабый чакл
Описание слайда:

НАМБЭД ХЕДС ТУГЭЗЭ 1. Кереш сүзе булган җөмләне табыгыз: 1) Безнең сабый чаклар сугыш елларына туры килде. 2) Олырак малайларның инде ябык җилкәсенә ул елларның котсыз нужасы менеп кунакларга өлгергән. 3) Хәер, безнең сабый чаклар да яшел чирәмдә генә үтмәде.   2. Кереш сүз мәгънәсе буенча кайсы төркемгә карый? Шулай итеп, урам чирәменә тулысынча без, алты малай хуҗа идек. 1) фикер чыганагы 2) үкенү 3) фикер нәтиҗәсе, йомгагы   3. Кереш сүзе раслауны белдерүче җөмләне табарга. 1) Әлеге котсыз нужа бабай нәни җилкәләрдән дә атлап узарга өлгерде. 2) Хуҗа булгач, әлбәттә, эшенә дә син хуҗа инде. 3)Аңа карамадык, Тегәрҗепнең яшел чирәмендә алты малай тәгәрәшеп тә үстек.

№ слайда 5 4. Кереш җөмлә кайсы җөмләдә кулланылган? 1) Суын китерәсең, идәнен юасың, чы
Описание слайда:

4. Кереш җөмлә кайсы җөмләдә кулланылган? 1) Суын китерәсең, идәнен юасың, чыбык-чабык чабасың. 2) Олырак малайларның инде ябык җилкәсенә ул елларның котсыз нужасы менеп кунакларга өлгергән. 3) Ачыклабрак әйтсәң, урам чирәменә генә түгел, әниләр, абыйлар һәм апалар гел эштә булганлыктан, өйләргә дә без хуҗа идек.   Кереш сүз нәрсәне белдерә? Ул бәрәңге бакчасының эше дә яртысыннан артыгы, һич арттырусыз, безнең кулда иде. 1) фикер тәртибен 2) раслауны, ышануны 3) шикләнүне   6. Эндәш сүз янында нинди куелган тыныш билгесе санын әйтегез. И сабыйлар, (1) эшләгез сез, (2) иң мөкатдәс нәрсә – (3) эш. 1) 1 2) 1,2 3) 3

№ слайда 6 СИ ФИНК УАНДЭ Рәсемдә нәрсә күрәсез? Бу турыда нәрсә уйлыйсыз? Нәрсә беләсез
Описание слайда:

СИ ФИНК УАНДЭ Рәсемдә нәрсә күрәсез? Бу турыда нәрсә уйлыйсыз? Нәрсә беләсез килә?

№ слайда 7
Описание слайда:

№ слайда 8 254 нче күнегү 1) Безнең сабый чаклар сугыш елларына туры килде. 2)“Әти” диг
Описание слайда:

254 нче күнегү 1) Безнең сабый чаклар сугыш елларына туры килде. 2)“Әти” дигән кешеләрне без карточкаларда гына күреп белдек, күмәч яки кабартма, шикәр яки конфет ишеләрнең дөньяда бары-югы турында хәбәрләребез дә булмады. 3)Аңа карамадык, Тегәрҗепнең яшел чирәмендә алты малай тәгәрәшеп тә үстек. 4)Алты малай дигәч тә, бөтен шул зур урамның бала-чага халкы бары алты бөртектән генә тора иде дигән сүз түгел. 5)Олырак малайларның инде ябык җилкәсенә ул елларның котсыз нужасы менеп кунакларга өлгергән. 6)Еш кына алар, атка атланып, безнең яннан егетләрчә чыбыркы шартлатып үтәләр дә басуга тырмага, сукага китеп баралар. 7)Шулай итеп, урам чирәменә тулысынча без, алты малай хуҗа идек. 8)Хәер, безнең сабый чаклар да яшел чирәмдә генә үтмәде. 9)Әлеге котсыз нужа бабай нәни җилкәләрдән дә атлап узарга өлгерде. 10)Ачыклабрак әйтсәң, урам чирәменә генә түгел, әниләр, абыйлар һәм апалар гел эштә булганлыктан, өйләргә дә без хуҗа идек. 11)Хуҗа булгач, әлбәттә, эшенә дә син хуҗа инде. 12)Суын китерәсең, идәнен юасың, чыбык-чабык чабасың. 13)Ул бәрәңге бакчасының эше дә яртысыннан артыгы, һич арттырусыз, безнең кулда иде. 14)Чишмә булып акты безнең тирләр ул бакчага. Әйе. 15)Ләкин, ни генә булмасын, сабый чакларым искә төштеме, иң беренче әнә шул яшел чирәм килә дә баса минем күз алдыма.

№ слайда 9 ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН Безнең сабый чаклар сугыш елларына туры килде. Олырак м
Описание слайда:

ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН Безнең сабый чаклар сугыш елларына туры килде. Олырак малайлар, атка атланып, безнең яннан егетләрчә чыбыркы шартлатып үтәләр дә басуга тырмага, сукага китеп баралар. Әниләр, абыйлар һәм апалар гел эштә булганлыктан, өйләргә дә без хуҗа идек. Чишмә булып акты безнең тирләр ул бакчага. Сабый чакларым искә төштеме, иң беренче әнә шул яшел чирәм килә дә баса минем күз алдыма.

№ слайда 10 ПЛЕЙСМЭТ КОНСЕНСУС Җиңүне якынайтуда тыл балаларының роле нинди?
Описание слайда:

ПЛЕЙСМЭТ КОНСЕНСУС Җиңүне якынайтуда тыл балаларының роле нинди?

№ слайда 11 Сугыш яшүсмер малайларга иртә җитлегергә боера. Иген игү, фронтны икмәк белән
Описание слайда:

Сугыш яшүсмер малайларга иртә җитлегергә боера. Иген игү, фронтны икмәк белән тәэмин итү әниләр һәм үсмерләр җилкәсенә төшә. Азмы тамган җиргә унөч яшьлек Малайларның маңгай тирләре?! (“Еш бүленә төнге йокылары”)

№ слайда 12
Описание слайда:

№ слайда 13 255 нче күнегү Хәтерләүдән курыкма син! Үткәннәрне онытма син! Бел син ерак
Описание слайда:

255 нче күнегү Хәтерләүдән курыкма син! Үткәннәрне онытма син! Бел син ерак бабайларның Ничек итеп көн иткәнен, Ни иккәнен, ни чиккәнен, Нинди уйлар, нинди моңнар Безгә калдырып киткәнен. Исеңдә тот, аларның син Сугышларда кан түккәнен, Туган җирнең иреге өчен зинданнарда интеккәнен. Хәтерләүдән курыкма син! Үткәннәрне онытма син! (Р.Фәйзуллин)

№ слайда 14 Өйгә эш. “Җиңүне якынайтуда тыл балаларының роле нинди?” соравына сочинение я
Описание слайда:

Өйгә эш. “Җиңүне якынайтуда тыл балаларының роле нинди?” соравына сочинение язарга, кереш сүзләр һәм эндәш сүзләр кулланырга.

Краткое описание документа:

Дәрескә презентация.

Дәрестә җөмләнең модаль кисәкләрен кабатлау планлаштырыла. Дәрестә укучылар белән Бөек Ватан сугышы елларында тылдагы балалар һәм хатын-кызларның авыр тормышын һәм Җиңү өчен керткән өлеше турында сөйләшү һәм сочинение язуга әзерләү максаты куела.

Дәрескә презентация дәрес этаплары буенча эшләнгән. Сингапур структуралары куллану планлаштырыла, слайдларда структураларның исемнәре бирелгән, структуралар турында гимназия сайтында мәгълүматлар табарга була. Әлеге дәрестә ТЭЙК ОФ–ТАЧ ДАУН,

ПОПКОРН, ДЖОТ ТОТС, ФЭН ЭН ПИК, НАМБЭД ХЕДС ТУГЭЗЭ, КОНЭРС, РЭЛЛИ РОБИН, СИ ФИНК УАНДЭ, ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН,

ПЛЕЙСМЭТ КОНСЕНСУС структуралары кулланыла.

Автор
Дата добавления 25.05.2015
Раздел Другое
Подраздел Презентации
Просмотров289
Номер материала 543709
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх